Спецкурс программасы. "Саф татарча сөйләшик!"
рабочая программа на тему

Саф татарча сөйләшик!

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon rab.progr_._spetskursa_po_tat.yaz_._fattahova_i.i.doc123 КБ

Предварительный просмотр:

                                               

«Каралды»

МБГИМ «13 нче гимназия-интернат» ның МБ җитәкчесе

_______И.И.Фәттахова

Беркетмә №____

«_____»________ 2015 ел

          «Килешенде»

          МБГИМ «13 нче гимназия-  

          интернат» ның

          УЭТ буенча

          директор урынбасары

           ________Ч.М.Хәйруллина

          «_____»________ 2015 ел

   «Расланды»

   МБГИМ «13 нче гимназия-    

    интернат» директоры

     __________Р.М.Шакиров

     Боерык № ____

      «____»_________2015 ел

Түбән Кама шәһәре

МБГИМ «13 нче гимназия-интернат»ының

югары квалификацион категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Фәттахова Илсөя Илһам кызының

9  нчы сыйныф өчен

татар теленнән

махсус курс (спецкурс) эш программасы

                                                                                                         Педагогик киңәшмә

                                                                                                                 утырышында каралды

 беркетмә № ____

«___»_________ 2015 нче ел

Түбән Кама шәһәре

2015-2016 нчы уку елы

1. Аңлатма язуы

         «Саф татарча сөйләшик! » спецкурс программасы 34 сәгатькә исәпләнгән һәм татар теле белән кызыксынучы, аны тирәнтен өйрәнергә теләүче 9 нчы  сыйныф укучылары өчен билгеләнгән. Бу электив курс программасы тел белемен өйрәнергә, сүзгә фәнни анализ ясауга кызыксыну формалаштырырга ярдәм итә, аны тикшерү метод һәм алымнары белән таныштыра.

      Спецкурс программасының эчтәлеге эзлеклелек, системалылык, фәннилек принципларын исәпкә алып төзелгән һәм реаль тормышта очрый торган гамәли мәсьәләләрне чишү өчен зарур булган эшчәнлек ысуллары һәм алымнарының үсешенә юнәлдерелгән. Шулай ук программада теоретик дәресләр гамәли дәресләр белән чиратлаштырып бирелә. Дидактик материаллар урынына төрле лингвистик сүзлекләр, татар теле турында фәнни китаплар кулланыла.

       Материалның урнашу эзлеклелеге сүз һәм текст өстендә эш тәҗрибәсенең тупланышын, тел берәмлекләренә мөстәкыйль рәвештә анализ ясау күнекмәләре булдыруны күз уңында тота. Кулланылган метод һәм формаларның күптөрлелеге татар телендә иркен сөйләшә алу омтылышын үстерүгә ярдәм итә.

       Спецкурс программасы шулай ук милли-региональ компонентларны исәпкә алып, укучыларга индивидуаль һәм дифференциаль якын килү өчен мөмкинчелек тудыруны күздә тотып, гадидән катлаулыга принцибы буенча төзелде.

       Программа танып белү һәм тәрбияви әһәмияткә ия. Өстәмә дәресләр укучыларның белемнәрен тагын да баетырга, стилистика буенча күнекмәләрен камилләштерергә, татар теле өчен горурлану хисләре, күренекле тел белгечләре һәм галимнәрнең хезмәтләренә ихтирам  тәрбияләргә ярдәм итәр.

        Курс программасы зур гамәли әһәмияткә ия:  аның чаралары ярдәмендә сөйләм культурасы үстерелә, өстәмә әдәбияттан файдалана белү күнекмәләре камилләштерелә, укучыларның сүзлек запасы баетыла. Дәресләр укучыларда тел буенча фәнни тикшеренүче хезмәтләренә ихтирам формалаштыруга ярдәм итә һәм тел белеменә профессиональ кызыксыну тәрбияли.        

