Фаттахова Ильсия Ильгамовна

"Остазларым иңбашына басып, Заман үрләренә карадым". Гамил Афзал

"Укытучы – балаларның киләчәк турындагы якты хыялларын чынга ашырырга килгән киләчәк кешесе ул” . Ш.А.Амонашвили.

Профессия: учитель

Профессиональные интересы: Преподавание и обучение родному языку

Увлечения: вязание, музыка, вышивка

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: г. Нижнекамск

Место работы: МБОУ "Гимназия-интернат №13"

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/fattahova-ilsiya-ilgamovna

О себе

Мәктәп елларыннан ук минем укытучы буласым килә иде. Шуңа күрә мәктәпне тәмамлагач, Минзәлә педагогия училищесына укырга кердем. Аны уңышлы тәмамлап, мәктәптә балалар укыта башладым, хыялымны тормышка ашырдым. Татар теле һәм әдәбиятына гашыйк идем. Алабуга педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты факультетын тәмамлаганнан соң, укучыларыма туган телем серләрен ача башладым, бүгенге көнгә кадәр аларда әдәбиятыбызга мәхәббәт тәрбиялим.

Һөнәри һәм шәхси сыйфатлары булмаса, укытучының дәресләрен бернинди технология һәм методлар да уңышка китерә алмый. Дәресне грамоталы итеп төзергә, техник чаралар белән баетырга, матур итеп оештырырга була. Тик алай итеп кенә балаларга йөрәк җылысы, уңайлылык, җайлылык биреп бетереп булыр микән? Ә укучыларыбызга мәрхәмәтле, кешечә караш кирәк бит! Минем хезмәтем - аралашу шатлыгы, көн саен укучыларым белән очрашып тору. Мин балалар фикерен хөрмәт итәргә кирәклегенә ышанам. Һәр укучының укуда уңышка ирешүе бездән - укытучылардан тора. Димәк, мин укучыларыма һәр дәрестә таяныч, уңышка ирешү өчен, ышаныч булып торырга тиеш. Безнең кулда шундый зур байлык - сабыйлар ышанычы. Үз укучыларымны бәхетле, уңышлы һәм, әлбәттә, җәмгыять өчен кирәкле кешеләр итеп күрәсем килә. Ә аның, өчен үткәннәрне дә онытмаска кирәк. Шуларны истә тотып, мин күбрәк халкым нигезләренә таянырга тырышам. Әхлак кагыйдәләрен аңлы рәвештә үзләштерү һәм кабул итү барлык дәресләрдә дә, бигрәк тә тел-әдәбият, җыр-сәнгать, тарих һәм шулай ук дәрестән тыш тәрбия чаралары даими рәвештә барганда гына нәтиҗәгә ирешергә мөмкин. Бишек җырлары, әкиятләр, мәкаль-әйтемнәр балаларда уңай әхлакый сыйфатлар, рухи матурлык, хезмәткә мәхәббәт тәрбияли.

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

    

   "Юкә чәчәк аткан чак иде" романы.  Автор адәм баласын чын кеше иткән төп сыйфатлар турында бәян итә: 

матурлыкны күрә, аннан тәм таба белү, аны үз кулларың, үз тырышлыгың белән булдырып, тормышны бизәү

Мои достижения

-Обладатель гранта "Наш лучший учитель" - 2011, 2012, 2014гг.

- Почетная грамота МО и Н РТ за подготовку призера республиканской олимпиады школьников по татарской литературе, 2016, 2017 гг.;

-Благодарственное письмо Главы Нижнекамского Муниципального района, Мэра города Нижнекамска за профессиональное мастерство, педагогический талант, душевную щедрость, преданность делу образования и воспитания юного поколения нижнекамцев, 2016, 2017 гг;

-Почетная грамота МО и Н РТ за весомый вклад в обучение и воспитание детей и многолетний добросовестный труд, 2015 г.;

- Благодарность МО и Н РТ за подготовку победителя республиканского конкурса сочинений о древнем городе Булгар и Острове-граде Свияжск, 2015 г.;

