• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

Шигырь. "Әниләргә мәдхия"

Опубликовано Фаттахова Ильсия Ильгамовна вкл 10.02.2016 - 18:18
Автор: 
Мәхмүтова Энҗе

Әниләргә мәдхия

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл nilrg_mdhiya.docx11.19 КБ

Предварительный просмотр:

Әниләргә мәдхия

Мине әни һәрчак зарыгып көтә:

Шуны уйлап кайтып барышым.

Яннарында бер утырсам аның,

Бетәр кебек кайгы-сагышым.

Ерак юлдан каршы алырсың да

Күзләремә минем багарсың.

-Нихәл, балам, арыдыңмы,- диеп,

Иңнәремә кулың салырсың.

Минем йөрәгемә күчәр шулчак

Синең кулларыңның җылысы.

Дөньядагы бөтен яхшылыкның

Күңелеңә сыйган барысы.

Уза гомер ярсу язлар кебек,

Бәсләр куна синең чәчләргә.

Рәнҗемә син, озак көттердем шул

Кайтам менә язгы кичләрдә.

Сине сагынуым арта бара

Үткән саен гомер юлларын.

Кырыс дөнья гамьсезлекләреннән

Өзелмәсен күңел кылларың.

Гел шат яшә, әнием, борчылмыйча,

Күреп бездән бары изгелек.

Синең гүзәллегең, яхшылыгың

Безнең өчен булыр мәңгелек!

7 нче сыйныф укучысы Мәхмүтова Энҗе


Поделиться:

Центральная часть Млечного пути приоткрывает свои тайны

Астрономы наблюдают за появлением планеты-младенца

Рисуем акварельное мороженое

Астрономический календарь. Октябрь, 2018

Астрономический календарь. Май, 2019