ТАТАР УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕНЕҢ 5 НЧЕ СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН ӘДӘБИЯТТАН ЭШ ПРОГРАММАСЫ
рабочая программа (5 класс) по теме

Прокопьева Татьяна Ильинична

    Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:

1.“Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел, 1 июль).

2.“2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы” (2004 ел, 11 октябрь).

3.Россия Федерациясенең 309-Ф3 номерлы Законы (2007 ел, 1 декабрь).

4.Татар телендә урта белем бирү мәктәпләре (V- IXсыйныфлар) өчен татар әдәбиятыннан авторлык (эш) программасы, Казан, 2014

      Эш программасы  Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән “Татар телендә урта белем бирү мәктәпләре (V- IXсыйныфлар) өчен татар әдәбиятыннан авторлык (эш) программа”сына (Казан, 2014)  нигезләнеп төзелде. Мәктәпнең укыту планында татар әдәбиятына 68 сәгать бирелгән. Эш программасы да шуңа исәпләп төзелде. Шуның 4 се класстан тыш уку өчен, 8 е бәйләнешле сөйләм үстерү (4 сочинение) өчен бирелде.

     5 нче сыйныфта халык авыз иҗаты, аның жанрлары; халык авыз иҗатының әдәбият белән бәйләнеше, язма әдәбият үсешенә, әдәби телгә зур йогынты ясавы; әдәби әсәрдәге образлылык; язучылар, шагыйрьләрнең иҗатлары белән беррәттән әдәбият теориясе дә өйрәнелә, алар программа эчтәлегендә күрсәтелде. Әдәби текстны укый һәм эчтәлеген кабатлап сөйли, аӊлата  алуга зур игътибар бирелде.

     Программа укучыларны, теоретик төшенчәләрне үзләштереп, әдәби әсәрне сүз сәнгате һәм иҗади эшчәнлек нәтиҗәсе буларак кабул итәргә әзерли. Әдәби теоретик төшенчәләрне үзләштерү мәктәп балаларыныӊ телдән һәм язма сөйләмен, иҗади сәләтләрен үстерә, әсәрләрнеӊ эстетик кыйммәтен мөстәкыйль бәяли алырлык китап укучы  тәрбияли. Шуннан чыгып 5 нче сыйныфта  татар әдәбиятыннан урта (тулы) гомуми белем бирүгә түбәндәге максатлар куелды:

  • Матур әдәбият әсәрләрен форма һәм эчтәлек берлегендә аңларга һәм анализларга өйрәтү;
  • Логик фикерләү сәләтен үстерү һәм камилләштерү;
  • Балаларның рухи дөньяларын баету.

 

     Эш программасын төзүдә кулланылган дәреслек:

     Әдәбият. 5 сыйныф: татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы/ Ф.Ә. Ганиева,  Л.Г. Сабирова; (рәссам Светлана Ибраһимова). – Казан: Татар. кит. нәшр., 2014. – 175 б.: рәс.б-н.

 

Программаныӊ эчтәлеге .

Сәгатьләр саны:

Укыту планында  - 68 сәг.

Эш планында – 68 сәг.

Атнага – 2 сәг.

БСҮ – 8

ДТУ – 4.

Үзләштерелергә тиешле төп бүлекләр:

I.Халык авыз иҗаты.

Әкият.

Халык авыз иҗатында җыр жанры.

Халык авыз иҗатында кыска жанрлар.

Бәет.

Риваять һәм легендалар.

II.Әдәби әкиятләр.

Г.Тукай.

Җ. Тәрҗеманов.

Ә. Фәйзи.

Р. Батулла.

Ф. Яруллин.

III.Әдәби жанр.

Хикәя.

Мәсәл.

IV.Шигърият.

Г. Тукай.

Ш. Галлиев.

   Эш программасында шулай ук гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәбенең 5-9 нчы сыйныфларында укучыларның әдәбияттан белем һәм осталык күнекмәләрен бәяләү нормалары, укучыларныӊ уку елы башында һәм уку елы ахырында формалаштырылырга тиешле белем-күнекмәләре күрсәтелде.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Рабочая программа 266.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

Тукай муниципаль районы

“Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүле Мәләкәс урта гомуми белем бирү мәктәбе”

“Каралды”

Методик берләшмә җитәкчесе:

                                    __________ Борисова Г.К.

Беркетмә №___,      “___” ___________ 2014 ел.

“Килешенде”

Уку-укыту эшләре буенча директор

урынбасары: ___________ Кузнецова И.Н.

                            “___” ___________ 2014 ел.

“Раслыйм”

 Директор:     _________ Шагалиева С.Х.

Боерык №____,      “___” ___________ 2014 ел.

                                                                   

ТАТАР УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕНЕҢ

5 НЧЕ СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН

ӘДӘБИЯТТАН ЭШ ПРОГРАММАСЫ

Төзүче: Прокопьева Татьяна Ильинична

                                                                                                                                                                                   Педагогик киңәшмә утырышында каралды.

                                                                                                                                Беркетмә № ___ , ___ __________, 2014 ел

2014 - 2015 нче уку елы

Предмет

Класс

Сәгать саны

Атнага

БСҮ

Укыту-методик кулланма

Татар әдәбияты

5

70

2

8

Әдәбият.5 сыйныф: татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы/ Ф.Ә. Ганиева,  Л.Г. Сабирова; (рәссам Светлана Ибраһимова). – Казан: Татар. кит. нәшр., 2014. – 175 б.: рәс.б-н.

Методик тема  

Район

Мәктәп

Укытучы

   

       Хезмәттәшлек, җаваплылык, компетентлылык социаль ресурсларын файдаланып, татар теле һәм әдәбияты укытуның сыйфатын үстерү.

    Заманча технологияләрене эффектив кулану һәм яӊа укыту структураларын практикага кертү аша гомуми белем бирү мәктәбендә белем бирүнеӊ сыйфатын үстерү.

 

    Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә заманча технологияләрне эффектив кулланып, ныклы белем һәм югары әхлак тәрбиясе бирү.

АҢЛАТМА ЯЗУЫ

Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:

  1. “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел, 1 июль).
  2. “2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы” (2004 ел, 11 октябрь).
  3. Россия Федерациясенең 309-Ф3 номерлы Законы (2007 ел, 1 декабрь).
  4. Татар телендә урта белем бирү мәктәпләре (V- IXсыйныфлар) өчен татар әдәбиятыннан авторлык (эш) программасы, Казан, 2014

5 нче сыйныфта  татар әдәбиятыннан урта (тулы) гомуми белем бирүнең максатлары

  • Матур әдәбият әсәрләрен форма һәм эчтәлек берлегендә аңларга һәм анализларга өйрәтү;
  • Логик фикерләү сәләтен үстерү һәм камилләштерү;
  • Балаларның рухи дөньяларын баету.