-Благодарственное письмо МБОШИ "Гимназия-интернат №13" за подготовку призеров Всероссийской олимпиады школьников муниципального этапа по татарскому языку и литературе, 2014 г.;

- Благодарственное письмо МБОШИ "Гимназия-интернат №13" за верность школе и профессинальному долгу, значимый вклад в развитие и процветание гимназии-интерната, 2013 г;

- Грамота МБОШИ "Гимназия-интернат №13" за педагогическое мастерство, профессионализм и творческое отношение к работе, 2012 г.;

- Свидетельство участника муниципального конкурса "Учитель года-2012", 2012 г.;

- Свидетельство участника муниципального конкурса "Учитель года -2009", 2009 г.;

- Почетная грамота Городского управления образования и совета профсоюзных организаций учреждений образования за добросовестный труд, профессионализм и результативность работы в деле обучения и воспитания подрастающего поколения, 2008 г.;

- Почетная грамота Городского управления образования и совета профсоюзных организаций учреждений образования за значительные успехи в обучении и воспитании подрастающего поколения, многолетний добросовестный труд и в связи с 30-летием со дня основания лицея, 2007 г;

- Победитель конкурса в рамках реализации приоритетного национального проекта «Образование» (ПНПО), 2016 г.;

 

ДОСТИЖЕНИЯ МОИХ УЧЕНИКОВ

2012 год 

-Силантьева Елена, победитель конкурса-игры "Зирек тиен";

-Марданшина Айзиля, победитель муниципального этапа олимпиады по татарской литературе;

-Адутова Айгуль , призер муниципального этапа олимпиады по татарской литературе;

-Гусева Елена, призер муниципального этапа олимпиады по татарскому языку;

-Марданшина Айзиля, призер муниципального этапа олимпиады по татарскому языку

2013 год

Махмутова Эндже-призер муниципального этапа олимпиады по татарской литературе;

Марданшина Айзиля - призер муниципального этапа олимпиады  по татарской литературе;

-Марданшина Айзиля, призер муниципального этапа олимпиады по татарскому языку

2014 год

-команда учащихся, 2 место в республиканском конкурсе "Мин татарчасөйләшәм!";

- Мухаметшина Наиля, победитель в номинации конкурса "Көйле, моңлы татар җыры-2014";

- Махмутова Эндже,  2 место в всероссийском конкурсе юных писателей "Ильхам";

2015 год

- Яруллина Гулия, победитель республиканского конкурса сочинений "Экскурсия в Древний Булгар";

Зиннатуллина Лейсан , 2 место в республиканском конкурсе чтецов «Во имя мира на Земле» ;

Ягмырова Айгуль, лауреат Всероссийского конкурса юных писателей "Ильхам";

Гаптрашитова Амина, лауреат Всероссийского конкурса юных писателей "Ильхам";

Валиева Зухра, призер муниципального этапа олимпиады по татарскому языку;

- Валиева Зухра, призер муниципального этапа олимпиады по татарской литературе;

Яруллина Гулия, призер муниципального этапа олимпиады по татарскому языку;

-Мухаметзянова Алия,  призер муниципального этапа олимпиады по татарскому языку;

Фархутдинова Аделя, призер муниципального этапа олимпиады по татарскому языку;

Махмутова Эндже, призер муниципального этапа олимпиады по татарскому языку

2016 год

-Губайдуллина Айгуль, призер муниципального этапа олимпиады по татарской литературе;

Сабитова Тансылу, призер муниципального этапа олимпиады по татарской литературе;

-Губайдуллина Айгуль, победитель муниципального этапа олимпиады по татарскому языку;

- Сабитова Тансылу, призер республиканской олимпиады школьников по татарской литературе;

- Миннибаева Альбина, 3 место во II региональной научно -практической конференции «Динамика полиэтнических и поликонфессиональных отношений в Российской цивилизации»;