        Спецкурс курс программасының максаты:

- тел белемен өйрәнү буенча белемнәрне тирәнәйтү,  бу өлкәдә белем дәрәҗәсен киңәйтү, укучыларның гомуми тел культурасын үстерү;

- рухи кыйммәт, аралашу һәм эшчәнлекнең төрле сфераларында белем алу чарасы буларак, телгә аңлы караш формалаштыру;

- укучыларның акыл һәм иҗади сәләтләрен, мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен үстерү, телне кешелек эшчәнлегенең төрле өлкәләрендә куллану;

        Курс программасының бурычлары:

        Белем бирү бурычлары:

- татар әдәби теле һәм сөйләм этикетының нормаларына өйрәтү, сүзлек запасын баету, кулланыла торган грамматик чараларның даирәсен киңәйтү;

- алынган белем һәм күнекмәләрне гамәли эшчәнлектә, көндәлек тормышта куллану;

- сүзгә фәнни анализ ясауга кызыксыну тудыру, сүзне тикшеренү алымнары белән таныштыру;

- китап һәм башка белем бирү чыганаклары өстендә эшне камилләштерү;

- сөйләмдәге һәм язудагы хаталарны кисәтү;

- цитата яки аерым өзекләр белән эшли белү техникасын үзләштерү, дөрес итеп сылтама, ягъни фикерне раслау өчен өземтәләр язарга өйрәтү; 

        Сөйләм үстерү бурычлары:

        - сөйләм культурасы дәрәҗәсен үстерү;

        - сөйләмнең камил булуына ихтыяҗны арттыру;

        - укучыларның төрле ситуацияләрдә татар әдәби телендә аралаша алу күнекмәләрен үстерү;

        Тәрбияви бурычлар:

        - тел белеменә профессиональ кызыксыну формалаштыру;

        - үз халкыңа һәм телеңә бирелгәнлек хисләре, татар теленә мәхәббәт, аның әдәбиятына һәм мәдәниятенә хөрмәт тәрбияләү;

        - социаль яктан актив шәхес формалаштыру;

        - милләтара аралашу культурасын үзләштерү, толерантлылык тәрбияләү;

        

Алымнар:

- сүзле;

- уенлы;

- өлешчә-эзләнүле;

- тикшеренү;

- демонстратив-күрсәтү;

- проблемалы;

Предметара бәйләнеш:

- татар әдәбияты;

- тарих;

- рус теле;

- рус әдәбияты;

- музыка;

- биология;

- география;

- туган якны өйрәнү

Предмет эчендә бәйләнеш:

- фонетика, орфоэпия, орфография;

- лексика, орфография, этимология;

- морфология, орфография, этимология;

- морфология һәм стилистика;

Курс программасының формалары:

-төркемләп эш;

- күмәкләп эш;

- индивидуаль эш.

2. Укыту- тематик план

Т е м а

Сәгатьләр  саны

теория

гамәли

барлыгы

1

Т  Татар теле турында

1

6

7

2

Т  Тел тарихы

1

3

4

3

    Фонетика һәм орфоэпия

1

3

4

4

    Лексика

1

5

6

5

    Сүз ясалышы

1

1

2

6

    Морфология

1

4

5

7

    Синтаксис

1

5

6

Б             Барлыгы

7

27

34

 

3.   Укыту планы эчтәлеге.

                Тема 1.   Татар теле турында.

          Гамәли эш.

  •  «Татар теле дөньяда иң бай телләрнең берсе » темасына тезислар сайлау;
  •  Язучы һәм галимнәрнең татар теле турында әйткән фикерләреннән үзләренә ошаганнарын сайлап алу.  «Язучы һәм галимнәр татар теленең нинди үзенчәлекләрен ассызыклап күрсәтәләр?» соравына җавап әзерләү;
  •  «Тел ни өчен кирәк?»,  «Татар теле – дөньяда нык үскән телләрнең берсе», «Ни өчен татар теле, рус теле белән беррәттән, дәүләт теле итеп билгеләнде?» темалары буенча фикер алышу;
  •  «Тел системасы» таблицасын төзү;
  •  Тел турында мәкаль һәм әйтемнәр сайлау (татар һәм рус телләрендә), аларның мәгънәләрен аңлату;
  •  Практикум. Сөйләм һәм грамматик хаталарның төрләре. Текстны үзгәртеп язу яки төзәтү;
  •  Аннотация нәрсә ул? Аның структурасы. Татар теле турында язылган берәр фәнни-популяр китапка аннотация төзү;
  •  Публицистик стиль жанрлары.  Берәр гәҗиткә яки журналга мәкалә язу;
  •  Татар теле турында гәҗит чыгару;

Тема 2.  Телнең тарихы.

