6нчы татар сыйныфлары өчен әдәбияттан эш программасы
рабочая программа (6 класс) по теме

Хайруллина Гульназ Рашитовна

6нчы татар сыйныфлары өчен татар әдәбиятыннан эш программасы. Дәреслек авторлары: Ф.Ә.Ганиева, М.Д.Гарифуллина. (2014нче ел)

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 6_syynyf_dbiyat.doc273 КБ

Предварительный просмотр:

Каралды

Методик берләшмә җитәкчесе

__________ Хайруллина Г.Р.

Беркетмә №  ,  “___” ______ 2015 ел.

Килешенде

МББУ Муса Җәлил исемендәге “1 нче гимназия”

уку-укыту эшләре буенча директор

урынбасары  ________Сафиуллина З.З.

“___” ____      2015 ел.

Раслыйм

МББУ Муса Җәлил исемендәге “1 нче гимназия”директоры

  _________Әхмәтҗанова Ә.С.

__ нче номерлы боерык,

 “___” _____ 2015 ел.

                                                                   

Түбән Кама муниципаль районы МББУ

Муса Җәлил исемендәге «1 нче гимназия»нең

югары категорияле татар теле һәм әдәбияты  укытучысы

Хәйруллина Гөлназ Рәшит  кызының 6 нчы сыйныф өчен

татар  әдәбиятыннан  эш программасы

    Педагогик киңәшмә утырышында кабул ителде.

Беркетмә №    ,             2015 ел.

Түбән Кама

2015-2016 нчы уку елы

 АҢЛАТМА ЯЗУЫ

Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:

  1. Татар урта мәктәпләре өчен әдәбият программалары (5-11 нче сыйныфлар). – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2010.
  2. Татарстан республикасы Түбән Кама шәһәре муниципаль районы белем бирү учреждениесе М.Җәлил исемендәге “1 нче гимназия”нең 2015-2016 нчы уку елына укыту планы.  
  3. Татарстан республикасы Түбән Кама шәһәре муниципаль районы белем бирү учреждениесе М.Җәлил исемендәге “1 нче гимназия” укытучысының эш программасы  турында нигезләмәсе (2015-2016 нче уку елы).№38/1,05.05.2011 нче елдан.

5.  Татарстан Републикасы Мәгариф министрлыгының якынча эш программасын раслау турында язылган хаты.29.04.2010, №1763\10 нчы елдан.

 6 нчы сыйныфта әдәбияттан гомуми төп белем бирүнең максатлары:

- матур әдәбият әсәрләрен форма һәм эчтәлек берлегендә аңларга һәм анализларга өйрәтү;

- төп әдәби-тарихи мәгълүматларны һәм әдәби-теоретик төшенчәләрне җиткерү һәм кулланырга күнектерү;

- дөньяга гуманлы караш, гражданлык тойгысы, патриотизм хисләре, әдәбиятка һәм халыкның мәдәни кыйммәтләренә ярату һәм хөрмәт тәрбияләү;

- матур әдәбият әсәрләрен мөстәкыйль уку ихтыяҗы булдыру;

- укучыларның телдән һәм язма сөйләмнәрен үстерү.

 Бурычлар:

  1. Өйрәнелгән әдәби әсәрләрне чорларның үсеш тәртибендә системалы итеп күзалларга ярдәм итү.
  2. Әдәби әсәрнең төрен һәм жанрын билгеләргә өйрәтү.
  3. Әдәби әсәрне өлешчә анализлау күнекмәләре булдыру.
  4. Шигъри текстларны яисә чәчмә әсәрләрдән өзекләрне ятлату.
  5. Укучының мөстәкыйль фикерләвен, гомумиләштереп нәтиҗәләр ясау сәләтен үстерү.

Дәреслек: Әдәбият : татар урта гомуми белем бирү мәктәпләренең 6 нче сыйныфлары өчен дәреслек / Ф.Ә.Ганиева, М.Д. Гарифуллина  – Казан: Татарстан китап нәшрияты”, 2014.                                                                                                      

Атнага 2 сәгать - (еллык 70 сәгать). 

           Дәүләт программасында 6 нчы сыйныфта әдәбияттан 70 дәрес каралган, мәктәпнең укыту планыныда һәм эш программасында уку елы дәвамында 70 дәрес үткәрү планлаштырыла. Төп программада әсәрләрне өйрәнү өчен каралган сәгатьләр саны үзгәрешсез калдырылды.  Бәйләнешле сөйләм үстерү өчен каралган 5 сәгать вакыт, сыйныфта укучылар саны күп булу сәбәпле, яттан сөйләүне оештыру өчен сарыф ителә. Дәресләрдә интернет ресурслары белән эшләү (веб-квестлар белән эшләү, онлайн презентацияләр карау, аудиоязмалар, видеоязмалар карау, онлайн тестлар эшләү һ.б.), эзләнү-тикшеренү дәресе, диспут-дәресләр, экскурсия-дәресләр дә үткәрү күздә тотыла. Укучы шәхесенә индивидуаль якын килеп эшләү, эшне төркемнәрдә оештыру өчен, әдипләребезнең тормыш юлы һәм иҗатын мөстәкыйль рәвештә өйрәнүгә юнәлтелгән иҗади проектлар эшләтү планлаштырыла.

                                                                                     Программаның эчтәлеге

Темалар

Әсәрләрне өйрәнү

Дәрестән тыш уку

Бәйләнешле сөйләм үстерү

Әдәбият теориясе

Төп программада әсәрләрне өйрәнү өчен каралган

 сәгать саны

Эш программасындагы сәгать саны

1

Мифлар.

3

3

2

Практик дәрес. Форма, эчтәлек, анализ ясау, тема, проблема, идея, сюжет, композиция, конфликт.

2

2

Форма, эчтәлек, анализ ясау, тема, проблема, идея, сюжет, композиция, конфликт.

3

КАЮМ Насыйриның “Әбүгалисина” повесте.

4

3

1

4

Г.Ибраһимовның “Алмачуар” хикәясе.

5

2

5

Г.Рәхимнең “Яз әкиятләре” хикәясе.

2

1

6

Дәрдемәнднең “Видагъ”, «Каләмгә хитаб” шигырьләре.

2

5

7

С.Рәмиеның “Уку”, “Авыл”  шигырьләре .

2

5

8

Г.Камалның “Беренче театр” комедиясе.