-Сайфуллина Зайнаб, лауреат  муниципального конкурса чтецов «Яттан сөйлә Тукай шигырьләрен, Шушы булыр иң зур бүләгең»;

-Сабитова Тансылу, 2 место муниципального конкурса «Чибәркәй-2016»;

-Закирова Энже, лауреат Всероссийского конкурса юных писателей «Илһам бәйгесе»;

- Сабитова Тансылу, лауреат Открытого муниципального конкурса «Теле барның-иле бар» среди студенческой и работающей молодежи, посвященном празднованию 130-летия Г.Тукая;

2017 год

- Мухамадиева Алия, призер муниципального этапа олимпиады по татарской литературе;

- Сабитова Тансылу, призер республиканской олимпиады школьников по татарской литературе;

- Сабитова Тансылу, Махмутова Энже, лауреаты Всероссийского конкурса юных писателей «Илһам бәйгесе»;

- Сабитова Тансылу, победитель муниципального конкурса молодых писателей на премию Р.Валиева; 

- Миннибаева Альбина, 3 место в Международном открытом конкурсе «Чемпионат научных состязаний»;

- Ансамбль "Мизгел", 2 место в муниципальном музыкальном конкурсе «Көйле, моңлы татар җыры -2017» ;

-Махмутова Эндже, победитель в V республиканской  конференции исследовательских краеведческих работ «Жить, помня о корнях сво-их…»

Моё портфолио

ЭССЕ. "МИНЕМ ПЕДАГОГИК ОСТАЛЫГЫМ"

         Укытучының иҗади уңышы нәрсәдә?  Аңа нинди юллар илтә? Үземнең уйлануларымда мин шул сорауларга җавап бирергә тырышырмын.

      Мин үземнең булачак һөнәремне балачактан ук сайладым. Моңа минем беренче укытучым этәргеч булды. Аңа булган тирән ихтирамым һәм көчле ярату хисләрем еллар узган саен артканнан-арта бара. Күпме көчен, энергиясен һәм җан җылысын бирде ул безгә! Ә без, үз чиратыбызда, аны әниебезне яраткан кебек яраттык. Минем күңелемдә туган телебезгә карата мәхәббәт очкыннары кабызган, күбрәк танып-белү һәм укытучы булу теләге уяткан, үземнең булачак укучыларымның мәхәббәтен, ихтирамын яулап алыр өчен, ниләр эшләргә кирәклеген күрсәткән беренче укытучым Фәния апа Зариповага мин чиксез рәхмәтле!

      Минем укытучы булу хыялым талантлы, белемле, үз һөнәренең чын остасы булган икенче бер педагог янында тагын да ныгыды. Бу татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сәлимә апа Сәгъдиева иде. Ул дәресләрдә әсәрдән өзекләрне яттан искиткеч матур итеп сөйли, ә без аның гаҗәеп мөлаем тавышын таңга калып тыңлый идек. Бу елларда мин бөтен барлыгым белән әсәрнең тылсымлы көчен сиздем, киләчәктә, һичшиксез, татар теле һәм әдәбияты укытучысы булачакмын дип сүз бирдем. Әкренләп үземнең булачак һөнәремә әзерләнә дә башладым: шәхси китапханәм китап-журналлар, открыткалар, төрле рәсем-иллюстрацияләр, күренекле шәхесләр турында язылган мәгълүматлар белән тулылана барды.

      Ниһаять, хыялым тормышка ашты! Мин укытучы һөнәрен үзләштердем. Алдыма чын укытучы булу бурычы килеп басты. Шул вакытта ук укытучы белемнәрне йөртүче, аларны балаларга җиткерергә тырышучы гына түгел, ә укучы өчен чын остаз, өлкән иптәш булырга тиешлеген аңлый идем инде. Балаларны ярату белән бергә, укытучы аларның фикерен хөрмәт итәргә, баланы аңларга һәм һәрвакыт ныклы таяныч булырга тиеш. Укытучының сүзе эше белән тәңгәл килгәндә генә, укучының ихтирамын яуларга була.