Бурычлар

  • укучының төп әдәби-тарихи мәгълүматларны һәм әдәби-теоретик төшенчәләрне белүенә ирешү һәм анализ барышында кулланырга күнектерү;
  • укучыда матур әдәбият әсәрләрен мөстәкыйль уку ихтыяҗы булдыру;
  • укучының телдән һәм язма сөйләмен үстерү;
  • укучыда үз милләтенә, аның әдәбиятына, мәдәниятенә карата хөрмәт, дөньяга гуманлы караш, гражданлык тойгысы,             патриотизм хисләре, үз     милләтенең, шушы төбәктә яшәүче башка халыкларның мәдәни кыйммәтләренә хөрмәт  хисләре тәрбияләү.

                       

Формалаштырылган белем-күнекмәләр (уку елы башына)

  • укылган текстның эчтәлеген аңлый һәм аның темасын билгели ала;
  • әсәрнең мәгънәле кисәкләре арасындагы бәйләнешләрне ачыклап, төп фикерне билгели, аны үз сүзләре белән әйтеп бирә;
  • укылганга тулы, кыска һәм рәсемле план төзи;
  • укылганның эчтәлеген тулысынча, кыскача, сайлап һәм иҗади сөйли ала; сөйләгәндә тасвирлама, фикер йөртү элементларын файдалана, цитаталар китерә;
  • хикәянең башламын, мөмкин булган дәвамын һәм ахырын уйлап чыгара ала;
  • текстта автор һәи катнашучыларның сүзләрен, табигать һәм көнкүреш тасвирламаларын аерып күрсәтә;
  • мөстәкыйль рәвештә яки укытучы ярдәмендә әсәрнең төп геройларына бик гади характеристика бирә ала;
  • укытучы һәм сыйныфташлар укыган әсәрнең, сабакташ җавабының эчтәлеген аңлап һәм тулы үзләштерә;
  • һәртөрле башкарылган эшнең, биремнең үтәлешен бәяли ала;
  • яттан 15 тән дә ким булмаган шигырь белә;
  • 2-3 зур күләмле әсәрнең (фольклор һәм мәшһүр язучыларның әсәрләре) исемен, темасын әйтә, сюжетларын бәян итә ала;
  • 6-7 халык әкиятенең эчтәлеген, 10 нан артык мәкаль һәм әйтем, 2-3 тапкыр тәгъбир (аларның мәгънәсен аңлап, ситуациядә урынлы кулланып) белә;
  • бер минутка 85-95 сүздән торган текстны дөрес итеп укый, эчтәлеген аңлый һәм сөйли ала.

Формалаштырылырга тиешле белем-күнекмәләр (уку елы ахырына)

  • Сүз сәнгатенең образлы табигате турында күзаллау булу.
  • Классик әдипләребезнең тормыш һәм иҗат юлларыннан төп фактларны белү.
  • Өйрәнелгән төп әдәби-теоретик төшенчәләрне белү.
  • Әдәби текстның сюжетын сөйли белү.
  • Өйрәнелә торган әсәрнең аерым эпизодын (яисә күренешне) анализлый алу.
  • Әдәби әсәрнең төрен һәм жанрын ачыклый белү.
  • Әдәби әсәрләрне чагыштыра белү.
  • Әдәби әйтелеш таләпләрен саклаган хәлдә өйрәнелгән әсәрләрне (өзекне) сәнгатьле итеп уку.
  • Өйрәнелгән әсәргә дәлилле рәвештә  үз мөнәсәбәтеңне белдерү.
  • Рус һәм татар телендәге уртак һәм милли үзенчәлекләрен билгеләү, әхлакый кыйммәтләрнең чагылышын чагыштырып бәяләү.
  • Татар һәм рус телендәге әсәрләргә телдән һәм язмача фикереңне белдерү, аларга бәя бирү.
  • Диалогта яисә бәхәстә катнашу.
  • Сүз сәнгатенең аерым күренешләре белән мөстәкыйль танышу һәм аларның эстетик кыйммәтен бәяләү (класстан тыш вакытта әсәр укуга ихтыяҗ булу).
  • Татар әдәби теленең нормаларына нигезләнеп, кирәкле темага телдән һәм язмача бәйләнешле текст төзү күнекмәсенә ия булу.

                Эш программасы  Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән “Татар телендә урта белем бирү мәктәпләре (V- IXсыйныфлар) өчен татар әдәбиятыннан авторлык (эш) программа”сына (Казан, 2014)  нигезләнеп төзелде. Мәктәпнең укыту планында татар әдәбиятына 68 сәгать бирелгән. Эш программасы да шуңа исәпләп төзелде. Шуның 4 се класстан тыш уку өчен, 8 е бәйләнешле сөйләм үстерү (4 сочинение) өчен бирелде. Язучылар, шагыйрьләрнең иҗатлары белән беррәттән әдәбият теориясе дә өйрәнелә, алар программа эчтәлегендә күрсәтелде.


Программаның эчтәлеге

Темалар

Әсәрләрне өйрәнү

Дәрестән тыш уку

Бәйләнешле сөйләм үстерү

Әдәбият теориясе

Төп программада әсәрләрне өйрәнү өчен каралган

 сәгать саны

Эш программасындагы сәгать саны

1.

Халык авыз иҗаты:әкиятләр, риваять һәм легендалар, мәзәкләр, җырлар, бәетләр.

25

25

3

Фольклор

 Гипербола, литота

Риваять, легенда

Мәзәк

Җыр

Бәет

2

Практик дәрес

2

1

3

ДТУ №1. “Чакматаш”, “Гөлчәчәк”, “Солдат баласы”әкиятләре

1

4

Әдәби әкиятләр: Г. Тукай, Җ.Тәрҗеманова, Ә. Фәйзи, Р.Батулла, Ф. Яруллин                                                                                                                  

15

15

2

5

Хикәя жанры: Фатих Әмирхан иҗаты

5

5

Мәсәл

6

Мәсәл: Мәҗит Гафури, Габдулла Тукай             

2

2

1

7.

Практик дәрес

2

1

8.

ДТУ№2. К.Насыйри  хикәяләре, Ләбиб Лерон: шаян хикәяләр, шигырьләр, әкиятләр.

1

Рифма

9.