Гамәли эш.

  •   Таблицалар төзү:  «Төрки телләр төркеме»,  «Славян телләре»,  «Һинд- европа гаиләсенә кергән телләр»;
  •   «Борынгы төрки әдәби теленең барлыкка килүе» темасына белдерү ясау;
  •   «Төрки телләренең туганлыгы нәрсә белән аңлатыла? » соравы өстендә уйлану;
  •   Этимологик сүзлек белән эш.
  •  «Тел өлкәсендә реформалар» темасына материал туплау;
  •   Эзләнү эше. Татарлар кулланган язу төрләре. Татар алфавитындагы үзенчәлекле хәрефләр;
  •   Тел белеме буенча  «Зирәк тиен -2010»  уен-конкурсы;
  •   «Күренекле галим, тел белгече М.З.Зәкиев хезмәтләре», «Милли әдәби телебез тарихында  Г.Тукайның роле» темаларына рефератлар яклау;
  •   «Идегәй дастаны» әсәренең  теленә анализ.

Тема 3.  Фонетика һәм орфоэпия.

   Гамәли эш.

  •  Орфоэпик сүзлек белән эш. Татар әдәби теленең кайбер тартыклары әйтелешендә орфоэпик нормаларның үтәлеше. Алынма сүзләрнең әйтелеше. Татар басымы үзенчәлекләре.
  •  Урындагы телевидение, радио тапшырулары дикторларының сөйләмен, реклама телен күзәтү, аларда орфоэпик нормаларның бозылу күренешләрен табу;
  •  Текст белән эш.  Шигырьләргә анализ. Сәнгатьле сөйләмдә фонетик чаралар. Авазларның охшашлануы, чиратлашуы.

        Тема  4.  Лексика.

  Гамәли эш.

  • Габдерәхим Утыз Имәнинең «Киңәш» (1802ел) шигыренә анализ;
  • «Фразеологизмнарны татар теленең төрле стильләрендә куллану», «Күчерелмә мәгънәле сүзләрне татар теленең төрле стильләрендә куллану» темалары буенча практикум;
  • Паронимнар сүзлеге белән эш. Бертөрле әйтелә торган сүзләрнең мәгънә ягыннан аермасы. Рус теле белән чагыштыру күнегүләре;
  • Тел нормалары буенча практикум. Сүзләрнең лексик бәйләнеше;
  • Текстка анализ. Сурәтләү, сәнгать чаралары (эпитет, метафора, синекдоха);
  • «Хәзерге әдәби тел лексикасында борынгы төрки тел сүзләре» темасына рефератлар яклау;
  • Лексик нормалар.  Сүзләрнең лексик нормалары бозылу. Сүзләрне башка мәгънәдә куллану. Синонимнар, паронимнар куллану. Артык сүзләр куллану. Кайбер конструкцияләрне урынсыз куллану. Диалектлар куллану.

Тема  5.  Сүз ясалышы.

Гамәли эш.

  • Төрле һөнәр ияләре исемнәрен ясаучы ясагыч кушымчалар ( рус теле белән чагыштыру: аучы - охотник, укытучы - учитель һ.б.);
  • Татар телендә алынма сүз ясагыч элементлар;
  • Сүз ясалышының бер ысулы буларак, сүзнең бер сүз төркеменнән икенче сүз төркеменә күчүе ( рус теле белән чагыштыру)

Тема 6.  Морфология.

 Гамәли эш.