4

4

9

Г.Тукай “Исемдә калганнар” әсәре.

5

1

1

10

Практик дәрес. Лирик жанрлар.

2

3

Лирик жанрлар.

11

Һ.Такташ “Урман”, “Пи-би-бип”, “Болай гади җыр гына” шигырьләре.

4

2

12

Ибраһим Гази хикәяләре. “Кояш артыннан киткән тургай”.

3

4

1

1

13

Р.Батулланың “Имче”, “Көчек”, “Чагыр” хикәяләре.

4

4

14

Фәнис Яруллин шигырьләре:  “Ак төнбоек” хикәясе.

3

2

1

1

15

Р. Миңнуллин шигырьләре: “Энекәш кирәк миңа!”, “Әни, мин көчек күрдем!”, “Шундый минем туган ягым”, “Кайтыйк ла үзебезгә!”

3

4

1

16

Лиро-эпик жанр-баллада. М.Җәлил “Сандугач һәм чишмә балладасы”

2

1

Лиро-эпик жанр-баллада

17

Илдар Юзеев “Бакчачы турында баллада”,

“ Җирән кашка турында баллада”.

3

5

1

18

Эпик төр жанры- роман. Әхмәт Фәйзи “Тукай” романы.

5

3

1

Эпик төр жанры-роман.

58

58

4

8

Барысы

58+4 (ДТУ)+8 (БСҮ)=70

70

6 нчы сыйныфта әдәбияттан гомуми төп белем бирүдә укучыларның белем дәрәҗәсенә таләпләр:

- татар әдәбиятындагы аерым язучылар иҗаты, әсәрләр хакында гомуми күзаллау булырга;

- текстларны төрле яклап (тулысынча, сюжет -композиция бирелеше ягыннан, тематика-проблематика һәм образлар бирелеше аспектында, тел-стиль ноктасыннан) анализлый һәм шәрехли алырга;

- әдәби төрләр һәм жанрлар,  шигырь төзелеше, тезмә һәм чәчмә сөйләм үзенчәлекләре хакында белергә;

- әдәби әсәр теориясен: әдәби образ, аның төрләре; әдәби әсәр, аның эчтәлеге һәм формасы; тема, проблема, идея; сюжет, композиция;

- конфликт, анын төрләре, сәбәпләре; махсус тел - сурәтләү чаралары турында белергә;

- язучы иҗатын гомумиләштереп анализларга, бәяләргә;

- әдәбиятның тарихи барыш булуы хакында гомуми күзаллау булырга;

- әдәби  әсәрнең әһәмиятен, кыйммәтен, үзенчәлекләрен аңлый һәм дәлилле итеп аңлата, исбатлый белергә тиеш.

Укучыларның 1 минутта уку тизлеге түбәндәгечә билгеләнә:

Ел башы:70-110 сүз;ел азагы:75-115 сүз.

6 нчы сыйныфта әдәбияттан гомуми төп белем бирүдә формалаштырылырга тиешле күнекмәләр:

- төрле жанрдагы әдәби  әсәрләрне аңлап һәм иҗади, сәнгатьле уку, аларга карата укучыларда мөстәкыйль мөнәсәбәт булдыру;

- әдәби әсәрне сюжет-композиция, образлар бирелеше, тел-стиль ягыннан  анализлау;

- шигъри текстларны яисә чәчмә әсәрдән өзекләрне яттан өйрәнү;

- план төзү һәм әсәрләр турында бәяләмә, сочинение элементлары белән  изложение язу;

- сайлап алып (яки тәкьдим ителгән) язучының тормыш юлын, иҗатын сөйләү;

- фольклор әсәрләренең жанрын һәм аларга хас үзенчәлекләрне тану;

- әдәби әсәрнең төрен, жанрын билгеләү һәм фикерне исбатлау;

- төрле әсәрләрнең  проблемаларын яки темаларын чагыштыру, үзенчәлекләрен билгеләү;

- әдәби  әсәрләр буенча һәм тормыштан алган фикер-карашларга, хис-кичерешләргә нигезләнеп сочинение язарга;

- татар, рус (яки башка халыкларның) әдәбиятларында бер төрдәге темага язылган әсәрләрне чагыштыру, милли үзенчәлекләрен ачыклау;

- рус телендәге әдәби текстларны татарчага һәм киресенчә тәрҗемә итү.

6 нчы сыйныфта әдәбияттан гомуми төп белем бирүдә укучыларга җиткерелә торган мәгълүматлар:

  • язучыларның тормышы, иҗаты турында (биографик);
  • әдәбият тарихы, аның төрле этаплары( аерым  чорларда иҗат иткән сүз осталарынын иҗаты, татар әдәбиятының күренекле вәкилләре турында өстәмә;
  • әдәби әсәрне, язучы иҗатын тирәтен анализлау өчен кирәк булган өстәмә теоретик; әдәби әсәрне чор белән бәйләп характерлаучы,

чорның уңай сыйфатларын, төп кыйммәтләрен табу өчен кирәкле.

6 нчы сыйныфта әдәбияттан гомуми төп белем бирүдә предметара эшчәнлек:

  • әдәбиятны сәнгатьнең башка төрләре(музыка, рәсем сәнгате) белән бәйләп, алар мисалында рухи байлыкнъң  кыйммәтен, дәрәҗәсен, матурлыкны танырга  өйрәтү, зәвык тәрбияләү;
  • әдәбиятны татар теле белән бәйләп, татар әдәбиятының  фикер  көчен, хисләр байлыгын танырга күнектерү; әдәби әсәр теленең  үзенчәлекләрен, әсәр стиле, язучы стиле кебек  төшенчәләрне җиткерү;
  • татар әдәбиятын  рус әдәбияты белән бәйләп, әдәбиятлар һәм халыклар  арасындагы уртак  хәзинә-рухи  кыйммәтләргә  хөрмәт, башка милләт – халыкларга   карата түземле – ихтирамлы  мөнәсәбәт (толерантлык) тәрбияләү; дөнья  культурасы, кешелек  тарихы  төшенчәләрен   үзләштерүләренә  ирешү;
  • әдәбиятны  тарих һәм җәмгыять  белеме  предметлары  белән  бәйләп, дөнья,яшәү,кешелек  җәмгыяте турында күзаллау  формалаштыру.