Габдулла Тукай иҗаты

3

3

1

Чагыштыру, эпитет Лирик герой

10.

ДТУ №3.Г.Тукай “Таз”, “Сабыйга” шигырьләре

1

21

Ш.Галиев иҗаты

4

4

1

Юмор, сатира Маҗаралы жанр

22

ДТУ №4 Фаил Шәфигуллинның “Акмөгез”хикәясе.

1

58

56

4

8

Барысы

68

Әдәбият предметының тематик бүленеше.

       Халыкның милли, рухи мәдәният хәзинәсе буларак халык иҗаты. ( 1 сәг.)

      Аның сәнгать төрләре формалашуга йогынтысы. Халык иҗатының бер төре буларак халык авыз иҗаты. Аның әсәрләрендә гомумкешелек хыяллары, идеалларының чагылуы. Халык авыз иҗатының матур әдәбият белән бәйлә-нешләре: уртаклыгы һәм үзенчәлекле аермалары. Халык авыз иҗатының   төп жанрлары, жанр сыйфатлары.          

Әкиятләр: жанр төрләре, үзенчәлекле сыйфатлары.

 “Ак бүре” әкияте ( кыскартып).                ( 4 сәг.)

“Үги кыз”, “Аю белән төлке” әкиятләре.  ( 4 сәг.)

        Җырлар: татар халык җырларына хас үзенчәлекләр. Көй һәм сүзләр тәңгәллеге. “Моң” төшенчәсе. Җырларны төркемләү. “Иске кара урман”, ”Гөлҗамал”,”Туган ил”,”Яшә, Республикам!”,”Ай былбылым”; кыска җырлар -  дүртюллыклар;  тарихи җырлар: “Болгар иленең кызлары”,”Пугач явы”.                                                             ( 4 сәг.)

       Кыска  жанрлар: мәкальләр һәм әйтемнәр. табышмаклар, мәзәкләр. “Хуҗа Насретдин мәзәкләре”.                      ( 4 сәг.)

       Бәетләр. “Сак-сок” бәете.                      ( 2 сәг.)

       Риваятьләр, легендалар: аларга хас үзенчәлекләр; жанр сыйфатлары.

“Янмый торган кыз”,”Иске Казан каласының корылуы”,”Шәһәр нигә Казан дип аталган”,”Әллүки”,”Зөһрә кыз”,”Кеше гомере ничек корылган”.( 6 сәг.)

     Практик дәрес:  халык авыз иҗатында образлар; әсәрләрдә дөнья сурәте; табигать һәм кеше, яшәеш һәм кеше турында күзаллаулар. Халык авыз иҗаты поэтикасы, язма әдәбият үсешенә, әдәби телгә зур йогынтысы.           ( 1 сәг.)

     Әдәби  әкиятләр: халык әкиятләре белән уртаклык; сәнгатьлелек сыйфатлары, әдәби әсәр буларак  алым һәм сурәтләү чаралары.

Г.Тукайның “Шүрәле” әкияте.                                                ( 2 сәг.)

Җ.Тәрҗемановның “Тукран малае Шуктуган” әкияте.        ( 4 сәг.)

Әхмәт Фәйзинең “Аучы мәргән белән Болан кыз” әкияте.                   ( 3 сәг.)

Рабит Батулланың “Курай уйный бер малай” әкияте.                          ( 3 сәг.)

Фәнис Яруллинның  “Зәңгәр күлдә ай коена”,”Кояштагы  тап”әкиятләре    ( 3сәг.)

            Хикәя: жанр сыйфатлары;  әсәрнең катламнары – вакыйгалар, күренешләр,  хис-кичерешләр; кеше образлары -  төп герой, ярдәмче геройлар, җыелма образлар; хикәяләүче образы, автор позициясе.

Фатих Әмирханның “Ай өстендә Зөһрә кыз”,”Нәҗип” хикәяләре.  (5 сәг.)

      Мәсәл.  Тереклек, җансыз предмет образлары  ярдәмендә, читләтеп, кеше сыйфатларын һәм тормышын тасвирлау. Хикәяләп яки тезмә рәвештә язылуы; фикер-идеяләрнең аллегория  ярдәмендә белдерелүе.

Мәҗит Гафуриның “Сарыкны кем ашаган?” мәсәле.                  ( 1 сәг.)

Габдулла Тукайның “Ике сабан” мәсәле.                                      ( 1 сәг.)

Практик дәрес: сәнгатьтөре буларак матур әдәбят; чәчмә һәм тезмә әсәр; аларның  сәнгатьчә сурәтләү алымнары,  чаралары.             ( 1 сәг.)

Габдулла Тукайның  “Пар ат”,”Туган җиремә”,”Туган авыл” шигырьләре.             ( 3 сәг.)

Шәүкәт Галиев. Балалар әдәбиятындагы  урыны;  геройлары,  образлар дөньясы. “Һәркем әйтә дөресен”,”Тереклек суы”,”Курыкма, тимим!”

“Тарихтан сабак”,”Өйгә бирелгән эш”,”Онытылган, өйдә калган” шигырьләре. ( 4 сәг.)

Бәйләнешле сөйләм үстерү - 8 сәгать:

Ятлау һәм сәнгатьле итеп сөйләү өчен әсәрләр:

1. Г.Тукайның “Шүрәле” әсәре,  1 – бүлек.

2. Г.Тукайның үзегез яраткан шигыре.

3. Ф.Яруллинның “Сез иң гүзәл кеше икәнсез” шигыре.

4. Укытучы яки укучылар сайлап алып, Ш.Галиевнең бер шигыре.

Инша язу өчен үрнәк темалар:

1. Әкият геройларының  көрәш максатлары һәм җиңүгә китергән сәбәпләр, шартлар  (өйрәнгән әсәрләр мисалында).

2.“Сак-сок”бәетендә тасвирланган халык  акылы  һәм синең үз нәтиҗәләрең.

3. Әдәби әкиятләрдә табигать һәм кеше образларына салынган фикерләр, нәтиҗәләр  (өйрәнгән әсәрләр мисалында).

4.”Минем туган җирем” (Г.Тукай  һәм башка язучыларның әсәрләрен файда- ланып, һәркем  үз образын иҗат итә).

Дәрестән тыш уку өчен - 4 сәгать:

1. “Гөлчәчәк” татар халык әкияте.

2. Ләбиб Лерон. Шаян хикәяләр, шигырьләр, әкиятләр.

3.Фаил Шәфигуллинның “Акмөгез”хикәясе.

4. Вакытлы  матбугат басмалары.


Календарь-тематик планлаштыру.

