Рус мәктәпләрендә 5 класста укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбиятыннан эш программасы
рабочая программа (5 класс) по теме

Рус мәктәпләрендә 5 класста укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбиятыннан эш программасы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 5555ttttttttt.docx65.21 КБ

Предварительный просмотр:

Аңлатма язуы

Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелә:

1. “Мәгариф турында” Россия Федерациясенең Законы (“Закон об образовании” Закон  Российской Федерации)

2. “Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы.

- 6 статья – белем алу теле (телләре)

- 7 статья – мәгарифнең дәүләт стандартлары

-10 статья –уку-укыту программалары

- 32 статья – мәгариф учреждениесенең вәкаләтләре һәм җаваплылыгы.

3. Гомуми белем эчтәлегенең мәҗбүри минимумы (ТР  Мәгариф министрлыгының 478 номерлы боерыгы, 05.07.2000 ел).

4. ”Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту программалары” 1-11  нче сыйныфлар. Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы, Казан,  “Мәгариф” нәшрияты, 2003 ел.

5. Дәреслек: Татар теле , 5 нче класс. Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова “Татар теле”, 2004

Соңгы елларда республикада татар теленең куллану даирәсе киңәйде, иҗтимагый функциясе көчәйде.  Милләтара мөнәсәбәтләрне якынлаштыручы, җайга салучы чара буларак та аның мөмкинлекләре  үсте.  Укучыларда лингвистик (тел), аралашу (коммуникатив), этнокультура өлкәсенә караган (культурологик) компетенцияләр булдыру рус мәктәбендә татар теленә өйрәтүнең максатын тәшкил итә.

Лингвистик компетенция (укуыларның ана телелннән мәгълүматлылыгы) фонемалар, морфемалар, сүз ясалышы, сүзтезмәләр, җөмләләр, җөмлә кисәкләре, лексик һәм грамматик берәмлекләр, лингвистик анализны һ.б. үз эченә ала.

 Аралашу (коммуникатив) компетенциясе  ул – башкалар әйткәнне аңлау һәм үз фикереңне белдерү өчен тупланган белем, осталык, күнекмәләр җыелмасы; хәзерге татар теле нормаларына ия булу, сүз байлыгын, сөйләмнең грамматик ягын дөрес итеп үзләштерү; телдән һәм язма формада бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен булдыру һ.б.

Этнокультура өлкәсенә караган (культурологик) компетенция, ягъни телне милли-мәдәни яссылыкта үзләштерү ул – укучыларны сөйләмгә милли үзенчәлекләрне чагылдырган текстлар белән эшләү, тормыш-көнкүреш, гореф-гадәт үзенчәлекләрен, сынлы сәнгать әсәрләрен, халык авыз иҗаты үрнәкләрен белү, татар  сөйләм этикетына ия булу.

Рус мәктәбендә ана теле буларак татар теле укытуның төп бурычлары түбәндәгеләр:

1. Татар теленең барлык тармаклары буенча эзлекле рәвештә фәнни белем бирү.

2. Сөйләм эшчәнлеге  төрләре буенча ныклы күнекмәләр булдыру. Туган телдә матур һәм дөрес аралашырга өйрәтү.

3. Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү, татар теле мөмкинлекләреннән тулысынча файдалана белергә өйрәтү.

4. Татар телен башка фәннәр буенча белем алу чарасы буларак кулланырга өйрәтү күнекмәләре булдыру.

5. Укучыларның логик фикеләү сәләтләрен үстерү.

6. Дәреслек, өстәмә һәм белешмә әдәбият белән эш итү, уку, язу күнекмәләрен камилләштерү.

Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларының күбрәк рус телендә аралашуларын һәм фәннәрнең рус телендә үзләштерелүен истә тотып, темаларны үткәндә, грамматик категорияләрне аңлатканда, татар теленә хас күренешләрне рус теле белән янәшә куеп (сопостовительная грамматика) аңлату нәтиҗәле.

Укучыларның гомуми грамоталылыгын тикшерү һәм үстерү өчен төрле характердагы диктантлар, шулай ук сүзлек байлыгын арттыру, бәйләнешле сөйләм үстерү, логик фикерләү дәрәҗәсен камилләштерү максатыннан сочинение һәм изложениеләр яздырыла.

Эш программасы тел белеме тармаклары арасында системалылык һәм эзлеклелек, фәннилек, аңлаешлылык принципларын истә тотып төзелде.

Татар теленнән эш программасы  белем бирү учреждениесенең фәннәрне  тирәнтен өйрәнү юнәлешле булуын искә алып, 5 нче сыйныфта чит телләр тирәнтен өйрәнелә, шул сәбәпле, программа гамәлдәге базис план буенча  атнага 3 сәгать исәбеннән төзелә.

                                                                        Тематик план

                                                                  Татар теле  буенча

Сыйныф:      5____

Укытучы:    Әхмәтова Гүзәлия Ислам  кызы

Сәгатьләр саны:

Барлыгы:  105сәг; атнага:  3  сәг

Планлаштырылган язма эшләр саны:  

Контроль дәресләр: изложение- 5 (2)  сочинение- 4 (1)  диктант – 6 ( 2 )

Эш кәгазьләре: хат язу -1сәг.; белешмә -1сәг. БСҮ: тәрҗемә итү күнегүләре -1сәг; мәкалә -1сәг; әкият язу -1сәг; хикәя язу -1сәг; диологик (монологик) сөйләм үстерү -6сәг; хаталар өстендә эш-1сәг.

Административ контрольэшләр саны:  4сәг.

Планлаштыру түбәндәгеләргә нигезләнеп төзелде:

1.Программа ”Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту программалары” 1-11  нче сыйныфлар. Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы, Казан,  “Мәгариф” нәшрияты, 2003 ел.

2. Дәреслек: Татар теле , 5 нче класс. Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова “Татар теле”, 2004

  1. Өстәмә материал:  1Диктантлар җыентыгы: Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына  . 5-11 нче с-флары өчен: Укытучылар өчен кулланма/З.Н.Хабибуллина, Г.Ш.Нәбиуллина.-Казан: Мәгариф,2006.