  • Практикум.  Морфологик нормалар. Сөйләмдә саннарның кулланышы (җыючы саннарның исемләшүе ). Сөйләмдә сыйфатларның кулланышы (кимлек дәрәҗәсендәге актив кушымчалар). Сөйләмдә исемнәрнең кулланышы. ( изафә төрләре, тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнешендәге үзенчәлекләр). Алмашлыкларның кулланышы. Фигыль формалары;
  • Ярдәмче сүз төркемнәренең роле;
  • Сүзгә морфологик анализ ясау күнегүләре;
  • Тексттагы җөмләләр бәйләнешендә морфологик чаралар;

Тема 7.  Синтаксис.

         Гамәли эш.

  • Синтаксик нормалар. Сүзтезмәләрнең төзелеше, аларның синонимлыгы. Ия белән хәбәрнең ярашуы. Җөмләләрнең тиңдәш кисәкләр, аерымланган хәлләр белән төзелеше.
  • Текст өстендә эш. Татар һәм рус телләрендә сүзләр бәйләнешендәге уртак һәм аермалы яклар;
  • Кушма җөмлә составындагы мөнәсәбәтле сүзләрнең үзенчәлекләре;
  • Рус телендәге туры сөйләмле җөмләне кыек сөйләмгә әйләндерү күнегүләре;
  • Татар телендә җөмләдән тыш килгән керешмә төзелмәләргә күзәтү;
  • «Редакция» эшлекле уены;

4. Әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр

-татар һәм рус телендәге әсәрләргә телдән һәм язмача фикереңне белдерү, аларга бәя бирү;

-татар әдәби теленең нормаларына нигезләнеп, кирәкле темага телдән һәм язмача бәйләнешле текст төзү;

- әдәбият теориясенә караган иң әһәмиятле төшенчәләрне, аларның билгеләмәләрен белергә (әдәби процесс, иҗат методы, сәнгатьчә адымнар – чаралар, анализ төрләре, язучының стиле, әдәбият һәм чор, шәхес һәм җәмгыять бәйләнешләре);

- Фонетика һәм орфоэпия:

- татар телендәге сузык һәм тартык авазларның акустик-артикуляцион үзгәрешләрен белү.

- сингармонизм законын, рәт һәм ирен гармониясен белү, авазларны дөрес әйтү;

- сүзләргә фонетик анализ, транскрипция ясау;

- татар теленең язу тарихын, орфографик принципларын үзләштерү.

Лексикология һәм фразеология:

- сүзләрнең һәм фразеологик әйтелмәләрнең лексик мәгънәләрен аңлату, аларга синоним һәм антонимнар табу;

- аңлатмалы, этимологик, энциклопедик, тәрҗемәле сүзлекләр белән эшләү.

Стилистика:

- телебездә кулланыла торган стильләрне, аларның үзенчәлекләрен белү;

- төрле стильдәге текстларны аера белү, стиль хаталарын төзәтү буенча эшләү.

Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы:

- сүзләрнең мәгънәле кисәкләрен билгели белү, тамыр, нигез һәм кушымчага аңлатма бирү;

- сүзләрне ясалышы һәм төзелеше буенча тикшерү.

Морфология:

- сүз төркемнәренең үзенчәлекләрен билгеләү, аларның лексик, грамматик, морфологик һәи синтаксик билгеләрен аңлау;

- сүз төркемнәренә морфологик анализ ясау;

- аларның төрле ысуллар белән ясалуын белү.

Синтаксис һәм пунктуация:

- өйрәнелә торган синтаксик берәмлекләрне аңлау;

- сүзтезмә һәм җөмләнең аермасын таный белү;

5. Укыту-методик әсбаплар исемлеге

1. «Тел белемен укытуда кайбер үзенчәлекләр» темасына авторның эш тәҗрибәсе;

2. Татар теле турында фәнни-популяр китаплар, журналлар, методик кулланмалар:

