ТАТАР УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕНЕҢ 8 НЧЕ СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН ӘДӘБИЯТТАН ЭШ ПРОГРАММАСЫ
рабочая программа (8 класс) по теме

Прокопьева Татьяна Ильинична

Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:

1.“Россия Федерациясендә мәгариф турында” Федераль Законы, декабрь, 2012 ел.

2.“Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы, 2013 ел.

3.Төп гомуми белем бирү федераль дәүләт белем бирү стандартлары. Россия Федерациясе     Мәгариф һәм фән министрлыгы, 17 декабрь, 2010 ел.

4.“Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел, 1 июль).

5.“2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы” (2004 ел, 11 октябрь).

6.Белем бирү учреждениесенең базис укыту планы.  белем бирү учреждениесенең 2013-2014 нче уку елына белем бирү программасы.

7.ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының “Федераль дәүләт белем стандартлары нигезендә мәктәпләрдә татар телен һәм әдәбиятын укыту турында” 12138/13 номерлы (7.09.2013) хаты.

8.Татар телендә гомуми төп белем бирү мәктәпләре (V-IX сыйныфлар) өчен  татар әдәбиятыннан авторлык (эш) программасы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән Министрлыгы, 2014 ел. Төзүче-авторлары: 8 сыйныф Ф.А.Ганиева, Ч.Р.Рамазанова;

9.Районның татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмә утырышының 1 нче номерлы    беркетмәсе  19.08.2014.

      Эш программасы  Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән “Татар телендә урта белем бирү мәктәпләре (V- IXсыйныфлар) өчен татар әдәбиятыннан авторлык (эш) программа”сына (Казан, 2014)  нигезләнеп төзелде. Мәктәпнең укыту планында дәресләр саны 34 сәгать кенә  булганлыктан, (программада 68с) ике тапкырга кыскартылды. Шул сәбәпле,  әсәрләрне өйрәнү- 28, ДТУ-3, БСҮ-3 сәгатькә бүленде. Төп программада әсәрләрне өйрәнү өчен каралган сәгатьләр саны  бермә- бер киметелде.  Бәйләнешле сөйләм үстерү өчен каралган 8 сәгать вакыт,  яттан сөйләүне оештыру өчен сарыф ителә.  Сочинениеләр татар теле дәресендә языла. Дәресләрдә интернет ресурслары белән эшләү (веб-квестлар белән эшләү, онлайн презентацияләр карау, аудиоязмалар, видеоязмалар карау, онлайн тестлар эшләү һ.б.), эзләнү-тикшеренү дәресе, диспут-дәресләр, экскурсия-дәресләр дә үткәрү күздә тотыла. Укучы шәхесенә индивидуаль якын килеп эшләү, эшне төркемнәрдә оештыру өчен, әдипләребезнең тормыш юлы һәм иҗатын мөстәкыйль рәвештә өйрәнүгә юнәлтелгән иҗади проектлар эшләтү планлаштырыла.

      8 нче сыйныфта әдәби иҗат;  язучы стиле өйрәнелә; әдәби әсәргә анализ тарих, чор үзенчәлекләре аша алып барыла. Программа укучыларны, теоретик төшенчәләрне үзләштереп, әдәби әсәрне сүз сәнгате һәм иҗади эшчәнлек нәтиҗәсе буларак кабул итәргә әзерли. Әдәби теоретик төшенчәләрне үзләштерү мәктәп балаларыныӊ телдән һәм язма сөйләмен, иҗади сәләтләрен үстерә, әсәрләрнеӊ эстетик кыйммәтен мөстәкыйль бәяли алырлык китап укучы  тәрбияли. Әдәби әсәрләрне тулысынча уку күздә тотыла, зур күләмле әсәрләр кыскартып бирелсә дә, эчтәлек сөйләү аша, сюжетны укучыларга җиткерү максаты куела.

     Шуннан чыгып 8 нче сыйныфта  татар әдәбиятыннан урта (тулы) гомуми белем бирүгә түбәндәге максатлар куелды:

  • Әдәби әсәрләрне бала күңеленә сеңдерү, аларның мәгънәсен, нәфислеген төшендерү.
  • Укучыларда күркәм сыйфатлар тәрбияләргә булышу.
  • Әсәрләрне күбрәк укырга теләк уяту һәм тәрбияләү.

Эш программасын төзүдә кулланылган дәреслек:

Әдәбият: татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нчы сыйныфы өчен дәреслек-хрестоматия/ А.Г. Әхмәдуллин, Ф.Ә. Ганиева, А.Г. Әхмәдуллин. - Казан: Мәгариф, 2006.

Программаныӊ эчтәлеге .

Сәгатьләр саны:

Укыту планында  - 34 сәг.

Эш планында – 34 сәг.

Атнага – 21сәг.

БСҮ – 3

ДТУ – 3.

Программаныӊ тематик бүленеше:

Сәнгать төре буларак әдәбият.

Мөхәммәдьяр, тәрҗемәи хәле. «Нәсыйхәт» шигыре.

Муса Акъегетнең «Хисаметдин менла» повесте.

Сөйләм үстерү.  Төп образларга характеристика язу.

М.Гафуриның «Нәсыйхәт» шигыре.

XX гасыр башы әдәбияты.

Габдулла Тукайның «Дустларга бер сүз», «Мәхәббәт»,  «Бер татар шагыйренең сүзләре» шигырьләре.