2.Татар теленнән диктантлар һәм изложениеләр җыентыгы:   “Рус мәктәпләрендә укучы татар балалары”на . 5-11 с-флары өчен Укытучылар өчен кулланма/Н.В.Максимов, С.М.Трофимова, М.З.Хамидуллина.-Казан:Мәгариф,2005

3.4-8классларда изложениеләр:  Рус мәктәпләрендә укучы татар балалары өчен./Ш.Р.Сайкин

4.Татар теленнән күнегүләр һәм тестлар.-Казан: Яңалиф, 2006

5.Бердәм республика имтиханына әзерләнү өчен ярдәмлек.Татар теле.-Казан: РИЦ “Школа”, 2008

6.Эш кәгазьләре үрнәкләре/З.В.Валиев.-Казан: Татар китап нәшрияты, 1999

7.Татар теле. Бердәм республика имтиханына әзерлек өчен кулланма.-Казан: РИЦ “Школа”,2007        

8.Татар теле: Кагыйдәләр, күнегүләр:Урта гомуми белем бирү мәкт. өчен/Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова.-Казан:Мәгариф, 2007

9.Татар теленнән тестлар: Уку-укыту ярдәмлеге/Н.В.Максимов.-Казан: Мәгариф, 2008

10.Урта мәктәптә татар теле укыту: Фонетика. Морфология: Укытучылар өчен методик кулланма/ Н.В Максимов.-Казан: Мәгариф,2004

Укучыларның белем дәрәҗәсенә таләпләр

Фонетика буенча:

-сузык һәм тартыкларны классификациясен , алардагы аерманы таный белү;

- татар телендә иҗек калыплары, сүзләрне дөрес басым белән әйтү;

- аваз һәм хәрефләрне аера белү; Алфавитны истә калдыру;

- сүзләргә фонетик анализ ясау;

- орфоэпик һәм орфографик сүзлекләрдән файдалану;

Лексикология буенча:

- татар теленң сүзлек составын килеп чыгуы, кулланылу өлкәсе һәм кулланылу активлыгы буенча бәяли белү.

- Сүзләрне һәм фразеологизмнарны урынлы куллану, аларның мәгънәләренә аңлатма бирә белү. Синоним, омоним, антоним сүзләрне дөрес куллану.

- Төрле типтагы сүзлекләр белән эшләү.

Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы буенча:

  1. сүзләрнең мәгънәле кисәкләренә аңлатма бирә белү. Тамырдаш үзләр табу. Сүзләрне төзелеше һәм ясалышы буенча тикшерү.
  2. Татар телендә сүзләрнең ясалыш ысулларын белү.

Морфология буенча:

  1. өйрәнелгән сүз төркемнәрен лексик-грамматик мәгънәсе, морфологик һәм синтаксик билгеләре буенча аера һәм аларны таный белү. Морфологик анализ ясау.
  2. өйрәнелгән сүз төркемнәре белән җөмләләр һәм текстлар төзү. Суз төркемнәренең төрле ысул белән ясалышын белү.

Синтаксис буенча:

  1. сүзтемәне җөмләдән аера белү. Сүз төркеме белән җөмлә кисәген дөрес билгеләү.
  2. Гади һәм кушма җөмләләрне аера белү.
  3. Җөмләнең әйтү максаты буенча төрен билгели белү.
  4. Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен табып, аларның кайсы сүз төркемнәре белән белдерелүен күрсәтү

Эш кәгазьләре буенча:

  1. төрле эш кәгазьләрен ( хат, белдерү, гариза, ышаныч кәгазе һ.б.) яза белү

Сөйләм эшчәнлеге буенча:

  1. Укучыларның, үз тәҗрибәләреннән чыгып, диалогик һәм монологик сөйләм оештыра белүе.
  2. Укыган яки тыңлаган текстның эчтәлеген сөйләү, планын төзү.
  3. Бирелгән план буенча сочинение (хикәя) язу.
  4. Татарчадан русчага яки русчадан татарчага тәрҗемә итү күнегүләре эшләү.

Гомумбелем күнекмәләрен бәяләүнең критерийлары һәм нормалары

Язма эшләрнең күләме һәм аларны бәяләү:

Сүзлек диктанты –15-20 сүз

Сүзлек диктантын бәяләү

  1. Пөхтә язылган, хатасы булмаган эшкә “5” ле куела.
  2. Бер орфографик хаталы эшкә “4” ле куела.
  3. Өч орфографик хаталы эшкә “3” ле куела.
  4. Биш орфографик хаталы эшкә “2” ле куела.

Контроль диктант- ел башында 50 сүз,  ел ахырында 50-60 сүз        

Контроль диктантны бәяләү:

1. Эш пөхтә башкарылса, хатасы булмаган эшкә “5” ле куела. (Бер – орфографик, ике пунктуацион хата булырга мөмкин.)

2.   Ике орфографик, ике пунктуацион яки бер орфографик, дүрт пунктуацион хаталы эшкә “4” куела.

3.   Дүрт орфографик, дүрт пунктуацион яки өч орфографик, алты  пунктуацион хаталы эшкә “3” куела.

4.  Алты орфографик, биш пунктуацион яки биш орфографик, сигез пунктуацион хаталы эшкә “2” куела.

Изложение текстының күләме

ел башында 140-160 сүз (85-95 –язма күләме)

ел ахырында 160-190 сүз ( 95-105- язма күләме)

Изложениене бәяләү

1. Тема тулысынча ачылган, фактик һәм техник хаталары булмаган, стиль бердәмлеге сакланган эшкә «5» ле куела. (Бер орфографик, ике пунктуацион яки ике грамматик хатасы булырга мөмкин.)

2. Текстның эчтәлеге темага нигездә туры килсә, фикерне белдерүдә зур булмаган ялгышлыклар җибәрелсә, бер-ике фактик, бер-ике техник хатасы булса, ике орфографик, ике-өч пунктуацион, бер грамматик хатасы булган эшкә «4» ле куела.

3. Язмада эчтәлек эзлекле бирелмәсә, стиль бердәмлеге сакланмаса, өч фактик, ике-өч техник хатасы булса, өч орфографик, дүрт пунктуацион, ике грамматик хатасы булган эшкә «3» ле куела.

4. Эзлеклелек, стиль бердәмлеге сакланмаса, язма эш планга туры килмәсә, фактик һәм техник хаталары күп булса, орфографик хаталарның саны дүрттән, пунктуацион хаталарның саны биштән, грамматик хаталар саны өчтән артса, «2» ле куела.

 Сочинениенең күләме һәм аны бәяләү

        Иҗади эшнең бер төре буларак, сочинение — укучының язма рәвештә үти торган эше. Ул бәйләнешле сөйләм үстерү күнекмәләре булдыруда зур әһәмияткә ия.        Әдәби (хикәяләү, очерк, истәлек, хат, рецензия һ. б.), әдәби- иҗади, өйрәтү характерындагы, ирекле, рәсемнәр нигезендә
үткәрелә торган һәм контроль сочинениелэр була.