6 нчы сыйныфта әдәбияттан гомуми төп белем бирүдә укучыларның шәхси үсеш—үзгәреше:

  • укучының  активлыгын, мөстәкыйль фикерләвен, акыл һәм рухи эшчәнлеген  активлаштыру, өйрәтү, шәхес буларак формалаштыру;
  • укучыны  үзен  тәрбияләргә, үзе белән идарә итәргә, алган белем һәм күнекмәләрен  тормышта куллана белергә, тормышта  үз урынын сайларга әзерләү:
  • баланың  үзаңын үстерү, милләтне, ватанныяратыргаөйрәтү, горурлык һәм граҗданлык хисләре тәрбияләү;

-     әхлак (этик) нормаларын, җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләрен  төшендерү.

Төп  әдәби-тарихи  мәгълүматлар:

     Тормышны  танып белүнең бер формасы һәм кеше рухи дөньясының байлыгьн, күп төрлелеген чагьштыручы буларак матур  әдәбият. Әдәбият һәм сәнгатьнең башка төрләре. Сүз сәнгате (әхлаклылык, миһербанлылык тәрбияләү, яшәүнең төп принципларын, дөньяга дөрес караш, эстетик зәвык формалаштыру һәм, гомумән, гомумкешелек кыйммәтләре белән таныштыру).

Матур әдәбиятның иҗтимагый һәм мәдәни тормыштагы урыны. Татар әдәбиятының мили үзенчәлеге, гуманистик эчтәлеге, традицияләр дәвамчанлыгы һәм яңачалык. Татар әдәбияты мөрәҗәгать иткән тема- мотивлар, гомумкешелек кыйммәтләре.

Әдәбиятның формалашуы, шартлары, сәбәпләре. Әдәбиятны чорларга бүлүнен закончалыклары. Әдәбиятның үсешендә тотрыклы сыйфатлар -традицияләр саклану; үсеш - янарыш, новаторлык. Әдәбиятны алга үстерүче сәбәпләр.

Халык авыз ижаты. Халыкның мили  рухи культура хәзинәсе буларак халык авыз иҗаты. Фольклор әсәрләрендә гомумкешелек кыйммәтләренең зур урын тотуы.Халык иҗатының язма әдәбият үсешенә, әдәби телгә зур йогынты ясавы. Фольклорның төп жанрлары: әкиятләр, мәкаль һәм әйтемнәр, табышмаклар, жырлар, бәетләр, риваятьләр һәм легендалар, дастаннар.

Укыту-методик комплекты:

1.Минһаҗева Л.И .,Миассарова И.Х.  Татар балалар әдәбияты:Гомуми белем бирү мәктәпләре ,урта һәм югары педагогик уку йортлары өчен  уку әсбабы – Казан: “Тарих”,2009.

2.Рәми И.,Даутов Р. Әдәби сүзлек - Казан:”Татарстсн китап нәшрияты”,2001.

3.Заһидуллина Д.Ф.,Закирҗанов Ә.М.,Гыйлаҗев Т.Ш.  Татар әдәбияты .Теория.Тарих. -Казан:”Мәгариф” нәшрияты,2008.

4.Закирҗанов Ә. Сыйныфтан тыш уку дәресләре(6-9 сыйныфлар).Укуытучылар өчен методик кулланма -Казан: ”Мәгариф” нәшрияты,2002.

5.Зәйдулла Р.  Татар таҗы .9-12 гасырларда яшәгән олуг кешеләр турында нәни хикәя –Казан: ”Мәгариф” нәшрияты,2004.

6.Гыймадиева Н. Дәрестә һәм дәрестән соң –Казан:”Яңалиф” 2004.

7.Каюмова Г. Татар теле укыту тәҗрибәсеннән –Казан: “Яңалиф”2003.

8.Хатипов Ф. Әдәбият теориясе –Казан :“Раннур”2002.

9.Татар әдәбияты. Бердәм республика имтиханнарына әзерләнү өчен ярдәмлек.-Казан: ”Мәгариф” нәшрияты,2010.

10. Татар урта мәктәпләре өчен әдәбият программалары (5-11 нче сыйныфлар). – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2010.

11. http://miras.belem.ru/

12.http://gibrahimov.ucoz.ru/

13.http://gabdullatukay.ru/

КАЛЕНДАРЬ-ТЕМАТИК ПЛАН

Дәрес темасы

С/с

Укучылар эшчәнлегенә характеристика

Үзләштерелгән материал буенча көтелгән нәтиҗәләр

План

Үтәлеш

1 чирек

1

Миф турында төшенчә. “Алып кешеләр”, “Зур кешеләр”

1

         Мифлар. Дөньяны үзләштерүнең беренче баскычы буларак мифология.Мифларда табигатьнең , чынбарлыкның һәм яшәешнең закончалыкларын ачарга омтылу. Дөнья халыклары тудырган мифлар  һәм татар халкы иҗат иткән мифлар.

Миф турында төшенчә алу.

2.09

2

Татар халык мифы “Җил иясе җил чыгара” мифы.

1

Мифларда табигатьнең , чынбарлыкның һәм яшәешнең закончалыкларын ачарга омтылу.

Халыкның рухи тормышыннда мифның  аңлау.

5.09

3

Дөньяны үзләштерүнең беренче баскычы буларак мифология.

1

Дөнья халыклары тудырган мифлар  һәм татар халкы иҗат иткән мифлар.

Мифларда кеше халәтенең төрле яклары чагылуын аңлау.

9.09

4

Әдәби әсәргә анализ ясау.

1

Әдәби әсәр. Эчтәлек һәм форма. Образлар системасы.Әдәби алымнар, тел-сурәтләү чаралары белән танышу.

Әдәби алымнар, тел-сурәтләү чараларын төгәл белү, әдәби әсәрдән таба алу күнекмәләре булдыру.

12.09

5

Матур әдәбият һәм башка сәнгать төрләре арасында образ иҗат итү үзенчәлеге.

1

Әсәрне уку, тыңлау һәм анализлау. Әдәби әсәрләрнең өч төргә бүленүе.

Тормыш-чынбарлыкны  чагылдыруда һәрберсенең  үзенчәлекле алымнары, тасвирлаү чаралары  булу.

Әдәби әсәрләрнең өч төргә бүленүен аңлау.

16.09

6

К.Насыйриның «Әбүгалисина» повесте.

1

К.Насыйриның тормышы, иҗаты, мәгърифәтче     эшчәнлеге белән таныштыру. ”Әбүгалисина”әсәрен уку, анализлау. Сораштыру нәтиҗәләре белән таныштыру.