Дәрес

тәрти

бе

Дата

Тема

Сәг.

сан.

Көтелгән нәтиҗәләр

Контроль төре

Өй эше

План буенча

Фактик

Махсус белем һәм күнекмәләр

1 нче чирек (17 сәгать)

1

5.09

Кереш. Халык авыз иҗаты

1

Матур әдәбиятны сәнгатьнең бер төре буларак кабул итә белү. Фольклор һәм аның жанрлары турында мәгълүматка ия булу.  

Әкиятләр  

Сорауларга җавап алу.

4 бит, сорауларга җавап бирергә.

2

6.09

“Ак бүре” әкияте, уку

1

Сәнгатьле, йөгерек уку күнекмәләре булдыру

Әкияттәге бер геройны рәсемләш-терергә.

3

12.09.14

“Ак бүре” әкияте, сәнгатьле уку

1

Сәнгатьле уку күнекмәләренә ия булу.

Әти-әниләрдән, әби-бабайлардан әкиятләр сөйләтергә, язып килергә

4

13.09.14

“Ак бүре” әкиятендә тылсым элементлары

1

Әкияттәге тылсым элементларын күрсәтә белү.

Әкият буенча сораулар төзетү

Әсәрнеӊ әһәмиятен ачыкларга. (Язмача).

5

19.09.14

“Ак бүре” әкиятенеӊ әһәмияте

1

Әкият геройларының  көрәш максатлары һәм җиңүгә китергән сәбәпләр.

Гипербола, литота төшенчәләрен аера белү.

23 бит сор. җав.

6

20.09.14

“Үги кыз” әкияте  

1

Сәнгатьле, йөгерек уку күнекмәләре булдыру.

Әсәрне рольләргә бүлеп уку.

 Әкияттә катнашучыларның исемлеген язу.

Төп геройга хас сыйфатларны язып килергә

7

26.09.14

“Үги кыз” әкияте  

1

Герой холкындагы гаделлек, тугрылык турында аңлата алу.

ӘТ: Эндәш сүзләр, кабатлаулар, диалог турында төшенчә.

 Сорауларга җавап алу.

Бер күренешне иллюстрацияләргә

8

27.09.14

“Үги кыз” әкияте  

1

Кызларга хас сыйфатлар. Чагыштыру аша нәтиҗә ясау.

Фикерләүне үстерү.

“Аю белән төлке ” укып килергә

9

03.10.14

“Аю белән төлке әкияте”

1

Әкиятләрдә кешегә хас сыйфатларның һәм фикер йөртүнең хайваннарга, табигать җисемнәренә үзенчәлекле төстә күчерелүен белү.

Эчтәлекне аӊлап сөйләү.

ДТУ дәресенә әзерләнергә “Чакматаш”, “Гөлчәчәк”, “Солдат баласы” әкиятләре

10

10.10.14

ДТУ №1 “Гөлчәчәк” татар халык әкияте.

1

Әкият белән мөстәкыйль танышу. Әкиятләрнең эстетик кыйммәтен бәяләү күнекмәсенә ия булу.

Шигъри сөйләм, эндәш сүзләрнең образ тудырудагы әһәмиятен аңлау.

ДТУ өчен исемлек яздыру: К.Насыйри  хикәяләре, Ләбиб Лерон: шаян хикәяләр, шигырьләр, әкиятләр.

Әсәрләрне укырга.

11

11.10.14

БСҮ №1. Әкият язу.

1

Әдәби телнең нормаларына нигезләнеп, кирәкле темага телдән һәм язмача бәйләнешле текст төзү күнекмәсенә ия булу.

Әкиятне төгәлләргә.

12

17.10.14

Җыр турында төшенчә.

1

Халыкның рухи тормышыннда җырның ролен, аның көй белән бергә яшәвен аңлау.

ӘТ:“Әдәбият белеме сүзлеге”ннән файдаланып, җыр турында мәгълүмат туплау.

Халык җырларның исемен язу

Җыр турында төшенчә.

13

18.10.14

“Кара урман” , “Гөлҗамал” җырлары

1

Көйләрдә моңның әһәмиятен белү.

 “ Моң” төшенчәсе

Иҗади эзләнү, 33 бит, 3 бирем буенча.

14

24.10.14

“Туган ил”, “Яшә, Республикам!”, “Ай  былбылым”

1

Татар музыкасының үзенчәлекләре белән танышу;

Җыр текстларын яттан өйрәнү.

Бер җырны яттан өйрәнергә

15

25.10.14

Кыска җырлар.

1

Озын һәм кыска җырлар, такмаклар турында төшенчәгә ия булу. Аларда кеше халәтенең төрле яклары чагылуын аңлау. Халык җырларының матурлыгын аңлау.

Көй һәм сүз тәңгәллеге.

Сор. җаваплар әзерләргә, 39 бит.

16

31.10.14

Кыска  жанрлар: мәкальләр һәм әйтемнәр

1

Мәкальләр һәм әйтемнәр, табышмаклар. Аларда мәгънә тирәнлеге  һәм аларның тел – бизәк, сөйләмнең тәэсирлеген көчәйтү чаралары булуы.

Мәкаль һәм әйтемнәрнең мәгънәсен аңлау;әһәмиятен, кыйммәтен, үзенчәлекләрен дәлилле итеп аңлата, исбатлый белү;

Иҗади эзләнү өчен: 5,6 биремнәр, язмача, (44 бит).

17

1.11. 14

Табышмаклар

1

Мәкальләр һәм әйтемнәр, табышмаклар. Аларда мәгънә тирәнлеге  һәм аларның тел – бизәк, сөйләмнең тәэсирлеген көчәйтү чаралары булуы.

Табышмакларның  ни өчен кирәклегенә төшенү,  аларның зиһенне үстерүдә, белемнәрне арттырудагы ролен аңлау.

46 бит, 3 бирем (укучы сайлавы буенча).

2 нче чирек (14 сәгать)

18-1

14.11.14

Мәзәкләр.

1

Мәзәкләр. Мәзәкләрдәге тапкырлык, юмор, кимчелекләрне тәнкыйтьләү, тирән мәгънә, хикмәтлелек. “Хуҗа Насретдин мәзәкләре”.  

ӘТ: “Әдәбият исемлеге сүзлегеннән”, энөиклопедияләрдән файдаланып “Мәзәк” төшенчәсенә билгеләмә бирү.

Мәзәкләрдә  халыкның тапкырлыгы, шат күңелле, оста булуына игътибар итү

Мәзәкләр сөйләү, иҗади проектны яклау.