Ш.Камалның «Буранда» хикәясе.

Фатих Әмирханның «Бер хәрабәдә» хикәясе.

Сөйләм үстерү.  Фатих Әмирханның «Бер хәрабәдә» хикәясенә  бәя .

Фәтхи Борнашның «Таһир-Зөһрә» трагедиясе.

Һади Такташның «Алсу» поэмасы.

Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» повесте.

К.Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар» драмасы.

Фатих Кәримнең «Сибәли дә сибәли», «Ант», «Ватаным өчен», «Теләк», «Сөйләр сүзләр бик күп алар», «Бездә яздыр», «Газиз әнкәй» шигырьләре.

Гомәр Бәшировның «Туган ягым – яшел бишек» автобиографик  повесте.

Аяз Гыйләҗевнеӊ “Язгы кәрваннар” повесте.

Миргазиян Юныс “Биектә калу”  (“Шәмдәлләрдә генә утлар яна”)  повесте.

Равил Фәйзуллинның «Җаныңның ваклыгын сылтама заманга…», «Аккошлар», «Мин сиңа йомшак таң җиле…»“Вакыт”, “Як ты моң”,  һәм кыска шигырьләре.

Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр»  моңсу комедиясе.

Ф.Яруллинның «Җилкәннәр җилдә сынала» повесте.

Мөдәррис Әгъләмовның «Каеннар булсаң иде», «Учак урыннары» шигырьләре.

    Эш программасында шулай ук гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәбенең 5-9 нчы сыйныфларында укучыларның әдәбияттан белем һәм осталык күнекмәләрен бәяләү нормалары, укучыларныӊ уку елы башында һәм уку елы ахырында формалаштырылырга тиешле белем-күнекмәләре күрсәтелде.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Рабочая программа 211 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы

Муниципаль бюджет  гомуми белем бирү учреждениесе

«Аерым фәннәр тирәнтен өйрәнелә   торган   Мәләкәс гомуми урта белем бирү мәктәбе»

“Каралды”

Методик берләшмә җитәкчесе:

__________  Борисова Г. К..

Беркетмә №1,  “___” ______ 2014 ел.

“Килешенде”

Укыту-тәрбия  эшләре буенча директор

урынбасары: ___________ Кузнецова И.Н.

“___” ____ 2014ел.

“Раслыйм”

Директор: _________ Шагалиева С.Х.

 “___” _____ 2014 ел.

ТАТАР УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕНЕҢ

8 НЧЕ  КЛАССЫ ӨЧЕН

2013 – 2014 нче уку елына

ТАТАР ӘДӘБИЯТЫННАН ЭШ ПРОГРАММАСЫ

елга- 34 дәрес , атнага – 1 дәрес

Төзүче: Прокопьева Татьяна Ильинична

         

 

Педагогик киңәшмә утырышында каралды.

                                                                                                                                                                                                                                                                 Беркетмә №_____, _____________, 2014

Предмет

Класс

Сәгать саны

атнага

саны

Дәресләр өйрәнү өчен

ДТУ

БСY

Китап авторы

Татар әдәбияты

8

34

1

28

3

3

Әдәбият: татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нчы сыйныфы өчен дәреслек-хрестоматия/ А.Г. Әхмәдуллин, Ф.Ә. Ганиева, А.Г. Әхмәдуллин. - Казан: Мәгариф, 2006.

 

.

Методик тема

 

Район

Мәктәп

Укытучы

   

       Хезмәттәшлек, җаваплылык, компетентлылык социаль ресурсларын файдаланып, татар теле һәм әдәбияты укытуның сыйфатын үстерү.

    Заманча технологияләрене эффектив кулану һәм яӊа укыту структураларын практикага кертү аша гомуми белем бирү мәктәбендә белем бирүнеӊ сыйфатын үстерү.

 

    Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә заманча технологияләрне эффектив кулланып, ныклы белем һәм югары әхлак тәрбиясе бирү.

АҢЛАТМА ЯЗУЫ

Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:

1.

  1. “Россия Федерациясендә мәгариф турында” Федераль Законы, декабрь, 2012 ел.
  2. “Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы, 2013 ел.
  3. Төп гомуми белем бирү федераль дәүләт белем бирү стандартлары. Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы, 17 декабрь, 2010 ел.
  4. “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел, 1 июль).
  5. “2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы” (2004 ел, 11 октябрь).
  6. Белем бирү учреждениесенең базис укыту планы.  белем бирү учреждениесенең 2013-2014 нче уку елына белем бирү программасы.
  7. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының “Федераль дәүләт белем стандартлары нигезендә мәктәпләрдә татар телен һәм әдәбиятын укыту турында” 12138/13 номерлы (7.09.2013) хаты
  8.  Татар телендә гомуми төп белем бирү мәктәпләре (V-IX сыйныфлар) өчен  татар әдәбиятыннан авторлык (эш) программасы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән Министрлыгы, 2014 ел. Төзүче-авторлары: 8 сыйныф Ф.А.Ганиева, Ч.Р.Рамазанова;
  9. Районның татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмә утырышының 1 нче номерлы    беркетмәсе  19.08.2014

Мәктәпнең укыту планында дәресләр саны 34 сәгать кенә  булганлыктан, (программада 68с) ике тапкырга кыскартылды. Шул сәбәпле,  әсәрләрне өйрәнү- 28, ДТУ-3, БСҮ-3

5-8 нче сыйныфларда татар әдәбиятыннан урта (тулы) гомуми белем бирүнең максатлары

  • Әдәби әсәрләрне бала күңеленә сеңдерү, аларның мәгънәсен, нәфислеген төшендерү.
  • Укучыларда күркәм сыйфатлар тәрбияләргә булышу.
  • Әсәрләрне күбрәк укырга теләк уяту һәм тәрбияләү.