Әсәрне уку, тыңлау һәм анализлау. Нәтиҗәләр ясау.

“Әбүгалисина”әсәрен уку; эчтәлен эзлекле итеп сөйләргә,

19.09

7

К.Насыйриның «Әбүгалисина» повесте.Төп геройлар, ярдәмче персонажлар, җыелма образлар.

1

Эпик һәм лирик төрләрнең  сурәтләү материалын сайлап алу үзенчәлекләре. Бу ике төрнең үз эчендә жанрларга бүленеше

Хикәя белән чагыштырып, повесть жанрын  аера белү.

23.09

8

 К.Насыйриның «Әбүгалисина» повесте.Эпик төр жанры  буларак  хикәя белән уртаклыгы, аермасы.

1

Әдип тормышы буенча  укучылар һәм укытучы сөйләвен кабул итү, әңгәмәдә катнашу.

Геройларга  характеристика бирергә өйрәнү.

26.09

9

К.Насыйриның «Әбүгалисина» повесте. Хикәяләүче автор образы;  автор позициясе.

1

Эпик һәм лирик төрләрнең  сурәтләү материалын сайлап алу үзенчәлекләре. Бу ике төрнең үз эчендә жанрларга бүленеше

Әсәргә карата дәлилле рәвештә  үз мөнәсәбәтеңне белдерә белү.

30.09

10

БСҮ  Сочинение " Әбүгалисина белән Әбелхарис язмышыннан мин нинди нәтиҗәләр ясадым?”

1

“Әбүгалисина” әсәре буенча сочинение язу.

Әсәргә карата дәлилле рәвештә  үз мөнәсәбәтеңне белдерә белү. Этаплап сочинение язу күнекмәләре булдыру.

3.10

11

Г.Ибраһимовның «Алмачуар» хикәясе.

1

Әдип тормышы буенча  укытучы сөйләвен кабул итү, әңгәмәдә катнашу. Г.Ибраһимовның тормышы һәм иҗаты белән таныштыру

“Алмачуар”хикәясендә нинди ва кыйгалар тасвирланганын аерып алып сөйләргә; шул мисалда сюжетны танырга өйрәнергә.

7.10

12

Г.Ибраһимовның «Алмачуар» хикәясе. Конфликтка бәйле сюжет элементлары.

1

 “Алмачуар” хикәясен укып өйрәнү.

Кемнәр, нинди хәлләр каршы куелганын ачыклап, конфликтны табарга өйрәнергә.

10.10

13

Г.Ибраһимовның «Алмачуар» хикәясе. Тема, проблема, идея.

1

Хикәяләү үзенчәлеген:  эпиклык (чор, урын, кешеләр язмышы) белән  лириклыкның (Закир-ның бик көчле теләге, хылы, эчке хис-кичерешләре, табигать күренешләре, Алмачуар образы)  үзара аерылгысыз үрелеп тасвирлануда икәнлегенә анализ ясап бару.

“Алмачуар”хикәясендә нинди ва кыйгалар тасвирланганын аерып алып сөйләргә; шул мисалда сюжетны танырга өйрәнергә.

14.10

14

Г.Ибраһимовның «Алмачуар» хикәясе. Тел–стиль чаралары (троплар).

1

Хикәяләү үзенчәлеген:  эпиклык (чор, урын, кешеләр язмышы) белән  лириклыкның (Закирның бик көчле теләге, хылы, эчке хис-кичерешләре, табигать күренешләре, Алмачуар образы)  үзара аерылгысыз үрелеп тасвирлануда икәнлегенә анализ ясап бару.

“Алмачуар”хикәясендә нинди ва кыйгалар тасвирланганын аерып алып сөйләргә; шул мисалда сюжетны танырга өйрәнергә.

17.10

15

Г.Ибраһимовның «Алмачуар» хикәясе. Әдәби сөйләм: хикәяләү, сөйләшү (диалог), сөйләү(монолог).

1

Әсәрне уку һәм анализлау.

“Алмачуар”хикәясендә нинди ва кыйгалар тасвирланганын аерып алып сөйләргә; шул мисалда сюжетны танырга өйрәнергә.

21.10

   16

Г.Рәхимнең «Яз әкиятләре» хикәясе.

     1

 Гали Рәхимнең  иҗаты турында кыскача мәгълүмат бирү.”Яз әкиятләре” хикәясе  мисалында күчерелмә мәгънә, аллегория, символлар турындасөйләшү.

Табигать  образларында кеше сыйфатларын тасвирлау әдәби алым икәнен истә калдыру.

24.10

   17

Г.Рәхимнең «Яз әкиятләре» хикәясе.

Образ, символ, деталь, аллегория.

    1  

Әсәрне уку һәм анализлау. Образлардагы яшерелгән мәгънәне - контекстны ачыклау

Табигать  образларында кеше сыйфатларын тасвирлау әдәби алым икәнен истә калдыру.

28.10

18

БСҮ Сочинение “Табигать образларында кеше характерының  сыйфатлары”

1

Әсәр эчтәлегеннән чыгып сочинение язу.

Сочинение язу күнекмәләре булдыру.

31.10

               2 чирек

19

         Дәрдемәнднең «Видагъ» шигыре.

1

Дәрдмәнтнең тормышы, иҗаты  һәм әдәбиятта үзенчәлекле урыны турында кыскача белешмә.

5 нче сыйныфта өйрәнгән шигырь төзелешен искә төшереп, укыганнарны анализлау.

11.11

20

         Дәрдемәнднең “Каләмгә хитаб” шигыре.

1

Исеме, тәхәллүсе. Күңелендәге катлаулы, каршылыклы хис-кичерешләре. Махсус тел-сурәтләү чаралары: эпитет, метафора, чагыштыру.

Тел-сурәтләү чараларын табу.

14.11

21

С Рәмиевнең «Уку» шигыре.

1

С.Рәмиевнең тормышы, иҗаты турында кыскача мәгълүмат; шигырьләрдәге төп фикер, хис-кичерешләр һәм аларның күтә- ренке хис-пафос белән яңгыравы.

Иҗади тасвирланган хис-кичерешләрне аңлап, тәңгәл интонация белән  уку.

18.11

22

С Рәмиевнең “Авыл” шигыре.