19-2

15.11.14

“Хуҗа Насретдин мәзәкләре”.  

1

Сәнгатьле, йөгерек уку күнекмәләре булдыру.

“Хуҗа Насретдин мәзәкләре”н укып нәтиҗә ясый алу.

Сор. җаваплар әзерләргә,50 бит.

20-3

21.11.14

Бәет турында төшенчә.

1

Бәет жанры  турында мәгълүмат. Күпчелек очракта эчтәлекләре буенча тарихи вакыйгаларга һәм шәхесләргә, авыр заманага,  шәхси фаҗигаләргә һ.б. багышланулары.

ӘТ: төрле мәгълүмат чыганаклары (сүзлекләр, белешмәләр, энциклопедияләр, электрон чаралар) ярдәмендә бәет турында белешмә туплау;

бәет жанры  турында мәгълүмат алу; аңлап уку, эчтәлеген кабатлап сөйли белү;

Сак-сок” бәетен укырга.

21-4

22.11.14

 “Сак-сок” бәет

1

 “Сак-Сок” бәете. Әсәрне өйрәнү һәм  анализлау күнекмәсен камилләштерү. Аның фантастик сюжетка корылган булуы.

“Сак-Сок” бәетен сәнгатьле уку; фантастик сюжетка корылган булуын исбатлау.

22-5

28.11.14

БСҮ №2 “Сак-сок”бәетендә тасвирланган халык  акылы  һәм синең үз нәтиҗәләрең.

1

Әдәби телнең нормаларына нигезләнеп, кирәкле темага телдән һәм язмача бәйләнешле текст төзү күнекмәсенә ия булу.

Иҗади эш.

Иншаны төгәлләргә.

23-6

29.11.14

Риваятьләр һәм легендалар

1

Риваять һәм легенда жанрлары  турында мәгълүмат. Риваять, легендаларның аермалы һәм охшаш яклары.

ӘТ: “Әдәбият исемлеге сүзлегеннән”, энциклопедияләрдән файдаланып “Риваять” һәм “Легенда” төшенчәсенә билгеләмә бирү.

Риваять һәм легенда жанрлары  турында мәгълүмат алу.

Терминнарны ятларга.

24-7

05.12.14

“Янмый торган кыз”

1

Әсәрне өйрәнү һәм  анализлау күнекмәсен камилләштерү.

Аңлап уку, эчтәлеген кабатлап сөйли, кирәк чакта тексттан өзекләр китерә алуга ирешү.

Әсәрнеӊ әһәмиятен ачачрга. Язмача.

25-8

06.12.14

“Иске Казан каласының корылуы”

1

Әсәрне өйрәнү һәм  анализлау күнекмәсен камилләштерү.

Аңлап уку, эчтәлеген кабатлап сөйли, кирәк чакта тексттан өзекләр китерә алуга ирешү.

Сор. җаваплар әзерләргә 64 бит.

26-9

12.12.14

«Шәһәр ни өчен Казан дип аталган»,  “Әллүки” риваятьләре.

1

Әсәрне өйрәнү һәм  анализлау күнекмәсен камилләштерү.

Аңлап уку, эчтәлеген кабатлап сөйли, кирәк чакта тексттан өзекләр китерә алуга ирешү.

Проект эшенә  әзерләнергә

27-10

13.12.14

БСҮ №3 Казан шәһәренеӊ тарихы. Аксак Тимер.

1

Энциклопедия, һәм тарихи чыганаклардан файдаланып мәгълүмат туплау.

Проект эше.

Чыгыш ясарга әзерләнергә.

28-11

19.12.14

“Зөһрә кыз” легендасы  

1

Әсәрне өйрәнү һәм  анализлау күнекмәсен камилләштерү

Сорауларга җавап бирү

Сор. җаваплар әзерләргә 66 бит.

29-12

20.12.14

“Кеше гомере ничек корылган” легендасы.

1

Әсәрне өйрәнү һәм  анализлау күнекмәсен камилләштерү

Иҗади эш: 66 бит, 5 бирем.

30-13

26.12.14

Практик дәрес

1

   Халык авыз иҗатында образлар; әсәрләрдә дөньясурәте; табигать һәм кеше, яшәеш һәм кеше турында күзаллаулар. Халык авыз иҗаты поэтикасы, язма әдәбият үсешенә, әдәби телгә зур йогынтысы.          

образ (сурәт) турында мәгълүмат алу; хикәяләү һәи шигъри сөйләмгә корылган жанрларны атый алу; төрле халыклар иҗатындагы уртаклыкларны күрсәтә алу,  мисаллар китерү. Тест эшләү

Сорауларга жаваплар эзерләргә, 67,68 бит.

31-14

27.12.14

Әдәби әкиятләр. Г.Тукай иҗаты

1

Классик әдипләребезнең тормыш һәм иҗат юлларыннан төп фактларны белү. Халык  әкиятләре белән уртаклык, аерымлыклар. Г.Тукайның «Шүрәле» әкияте.  

Сәнгатьле уку,

проблемалы сорауларга мөстәкыйль рәвештә җавап таба белү

Сор. жаваплар әзерәргә, 70 бит.

3 нче чирек (20 сәгать)

32-1

16.01

Г.Тукайның “Шүрәле” поэмасы, уку

1

Укылганның эчтәлеген тулысынча, кыскача, сайлап һәм иҗади сөйли алу, сөйләгәндә тасвирлама, фикер йөртү элементларын файдалана, цитаталар китерә белү. Сәнгатьле сөйләм күнекмәсенә ия булу

 ӘТ: Чагыштыру, эпитет..

Яттан сөйләү күнекмәләре булдыру.

Г.Тукайның “Шүрәле” әсәре,  1 – бүлек.

33-2

17.01

  • Җ.Тәрҗемановиҗаты “Тукран малае Шуктуган” әкияте.

1

   Классик әдипләребезнең тормыш һәм иҗат юлларыннан төп фактларны белү.Әдәби әкият геройларыныӊ кылган гамәлләре, портретлары буенча характерлау һәм бәяләмә бирә алу, аларның уртак һәм үзләренә генә хас булган сыйфатларын билгеләү.

Сәнгатьле уку,

проблемалы сорауларга мөстәкыйль рәвештә җавап таба белү.

94 бит, 2сорауга жавап әзерләргә (язмача)

34-3

23.01

“Тукран малае Шуктуган” әкияте.

1

   Әдәби әкият геройларын кылган гамәлләре, портретлары буенча характерлау һәм бәяләмә бирә алу, аларның уртак һәм үзләренә генә хас булган сыйфатларын билгеләү.