        Сочинение план нигезендэ языла. Ике сәгать дәвамында сыйныфта язылган сочинениенең  күләме 5 нче сыйныфларда 0,5-1 бит.

Сочинениене бәяләү

1. Язманың эчтәлеге темага тулысынча туры килсә, фактик ялгышлары булмаса, бай телдә, образлы итеп язылса, стиль бердәмлеге сакланса, «5» ле куела. (Бер орфографик яисә ике пунктуацион (грамматик) хата булырга мөмкин.)

2. Язманың эчтәлеге нигездә темага туры килсә, хикәяләүдэ зур булмаган ялгышлыклар күзәтелсә, бер-ике фактик хата җибәрелсә, теле бай, стиль ягы камил булып, ике орфографик, өч пунктуацион (грамматик) яисә бер-ике сөйләм ялгышы булса, «4» ле куела.

3. Эчтәлекне бирүдә җитди ялгышлар, аерым фактик төгәлсезлекләр булса, хикәяләүдә эзлеклелек югалса, сүзлек байлыгы ярлы булса, стиль бердәмлеге дөрес сакланмаган җөмләләр очраса, өч орфографик, дүрт пунктуацион (грамматик) яисә өч-дүрт сөйләм хатасы булса, «3» ле куела.

4. Язма темага туры килмичә, фактик төгәлсезлекләр күп булып, план нигезендэ язылмаса, сүзлек байлыгы бик ярлы булса, текст кыска һәм бер типтагы җөмләләрдән торып, сүзләр дөрес кулланылмаса, стиль бердәмлеге сакланмаса, биш орфографик, сигез пунктуацион (грамматик) яисә дүрт—алты сөйләм хатасы булса, «2» ле куела.

Татар теленнән  практик эшләр

 

                                             Эш төре

             Сәгать саны

1

Контроль эш (диктант, сочинение, изложение)

5(2/1/2)

2

Диктант

6

4

Бәйләнешле сөйләм үстерү:

-сочинение

-изложение

-тәрҗемә итү

-эш кәгазьләре язу

-диалогик , монологик сөйләм

-мәкалә язу

- әкият язу

-хаталар өстендә эш

-хикәя язу

4

5

1

2

6

1

1

1

5

3

Тест биремнәре

1

Мәгълумат һәм белем бирү чыганаклары

УМК

Укытучы өчен методик   әдәбият

Укучылар өчен әдәбият

- Программа: Рус мәктәбендә укучы татар балаларына ана телен һәм әдәбиятын  укыту программасы. (1-11 сыйныфлар) К.: “Мәгариф”  н-ты, 2003.

- Дәреслек: Татар теле. Харисов ФФ, Харисова ЧМ. Казан ”Мәгариф” нәшрияты, 2004 ел.

- Диктантлар җыентыгы (төрле авторлар)

- Изложениеләр җыентыгы (төрле авторлар)

-  Н.В. Максимов.Татар теленнән тестлар

1. Вәлиева Ф.С., Саттаров Г.Ф.

Урта мәктәп һәм гимназияләрдә  татар телен укыту методикасы, К..: Раннур н-ты, 2000 ел.

2. Зәкиев  М.З. Татар синтаксисы. К.: “Мәгариф” нәшрияты, 2005.

3. Хисамова Ф.М. Татар теле морфологиясе. К.: “Мәгариф” нәшрияты, 2006.

4. Галлямов Ф.Г. Татар теле дәресләрендә синтаксик һәм пунктуацион анализ. Алабуга, 1996.

5. Гыймадиева Н., Нуруллина Р.Татар теленнән кагыйдәләр җыентыгы. К.: “Мәгариф”, 2007.

6. Максимов В.Н. Урта мәктәптә татар теле укыту. Фонетика. Морфология.К.: “Мәгариф” н-ты, 2004.

7. Максимов В.Н. Татар теленнән кулланма (синтаксис). Өченче китап. К.: “Мәгариф” н-ты, 2003.

8. Максимов В.Н. Урта мәктәптә татар теле укыту. Кушма җөмлә синтаксисы.

К.: “Мәгариф” н-ты, 2004.

9. Нигъматуллин М., Грамматик анализ. Алабуга, 2000.

1. Лингвистик анализ үрнәкләре.

2. Татар телендә тыныш билгеләре.

3. Н.В. Максимов.Татар теленнән тестлар

4. Гыймадиева Н., Нуруллина Р.Татар теленнән кагыйдәләр җыентыгы. К.: “Мәгариф”, 2007.

5. Орфографик, орфоэпик  һәм башка төр сүзлекләр

                            Программаның эчтәлеге

Бүлекләр, темалар

Барлыгы

Темага караган төп төшенчәләр

1.

Башлангыч сыйныфларда үткәннәрне кабатлау

9

Тел белеме бүлекләреннән фонтетика, морфология, сүз төзелеше, сүз ясалышы, лексикология, снтаксисны искә төшерү

2.

Фонетика. Орфоэпия. Графика һәм орфография

32

Аваз, хәреф, басым, иҗек,  иҗек калыбы, сөйләм органнары, транскрипция,увуляр тартык, ирен гармониясе, сингармонизм законы. Аваз-хәреф анализы. Сүзләргә басым кую тәртибе

3.

Лексика һәм лексикография

22

Билгеле бер телдәге сүзләр һәм әйтелмәләр җыелмасының шул телнең лексикасы дип аталуы. Телнең лексикасын өйрәнүче фәннең лексикология дип аталуы. Сүзнең лексик мәгънәсе (сүзнең үзенә генә хас мәгънәсе). Сүзнең туры һәм күчерелмә мәгънәләрен аера белү

4.

Сүз төзелеше һәм ясалышы

30

Сүзнең тамыры, нигезе һәм кушымчалар; Сүз ясалу ысуллары. Тамырга кушымчалар ялгану үзенчәлеге.

5.

5 нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау

12

Тел белеме бүлекләреннән фонтетика, морфология, сүз төзелеше, сүз ясалышы, лексикология, снтаксисны кабатлау

Барлыгы

105с.

Календарь-тематик планы

План Татарстан Республикасы Мәгариф Министрлыгының «Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият  укыту программалары, 1-11 нче сыйныфлар» нигезендә төзелде. Казан, «Мәгариф» нәшрияты, 2003.

Предмет

Сыйныф

Барлык сәгатьләр саны

Атнага сәгатьләр саны

Контроль эшләр саны

Өйрәтү характерында мөстәкыйль эшләр саны

БСҮ дәресләре саны

Дәреслекнең авторы, елы

Татар теле

105с.

3с.

Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова “Татар теле”, 2004

Календарь план

Өйрәнелә торган бүлек, уку материалының темасы

Сәгать

саны

Үткәрү

вакыты

Көтелгән нәтиҗәләр

КИМ

Махсус белем һәм  күнекмәләр

Гомумкүнекмәләр

һәм уку эшчәнлеге ысуллары

I ЧИРЕК

 1. Башлангыч сыйныфларда үткәннәрне кабатлау

1.

Туган тел турында әңгәмә. Тел белеме бүлекләре

1

Тел белеме бүлекләреннән фонтетика, морфология, сүз төзелеше, сүз ясалышы, лексикология, снтаксисны искә төшерү

Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү,танып белү активлыгын үстерү

Хикәя “Туган телем-иркә гөлем”

2.

Туры һәм күчерелмә мәгънәле сүзләр. Сүзнең мәгънәле кисәкләре

1

Сүзнең туры һәм күчерелмә мәгънәләрен аера белү. Сүзнең тамырын һәм кушымчаларын билгеләү

Анализ, синтез, гомумиләштерү, системалаштыру һәм нәтиҗә ясау күнекмәләрен камилләштерү

Тәрҗемә итү

3

Исем

1

Исемнәрнең берлек-күплек санын, килешләр белән төрләнүен белү. Ялгызлык, уртаклык исемнәрне аера белү. Исемнәрнең тартым белән төрләнүе. Җөмләдә исемнәрне дөрес язу һәм сөйләмдә дөрес куллану

Логик фикер йөртү, чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау

Сүзлек диктанты  (ялгызлык, уртаклык исемнәр)

4

Алмашлык, сыйфат.

1

Алмашлыклар турында төшенчә. Зат һәм сорау алмашлыкларыын танып белү.

Зат алмашлыкларынынң берлек-күплек санда килүе, килешләр белән төрләнешен белү. Аларның ролҗләрен аңлау, дөрес язу һәм сөйләмдә дөрес куллану. Сыйфат дәрәҗәләрен искә төшерү.

Логик фикер йөртү, чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау

5

Фигыль.

1

Хикәя фигыльнең заманнарын аера белү. Фигыльнең зат-сан атегориясен билгеләү. Фигыльләрнең җөмләдәге рольләрен аңлау, дөрес язу һәм сөйләмдә дөрес куллану.

Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү, танып белү активлыгын үстерү

6

Диктант “Каюм Насыйри”

1

Дөрес язу күнекмәләрен булдыру

Үз-үзеңә контроль ясау

Диктант №1

7

Синтаксис һәм пунктуация. Сүзтезмә

1

Җөмләдән бәйләнешкә кергән сүзләрне парлап аерып чыгару. Сүзтезмәләрне танып белү. Аларда ияртүче һәм иярүче сүзләрне бәйләүче чараны аера белү. Сүзтезмәләрне таба белү

Логик фикер йөртү, чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау

8

Җөмлә

1

Җөмлә чиген дөрес билгели белү. Хикәя, сорау, өндәү җөмләлрне дөрес уку һәм язу. Җөмләнең нигезен билгели белү, баш кисәкләрдән чыгып, башка кисәкләрне таба белү

Татар теле һәм рус телендә сүзләр бәйләнешенең  уртак һәм аермалы якларын таба белү

9

Изложение

1

Эчтәлекне аңлау, төшенү күнекмәләре булдыру

Изложение №1

2. Фонетика

10

Фонетика һәм орфоэпия. Авазларның  ясалу урыннары

1

Тел белеменең фонетика бүлегенең сөйләм авазларын, орфоэпия бүлегенең авазларны дөрес әйтелешен тикшерүе. Аваз һәм хәрефне аера белү. Транскрипция. Төп сөйләм органнары. Авазлар ясалышында сөйләм органнарының роле. Тавышлы, шаулы, борын авазлары. Авазларны ишетә һәм аера белү.

Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү,танып белү активлыгын үстерү

11

Сузык авазлар

1

Сузыкларның, телнең хәрәкәтенә карап, алгы һәм арткы рәт сузыкларына, ә иреннәр хәрәкәтенә карап, иренләшкән һәм иренләшмәгән сузыкларга бүленеше. Кыска һәм озын әйтелешле сузыклар. [a°]әйтелеше.

Анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау, белешмә әдәбият белән системалы эшләү

12

Сузыклар гармониясе

1

Татар елендә сүзләрнең калын яки нечкә әйтелешенең сузыкларга бәйле булуы. Сингармонизм законы. Кайбер кушма сүзләрнең, башка телләрдән кергән сүзләрнең, юнәлеш килешендәге 1,2 зат алмашлыкларының сингармонизм законына буйсынмавы

Төшенчә, термин, кагыйдә, закончалыкларны аңлап кабул итү

13

Ирен гармониясе

1

29.09

Сүзнең беренче иҗегендә иренләшкән [о],[ө] сузыклары булса, икенче һәм башка иҗекләрдәге [ы], [э(е] авазлары урынына [о],[ө]сузыкларының әйтелүе

14

Тартык авазлар.

1

Тартык авазларның ясалышы. Аларның яңгырау, саңгырау тартыкларга бүленеше. Яңгырау, саңгырау тартыкларның парлашуы. Һәмзә [۶] тартыгы.

Төшенчә, термин, кагыйдә, закончалыкларны аңлап кабул итү

15

Сочинение

1

Сочинение №1

16

[в] һәм  [w] тартыклары

1

[в] һәм  [w] тартыкларының ясалышлары ягыннан аерымлыклары: [w] тартыгы-яңгырау, өрелмәле, ирен-ирен тартыгы булуы. [в] тартыгы – яңгырау, өрелмәле, ирен-теш тартыгы, аның алынма сүзләрдә генә кулланылуы. Саңгырау тартык алдыннан һәм сүз ахырында [в] авазы урынына [ф] әйтелү

Сүзлек диктанты

17

[х] һәм  [һ] тартыклары

1

[х] һәм  [һ] тартыкларының әйтелешендә уртаклыклар һәм аермалар. Бу авазларның күбрәк гарәп, фарсы телләреннән кергән сүзләрдә очравы

Сүзлек диктанты

18

Хикәя “Яхшылык эшләргә ашыгыгыз”

хикәя

19

 [к],[қ] һәм  [г],[ ғ] тартыклары

1

[к], [қ] һәм  [г], [ ғ] авазларының ясалышы. Бу авазлар кергән сүзләрне дөрес уку. [ғ] һәм [қ] авазларының татар теленең үз сүзләрендә генә булуы.  [г], [к] - тел арты тартыклары, [ғ] һәм [қ] – кече тел тартыклары

Сүзлек диктанты

20

[м],[н], [ң] тартыклары

1

[м], [н], [ң] тартыкларының уртак һәм аермалы яклары: яңгырау, йомык, борын тартыклары булулары, ләкин ясалу урыны буенча  [н] - тел-теш тартыгы, [м]- ирен-ирен тартыгы,  [ң]-кече тел тартыгы. [ң] тартыгының сүз башында килмәве

Эзләнү таләп итә торган мәсьәләләрне чишү юлларын үзләштерү.