      Шулай итеп, мин-укытучы. Укытучы буларак,  беренче адымнарымны  мин авыл мәктәбендә башладым. Беренче эш итеп, шәхси китапханәмнең шактый өлешен сыйныф бүлмәсенә күчердем һәм, миңа калса, ялгышмадым. Китаплар укучыларны беренче көннән үк җәлеп итте, әдәбиятыбызга кызыксыну уятты, әсәрләргә язучының иҗади күзлегеннән карарга мөмкинчелек бирде.

      Мин укучыларны дөньяны танып белергә китаплар аша да өйрәтергә тырыштым. Моның өчен  халкыбызның күренекле язучы һәм шагыйрьләренең  әсәрләреннән табигать күренешләре, кешеләр язмышы сурәтләнгән урыннарны табып укый,  еш кына үзләренең дә чынбарлык тормышта күп тапкырлар кызыклы хәлләргә очрап та, игътибарсызлык нәтиҗәсендә аны күрмичә, читләтеп үтүләре турында сөйли идем.

      Укучыларым үзләренең күзәтүләре, кичерешләре турында иншалар, рефератлар язалар, өстәмә матераллар туплыйлар. Сыйныф бүлмәсендә бергәләп әдәби газеталар чыгаралар, бәйрәм һәм  дәрестән тыш чараларга сценарийлар төзиләр, төрле бәйгеләргә әзерләнәләр. Алар,  үзләре дә сизмичә, әдәбият белән шулай мавыгып киттеләр, аларда фәнне тагын да тирәнрәк өйрәнү теләге уянды. Ә минем бурычым – укучыларга ана телен өйрәтү, аларда милли хис – татар милләтеннән булулары белән горурлану хисе тәрбияләү. Милли хис ул һәркемдә дә бар, аны “кузгата” белергә генә кирәк. Моның өчен, беренчедән, укытучының үзендә бу хис көчле булуы,  милләт язмышын, тарихны бик яхшы белүе, укучыларның игътибарын җәлеп итәрдәй матур сөйләмгә ия булуы кирәк. Дәрес – “ бер актердан торган театр”, шуңа күрә укытучы “артист” булырга тиеш. Әгәр дә укытучыда әлеге сыйфатлар булса, укучы аны хөрмәт итә. Бу – уңышка ирешүдә беренче адым. Икенчедән, милли хис тәрбияләүдә ярдәм итә, телне, тарихны өйрәнүгә теләк тудыра торган әсәрләрне сайлап ала белергә кирәк.  Мин менә шуларны истә тотып, сыйныф бүлмәсен әдәби китаплар, төрле газета-журналлар, методик кулланмалар белән һәрдаим баетып торам. Бу әсбаплар  укучыларның кул астында, аларга кирәк чакта һәрвакыт ярдәм итә.  

      Елдан-ел профессиональ осталык үсә, укучыларның танып-белү эшчәнлеген активлаштыруга, гражданлык һәм патриотизм хисләре тәрбияләүгә  юнәлдерелгән эш системасы камилләшә. Укучының танып-белү активлыгын, эзлекле һәм иҗади фикер йөртә белү сәләтен үстерү өчен, дәреснең актив формаларын еш кулланам. Кабатлау, белемнәрне системалаштыру, йомгаклау дәресләре аеруча нәтиҗәле була. Әдәбият дәресләре, идея-эстетик, әхлак тәрбиясе бирүдән тыш, балаларны уйларга, үз фикерләрен дөрес итеп әйтеп бирә белергә өйрәтү бурычын да үти. Әгәр укучы мөстәкыйль фикер йөртергә өйрәнмәсә, чын шәхес булып формалаша алмас иде. Шуны истә тотып, иҗади дәресләр үткәрергә тырышам. Аларның чын-чыннан уйлану, фикер йөртү, иҗат итү, дөньяны танып-белү, эстетик, әхлакый тәрбия дәресләре булуына омтылам. Стандарт булмаган дәресләр баланың сәләтен төрле яктан үстерергә, кызыксынуын арттырырга ярдәм итә. Шулай ук әдәбият дәресләрендә шигырьләрне нәтиҗәле кулланырга тырышам. Чөнки шигъри юллар дәрес материалын үзләштерергә, аларның авторларының иҗатын өйрәнүгә омтылырга, поэзия белән кызыксыну хисе булдырырга, балаларга чын кешеләр булып үсәргә ярдәм итә.