Сәнгатьле уку,

проблемалы сорауларга мөстәкыйль рәвештә җавап таба белү.

Әкиятне укып бетерергә.

35-4

24.01

“Тукран малае Шуктуган” әкияте.

1

Әсәрләрендә табигать күренешләренең төгәл чагылдырылуын мисаллар ярдәмендә аңлата белү. Әдәби әсәрләрдән җанландырылган табигать образларын таба белү, аларның вазифасын күзаллау.

Сәнгатьле уку, эчтәлекне эзлекле сөйләү, проблемалы сорауларга мөстәкыйль рәвештә җавап таба белү

Сорауларга җаваплар әзерләргә,94 бит.

36-5

30.01

“Тукран малае Шуктуган” әкияте.

1

Әсәрне өйрәнү һәм  анализлау күнекмәсен камилләштерү.

Сәнгатьле уку, эчтәлекне эзлекле сөйләү, проблемалы сорауларга мөстәкыйль рәвештә җавап таба белү

Иҗади эш өчен бирем, 94 бит.

37-6

31.01

БСҮ №4 Әдәби әкиятләрдә табигать һәм кеше образларына салынган фикерләр, нәтиҗәләр  (өйрәнгән әсәрләр мисалында).

1

Сөйләм һәм язма телен, хәтер һәм фикерләү сәләтен үстерү, рухи дөньяңны баету өстендә эшли белү.

Әкияткә иллюстрация ясарга.

38-7

6.02

Ә. Фәйзи иҗаты. “Аучы Мәргән белән Болан кыз” әкияте.    

1

Классик әдипләребезнең тормыш һәм иҗат юлларыннан төп фактларны белү.Әдәби әкият геройларыныӊ кылган гамәлләре, портретлары буенча характерлау һәм бәяләмә бирә алу, аларның уртак һәм үзләренә генә хас булган сыйфатларын билгеләү.

Сәнгатьле уку,

проблемалы сорауларга мөстәкыйль рәвештә җавап таба белү.

Ә. Фәйзи биографиясен өйрәнергә.

39-8

7.02

“Аучы Мәргән белән Болан кыз” әкияте.

1

Әсәрләрендә табигать күренешләренең төгәл чагылдырылуын мисаллар ярдәмендә аңлата белү. Әдәби әсәрләрдән җанландырылган табигать образларын таба белү, аларның вазифасын күзаллау.

Мөстәкыйль уку

Сораулар һәм биремнәр, 103 бит.

40-9

13.02

“Аучы Мәргән белән Болан кыз” әкияте.

1

Әсәрне өйрәнү һәм  анализлау күнекмәсен камилләштерү.

Сәнгатьле уку, эчтәлекне эзлекле сөйләү, проблемалы сорауларга мөстәкыйль рәвештә җавап таба белү

Сораулар һәм биремнәр, 107 бит.

41-10

14.02

Р.Батулла иҗаты.  “Курай уйный бер малай” әкияте

1

Классик әдипләребезнең тормыш һәм иҗат юлларыннан төп фактларны белү.Әдәби әкият геройларыныӊ кылган гамәлләре, портретлары буенча характерлау һәм бәяләмә бирә алу, аларның уртак һәм үзләренә генә хас булган сыйфатларын билгеләү.

Сәнгатьле уку,

проблемалы сорауларга мөстәкыйль рәвештә җавап таба белү.

Язучыныӊ тормыш юлын белергә. 1,2 әкиятләрне укырга.

42-11

20.02

“Курай уйный бер малай” әкияте

1

Курай моӊыныӊ табигатьтәге тереклеккә һәм кеше күӊеленә ничек тәэсир ителүе.  Әсәрне өйрәнү һәм  анализлау күнекмәсен камилләштерү.

Сәнгатьле, йөгерек, аңлы һәм дөрес  уку күнекмәләрен камилләштерә алу.

Әкиятне укып бетерергә. Сораулар һәм биремнәр, 120 бит.

43-12

21.02

“Курай уйный бер малай” әкияте

1

Әсәрне өйрәнү һәм  анализлау күнекмәсен камилләштерү.

Сәнгатьле уку, эчтәлекне эзлекле сөйләү, проблемалы сорауларга мөстәкыйль рәвештә җавап таба белү

Нәрсә ул матурлык? Иҗади эш.

44-13

27.02

Ф.Яруллин иҗаты “Зәңгәр күлдә ай коена” әкияте.

1

Классик әдипләребезнең тормыш һәм иҗат юлларыннан төп фактларны белү.Әдәби әкият геройларыныӊ кылган гамәлләре, портретлары буенча характерлау һәм бәяләмә бирә алу, аларның уртак һәм үзләренә генә хас булган сыйфатларын билгеләү.

Сәнгатьле уку, эчтәлекне эзлекле сөйләү, проблемалы сорауларга мөстәкыйль рәвештә җавап таба белү

Ф. Яруллин-ныӊ жатын белергә, әсәргә иллюстрация ясарга.

45-14

28.02

“Кояштагы тап” әкияте.    

1

Әдәби әкият геройларын кылган гамәлләре, портретлары буенча характерлау һәм бәяләмә бирә алу, аларның уртак һәм үзләренә генә хас булган сыйфатларын билгеләү.

Сәнгатьле уку, эчтәлекне эзлекле сөйләү, проблемалы сорауларга мөстәкыйль рәвештә җавап таба белү

Сораулар һәм биремнәр, 129 бит.

46-15

6.03

Ф.Яруллин әкиятләре

1

Әсәрләрне үзара чагыштыру, уртак һәм аермалы якларны таба белү, әсәрләргә өлешчә анализ ясау күнекмәләрен камилләштерә алу.

Сорауларга җавап бирү.

Әдәби әкиятләрдә табигать һәм кеше образларына салынган фикерләр, нәтиҗәләр. Иҗади эшкә әзерләнергә.

47-16

7.03

БСҮ №5, сочинение язу “Матурлык һәм ямьсезлек”

1

Сөйләм һәм язма телен, хәтер һәм фикерләү сәләтен үстерү, рухи дөньяңны баету өстендә эшли белү.

Инша язу.

Иншаны төгәлләргә.

48-17

13.03

Хикәя жанры   Ф.Әмирхан иҗаты

1

Жанр сыйфатлары;  әсәрнең катламнары – вакыйгалар, күренешләр,  хис-кичерешләр; кеше образлары -  төп герой, ярдәмче геройлар, җыелма образлар; хикәяләүче образы, автор позициясе. Язуының тәрҗемәи хәле турында кыскача мәгълүматка ия булу.