  • Галләмов Ф.Г.  Татар телендә җөмләдән тыш килгән керешмә төзелмәләр. / Ф.Г.Галләмов. // Милли мәдәният. – 2003. – №4 – Б.17-23.
  • Зәкиев М.З.  Хәзерге татар әдәби теле. Синтаксис. / М.З.Зәкиев. // Казан: Татарстан китап нәшрияты. – 1966. – 244б.
  • Зәкиев М.З.  Хәзерге татар әдәби теле синтаксисы һәм пунктуациясе. / М.З.Зәкиев. // Казан: Татарстан китап нәшрияты. – 1984. – 258б.
  • Миңнуллин К., Вәлиуллин Р. Татар теле – сүзлекләрдә. Библиографик күрсәткеч. / К.Миңнуллин, Р Вәлиуллин.// Казан. - 2008. – 56б.
  • Ногман М. XVII-XVIII йөзләрдәге русча-татарча кулъязма сүзлекләр. /М.Ногман. // Казан : Казан университеты нәшрияты. – 1969. – 112б.
  • Сафиуллина Ф. С. Хәзерге татар әдәби теле. Лексикология. / Ф.С.Сафиуллина. // Казан : Хәтер. - 1999. – 359б.
  • Сафиуллина Ф. С. Татар телендә сүз тәртибе. / Ф.С.Сафиуллина. // Казан : Татарстан китап нәшрияты. – 1994. – 154б.
  • Сафиуллина Ф.С. Развитие синтаксического строя татарского языка в советский период: простое предложение. / Ф.С.Сафиуллина.// Казань : Издательство КГУ. – 1990. – 230с.
  • Сафиуллина Ф.С. Развитие синтаксического строя литературного языка (20 век ) : Дис. в виде научного доклада... докт. филол. наук. / Ф.С.Сафиуллина. // Казань. – 2000. – 116с.
  • Фәттах Н. Тарих битләрен актарганда. / Н.Фәттах.// Казан утлары. – 2002. - №6. – 175б.
  • Хаджаева Е.Г. Сөйләм үстерү өчен текстлар һәм коммуникатив биремнәр. / Е.Г.Хаджаева.// Яр Чаллы. – 2002. – Б. 1-144.

3.  Лингвистик сүзлекләр.

4.  Методик әдәбият.

5.  Реферат темалары.

6.  Укучыларның тикшеренү эшләре.


6. Календарь -тематик план

Курсның темасы

Үткәрү вакыты

План

Факт

1

«Татар теле дөньяда иң бай телләрнең берсе » темасына тезислар язу

03.09

2

  • «Тел ни өчен кирәк?»,  «Ни өчен татар теле-дәүләт теле» темалары буенча фикер алышу. «Тел системасы» таблицасын төзү

10.09

3

  • Тел турында мәкаль һәм әйтемнәр сайлау (татар һәм рус телләрендә), аларның мәгънәләрен аңлату

17.09

4

Практикум. Сөйләм һәм грамматик хаталарның төрләре. Текстны үзгәртеп язу яки төзәтү

25.09

5

Аннотация нәрсә ул? Аның структурасы.

01.10

6

Публицистик стиль жанрлары.  

08.10

7

Практик эш. Татар теле турында гәҗит чыгару;

15.10

8

Телнең тарихы. Таблицалар төзү. «Борынгы төрки әдәби теленең барлыкка килүе» темасына белдерү ясау

22.10

9

Этимологик сүзлек белән эш

12.11

10

Эзләнү эше. Татарлар кулланган язу төрләре. Татар алфавитындагы үзенчәлекле хәрефләр

19.11

11

«Милли әдәби телебез тарихында  Г.Тукайның роле» темасына рефератлар яклау

26.11

12

Фонетика һәм орфоэпия. Орфоэпик сүзлек белән эш. Татар әдәби теленең кайбер тартыклары әйтелешендә орфоэпик нормаларның үтәлеше

30.11

13

Алынма сүзләрнең әйтелеше. Татар басымы үзенчәлекләре

03.12

14

Урындагы телевидение, радио тапшырулары дикторларының сөйләмен, реклама телен күзәтү, аларда орфоэпик нормаларның бозылу күренешләрен табу

10.12

15

Текст белән эш.  Шигырьләргә анализ ясау. Сәнгатьле сөйләмдә фонетик чаралар. Авазларның охшашлануы,      чиратлашуы