Сүзлек диктанты

21

[ч],[ц], [щ] тартыклары

1

Татар телендә [ч] –тел алды тартыгы,  [ж] тартыгының саңгырау пары. Рус телендә [ч] тартыгының [тч] дип әйтелүе, [ц] һәм [щ] тартыклары алынма сүзләрдә генә кулланыла.

22

[ء] һәмзә тартыгы

1

[ء] һәмзә тартыгының бугазда тавыш ярыларының йомылуы һәм кинәт ачылып китүе нәтиҗәсендә барлыкка килүе

Төшенчә, термин, кагыйдә, закончалыкларны аңлап кабул итү

23

Тартыкларның сөйләмдәге үзгәрешләре

1

Сөйләмдә тартыкларның үзгәреше. Авазларның әйтелешләре ягыннан үзара җайлашуы (җайлашу). Ике сузык аваз арасында яки [р] тартыгы алдынна килгәндә, [к][қ],[п]  тартыкларының яңгырау парлары [г],[ғ],[б] белән алышынуы (чиратлашуы). Борын авазларына беткән исемнәргә борын авазыннан башланган күплек сан һәм чыгыш килеше кушымчалары ялгану  борын ассимиляциясе дип аталу. Ирен тартыгы алдыннан килгән тартык авазларның ирен тартыгы белән алышынуы (ирен ассимиляциясе)

Төшенчә, термин, кагыйдә, закончалыкларны аңлап кабул итү

Диктант -10 мин.

24-25

Иҗек калыплары

2

Иҗекләрнең ике төркемгә бүленүе: сузык авазлардан гына торган яки сузык авазга тәмамаланган иҗекләр ачык иҗекләр, ә тартыкка тәмамланганнары ябык иҗекләр дип аталулары. Бер иҗекле сүзнең юлдан-юлга күчерелмәве.

Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү,танып белү активлыгын үстерү

26

Контроль диктант “Су чыпчыгы”

1

Үз-үзеңә контроль ясау

Диктант

№ 2

27.

Хаталар өстендә эш

1

II ЧИРЕК

28

Сүз басымы

1

Ике яки берничә иҗекле сүздә көчлерәк әйтелгән иҗек басымлы иҗек дип аталуы. Сүзнең басымын билгели белү. Татар телендә басымның, нигездә, соңгы иҗеккә төшүе. Рус теленнән һәм аның аша башка телләрдән алынган сүзләрдә басымның шул телдәгечә куелуы. Сорау алмашлыкларында басымның беренче иҗеккә төшүе.

29

Диктант

1

Үз-үзеңә контроль ясау

Диктант №3

30

Интонация

1

Интонация. Тавышның хәрәкәтен билгели белү. Әйтү максаты буенча төрле җөмләләрне әйткәндә тавышның төрлечә хәрәкәт итүе

Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү,

танып белү активлыгын үстерү

31

Сочинение

Сочинение№2

32

Графика һәм орфография .

1

Кабул ителгән билгеле бер тәртиптә урнашкан хәрефләрнең алфавит булуы. Татарча алфавитны яттан белү: анда 38 хәреф (12 сузык, 24 тартык, 2 хәреф – ь,ъ аваз белдерми) булуы. Рус алфавиты белән татар алфавиты арасындагы аерма.

Филологик юнәлешле классларда проблеманы тирәнтен өйрәнү максатында эзләнү, өлешчә эзләнү, тикшеренү методларын кулланып мөстәкыйль эшчәнлекне оештыру.

33

Сузык аваз хәрефләре

1

Сузык авазларны язуда дөрес билгели белү. Иренләшү күренеше. Тар һәм киң әйтелешле сузык авазлар.

34

Е, я,ю; о,ө  хәрефләренең дөрес язылышы

1

Е, ю, я хәрефләрен куллануның ике очрагы: сүз башында, сузыклардан соң һәм аеру билгеләре - ь,ъ нән соң  ике аваз кушылмасын белдерүләре; татарның үз сүзләрендә [й]  һәм тар әйтлешле [ǒ] һәм [ө] кушылмаларының сүз башында ике хәреф белән белдерелүе. Сузыклардан соң [йо], [йө] авазлары бер хәреф – е белән белдерелүе.

О,Ө хәрефләренең татар теленең үз сүзләрендә беренче иҗектә генә кулланылуы. Тар һәм киң әйтелешле [э(е)] белдерә торган э һәм е хәрефләренең беренчесе, нигездә, сүз башында гына кулланылуы. Кушма һәм алынма сүзләрдә о,ө, э хәрефләре язылышына караган бу кагыйдәнең сакланмавы.

Сүзлек диктанты

35

Диалог төзү

1

Бирелгән репликалардан диалог төзү

Филологик юнәлешле классларда проблеманы тирәнтен өйрәнү максатында эзләнү, өлешчә эзләнү, тикшеренү методларын кулланып мөстәкыйль эшчәнлекне оештыру.

36

Тартык аваз хәрефләре:

В хәрефенең дөрес язылышы

1

Тартык аваз хәрефләрен язуда дөрес билгеләү. В хәрефе татар сүзләрендә һәм алнма сүзләрдә кулланылуы. Татар телендә бу хәрефнең ирен-ирен тартыгы [w] авазын белдерүе.

37

[ғ] һәм [қ] авазларының язуда белдерелүе

1

[ғ] һәм [қ] тартыкларының калын сүзләрдә әйтелүе, гарәп-фарсы сүзләрендә нечкә сүзләрдә дә килә алуы (мәгърифәт, тәкъдим). [ғ] һәм [қ] авазларыныж язуда к, г хәрефләре аша белдерелүе. К һәм г хәрефләрен  [қ], [ғ]   дип дөрес уку кагыйдәләрен белү

38

Ъ һәм Ь хәрефләренең дөрес язылышы

1

Ъ һәм Ь хәрефләренең аваз белдермәве, Ъ һәм Ь хәрефләренең нечкәлек-калынлык һәм аеру билгесе буларак кулланылуы. Нечкәлек билгесенең, беренчедән, рус теленнән кергән сүзләрдә генә кулланылуы, икенчедән, калын итеп укылуы мөмкин булган иҗекләрне нечкә әйтү өчен кулланылуы. Калынлык билгесенең үзеннән алда килгән к һәм г хәрефләренең кече тел тартыклары [қ], [ғ]   ны белдерүен күрсәтүләре.  Ъ һәм Ь хәрефләренең е, ю, я алдыннан килгәндә аеру билгесе ролен башкаруы.