Бурычлар

1. Өйрәнелгән әдәби әсәрләрне чорларның үсеш тәртибендә системалы итеп күзалларга ярдәм итү.

2. Әдәби әсәрнең төрен һәм жанрын билгеләргә өйрәтү.

3. Әдәби әсәрне өлешчә анализлау күнекмәләре булдыру.

4. Шигъри текстларны яисә чәчмә әсәрләрдән өзекләрне ятлату.

  1. Укучының мөстәкыйль фикерләвен, гомумиләштереп нәтиҗәләр ясау сәләтен үстерү.

Формалаштырылырга тиешле белем-күнекмәләр

  • Сүз сәнгатенең образлы табигате турында күзаллау булу.
  • Классик әдипләребезнең тормыш һәм иҗат юлларыннан төп фактларны белү.
  • Өйрәнелгән төп әдәби-теоретик төшенчәләрне белү.
  • Әдәби текстның сюжетын сөйли белү.
  • Өйрәнелә торган әсәрнең аерым эпизодын (яисә күренешне) анализлый алу.
  • Әдәби әсәрнең төрен һәм жанрын ачыклый белү.
  • Әдәби әсәрләрне чагыштыра белү.
  • Әдәби әйтелеш таләпләрен саклаган хәлдә өйрәнелгән әсәрләрне (өзекне) сәнгатьле итеп уку.
  • Өйрәнелгән әсәргә дәлилле рәвештә  үз мөнәсәбәтеңне белдерү.
  • Рус һәм татар телендәге уртак һәм милли үзенчәлекләрен билгеләү, әхлакый кыйммәтләрнең чагылышын чагыштырып бәяләү.
  • Татар һәм рус телендәге әсәрләргә телдән һәм язмача фикереңне белдерү, аларга бәя бирү.
  • Диалогта яисә бәхәстә катнашу.
  • Сүз сәнгатенең аерым күренешләре белән мөстәкыйль танышу һәм аларның эстетик кыйммәтен бәяләү (класстан тыш вакытта әсәр укуга ихтыяҗ булу).
  • Татар әдәби теленең нормаларына нигезләнеп, кирәкле темага телдән һәм язмача бәйләнешле текст төзү күнекмәсенә ия булу.

Программаның эчтәлеге

    Дәүләт программасында 8 нче сыйныфта әдәбияттан 68 дәрес каралган, мәктәпнең укыту планыныда 1 сәгать кыскатылу сәбәпле, эш программасында уку елы дәвамында 34 дәрес үткәрү планлаштырыла. Төп программада әсәрләрне өйрәнү өчен каралган сәгатьләр саны  бермә- бер киметелде.  Бәйләнешле сөйләм үстерү өчен каралган 8 сәгать вакыт,  яттан сөйләүне оештыру өчен сарыф ителә.  Сочинениеләр татар теле дәресендә языла. Дәресләрдә интернет ресурслары белән эшләү (веб-квестлар белән эшләү, онлайн презентацияләр карау, аудиоязмалар, видеоязмалар карау, онлайн тестлар эшләү һ.б.), эзләнү-тикшеренү дәресе, диспут-дәресләр, экскурсия-дәресләр дә үткәрү күздә тотыла. Укучы шәхесенә индивидуаль якын килеп эшләү, эшне төркемнәрдә оештыру өчен, әдипләребезнең тормыш юлы һәм иҗатын мөстәкыйль рәвештә өйрәнүгә юнәлтелгән иҗади проектлар эшләтү планлаштырыла.

Темалар

Әсәрләрне өйрәнү

Дәрестән тыш уку

Бәйләнешле сөйләм үстерү

Әдәбият теориясе

Төп программада әсәрләрне өйрәнү өчен каралган

 сәгать саны

Эш программасындагы сәгать саны

Сәнгать төре буларак әдәбият.

1

0

Мөхәммәдьяр, тәрҗемәи хәле. «Нәсыйхәт» шигыре.

2

1

Җыр, такмаклар турында төшенчә.

Муса Акъегетнең «Хисаметдин менла» повесте.

3

2

Сөйләм үстерү.  Төп образларга характеристика язу.

1

1

М.Гафуриның «Нәсыйхәт» шигыре.

1

1

XX гасыр башы әдәбияты

1

0

Габдулла Тукайның «Дустларга бер сүз», «Мәхәббәт»,  «Бер татар шагыйренең сүзләре» шигырьләре.

3

2

Ритм һәм рифма, тезмә, строфа.

Ш.Камалның «Буранда» хикәясе.

2

1

Кабатлау, янәшәлек, каршы кую, үткәнгә әйләнеп кайту.

Фатих Әмирханның «Бер хәрабәдә» хикәясе.

2

1

Сөйләм үстерү.  Фатих Әмирханның «Бер хәрабәдә» хикәясенә  бәя .