1

Сәнгатьле сөйләү. Ике шагыйрьнең әсәрләрен чагыштыру.

Әдәби әйтелеш таләпләрен саклаган хәлдә әсәрне  сәнгатьле итеп сөйли, әсәргә карата дәлилле рәвештә  үз мөнәсәбәтеңне белдерә белү.

21.11

23

 Г.Камалның «Беренче театр» комедиясе.

1

Драма төренең үзенчәлекләре. Барлык сәнгать төрләрен дә берләштергән театр сәнгатенең нигезен тәшкил итүе. Театр һәм драматургия бердәмлеге. Г.Камалның театр, драматургия тари хында урыны роле.

Караган спектакльләрне искә төшереп, комедияне таный белү.

25.11

24

Г.Камалның «Беренче театр» комедиясе.Көлке  ситуациягә корылган вакыйга.

1

”Беренче театр”да көлүне тудырган сәбәпләр: махсус уйлап табылган ситуация, характерлы персонажлар, диалоглар.

”Беренче театр”әсәренең эчтәлеген эзлекле итеп сөйләү.

28.11

25

Г.Камалның «Беренче театр» комедиясе.Әсәрнең төп һәм ярдәмче геройлары

1

”Беренче театр”да көлүне тудырган сәбәпләр: махсус уйлап табылган ситуация, характерлы персонажлар, диалоглар.

”Беренче театр”әсәренең эчтәлеген эзлекле итеп сөйләү.

2.12

26

Г.Камалның «Беренче театр» комедиясе. Әсәр теленең  диалог һәм  монологларга корылган  булуы.

1

Әсәргә анализ: конфликтлар, сюжет хәрәкәте, төп геройлар, ярдәмче персонажлар.

Г.Камал турында истәлекләр белән танышу.

5.12

  27

Г.Тукай. «Исемдә калганнар» әсәре.

   1

Г.Тукайның тормышы, иҗаты, татар әдәби-ятында тоткан урыны турында белгәннәрне искә төшерү. Күрсәтмә материаллар ярдәмендә әстәмә белем бирү.

Г.Тукай турында белгәннәрне искә төшерү, шигырьләрен яттан сөйләү.

9.12

   28

Г.Тукай. «Исемдә калганнар» әсәре.

Татар әдәбиятында беренче автобиографик әсәр.

   1

Татар әдәбиятында беренче автобиографик әсәр булган “Исемдә калганнар”ның язылу тарихы.

Биографиясенең картасын ясау.

12.12

29

Г.Тукай. «Исемдә калганнар» әсәре.

Тукайның  кешеләргә, үз язмышына, яшәгән чорына мөнәсәбәте чагылу.

1

Балачак кичерешләрен тудырган сәбәпләр. Хикәяләү үзенчәлеге, хикәяләүче образы.

Сорауларга тулы җаваплар бирергә, әңгәмә корырга күнегү.

16.12

30

Г.Тукай. «Исемдә калганнар» әсәре.

Тормыш юлының иҗаты белән аерылгысыз бәйләнеше.

1

Балачак кичерешләрен тудырган сәбәпләр. Хикәяләү үзенчәлеге, хикәяләүче образы.

Әсәргә карата дәлилле рәвештә  үз мөнәсәбәтеңне белдерә белү.

19.12

31

Г.Тукай. «Исемдә калганнар» әсәре. Пейзаж лирикасы; табигать образлары.

1

Балачак кичерешләрен тудырган сәбәпләр. Хикәяләү үзенчәлеге, хикәяләүче образы.

Әдәби телнең нормаларына нигезләнеп, кирәкле темага телдән һәм язмача бәйләнешле текст төзү күнекмәсенә ия булу. Сорауларга тулы җаваплар бирергә, әңгәмә корырга күнегү.

23.12

32

Практик дәрес. Тема: Лирик жанрлар: пейзаж лирикасы; табигать образлары.  Әдәби алымнар: кабатлау, янәшәлек, каршы кую.

1

Лирик төрнең нинди фикер, хис белдерү үзенчәлегеннән чыгып, үз эчендә жанрларга бүленүен өйрәнгән әсәрләр мисалында аңлату. (3сәг.)

Әсәрләрнең эчтәлеген аңлауга ирешү.

26.12

             3 чирек

33

Практик дәрес. Тема: Тел–стиль чаралары (лексик, стилистик, фонетик чаралар һәм троплар). Тезмә сөйләм үзенчәлекләре.

   1

Әдип тормышы буенча  укытучы сөйләвен кабул итү, әңгәмәдә катнашу. Әсәрне сәнгатьле уку.

Шигъри образларны таный һәм аларда белдерелгән мәгънәне, хис –кичерешләрне аңлата белү

13.01

34

БСҮ.Сочинение.Габдулла Тукай образын гәүдәләндергән  сәнгать әсәрләре.

   1

Сочинение язу.

16.01

35

ДТУ Л.Шагыйрьҗан. “Тукай тавышы” поэмасы.

    1

Габдулла Тукай образын гәүдәләндергән  сәнгать әсәрләре.

20.01

36

Һ.Такташның  “Урман” шигыре.

1

Һ.Такташ шигырьләрен укып өйрәнү; алардагы лирик герой образын ачыклау.Әсәрне уку һәм фикер алышу.

Әсәрнең эчтәлеген аңлау. Әсәргә карата дәлилле рәвештә  үз мөнәсәбәтеңне белдерә белү.

23.01

37

   

Һ.Такташның “Пи-би-бип” шигыр

рендә  лирик герой, образлар системасы,  сурәтләү чаралары.  

  1

Лирика төшенчәсен ныгыту.  Шуңа бәйләп, Такташ турында сөйләшү, шәхесен чоры белән бәйләү.

Дөрес интонация белән укырга күнегү.

27.01

   38

Һ.Такташның   шигырьләрендә лирик герой.

   1

Лирика төшенчәсен ныгыту.  Шуңа бәйләп, Такташ турында сөйләшү, шәхесен чоры белән бәйләү.

Дөрес интонация белән укырга күнегү.

30.01

39

Һ.Такташның ”Болай гади җыр гына” шигырендә лирик герой, образлар системасы,  сурәтләү чаралары.  

1

Лирика төшенчәсен ныгыту.  Шуңа бәйләп, Такташ турында сөйләшү, шәхесен чоры белән бәйләү.

Дөрес интонация белән укырга күнегү.