Эзләнү таләп итә торган мәсьәләләрне чишү юлларын үзләштерү.

Сүзлек диктанты

39

Изложение

1

фикер йөртү элементлары кертеп, гади яки катлаулы план төзеп изложение язуны камилләштерү;

Изложение № 2

40-41

Фонетика, графика, орфография курсын гомумиләштереп кабатлау

2

Татар орфографиясенең кыен очракларын тирәнрәк үзләштерү һәм күнекмәгә әйләндерү

Фонетик  анализ төрләрен үзләштерү һәм камилләштерү

Сүзлек диктанты

3. Лексика һәм лексикология турында төшенчә

42

Лексика һәм лексикология турында төшенчә. Сүзнең лексик мәгънәсе.

1

Билгеле бер телдәге сүзләр һәм әйтелмәләр җыелмасының шул телнең лексикасы дип аталуы. Телнең лексикасын өйрәнүче фәннең лексикология дип аталуы. Сүзнең лексик мәгънәсе (сүзнең үзенә генә хас мәгънәсе)

Катлаулы булмаган темаларны мөстәкыйль өйрәнү. Эзләнү таләп итә торган мәсьәләләрне чишү юлларын үзләштерү. Логик схемаларны, графикларны мөстәкыйль төзү.

43

Бер һәм күп мәгънәле сүзләр

1

Телнең сүзлек составындагы сүзләрнең бер яки күп мәгънә белдерүе. Күп мәгънәле сүзләрнең берничә мәгънә белдерүе. Күп мәгънәле сүзләр арасында мәгънә уртаклыгы булу.

44

Хикәя “Яраткан ел фасылым”

1

хикәя

45

Килеп чыгышы ягыннан татар теленең сүзлек составы.

1

Килеп чыгышы ягыннан татар теленең сүзлек составының үсеш-үзгәрешләре

Тексттан мәгълүмат алу техникасын камилләшләштерү.

46

Алынма сүзләр

1

Татар теленә гарәп, фарсы, рус телләреннән һәм рус теле аша башка телләрдән кергән сүзләр

Төрле текстлардан төп фикерне аерып ала белү.

47

Контроль диктант

1

Үз-үзеңә контроль ясау

Диктант

№ 2

48

Хаталар өстендә эш

1

III ЧИРЕК

49

Интернациональ сүзләр

1

Татар телендә интернациональ  сүзләр (рус, латин, грек, француз, немец, итальян, испан теленнән кергән) сүзләрне истә калдыру

Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү,

танып белү активлыгын үстерү

50

Хикәя “Мин һәм чит ил”

фикер йөртү элементлары кертеп, гади яки катлаулы план төзеп хикәя язуны камилләштерү

хикәя

51

Кулланылыш өлкәсе ягыннан татар теленең сүзлек составы. Гомумхалык сүзләре

1

Кулланылыш өлкәсе ягыннан татар теленең сүзлек составы төркемнәре: гомумхалык сүзләр, диалекталь сүзләр, һөнәпчелек сүзләре һәм атамаларны аера белү. Гомумхалык сүзләренең гомум аңлаешлы һәм кулланылышлы сүзләр булуы. Диалекталь сүзләрнең билгеле бер территориядә яшәүче халыкның әдәби телгә кабул ителмәгән үзенчәлекле сүзләре булуы

татар теленең сүзлек составын килеп чыгуы, кулланылу өлкәсе һәм кулланылу активлыгы буенча бәяли белү.

Диктант – 7 мин

52

Изложение

1

фикер йөртү элементлары кертеп, гади яки катлаулы план төзеп изложение язуны камилләштерү;

Изложение № 3

53

Һөнәрчелек сүзләре

1

Һөнәрчелек сүзләрнең билгеле бер һөнәр кешеләре тарафыннан кулланыла торган сүзләр булуы. Атамалар фән, техника һәм башка өлкәгә караган, бер генә мәгънәгә ия булган сүзләр булуы.

план, тезис, таблица, график тибында гомумиләштереп җыйнак җавап әзерли һәм җавап типларын аера, нигезле рәвештә сайлый белү;

54

Кулланылыш өлкәсе ягыннан татар теленең сүзлек составы. Актив һәм  пассив сүзләр.

1

Телнең сүзлек составы

үзгәреп торуы.

Актив сүзләрнең көндәлек

тормышта еш кулланылуы,

 ә пассив сүзләрнең

сирәгрәк очравы.

- татар теленең сүзлек составын килеп чыгуы, кулланылу өлкәсе һәм кулланылу активлыгы буенча бәяли белү.

55

Искергән сүзләр.

1

Искергән сүзләрнең кулланылыштан төшеп калган сүзләр булуы

сорауны характерына һәм максатына карап җавап бирә белү. Мәгълүмат алу, системалаштыру максатында әңгәмә үткәрә белү;

56

Неологизмнар

1

Телда барлыкка килә торган яңа сүзләрнең неологизмнар дип аталуы

57-58

Фразелогик әйтелмәләр

2

Үзара тыгыз бәйләнешле берничә сүздән төзелгән, бербөтен мәгънә аңлата торган күчерелмә мәгънәле төзелмәнең фразеологик әйтелмә дип аталуы. Фразеологик бөтеннәрнең(күпчелеге) башка телләргә сүзгә-сүз тәрҗемә ителмәве, шуларга тиң параллель тәгъбирләр ярдәмендә белдерелүе

Үз сөйләмеңне тыңлый һәм дөресли белергә өйрәнү. Үзең генә һәм иптәшең белән бергәләп эшли белү.

Тәрҗемә итү

59

Фразелогик әйтелмәләрне тәрҗемә итү

Тәрҗемә итә белү күнекмәләрен үс терү. Тексттан сүз, җөмлә табу ны камилләште рү.

Тәрҗемә итү

60

Лексикография

1

Сүзләр исемлеге тупланган китапның сүзлек дип аталуы. Сүзлекләр турындагы фәннең лексикография дип аталуы.

Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү,

танып белү активлыгын үстерү;  орфоэпик һәм орфографик сүзлекләрдән файдалану;

61

Лексик анализ ясау

1

Лексик анализ төрләрен үзләштерү һшм камилләштерү:

Тәрҗемә итү

62

Лексика бүлеген кабатлау һәм ныгыту. Белешмә язу

1

Эш кәгазьлзәрен яза белү

Төшенчә, термин, кагыйдә, закончалыкларны аңлап кабул итү

Гаилә турында белешмә язу

63

Сочинение

1

Картинаны аңлау өчен махсус лексика файдалана белү

Телдән сөйләм һәм язма сөйләм осталыгы, күнекмәләре булдыру.

Сочинение № 3

4. Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы

64

Тамыр һәм кушымчалар

1

сорауны характерына һәм максатына карап җавап бирә белү. Мәгълүмат алу, системалаштыру максатында әңгәмә үткәрә белү;

- план, тезис, таблица, график тибында гомумиләштереп җыйнак җавап әзерли һәм җавап типларын аера, нигезле рәвештә сайлый белү;

65

Төрле сүз төркемнәрен ясаучы кушымчалар

1

Үз-үзеңә контроль ясау

66

Төрле сүз төркемнәрен ясаучы кушымчалар

1

Дәреслек белән эшли белү. Игътибарлылык һәм кызыксыну чанлыкны үстерү. Биремнәрне үтәгән дә үз эшчәнлегеңне планлаштыра белү.

67

Мәкалә язу

1

Әлеге генә булган вакыйга (факт) турында мәгълүмат бирә белү

68

Бәйләгеч кушымчалар

1

69-70

Модальлек кушымчалары

2

71

Кушымчаларның сүзгә ялгану тәртибе

1

Татар телендә тамырга башта ясагыч кушымча, аннары модальлек кушымчасы, ахырда бәйләгечләрнең ялгануы

72

Сүзнең нигезе. Тамыр һәм ясалма сүзләр

1

73

Изложение (контроль)

1

фикер йөртү элементлары кертеп, гади яки катлаулы план төзеп изложение язуны камилләштерү;

Изложение № 4

74

Сүз төзелешен тикшерү

1

Грамматик анализ төрләрен үзләштерү һшм камилләштерү:

-Мәктәп программасы күләмендә тулы грамматик анализ ясый белү (сүз төзелеше, ясалышы ягыннан)

75

Сүз төзелеше бүлеген кабатлау. Тест 304 нче күнегү

1

Дәреслек белән эшли белү. Игътибарлылык һәм кызыксыну чанлыкны үстерү. Биремнәрне үтәгән дә үз эшчәнлегеңне планлаштыра белү.

76

Биремле диктант

1

Диктант №5

IV ЧИРЕК

Cүз ясалышы ысуллары

77

Диалог “Язның бер көне ел туйдыра”

1

Телдән һәм язма сөйләмне үстерү

Диалогик, монологик сөйләм оештыра белү

78-79

Кушымча ялгану

ысулы

2

Грамматик биремле диктант 15 мин.

80

Сүзләр кушылу ысулы. Кушма сүзләр

1

Сүзлек диктанты

81

Укылган китап буенча әңгәмә

1

Сөйләм әдәбе булдыру өстендә эшне дәвам итү

82

Сүзләр кушылу ысулы. Парлы сүзләр

1

83

Тезмә сүзләр

1

84

Изложение (контроль)

1

фикер йөртү элементлары кертеп, гади яки катлаулы план төзеп изложение язуны камилләштерү;

Изложение № 5

85

Бер сүз төркеменнән икенче сүз төркеменә күчү ысулы

2

Сүзлек диктанты

86

Әкият язу “Сүз төркемнәре”

1

Сүз төркемнәре турында белемнәрне ныгыту

әкият

87

Сүзләрне кыскарту

1

88

Фонетик ысул

1

89

Сүзнең мәгънәсе үзгәрү ысулы белән яңа сүз ясалу

1

90

Диалог төзү

1

Бирелгән репликалардан диалог төзү

91

Сүз төзелеше һәм сүз ясалышын гомумиләштереп кабатлау

1

Бүлек буенча өйрәнелгән кагыйдәләрне гамәлдә кулланырга өйрәнү

92

Сочинениегә материал туплау, тәртипкә салу

1

93

Сочинение (контроль)

1

Сөйләм төрләрен (сыйфатлау, хикәяләү, фикер йөртү) кулланып, фикерне эзлекле язу

94-99

Уку елы дәвамында үтелгәннәрне кабатлау

6

100

Контроль диктант

1

Диктант№6

101

Хаталар өстендә эш

1

102-105

Резерв дәресләр

4

Аңлатма язуы

Эш программасы статусы.

 

         Программа нигезенә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, ”Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту программалары” на ( 1-11  нче сыйныфлар. Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы, Казан,  “Мәгариф” нәшрияты, 2003 ел.) нигезләнеп төзелде.

 Эш программасы структурасы.

         Татар әдәбиятыннан эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.

 Эш программасының эчтәлеге.

Яңа стандарттагы иң мөһим таләп мондый: мәктәпне тәмамлаганда, «укучы үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш”. Бу – яңа стандартта эшлекле белем дип атала. Эшлекле белем – стандарт керткән яңалыкның әһәмиятле эчтәлеген ачып бирүче иң гомуми төшенчә. Белем алу гамәлләренең структурасын һәм принцибын стандарт үзе аңлата:

Структурасы – теория ярдәме белән, әдәби әсәрләргә анализ ясап, эчтәлек табу. Белем компонентлары өчәү: теория, өйрәнелә торган объект һәм алар арасындагы бәйләнеш – анализ гамәле.

Татар әдәбиятын укытуның максатлары:

- матур әдәбият текстларын форма һәм эчтәлек берлегендә аңлап кабул итү, төп әдәби-тарихи мәгълүматларны һәм әдәби-теоретик төшенчәләрне белү; әдәби-тарихи процесс турында гомуми караш булдыру;

- тиз үзгәрүчән заман шартларында файдалы җитештерүчән хезмәткә яраклы, үз-үзен танып белергә һәм һәрдаим камилләштерергә әзер, рухи дөньясы бай булган шәхес тәрбияләү; гуманлылык карашлары,милли үзаң,  гражданлык тойгысы, патриотизм хисләре, әдәбиятка һәм халыкның мәдәни кыйммәтләренә ярату һәм хөрмәт булдыру;

- укучыларда әдәбиятның үзенчәлекләре турында карашларны, әдәби текстны кабул итү, образлы һәм аналитик фикерләү культурасын, автор позициясен аңлау, әдәби процессның тарихи һәм эстетик нигезләренә төшенү , эстетик һәм иҗади сәләтне, кызыксынуны үстерү;

- телдән һәм язма сөйләмне үстерү;