1

1

Фәтхи Борнашның «Таһир-Зөһрә» трагедиясе.

4

2

Һади Такташның «Алсу» поэмасы.

2

1

Пейзаж, портрет.

Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» повесте.

4

2

Баллада турында башлангыч мәгълүматлар.

К.Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар» драмасы.

4

2

Фатих Кәримнең «Сибәли дә сибәли», «Ант», «Ватаным өчен», «Теләк», «Сөйләр сүзләр бик күп алар», «Бездә яздыр», «Газиз әнкәй» шигырьләре.

3

1

ДТУ№1 Мәдинә Мәликова “Чәчкә балы”, Фәүзия Бәйрәмова “Кыӊгырау”

2

1

Гомәр Бәшировның «Туган ягым – яшел бишек» автобиографик  повесте.

4

2

Аяз Гыйләҗевнеӊ “Язгы кәрваннар” повесте

4

2

Миргазиян Юныс “Биектә калу”  (“Шәмдәлләрдә генә утлар яна”)  повесте.

4

2

1

Равил Фәйзуллинның «Җаныңның ваклыгын сылтама заманга…», «Аккошлар», «Мин сиңа йомшак таң җиле…»“Вакыт”, “Якты моң”,  һәм кыска шигырьләре.

2

1

Дәрестән тыш уку№2. Татар әдәбиятында шагыйрәләр иҗаты: Л.Шагыйрьҗан, Э.Мөэминова, Н.Сафина, Р.Вәлиева, Б.Рәхимова, Э.Шәрифуллина, А.Минһаҗева.   Шагыйрәләр иҗатын өйрәнеп, проектлар яклау дәресе.

1

1

Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр»  моңсу комедиясе.

4

2

Ф.Яруллинның «Җилкәннәр җилдә сынала» повесте.

3

2

Мөдәррис Әгъләмовның «Каеннар булсаң иде», «Учак урыннары» шигырьләре.

2

1

Ретроспекция

Йомгаклау дәресе

1

Дәрестән тыш уку№3. Хәзерге татар әдәбиятында яшьләр иҗаты. Проектлар яклау дәресе

1

1

Барлыгы

62 (БСY8)

28

3

3

КАЛЕНДАРЬ-ТЕМАТИК ПЛАНЛАШТЫРУ

Тема

Сәгъ. саны

Дата

Көтелгән нәтиҗә
әр

Контроль төре

Өй эше

Махсус белем һәм күнекмәләр

план буенча

фактик

1 чирек- 9 сәгать

1.

XV-XVI йөзләрдә әдәби һәм икдисади халәт Мөхәммәдьяр, тәрҗемәи хәле.. Мөхәммәдьяр, «Нәсыйхәт» шигыре

3/1

1.09

Казан ханлыгы чоры әдәбиятының аерым вәкилләре турында кыскача мәгълүмат.

Болгар дәүләте һәм Алтын Урда чоры әдәбиятларыннан килә торган идея-эстетик мотивларның яңача дәвам иттерелүе.

КТ: әдәби викторина сорауларына җавап бирү (Исламов Ф.Ф. Әдәби викториналар - әдәбиятка, сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләүдә кыйммәтле чара. – Казан: Татарстан Фәннәр Академиясе Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты, 2005, 17 б.)

«Нәсыйхәт» шигырен ятла

2.

Муса Акъегетнең «Хисаметдин менла» повесте.

3/2

8.09

. Төп темалар һәм проблемалар, аларның мәгърифәтчелек рухында хәл ителеше. Уңай һәм тәнкыйди юнәлешләрнең ачык төс алуы. Татар әдәбиятының «күп гасырлар Шәрык тәэсире белән килгәннән соң, акрын гына Гареб тәэсире астынакерә башлавы һәм моның прозада чагылышы. Язучыларның милләт язмышы турында уйлануларында яңалыклар.

Сорауларга җавап алу

Повестьны укып бетер

3

М.Акъегетнең тормышы, иҗаты. “Хисаметдин менла” романын уку һәм анализлау.

15.09

Язучының тормыш юлы, иҗатына күзәтү ясау.  «Хисаметдин менла» романы — мәгърифәтчелек реализмы әдәбиятының беренче әсәрләреннән. Үзәк геройлар — шәхес иреге өчен көрәшүчеләр, аларның асыл сыйфатлары. Романның стиль үзенчәлекләре

Характеристика бирү

Яңа һәм иске тип геройларны чагыштырып анализлау

4

Сөйләм үстерү.  Төп образларга характеристика язу.

1/1

22.09

5

М.Гафуриның «Нәсыйхәт» шигыре.

2/1

29.09

Татар мәгърифәтчелек хәрәкәте. Аңлы- белемле, мәгърифәтле шәхес концепциясе, аның бирелеш үзенчәлекләрен аңлату

Проблемалы сорайларга мөстәкыйль җавап таба белү

Сорауларга җавап бирү

«Нәсыйхәт» шигырен ятла

6

Габдулла Тукайның «Дустларга бер сүз» шигыре

3/2

6.10

Язучыныӊ тормыш юлын, иҗатын искә төшерү, өстәмә мәгълүмат бирү.  Шагыйрь иҗатының чорларга бүленеше, һәр чорга хас сыйфатлар. Лирик төр, лирик жанр үзенчәлекләре. Лирик герой образы.