Сорауларга җавап бирү.

Әдәби терминнар-ны ятларга, язучыныӊ биографиясен белергә.

49-18

14.03

    Ф.Әмирханның ”Ай өстендә Зөһрә кыз” хикәясе

1

Әдәби әсәрнең сюжетын, анда сурәтләнгән вакыйгаларны, характерларны аңлатып бирә, бәяли алу; төрле мәгълүмат чыганаклары (сүзлекләр, белешмәләр, энциклопедияләр, электрон чаралар) белән максатчан эшли белү;

Сәнгатьле, йөгерек, аңлы һәм дөрес  уку күнекмәләрен камилләштерә алу.

Сораулар һәм биремнәр, 136 бит.

50-19

20.03

    Ф.Әмирханның ”Ай өстендә Зөһрә кыз” хикәясе

1

Әсәрләрне үзара чагыштыру, уртак һәм аермалы якларны таба белү, әсәрләргә өлешчә анализ ясау күнекмәләрен камилләштерә алу.

Проблемалы сорауларга мөстәкыйль рәвештә җавап таба алу;

Әсәр буенча иллюстрация ясарга.

51-20

21.03

    Ф.Әмирханның  “Нәҗип” хикәяләре.  

1

Әдәби әсәрнең сюжетын, анда сурәтләнгән вакыйгаларны, характерларны аңлатып бирә, бәяли алу; төрле мәгълүмат чыганаклары (сүзлекләр, белешмәләр, энциклопедияләр, электрон чаралар) белән максатчан эшли белү;

Әсәр сюжетының планын төзү.

Әсәрне укып бетергә.

4 нче чирек – 17 сәгать.

52-1

3.04

Ф.Әмирханның  “Нәҗип” хикәяләре

1

Өйрәнелгән әсәргә дәлилле рәвештә  үз мөнәсәбәтеңне белдерү.

Әдәби әсәрләр буенча сочинение язу.

Өй сочинениесе

53-2

4.04

 Мәсәл.

 М.Гафуриның «Сарыкны кем ашаган?» мәсәле.

1

Тереклек, җансыз предмет образлары ярдәмендә, читләтеп, кеше сыйфатларын, тормышын тасвирлау. Хикәяләп яки тезмә рәвештә язылу.

Мәсәлләрне укып, читләтеп әйтүне таба алу, нәтиҗә ясый белү

Сораулар һәм биремнәр,

151,153 бит

54-3

10.04

   Г.Тукайның  “Ике сабан” мәсәле.    

1

Рус һәм татар телендәге мәсәлләрдә уртак һәм милли үзенчәлекләрне билгеләү, әхлакый кыйммәтләрнең чагылышын чагыштырып бәяләү.

Иҗади эшкә әзерләнергә.

55-4

11.04

БСҮ №6 Иҗади эш.

1

Татар әдәбиятында мәсәл язучылар турында мәгълүмат алу.

Эзләнү характерында иҗади эш башкару.

Практик дәрескә әзерләнергә:Ә. Еники “Бала” хикәясен укырга

56-5

17.04

Практик дәрес. Сәнгать төре буларак әдәбият.  Әдәби әсәрләр өстендә эш

1

Әдәбиятның башка сәнгать төрләре арасында урыны. Тормышны һәм кешенең бай рухи дөньясын танып–белү чарасы буларак әдәбият. Аның әхлакый һәм эстетик яктан кешегә йогынтысы.   Язылу рәвеше ягыннан әдәби әсәрләрнең ике төргә бүленгән булуы: чәчмә һәм тезмә әсәр. Әсәрнең сәнгать күренеше икәнлеген аңлата алу; чәчмә һәм тезмә әсәрләр турында   фикерли алу; аларның уртак һәм аермалы якларын күрсәтә белү; әдәби әсәрнең халык иҗаты белән уртаклыгын табу; татар, рус (яки башка халыкларның) әдәбиятларында бер төрдәге темага корылган әсәрләрне чагыштыру, милли үзенчәлекләрен ачыкларга тырышу.

Яттан сөйләү.

Ф. Яруллин-ныӊ “Сез иӊ гүзәл кеше икәнсез” шигерен ятларга.

57-6

18.04

ДТУ№2. К.Насыйри  хикәяләре, Ләбиб Лерон: шаян хикәяләр, шигырьләр, әкиятләр.

1

Үзлектән китап укып, рухи дөньяңны үстерү өстендә эшли белү.

ДТУ № 3 кә исемлек яздыру.

Дәрестән тыш уку өчен әсәрләрне укырга.

58-7

24.04

Шигырь 

Г.Тукайның “Пар ат”, шигыре.

1

Шигырь төзелеше: үлчәм, ритм, рифма, тезмә, строфа.  Шигырьдә образлар, лирик герой Язучының тормыш юлы турында тулы күзаллау булу.

Сәнгатьле, йөгерек уку, яттан сөйләү  күнекмәләрен камилләштерә алу.

“Пар ат” шигырен ятларга

59-8

25.04

Г.Тукайның “Пар ат”, шигыре.

1

Әсәрне өйрәнү һәм  анализлау күнекмәсен камилләштерү.

Сәнгатьле уку, эчтәлекне эзлекле сөйләү, проблемалы сорауларга мөстәкыйль рәвештә җавап таба белү

160 бит, сораулари һәм биремнәр

60-9

2.05

Г.Тукайның “Туган җиремә” шигыре.

1

Укылганның эчтәлеген тулысынча, кыскача, сайлап һәм иҗади сөйли алу, сөйләгәндә тасвирлама, фикер йөртү элементларын файдалана, цитаталар китерә белү. Сәнгатьле сөйләм күнекмәсенә ия булу

Иҗади эш башкару.

Тукай иҗаты буенча проект эше.

61-10

8.05

БСҮ №7 Иҗади эш. «Тукай әсәрләрендә туган илгә мәхәббәт хисенеӊ бирелеше».

1

Телнең сурәтлелеге турында аңлата алу. Сөйләм һәм язма телен, хәтер һәм фикерләү сәләтен үстерү, рухи дөньяңны баету өстендә эшли белү.

Проект эшен яклау

ДТУ дәресенә әзерләнергә

62-11

9.05

.  ДТУ №3.Г.Тукай “Таз”, “Сабыйга” шигырьләре

1

Үзлектән китап укып, рухи дөньяңны үстерү өстендә эшли белү.

ДТУ № 4 кә исемлек яздыру.

Дәрестән тыш уку өчен әсәрләрне укырга.

63-12

15.05

Ш.Галиев иҗаты.     