3.02

40

Ибраһим Гази – тирән фикерле язучы.  

1

Әдип тормышы буенча  укытучы сөйләвен кабул итү, әңгәмәдә катнашу. Әсәр буенча фикер алышу.

И.Газиның тәрҗемәи хәле турында мәгълүматлы булу. Әсәрнең эчтәлеген аңлау. Әсәргә карата дәлилле рәвештә  үз мөнәсәбәтеңне белдерә белү.

6.02

41

 И.Газиның  «Кояш артыннан киткән тургай” хикәясе.

1

Әсәр буенча фикер алышу.

Әсәрнең эчтәлеген аңлауга ирешү.

10.02

42

И.Гази.  Сурәтләү обьекты,

хикәяләүче образы, сурәтләү алымнары.

1

Халык авыз иҗаты һәм матур әдәбиятның уртаклык аерымлыкларын искә төшерү. Автор хикәяләвенә, персонажлар сөйләменә, деталь образларга, су-рәтләү чараларының төгәллегенә игътибар итеп хикәяләрне укып өйрәнергә.

И.Газиның хикәя иҗат итүдәге осталыгын, сурәтләрнең тыгызлыгын, лирик, юмористик төсмерләргә бай булуын, гыйбрәтле хәлләрнең яктыртылуын, характер аныклыгын аңлау.

13.02

   43

ДТУ. И.Гази “Өч Мәхмүт” хикәясендә кеше характерының бирелеше.

    1

Халык авыз иҗаты һәм матур әдәбиятның уртаклык аерымлыкларын искә төшерү. Автор хикәяләвенә, персонажлар сөйләменә, деталь образларга, су-рәтләү чараларының төгәллегенә игътибар итеп хикәяләрне укып өйрәнергә.

Хикәяләрнең эчтәлеген һәм формасын ачыклау: конфликт, аның сәбәбе,чишелешенә бәйләп әсәрнең  идея, проблемасын  билгеләү күнекмәләрен үстерү.

17.02

44

И. Гази.”Кояш артыннан киткән тургай” хикәясенең “Күренер-күренмәс кенә...” дип башланган  һәм аннан соңгы өч абзацын яттан сөйләү.

1

Халык авыз иҗаты һәм матур әдәбиятның уртаклык аерымлыкларын искә төшерү. Автор хикәяләвенә, персонажлар сөйләменә, деталь образларга, су-рәтләү чараларының төгәллегенә игътибар итеп хикәяләрне укып өйрәнергә.

Хикәяләрнең эчтәлеген һәм формасын ачыклау: конфликт, аның сәбәбе,чишелешенә бәйләп әсәрнең  идея, проблемасын  билгеләү күнекмәләрен үстерү.

20.02

45

Р.Батулланың «Имче»  хикәясе.  

1

Халык авыз иҗаты һәм матур әдәбиятның уртаклык аерымлыкларын искә төшерү. Автор хикәяләвенә, персонажлар сөйләменә, деталь образларга, су-рәтләү чараларының төгәллегенә игътибар итеп хикәяләрне укып өйрәнергә.

Хикәяләрнең эчтәлеген һәм формасын ачыклау: конфликт, аның сәбәбе,чишелешенә бәйләп әсәрнең  идея, проблемасын  билгеләү күнекмәләрен үстерү.

24.02

   46

Р.Батулланың “Көчек” хикәясе.

  1

Халык авыз иҗаты һәм матур әдәбиятның уртаклык аерымлыкларын искә төшерү. Автор хикәяләвенә, персонажлар сөйләменә, деталь образларга, су-рәтләү чараларының төгәллегенә игътибар итеп хикәяләрне укып өйрәнергә.

Хикәяләрнең эчтәлеген һәм формасын ачыклау: конфликт, аның сәбәбе,чишелешенә бәйләп әсәрнең  идея, проблемасын  билгеләү күнекмәләрен үстерү.

27.02

47

Р.Батулланың ”Чагыр”  хикәясе.  Тукайның балачагы турында  автор уйланмалары,  күзаллавы.

1

Төркемнәрдә эш. Бәхәстә катнашу. Халык авыз иҗаты һәм матур әдәбиятның уртаклык аерымлыкларын искә төшерү. Автор хикәяләвенә, персонажлар сөйләменә, деталь образларга, су-рәтләү чараларының төгәллегенә игътибар итеп хикәяләрне укып өйрәнергә.

Хикәяләрнең эчтәлеген һәм формасын ачыклау: конфликт, аның сәбәбе,чишелешенә бәйләп әсәрнең  идея, проблемасын  билгеләү күнекмәләрен үстерү.

3.03

48

Р.Батулланың  Тукайның балачагы турында  автор уйланмалары,  күзаллавы.

1

Халык авыз иҗаты һәм матур әдәбиятның уртаклык аерымлыкларын искә төшерү. Автор хикәяләвенә, персонажлар сөйләменә, деталь образларга, су-рәтләү чараларының төгәллегенә игътибар итеп хикәяләрне укып өйрәнергә..

Хикәяләрнең эчтәлеген һәм формасын ачыклау: конфликт, аның сәбәбе,чишелешенә бәйләп әсәрнең  идея, проблемасын  билгеләү күнекмәләрен үстерү.

6.03

49

Ф.Яруллинның “Ак төнбоек” хикәясе.

1

Халык авыз иҗаты һәм матур әдәбиятның уртаклык аерымлыкларын искә төшерү. Автор хикәяләвенә, персонажлар сөйләменә, деталь образларга, су-рәтләү чараларының төгәллегенә игътибар итеп хикәяләрне укып өйрәнергә.

Хикәяләрнең эчтәлеген һәм формасын ачыклау: конфликт, аның сәбәбе,чишелешенә бәйләп әсәрнең  идея, проблемасын  билгеләү күнекмәләрен үстерү.

10.03

50

Ф.Яруллинның “Ак төнбоек” хикәясе.Хикәяләү алымнары.      

1

Халык авыз иҗаты һәм матур әдәбиятның уртаклык аерымлыкларын искә төшерү. Автор хикәяләвенә, персонажлар сөйләменә, деталь образларга, су-рәтләү чараларының төгәллегенә игътибар итеп хикәяләрне укып өйрәнергә.

Хикәяләрнең эчтәлеген һәм формасын ачыклау: конфликт, аның сәбәбе,чишелешенә бәйләп әсәрнең  идея, проблемасын  билгеләү күнекмәләрен үстерү.