Сорауларга җавап бирү.

Г.Тукай “Мәхәббәт” шигыре.

7

«Мәхәббәт»,  «Бер татар шагыйренең сүзләре» шигырьләре.

13.10

Шагыйрь иҗатында күтәрелгән төп мотивлар: уку-гыйлем –татар халкының наданлыгы, артталыгы өчен борчылу, бу хәлдән чыгу юллары турында уйлану; мәхәббәт – эчкерсез саф мәхәббәткә, аның кодрәтенә, хатын-кыз гүзәллегенә дан җырлау; шагыйрь – шагыйрьлек эше милли азатлык өчен көрәш идеясе белән үрелү.

ӘТ: тел-сурәтләү чаралары. Ритм һәм рифма, тезмә, строфа. Гражданлык лирикасы

Иҗади эш эшләү.

Ш.Камалның «Буранда» хикәясен укырга.

8

Ш.Камалның «Буранда» хикәясе.

2/1

20.10

Язучының тормыш юлын искә төшерү. «Буранда» хикәясендә авторныӊ төп максаты – Мостафаның кичерешләрен аңлату. Ананың хәсрәтле тормышы, төп геройның үкенү сәбәпләре икесенә карата да кызгану хисләре уята. Буран образы – адаштыра торган табигать күренеше генә түгел, Мостафаның әнисенә булган мөнәсәбәтендә зур ялгышуы, адашуы, хәзерге хисләре, күңел халәте. Әсәрнең фаҗигале тәмамлануы, аеруча үкенеч белән тасвирлануы хикәяне онытылмаслык итеп истә калдыра. Әдәби төр, жанрын билгеләү. Образлар системасы: кеше, табигать яки әйбер, ясалма образлар. Кеше образлары: төп геройлар, ярдәмче геройлар, катнашучы геройлар, аталучы геройлар һәм җыелма образлар. Әдәби алымнар: кабатлау, янәшәлек, каршы кую, үткәнгә әйләнеп кайту.Троплар. Әсәрнең пафосы – сентименталь пафос. Язучы стиле. Әдәбиятта нәфис-бизәкле стиль.

Эчтәлекне эзлекле сөйләү, проблемалы сорауларга мөстәкыйль рәвештә җавап таба белү

Фатих Әмирханның «Бер хәрабәдә» хикәясе.

9

Ф.Әмирханның «Бер х
рабәдә» хик
ясе.

2/1

27.10

Язучының тормыш юлын искә төшерү. Хикәядә авыр, кайгылы хәлләрнең сурәтләнүе. Матурлык, Яшьлек, Мәхәббәт, Бәхетнең вакытлы булуы аша тормышның мәгънәсе юклыкка төшенү.  Әсәрнең эчке катламын музыка аша бирү:  Сөләйман карт елавы, капка, кыңгырау, бакча, сандугач тавышы, гитараның моӊлы уйнавы, карчыкның йөткерүе карга каңгылдавы. Әдәби төр, жанрын билгеләү. Образлар системасы: кеше, табигать яки әйбер, ясалма образлар. Кеше образлары: төп геройлар, ярдәмче геройлар, катнашучы геройлар, аталучы геройлар һәм җыелма образлар. Әдәби алымнар: кабатлау, янәшәлек, каршы кую, үткәнгә әйләнеп кайту.Троплар. Әсәрнең пафосы (сентименталь пафос), фәлсәфи фикерләр белән баетылуы. Язучы стиле: хикәя тормыш –яшәешкә ләгънәт укый, экзистенциализм фәлсәфәсен белдерә.

Проблемалы сорауларга мөстәкыйль рәвештә җавап таба белү

Фатих Әмирханның «Бер хәрабәдә» хикәясе буенча иҗади эшкә әзерләнергә.

2 чирек-7 сәгать

10-1

Сөйләм үстерү.  Фатих Әмирханның «Бер хәрабәдә» хикәясенә  бәя

1/1

10.11

Әдәби телнең нормаларына нигезләнеп, кирәкле темага телдән һәм язмача бәйләнешле текст төзү күнекмәсенә ия булу.

Ижади эш

Төгәлләргә.

11-2  

Ф.Борнашның «Таһир-Зөһрә» трагедиясе.  

4/2

17.11

25.12

Язучының тормыш юлы белән танышу. «Таһир-Зөһрә» трагедиясен уку. Драма төренә анализ ясау үзенчәлекләрен искә төшерү. Конфликтын билгеләү. Шигырь белән язылган, дастан сюжетына нигезләнгән булуы, дөнья әдәбиятында киң таралган мәхәббәт һәм мәкер, гаделлек һәм явызлык көрәше. Трагедиянең пафосын (трагик пафос), язучы стилен билгеләү – әдәбиятта нәфис-бизәкле стиль

Укып бетерергә

13-3

Ф.Борнашның «Таһир-Зөһрә» трагедиясе.  

24.11

Әсәрне өйрәнү һәм  анализлау күнекмәсен камилләштерү

Сорауларга җавап бирү

Геройларга чагыштырма анализ

14-4

Һ.Такташның «Алсу» поэмасы, “Киләчәккә хатлар”

2/1

1.12

1920-1930  елларда әдәиятның каршылык  үсеше.Яңа тормыш төзү хакында сөйләүче әсәрләр.  Төп тема һәм проблема. Әдип һәм җәмгыять мөнәсәбәте

Сәнгатьле уку,

проблемалы сорауларга мөстәкыйль рәвештә җавап таба белү

Һ.Такташ. “Мәхәббәт тәүбәсе”Алсу» өзек ятла

15-5

Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» повесте.