1

Язуының тәрҗемәи хәле турында кыскача мәгълүматка ия булу; шагыйрьләрнеӊ тормыш һәм иҗат юлларыннан төп фактларны белү;

ӘТ: юмор һәм сатира турында төшенчә.

Ш.Галиев иҗаты

64-13

16.05

Ш.Галиев “Һәркем әйтә дөресен”шигыре

1

Балалар дөньясының конкрет вакыйгаларда, предмет-сыйфатларда чагылуын күкрү. Дөньяны танып-белүнең, тәҗрибә туплау, ачыш ясауның шаянлык һәм җорлык, юмор теле белән тасвирлануын аңлау.

Шәвәли образын ачу өчен план төзү

Ш.Галиев “Һәркем әйтә дөресен”шигыре

65-14

22.05

Ш.Галиевнең “Тереклек суы”, “Курыкма, тимим!”,.    

1

Проблемалы сорауларга мөстәкыйль рәвештә җавап таба белү; шигырь төзелешенә караган терминнарны аңлау, аерып күрсәтә алу.  

Проблемалы сорауларга мөстәкыйль рәвештә җавап таба алу.

167 бит, сораулар һәм биремнәр.

66-15

23.05

Ш.Галиевнең “Тарихтан сабак”, “Өйгә бирелгән эш”, Онытылган…” шигырьләре.    

1

Проблемалы сорауларга мөстәкыйль рәвештә җавап таба белү; шигырь төзелешенә караган терминнарны аңлау, аерып күрсәтә алу.  

Проблемалы сорауларга мөстәкыйль рәвештә җавап таба алу.

Бер шигырен яттан өйрәнергә

67-16

29.05

БСҮ №8.”Минем туган җирем” (Г.Тукай  һәм башка язучыларның әсәрләрен файда- ланып, һәркем  үз образын иҗат итә).

1

Сөйләм һәм язма телен, хәтер һәм фикерләү сәләтен үстерү, рухи дөньяңны баету өстендә эшли белү.

Инша язу.

Иншаны төгәлләргә.

68-17

30.05

ДТУ №4 Фаил Шәфигуллинның “Акмөгез”хикәясе.

1

Үзлектән китап укып, рухи дөньяңны үстерү өстендә эшли белү.

Каникулда уку өчен әсәрләр исемлеге яздыру.

Укырга.

БСҮ (язма эшләр, шигырьләрне яттан сөйләү) графигы

Вакыты

Тема

1

Октябрь

БСҮ №1. Әкият язу.

2

Ноябрь

БСҮ №2 “Сак-сок”бәетендә тасвирланган халык  акылы  һәм синең үз нәтиҗәләрең.

3

 Декабрь

БСҮ №3 Казан шәһәренеӊ тарихы. Аксак Тимер.

4

Январь

БСҮ №4 Әдәби әкиятләрдә табигать һәм кеше образларына салынган фикерләр, нәтиҗәләр  (өйрәнгән әсәрләр мисалында).

5

Март

БСҮ №5, сочинение язу “Матурлык һәм ямьсезлек”

6

Апрель

БСҮ №6 Иҗади эш. Татар әдәбиятында мәсәл язучылар.

7

Май

БСҮ №7 Иҗади эш. «Тукай әсәрләрендә туган илгә мәхәббәт хисенеӊ бирелеше».

8

Май

БСҮ №8.”Минем туган җирем” (Г.Тукай  һәм башка язучыларның әсәрләрен файда- ланып, һәркем  үз образын иҗат итә).

Укыту-методик комплекты

     Дәреслек: Әдәбият.5 сыйныф: татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы/ Ф.Ә. Ганиева,  Л.Г. Сабирова; (рәссам Светлана Ибраһимова). – Казан: Татар. кит. нәшр., 2014. – 175 б.: рәс.б-н.

Методик кулланмалар:

  1. Абдрәхимова Я.Х. Әдәбият дәресләрендә бәйләнешле сөйләм үстерү: Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5-6 нчы сыйныфларында эшләүче укытучылар өчен кулланма. - Казан: Мәгариф, 2007.
  2. Заһидуллина Д.Ф. Урта мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. – Казан: “Мәгариф”, 2004.
  3. Трофимова С.М. Татар теле һәм әдәбияты укытучысына. – Казан: “Яңалиф”, 2005
  4. Әдәбият белеме: Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. – Казан: “Мәгариф”, 2007.
  5. Татар әдәбиятыннан гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы. – Казан, 2008.
  6. Татар урта мәктәпләре өчен әдәбият программалары (5-11 нче сыйныфлар). – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2010.

Сүзлекләр:

  1. Әдәбият белеме: Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. – Казан: “Мәгариф”, 2007.
  2. Харисов Ф.Ф. Татар мәдәнияте сүзлеге: кыскача аннотацияле татарча-русча мәктәп сүзлеге. – Казан: “Хәтер” нәшрияты, 1997.

Интернет ресурслар:

  1. http://gabdullatukay.ru/ 
  2. http://mojahit.narod.ru/
  3. http://gibrahimov.ucoz.ru/
  4. http://alish.ru/
  5. http://gzalilova.narod.ru/adabiyat_deftere/5kl.html


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

ТАТАР УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕНЕҢ 8 НЧЕ СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН ӘДӘБИЯТТАН ЭШ ПРОГРАММАСЫ

Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:1.“Россия Федерациясендә мәгариф турында” Федераль Законы, декабрь, 2012 ел.2.“Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы, 2013 ел.3.Төп...

ТАТАР УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕНЕҢ 5 НЧЕ СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЭШ ПРОГРАММАСЫ

  Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:1.“Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Закон...

ТАТАР УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕНЕҢ 8 НЧЕ СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЭШ ПРОГРАММАСЫ

Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:1.Россия Федерациясендә мәгариф турында” Федераль Законы, декабрь, 2012 ел.2.“Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы, 2013 ел.Төп го...

ТАТАР УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕНЕҢ 5 НЧЕ СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН 2015 - 2016 нче уку елына ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЭШ ПРОГРАММАСЫ

Татар телендә урта(урта) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теленнән программа.-Казан.Татарстан китап нәшрияты, 2011....

Рус телендә урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 нчы сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан тестлар (татар балалары өчен)

10 нчы сыйныфта татар әдәбияты чорларга бүлеп өйрәтелә башлый. Әлеге ярдәмлектә исә Урта гасыр әдәбиятына караган  Болгар, Алтын Урда, Казан ханлыгы чоры, XVII, XVIII һәм XIX гасыр тарихы һәм әдә...