13.03

51

Ф.Яруллинның “Ак төнбоек” хикәясе. Вакыйга, геройлар. Конфликт һәм сюжет  этаплары.

1

Халык авыз иҗаты һәм матур әдәбиятның уртаклык аерымлыкларын искә төшерү. Автор хикәяләвенә, персонажлар сөйләменә, деталь образларга, су-рәтләү чараларының төгәллегенә игътибар итеп хикәяләрне укып өйрәнергә.

Хикәяләрнең эчтәлеген һәм формасын ачыклау: конфликт, аның сәбәбе,чишелешенә бәйләп әсәрнең  идея, проблемасын  билгеләү күнекмәләрен үстерү.

17.03

52

ДТУ Ф.Яруллин. “Урман әкияте” хикәясе.

1

Халык авыз иҗаты һәм матур әдәбиятның уртаклык аерымлыкларын искә төшерү. Автор хикәяләвенә, персонажлар сөйләменә, деталь образларга, су-рәтләү чараларының төгәллегенә игътибар итеп хикәяләрне укып өйрәнергә.

Хикәяләрнең эчтәлеген һәм формасын ачыклау: конфликт, аның сәбәбе,чишелешенә бәйләп әсәрнең  идея, проблемасын  билгеләү күнекмәләрен үстерү.

20.03

             4  чирек

    53

“Бер өмет” шигырен яттан сөйләү.

1

“Бер өмет” шигырен яттан сөйләү.

“Бер өмет” шигырен яттан сөйләү.

31.03

54

Р.Миңнуллинның  ”Энекәш кирәк миңа!” шигыре.  Балачакны   гәүдәләндергән  образлар;

1

Р.Миңнуллин иҗаты, әдәбияттагы урыны, дәрәҗәле исемнәре турында мәгълүмат. Шигырьләрен укып анализлау. Лирик герой образын һәм әсәр героен аерырга күнегү. “Энекәш кирәк миңа”, “Әни, мин көчек күрдем”,”Шундый минем туган ягым”,”Кайтыйк ла үзе-безгә!” шигырьләрендә образлар байлыгы, геройлар төрлелеге.

Әсәр герое турында төшенчәне үзләштерү. Үзәк героөның шуклыгы, хаталары, холкы турында фикер йөртә белү. Шигъри образларны таный һәм аларда белдерелгән мәгънәне,хис-кичерешләрне

аңлата белү. Дөрес интонация белән укырга күнегү.

3.04

55

Р.Миңнуллинның  “Әни, мин көчек күрдем” шигыре.  Әсәр геройлары һәм лирик герой образы, аларның хис-кичерешләре.  

1

Р.Миңнуллин иҗаты, әдәбияттагы урыны, дәрәҗәле исемнәре турында мәгълүмат. Шигырьләрен укып анализлау. Лирик герой образын һәм әсәр героен аерырга күнегү. “Энекәш кирәк миңа”, “Әни, мин көчек күрдем”,”Шундый минем туган ягым”,”Кайтыйк ла үзе-безгә!” шигырьләрендә образлар байлыгы, геройлар төрлелеге.

Әдәби телнең нормаларына нигезләнеп, кирәкле темага телдән һәм язмача бәйләнешле текст төзү күнекмәсенә ия булу. Шигъри образларны таный һәм аларда белдерелгән мәгънәне, хис- кичерешләрне аңлата белү. Дөрес интонация белән укырга күнегү.

7.04

56

Р.Миңнуллинның   “Шундый минем туган ягым”, “Кайтыйк ла үзебезгә!”  шигырьләре.  Сурәтләү  чаралары.

1

Р.Миңнуллин иҗаты, әдәбияттагы урыны, дәрәҗәле исемнәре турында мәгълүмат. Шигырьләрен укып анализлау. Лирик герой образын һәм әсәр героен аерырга күнегү. “Энекәш кирәк миңа”, “Әни, мин көчек күрдем”,”Шундый минем туган ягым”,”Кайтыйк ла үзе-безгә!” шигырьләрендә образлар байлыгы, геройлар төрлелеге.

Шигъри образларны таный һәм аларда белдерелгән мәгънәне,хис-кичерешләрне

аңлата белү. Дөрес интонация белән укырга күнегү.

10.04

57

Р.Миңнуллинның “Шундый минем туган ягым” шигырен яттан сөйләү.

1

Р.Миңнуллин иҗаты, әдәбияттагы урыны, дәрәҗәле исемнәре турында мәгълүмат. Шигырьләрен укып анализлау. Лирик герой образын һәм әсәр героен аерырга күнегү. “Энекәш кирәк миңа”, “Әни, мин көчек күрдем”,”Шундый минем туган ягым”,”Кайтыйк ла үзе-безгә!” шигырьләрендә образлар байлыгы, геройлар төрлелеге.

Шигъри образларны таный һәм аларда белдерелгән мәгънәне,хис-кичерешләрне

аңлата белү. Дөрес интонация белән укырга күнегү.

14.04

58

Лиро-эпик жанр – баллада. М.Җәлил. «Сандугач һәм чишмә» балладасы.

1

Балладаның үзенчәлекләрен: конкрет вакыйганы, геройларны сурәтләве - эпик төр сыйфаты; гадәттән тыш, тылсымга якын хәлләр, көчле соклану, горурлану хисләре;капма каршы кую алымы, символик образлар, арттыру-көчәйтү алымнары -  лирик төргә хас сыйфатларны  һәр әсәрдә табып күрсәтә бару. М.Җәлил “Сандугач һәм чишмә”.

Эпик һәм лирик төрләрнең үзенчәлекләрен искә төшереп кабатлау; балладаларның эчтәлеген әсәрдәге кичерешләр яңгырашында сөйли белү; төп образларны, төп мәгънәләр не таба, аңлата белү.Бөек Ватан сугышы авырлыкларының әсәрдә чагылыш үзенчәлекләрен күрү.

17.04

    59

М.Җәлил. «Сандугач һәм чишмә» балладасы. Әсәрнең төзелеше, геройлары. Символик образлар, халык авыз иҗаты белән аваздашлык.  

    1

   

Әсәрнең төзелеше, геройлары. Символик образлар, халык авыз иҗаты белән аваздашлык.  

Әсәрне уку һәм анализлау. Төркемнәрдә эш. Мөстәкыйль эш.