4/2

8.12

Язучының тормыш юлы турында мәгълүмат бирү. Конфликт, сюжет, сюжет элементлары. Композиция: тышкы һәм эчке корылыш. Тема, проблема, идея, пафос. Идеал.  Психологизм.

Проблемалы сорауларга мөстәкыйль рәвештә җавап таба белү

Повестьне укып бетерегә. Гаилә, бәхет, мәххәббәт турында мәкалҗләр туплап килергә.

16-6

  Г.Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» повестендә гаилә проблемасы куелышы

15.12

Мәхәббәт, гаилә кору темасын ачу. Конфликтның кемнәр арасында баруы, сәбәпләре, чишелеше ягыннан әсәрне анализлау. Төп конфликтның эчке конфликт булуына басым ясау.  Галиянең хатларны үзе өчен язуын ачыклау. Сюжет этапларын ачу. Эпистоляр повесть жанры.

Сорауларга җавап

 “Галия дөресме ?” темасына эссе яз

17-7

Кәрим Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар» драмасы.

4/2

22.12

Әдипнең тормыш юлы турында мәгълүмат бирү.  Драма әсәрләренә анализ ясау үзенчәлекләре. Фаҗигале драма жанрында язылган әсәрнең сюжет-композициясен ачыклау.

Проблемалы сорауларга мөстәкыйль рәвештә җавап таба белү

Әсәрне укып бетерергә

3  чирек- 9 сәгать.

18-1

Кәрим Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар» драмасы.

12.01

Кеше бәхете темасының бирелеше, драманың проблема, идеясен билгеләү . Төп образларга характеристика бирү, сәнгатьчә эшләнешен өйрәнү. Портрет. Психологизм . Язучы стиле -  фаҗигале.

Укылганның эчтәлеген тулысынча, кыскача, сайлап һәм иҗади сөйли алу, сөйләгәндә тасвирлама, фикер йөртү элементларын файдалана, цитаталар китерә белү. Сәнгатьле сөйләм күнекмәсенә ия булу

19-2

Фатих Кәримнең «Сибәли дә сибәли», «Ант», «Ватаным өчен», «Теләк», «Сөйләр сүзләр бик күп алар», «Бездә яздыр», «Газиз әнкәй» шигырьләре.

3/1

19.01

Тормыш юлы турында мәгълүмат. Иҗатының чорларга бүленеше. Сугыш чоры иҗатының үзенчәлекләре: җиңүгә ышаныч белән илен сакларга ант итү; лирик геройның рухи дөньясы баю; яшәү һәм үлү турында фәлсәфи уйлануы; фашизмга нәфрәт хисләре; туган ягын, якыннарын сагыну. Гражданлык лирикасы, күӊел лирикасы.Сугыш чорында шагыйрь иҗатының поэма һәм баллада жанрында иң югары ноктага җитүе. «Кыңгыраулы яшел гармун» поэмасында сугышчының күңел дөньясы, хис-кичерешләрен лирик планда сурәтләү. «Сибәли дә сибәли» шигырендә сугыш фаҗигасен табигать күренешләре, тел-сурәтләү чарасы сынландыру, әдәби алым кабатлау аша тасвирлау.

Сәнгатьле уку, яттан сөйләү күнекмәләре булдыру.

Кәримнең «Сибәли дә сибәли» яки «Ант» шигырьләре. Яттан өйрәнергә.

20-3

ДТУ№1 Мәдинә Мәликова “Чәчкә балы”, Фәүзия Бәйрәмова “Кыӊгырау”

2/1

26.01

Әсәрне өйрәнү һәм  анализлау күнекмәсен камилләштерү

Сәнгатьле уку, яттан сөйләү күнекмәләре булдыру.

21-4

Г.Бәширов. “Туган ягым – яшел бишек”

4/2

2.02

Язучының тормыш юлы турында мәгълүмат бирү. Повестьта халык тормышының тулы бер панорамасы чагылу. Халыкның ерак тарихтан килә торган яшәү рәвеше. Халык рухының чагылышы.

Өлешләрне анализлау

Әсәрне укып бетерергә.

22-5

Г.Бәширов. “Туган ягым – яшел бишек” анализ.

9.02

Рухи байлык, әхлак кагыйдәләре. Гореф-гадәтләрне чагылдыру.

Әсәрне өйрәнү һәм  анализлау күнекмәсен камилләштерү

«Халкымныӊ күӊел байлыгы», өй сочинениесе.

23-6

Аяз Гыйләҗевнеӊ “Язгы кәрваннар” повесте

4/2

16.02

Язучының тормыш юлы турында мәгълүмат бирү. Повесть жанры. Хикәяләү, сурәтләү, бәяләү катламнары. Әдәби әсәрдәге образлылык: әдәби деталь, җыелма һәм символик образларныӊ әсәр эчтәлеген ачудагы әһәмияте..  .