17.12

16

Лексика. Габдерәхим Утыз Имәнинең «Киңәш» (1802ел) шигыренә анализ;

23.12

17

Фразеологизмнарны татар теленең төрле стильләрендә куллану. Күчерелмә мәгънәле сүзләрне татар теленең төрле стильләрендә куллану

14.01

18

Паронимнар сүзлеге белән эш. Бертөрле әйтелә торган сүзләрнең мәгънә ягыннан аермасы. Рус теле белән чагыштыру күнегүләре

21.01

19

Тел нормалары буенча практикум. Сүзләрнең лексик бәйләнеше

25.01

20

Текстка анализ. Сурәтләү, сәнгать чаралары (эпитет, метафора, синекдоха); «Хәзерге әдәби тел лексикасында борынгы төрки тел сүзләре» темасына рефератлар яклау

28.01

21

Лексик нормалар.  Сүзләрнең лексик нормалары бозылу. Сүзләрне башка мәгънәдә куллану. Синонимнар, паронимнар куллану. Артык сүзләр куллану

04.02

22

Сүз ясалышы. Төрле һөнәр ияләре исемнәрен ясаучы ясагыч кушымчалар. Татар телендә алынма сүз ясагыч элементлар

11.02

23

Сүз ясалышының бер ысулы буларак, сүзнең бер сүз төркеменнән икенче сүз төркеменә күчүе

18.02

24

Морфология.  Морфологик нормалар

25.02

25

 Сөйләмдә саннарның, сыйфатларның. исемнәрнең, алмашлыкларның кулланышы

03.03

26

Фигыль формалары

10.03

27

Ярдәмче сүз төркемнәренең роле

17.03

28

Сүзгә морфологик анализ ясау күнегүләре

24.03

29

Синтаксис. Синтаксик нормалар

07.04

30

Сүзтезмәләрнең төзелеше, аларның синонимлыгы

14.04

31

Текст өстендә эш. Татар һәм рус телләрендә сүзләр бәйләнешендәге уртак һәм аермалы яклар

21.04

32

Кушма җөмлә составындагы мөнәсәбәтле сүзләрнең үзенчәлекләре

28.04

33

Рус телендәге туры сөйләмле җөмләне кыек сөйләмгә әйләндерү күнегүләре;

05.05

34

Татар телендә җөмләдән тыш килгән керешмә төзелмәләргә күзәтү.

«Редакция» эшлекле уены;

12.05


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Разработка внеклассного мероприятия по татарскому языку "Татарча да яхшы бел..."

Внеклассное мероприятие было проведено в рамках республиканского конкурса "Мин татарча сөйләшәм!" ( Я говорю по-татарски!). Мы заняли призовое место - приз DVD плеер....

Статья из опыта работы по учебно методическому комплексу "Татарча да яхшы бел"

Результат опыта работы по новому УМК "Татарча да яхшы бел"...

КВН-дәрес “Мин татарча сөйләшергә өйрәнәм!”

Хәерле кич кадерле кунаклар!Бүген безнең 21 нче февраль Халыкара туган тел көне.Безнең чарабыз туган телебезгә һәм тарих елы белән бәйле үтәчәк....

Акция: "Мин татарча сөйләшәм"

Программа-сценарий для акции "Мин татарча сөйләшәм"1. Посещение Альметьевского Государственного драматического театра2. Создание буклета для акции3. Подготовка плакатов для акции4. Подготовка к походу...

Укучылар өчен татарча ребуслар

Укучылар өчен татарча ребуслар...

План-конспект учебного занятия спецкурса «Политология» для обучающихся 9 классов в рамках «рекламы» спецкурса для социально-экономического профиля в 10 классе

Данное учебное занятие в 9 классе  проводится в рамках «рекламы» профильного 10 класса, где курс «Политология» преподается в рамках спецкурса для социально-экономического профиля. Тема учебн...

Внеклассное мероприятие "Татарча да яхшы бел..."

Это мероприятие я показывала на районном семинаре учителей татарского языка и литературы....