- әдәби-теоретик белемнәр нигезендә әдәби әсәрне тарихи-әдәби җирлеген аңлап һәм сәнгати кыйммәте бөтен тулылыгында гына   

- ачыкланучы буларак анализлау һәм шәрехләү; төрле типтагы сочинениеләр язу; кирәкле мәгълүматларны (Интернет челтәре аша да) табу, системалаштыру һәм файдалану күнекмәләре булдыру;

- туган әдәбиятта һәм башка халыклар әдәбиятында чагылыш тапкан әхлакый идеалны үзара бәйләнештә аңлау һәм әдәби-сәнгати   фикерләүдәге уртак һәм милли үзенчәлекләрне ачыклау;

                                                                   

     Тематик план

                                                                  Татар әдәбияты буенча

Сыйныф:      5____

Укытучы:  Сәйфетдинова Эльвира Радик кызы

Сәгатьләр саны:

Барлыгы:  70 сәг; атнага:  2  сәг

Планлаштырылган язма эшләр саны:  

Контроль дәресләр: сочинение- 4 (1) , тестлар  6 сәг.

Административ контроль эшләр саны:  4сәг.

Планлаштыру түбәндәгеләргә нигезләнеп төзелде:

1.Программа ”Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту программалары” 1-11  нче сыйныфлар. Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы, Казан,  “Мәгариф” нәшрияты, 2003 ел.

2. Дәреслек:Татар әдәбияты , 5 нче класс. Ф.С.Исламов, Ә.М.Закирҗанов Казан,  “Мәгариф” нәшрияты, 2009 ел.

Өстәмә материал:  

1.Әдәби әсәргә анализ ясау: Урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары, укытучылар, педагогика  колледжлары һәм югары уку йортлары студентлары өчен кулланма/Д.Ф.Заһидуллина,  М.И.Ибраһимов,В.Р.Әминева.-Казан:Мәгариф,2005

 2.  Әдәбият дәресләрендә бәйләнешле сөйләм үстерү: Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5-6нчы   сыйныфларында эшләүче укытучылар өчен кулланма/Я.Х.Абдрәхимова.-Казан: Мәгариф,2007

Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр:

  1. сүз сәнгатенең образлы табигате;
  2. өйрәнгән әдәби әсәрнең эчтәлеге;
  3. классик әдипләрнең тормыш һәм иҗат юлларының төп факторлары;
  4. төп әдәби-теоретик төшенчәләр;
  5. әдәби-тарихи процессның төп закончалыклары һәм әдәби юнәлешләрнең үзенчәлекләре;
  6. әдәби текстның эчтәлеген сөйләп аңлату;
  7. әдәбият тарихы һәм теория буенча белемнәргә (тема, проблема, идея, пафос, образлар системасы, сюжет-композиция, телнең сәнгати сурәтләү чаралары, әдәби деталь) нигезләнеп, әдәби әсәрне анализлау һәм шәрехләү; өйрәнелә торган әсәрнең аерым эпизодын (яисә күренешне) анализлау, аның тулы әсәр эчтәлеге белән бәйләнешен аңлату;
  8. әдәби әсрне иҗтимагый һәм мәдәни тормыш күренешләре белән бәйлелектә аңлату; әдәби әсәрне тарихи-конкрет һәм гомумкешелек кыйммәтләрен ачу; әдәбияттагы “үтәли” һәм “мәңгелек” проблемаларны ачыклау; әсәрне чорга хас әдәби юнәлеш белән бәйлелектә тикшерү, аңлату;
  9. әдәби әсәрнең төрен һәм жанрын ачыклау;
  10. әдәби әсәрне чагыштырып бәяләү;
  11. автор позициясен ачыклау;
  12. әдәби әйтелеш таләпләрен саклаган хәлдә өйрәнелгән әсәрләрне (өзекне) сәнгатьле итеп уку;
  13. өйрәнелгән әсәргә дәлилле рәвештә  үз мөнәсәбәтеңне белдерү;
  14. укыган әсәргә рецензия һәм әдәби темаларга төрле жанрда сочинениеләр язу;
  15. рус һәм татар телендәге уртак һәм милли үзенчәлекләрен билгеләү, әхлакый кыйммәтләрнең чагылышын чагыштырып бәяләү;
  16. әдәби сурәт чараларын тиешенчә кулланып, татар әдәби текстларын рус теленә һәм киресенчә тәрҗемә итү;
  17. татар һәм рус телендәге әсәрләргә телдән һәм язмача фикереңне белдерү, аларга бәя бирү;
  18. диалогта яисә бәхәстә катнашу;
  19. сүз сәнгатенең аерым күренешләре белән мөстәкыйль танышу һәм аларның эстетик кыйммәтен бәяләү;
  20. татар әдәби теленең нормаларына нигезләнеп, кирәкле темага телдән һәм язмача бәйләнешле текст төзү;
  21. эстетик зәвыкка туры килә торган әдәби әсәрләрне сайлау һәм аларны бәяләү;


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

11 нче сыйныф өчен татар теле һәм әдәбиятыннан эш программасы (сәгатьләр күләме атнага 2 сәгать, елга 68сәг ать)

Аңлатма язуы Эш программасы статусы.            Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм ...

Рус мәктәбендә 11 нче сыйныфның рус телле укучылары өчен татар теле һәм әдәбиятыннан эш программасы

ТАТАР ТЕЛЕННӘН ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫННАН 11 нче сыйныф өчен( рус телле төркем өчен) ЭШ ПРОГРАММАСЫ     Аңлатма язуы Эш программасы статусы          Программ...

7 нче сыйныфлар өчен татар теле һәм әдәбиятыннан эш программасы

Эш программасы Р.З.Хәйдәрова дәреслеге буенча....

Татар теле һәм әдәбиятыннан эш программасы 5-11класслар

7 нче сыйныфлар өчен татар теле һәм әдәбиятыннан эш программасы...

Рус балаларына татар теле һәм әдәбиятыннан тестлар

Татар теле һәм әдәбиятыннан тестлар...

7нче сыйныф өчен татар теле һәм әдәбиятыннан эш программасы

Рабочая программа разработана на основе Программы  по татарскому языку для средней (полной) общеобразовательной школы с русским языком обучения (для учащихся-татар) Ф.Ф.Харисов, Ч.М. Харисова, В....

11нче сыйныф өчен Татар теле һәм әдәбиятыннан эш программасы

Рабочая программа составлена в соответствии с годовым календарным учебным графиком, учебным планом школы на 2015-2016 учебный год, предусматривающим изучение  предмета в 11 классе по 2 часа в нед...