Тезмә әсәргә анализ

Әсәрне укып бетерергә

24-7

Аяз Гыйләҗевнеӊ “Язгы кәрваннар” повесте

2.03

Повестьны эчтәлек һәм форма ягыннан анализлаганда, хронотоп, архетипны ачыклау. Тел-стиль чаралары. Әсәр исеменеӊ эчке һәм тышкы мәгънәгә ия булуы. Заманга тәнкыйди бәя. Язучы стиленеӊ үзенчәлекләре.

Әсәрне өйрәнү һәм  анализлау күнекмәсен камилләштерү.

“Кешеләргә изгелек кылып яшәү – үзе бәхет” темасына кыска күләмле иҗади эш.

25-8

Миргазиян Юныс “Биектә калу”  (“Шәмдәлләрдә генә утлар яна”)  повесте

4/2

9.03

Язучының тормыш юлы турында мәгълүмат бирү. Повесть жанры. Хикәяләү, сурәтләү, бәяләү катламнары. Әдәби әсәрдәге образлылык: әдәби деталь, җыелма һәм символик образларныӊ әсәр эчтәлеген ачудагы әһәмияте.

Әсәрне өйрәнү һәм  анализлау күнекмәсен камилләштерү.

Әсәрне укып бетерегә.

26-9

Сөйләм үстерү.  Әдәби әсәргә бәя. Миргазиян Юныс “Биектә калу”  (“Шәмдәлләрдә генә утлар яна”)  повесте.

16.03

Повестьны эчтәлек һәм форма ягыннан анализлаганда, хронотоп, архетипны ачыклау. Тел-стиль чаралары. Әсәр исеменеӊ эчке һәм тышкы мәгънәгә ия булуы. Заманга тәнкыйди бәя. Язучы стиленеӊ үзенчәлекләре.  

Әсәрне өйрәнү һәм  анализлау күнекмәсен камилләштерү.

Иҗади эшне төгәлләргә.

4 чирек- 9атна

27-1

Равил Фәйзуллинның «Җаныңның ваклыгын сылтама заманга…», «Аккошлар», «Мин сиңа йомшак таң җиле…»“Вакыт”, “Якты моң”,  һәм кыска шигырьләре.

2/1

6.04

Шагыйрьнең тормыш юлы турында мәгълүмат бирү.  Иҗатка 60 нчы елларда килүе, яңача ритмика, рифма, образлар системасы тудыруы. Р.Фәйзуллин кыска формаларга мөрәҗәгать итә, аларда метафора алгы планга чыга. Лирик әсәрләргә анализ ясау үзенчәлекләре. Табигый хис-кичерешләр чагылыш тапкан шигырьләренең җырлар булып китүе. Фәлсәфи лирика.

Сәнгатьле уку, яттан сөйләү күнекмәләре булдыру.

“Якты моң” шигырен ятларга.

  1. 28-2

Дәрестән тыш уку№2. Татар әдәбиятында шагыйрәләр иҗаты: Л.Шагыйрьҗан, Э.Мөэминова, Н.Сафина, Р.Вәлиева, Б.Рәхимова, Э.Шәрифуллина, А.Минһаҗева.   Шагыйрәләр иҗатын өйрәнеп, проектлар яклау дәресе.

1/1

13.04

Сәнгатьле уку, яттан сөйләү күнекмәләре булдыру.

  1. 29-3

Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр»  моңсу комедиясе.

4/2

20.04

Әдипнең тормыш юлы турында мәгълүмат бирү. Драма әсәрләренә анализ ясау үзенчәлекләре. Каршылыкның төрләре: төп сюжет сызыгында тышкы каршылык Әлмәндәр һәм Әҗәл арасында,  эчке каршылык Әҗәл күңелендә; ярдәмче сюжет сызыкларында тышкы каршылык Әлмәндәр белән Өммия, Әлмәндәр белән Искәндәр арасында формалаша. Төп сюжет сызыгындагы эчке каршылыкның төп каршылык булуы.

Әсәрне рольләргә бүлеп уку. Сәнгатьле уку, күнекмәләре булдыру.

Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр»  моңсу комедиясеннән өзек.

  1. 30-4

Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр»  моңсу комедиясе.

27.04

Әсәрнең фәлсәфи фикерләр белән баетылуы. Әлмәндәр образының бирелеше, аның замандаш сыйфатларын туплаган, халыкчан образ-характер булуы. Комедиянең тел-сурәтләү чараларына, кинаяле тезмәләргә байлыгы. Реаль тормыш картиналарының шартлылык һәм символлар белән тыгыз кушылып китүе, шуның белән әсәрдәге төп идеяне тулырак ачуга ирешү

Әсәрне өйрәнү һәм  анализлау күнекмәсен камилләштерү.

“Әлдермештән Әлмәндәр” спектаклен карарга

  1. 31-5

Ф.Яруллинның  тормышы һәм иҗаты. «Җилкәннәр җилдә сынала» повесте.

3/2

4.05

Традицияләрне дәвам итүче әсәрләр.  Образлар системасына характеристика.

Укып сөйләргә

  1. 32-6

Ф.Яруллинның «Җилкәннәр җилдә сынала» повестен уку.

11.05

Әсәрдә кеше образлары. Төп герой, ярдәмче герой, катнашучы геройлар, җыелма образлар.  Әсәрдә гаилә мәсьәләләре. Дөнья әдәбиятының барышы. Татар һәм рус әдәбияты арасында күптөрле бәйләнешләр.