      Үземнең педагогик эшчәнлек елларында төрле төбәкләрдәге төрле мәктәпләрдә эшләргә туры килде. Аларның һәркайсында укыту-тәрбия процессы төрлечә корылган. Без бик тиз үзгәрүчән, көн дә зур яңалыклар китерүче заманда яшибез. Фәнне укытуга таләпләр дә үзгәрә. Ләкин бары бер нәрсә үзгәрешсез кала: бу – укыту процессында укытучының төп роле,  укучыга әйләнә-тирә белән, кешеләр һәм үз-үзе белән гармониядә булырга ярдәм итүче рухи остазның роле.

      Укыту-тәрбия процессында ата-аналар белән тыгыз элемтәдә тору уңай нәтиҗәләр бирә. Шуңа күрә мин сыйныфта һәм мәктәп күләмендә уздырылган чараларга әти-әниләрне дә тартырга тырышам. Ата-аналар җыелышларында, гаиләдә бала тәрбияләү тәҗрибәсеннән чыгып,  чыгышлар ясарга тәкъдим итәм, тулы гаиләләрнең бу мөһим процесста әһәмиятле роль уйнавын ассызыклап күрсәтәм.

      Менә хәзер мин 29 еллык эш стажы булган укытучы. Шушы еллар дәвамында чын педагог булырга тырыштым. Укучыларымның мәктәп һәм шәһәркүләм олимпиадаларда, төрле иҗади бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннарга лаек булуларын мин үз хезмәтемнең нәтиҗәсе дип кабул итәм. Шулай ук тәрбияләнүчеләремнең үз язмышларын журналистика, сәнгать, мәгариф белән бәйләүләре чиксез куандыра. Аларның тормыштагы уңышларын күреп шатлану  нинди зур бәхет!

      Үземнең уйлануларыма нәтиҗә ясап, шуны әйтәсем килә: тормышта һәркем үз урынын үзе таба,  һәркем язмышын үзенчә кора, үзенчә үзгәртә. Уңыш бервакытта да үзеннән-үзе килми. Ул - күп еллар дәвамында даими эшләнгән, туктаусыз көч таләп иткән хезмәт нәтиҗәсе.

       Әгәр минем иҗади  уңышымның формуласын чыгарсак, аны барлыкка китерүче сыйфатлар менә шундыйрак булыр дип уйлыйм:

      -кешелеклелек, намуслылык, тырышлык, яхшы күңеллелек;

      -укытучының укучы һәм аның әти-әнисе белән хезмәттәшлеге;

      -фән буенча тирәнтен белем, һөнәри сыйфатлар, иҗат, үз-үзеңне камилләштерү, үз хезмәтеңне  бер системага салу теләге;

      -үз хезмәтеңнең кирәклеген, кыйммәтен аңлау;

      -актив тормыш позициясе;

      -балалар коллективы белән җитәкчелек итә белү;

            Мин үз укучыларымның бәхетле, сәламәт, киләчәктә иртәгәге көнгә нык ышанган, уңыш казанган кешеләр булуын телим.

      Үз уйлануларымны укытучы һөнәре турында язылган шигырь юллары белән төгәллисем килә:

     Белем сере белән сукмаклардан

  Ачтың безгә юлның яктысын.

           УКЫТУЧЫМ , сүзләреңдә чагыла

Изге уйларымның чаткысы.

 

Мои публикации:
Внеклассная работа
Классное руководство
Краеведение
Общепедагогические технологии
Родной язык и литература
Сценарии праздников
Публикации моих учеников:
Добавить грамоту в портфолио