Образының бирелү үзенчәлекләрен тоемлау. Төп образларны, төп мәгънәләрне таба, аңлата белү.

21.04

   60

ДТУ М.Җәлил. “Ана бәйрәме” шигыре.

    1

М.Җәлил. “Ана бәйрәме” шигыре.

24.04

61

Илдар Юзеев. “Бакчачы турында баллада”

    1

И.Юзеев”Бакчачы туры нда баллада”,”Йолдыз кашка турында баллада”.Әсәр буенча фикер алышу, төп геройларга характеристика бирү

Эпик һәм лирик төрләрнең үзенчәлекләрен искә төшереп кабатлау; балладаларның эчтәлеген әсәрдәге кичерешләр яңгырашында сөйли белү; Әсәрнең ни өчен шулай аталуын аңлауга ирешү.

28.04

62

Илдар Юзеев. “Йолдыз кашка турында  баллада”.

1

И.Юзеев”Бакчачы туры нда баллада”,”Йолдыз кашка турында баллада”.Әсәр буенча фикер алышу, төп геройларга характеристика бирү

Эпик һәм лирик төрләрнең үзенчәлекләрен искә төшереп кабатлау; балладаларның эчтәлеген әсәрдәге кичерешләр яңгырашында сөйли белү; Әдәби телнең нормаларына нигезләнеп, кирәкле темага телдән һәм язмача бәйләнешле текст төзү күнекмәсенә ия булу.

5.05

63

Фантастик  вакыйгаларда һәм символик образларда реальлекне тасвирлау.

1

И.Юзеев”Бакчачы туры нда баллада”,”Йолдыз кашка турында баллада”.Әсәр буенча фикер алышу, төп геройларга характеристика бирү

Эпик һәм лирик төрләрнең үзенчәлекләрен искә төшереп кабатлау; балладаларның эчтәлеген әсәрдәге кичерешләр яңгырашында сөйли белү;

8.05

64

БСҮ.И.Юзеевның  “Йолдыз кашка турында баллада”сын яттан сөйләү.

1

И.Юзеев”Бакчачы туры нда баллада”,”Йолдыз кашка турында баллада”.Әсәр буенча фикер алышу, төп геройларга характеристика бирү

Эпик һәм лирик төрләрнең үзенчәлекләрен искә төшереп кабатлау; балладаларның эчтәлеген әсәрдәге кичерешләр яңгырашында сөйли белү;

12.05

65

Эпик төр жанры – роман.

1

Хикәя һәм повесть жанрлары белән чагыштырып, романның сыйфатлары, уртаклык һәм аермалары турында сөйләшү. Өйрәнгән әсәрләр мисалында эпик төргә йомгак ясау.  

Романның сыйфатларын аера белү.

15.05

66

Ә.Фәйзи “Тукай” романы  (өзекләр).

1

Ә.Фәйзи иҗаты турында белешмә бирү.”Тукай” романының язылу тарихы. Әсәрне укып анализлау.

Әдәби телнең нормаларына нигезләнеп, кирәкле темага телдән бәйләнешле текст төзү күнекмәсенә ия булу.

19.05

67

Тукайның тормыш юлын өйрәнү һәм  романның язылу тарихы.

1

“Исемдә калганнар” белән чагыштырып, Ә.Фәйзинең үз Тукаен иҗат иткәнлеге, автор нияте,  фантазиясе турында сөйләшү. Сюжетны сөйләү. Ошаган өлешне сәнгатьле уку.

Зур күләмле әсәрнең эпизодларын  хәтердә калдырып, эчтәлеген сөйләү. Тукай тормышының вакыйгаларга, яшәгән шартларга, янәшәсендәге шәхесләргә бәйле булуын аңлату; характеры чыныга баруын дәлилләү.

22.05

68

Әсәрдә образлар системасы.

1

“Исемдә калганнар” белән чагыштырып, Ә.Фәйзинең үз Тукаен иҗат иткәнлеге, автор нияте,  фантазиясе турында сөйләшү. Әңгәмә-бәхәстә катнашу.

Зур күләмле әсәрнең эпизодларын  хәтердә калдырып, эчтәлеген сөйләү. Тукай тормышының вакыйгаларга, яшәгән шартларга, янәшәсендәге шәхесләргә бәйле булуын аңлату; характеры чыныга баруын дәлилләү.

26.05

69

БСҮ Сочинение “Габдулла Тукай образын гәүдәләндергән  сәнгать әсәрләре”.

1

   

Сочинение язу.

28.05

   70

“Исемдә калганнар” әсәре  һәм  Г. Тукайның тулы биографиясе белән бәйләп  нәтиҗәләр ясау.

 1

“Исемдә калганнар” әсәре  һәм  Г. Тукайның тулы биографиясе белән бәйләп  нәтиҗәләр ясау.

Тукай тормышының вакыйгаларга, яшәгән шартларга, янәшәсендәге шәхесләргә бәйле булуын аңлау.

29.05


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

10 класс, татар төркеме өчен "Татар теле һәм әдәбияттан эш программасы"

Татар теленнән эш программасы10 нчы сыйныф (35сәг) Аңлатма язуыЭш программасы статусы.             Программа нигезенә Россия, Татарстан...

10 класс, татар төркеме өчен "Татар теле һәм әдәбияттан эш программасы"

Татар теленнән эш программасы10 нчы сыйныф (35сәг) Аңлатма язуыЭш программасы статусы.             Программа нигезенә Россия, Татарстан...

2нче сыйныф өчен татар теле һәм әдәбияттан эш программасы

2нче сыйныф өчен татар теле һәм әдәбияттан эш программасы....

ТАТАР УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕНЕҢ 5 НЧЕ СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН ӘДӘБИЯТТАН ЭШ ПРОГРАММАСЫ

  Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:1.“Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Закон...

ТАТАР УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕНЕҢ 8 НЧЕ СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН ӘДӘБИЯТТАН ЭШ ПРОГРАММАСЫ

Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:1.“Россия Федерациясендә мәгариф турында” Федераль Законы, декабрь, 2012 ел.2.“Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы, 2013 ел.3.Төп...

8нче сыйныфлар өчен әдәбияттан эш программасы

8нче татар сыйныфлары өчен татар әдәбиятыннан эш программасы....

8 сыйныф (татар төркеме) өчен әдәбияттан эш программасы

Кулланыр өчен эш программасы тәкъдим итәм...