Сорауларга җавап

Әсәр буенча сораулар төзе

  1. 33-7

Мөдәррис Әгъләмовның «Каеннар булсаң иде», «Учак урыннары» шигырьләре.

2/1

18.05

Шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштыру. Классик шигырьгә йөз тотып иҗат итүе. Кешене данлау, зурлау темасының бирелеше. Лирик әсәрләргә анализ ясау үзенчәлекләре. Лирик жанрлар: гражданлык лирикасы, күңел лирикасы. Әдәби алымнар: кабатлау, янәшәлек, каршы кую, үткәнгә әйләнеп кайту (ретроспекция). Шигырь төзелеше. Язучы стиле: экзистенциаль башлангыч.

ДТУ дәресенә әзерләнергә. Проектлар яклау

  1. 34-8

Дәрестән тыш уку№3. Хәзерге татар әдәбиятында яшьләр иҗаты. Проектлар яклау дәресе

1/1

25.05

Проектлар яклау.

Җәйгә уку өчен әдәбият

Гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәбенең 5-9 нчы сыйныфларында укучыларның ана теленнән белем, осталык һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары:

        1. Уку күнекмәсен тикшерү һәм бәяләү:

        5 нче сыйныфта – 100 - 110 сүз,

        6 нчы сыйныфта – 110 – 120 сүз

        7 нче сыйныфта – 130 – 140 сүз

        8, 9 нчы сыйныфларда – 140 – 150 сү

Ятлау өчен әсәрләр:

  1. Г.Тукай “Мәхәббәт” шигыре.
  2. Фатих Кәримнең «Сибәли дә сибәли» яки «Ант» шигырьләре.
  3. Равил Фәйзуллинның “Якты моң” шигыре.
  4. Мөдәррис Әгъләмовның “Каеннар булсаң иде” яки “Учак урыннары” шигыре.
  5. Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр»  моңсу комедиясеннән өзек.

Дәрестән тыш уку өчен әсәрләр

  1. Дәресләргә әзерләнгәндә, вакытлы матбугат материалларына мөрәҗәгать итә алу.
  2. Мәдинә Мәликова “Чәчкә балы”.
  3. Фәүзия Бәйрәмова “Кыӊгырау”.
  4. Татар әдәбиятында шагыйрәләр иҗаты: Л.Шагыйрьҗан, Э.Мөэминова, Н.Сафина, Р.Вәлиева, Б.Рәхимова, Э.Шәрифуллина, А.Минһаҗева.   Шагыйрәләр иҗатын өйрәнеп, проектлар яклау дәресе.
  5. Хәзерге татар әдәбиятында яшьләр иҗаты. Проектлар яклау дәресе

Методик кулланмалар:

  1. Абдрәхимова Я.Х. Әдәбият дәресләрендә бәйләнешле сөйләм үстерү: Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5-6 нчы сыйныфларында эшләүче укытучылар өчен кулланма. - Казан: Мәгариф, 2007.
  2. Заһидуллина Д.Ф. Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. – Казан: “Мәгариф”, 2004.
  3. Әдһәмова Г.М. Әдәбият дәресләрендә укучыларны комплекслы тәрбияләү. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1981.
  4. Поварисов С.Ш. Мәктәптә әдәби әсәрләрнең телен өйрәнү. - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1978.
  5. Минһаҗева Л.И., Мияссарова И.Х. Татар балалар әдәбияты. – Казан: “Хәтер” (ТаРИХ), 2003
  6. Әхмәтҗанов М.З. Якташ әдипләребез. – Актаныш: Актаныш типографиясе дәүләт унитар предприятиесе, 2002.
  7. Баһаутдинов Ф.Н. Без Мөслим балалары: күренекле райондашларыбыз турында язмалар. – Казан: “Идел-Пресс”, 2006.

Сүзлекләр:

1.Әдәбият белеме: Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. – Казан: “Мәгариф”, 2007.

                            2.Харисов Ф.Ф. Татар мәдәнияте сүзлеге: кыскача аннотацияле татарча-русча мәктәп сүзлеге. – Казан: “Хәтер” нәшрияты, 1997 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

ТАТАР УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕНЕҢ 5 НЧЕ СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН ӘДӘБИЯТТАН ЭШ ПРОГРАММАСЫ

  Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:1.“Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Закон...

ТАТАР УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕНЕҢ 5 НЧЕ СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЭШ ПРОГРАММАСЫ

  Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:1.“Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Закон...

ТАТАР УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕНЕҢ 8 НЧЕ СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЭШ ПРОГРАММАСЫ

Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:1.Россия Федерациясендә мәгариф турында” Федераль Законы, декабрь, 2012 ел.2.“Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы, 2013 ел.Төп го...

ТАТАР УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕНЕҢ 5 НЧЕ СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН 2015 - 2016 нче уку елына ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЭШ ПРОГРАММАСЫ

Татар телендә урта(урта) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теленнән программа.-Казан.Татарстан китап нәшрияты, 2011....

Рус телендә урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 нчы сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан тестлар (татар балалары өчен)

10 нчы сыйныфта татар әдәбияты чорларга бүлеп өйрәтелә башлый. Әлеге ярдәмлектә исә Урта гасыр әдәбиятына караган  Болгар, Алтын Урда, Казан ханлыгы чоры, XVII, XVIII һәм XIX гасыр тарихы һәм әдә...