Статья из опыта работы по учебно методическому комплексу "Татарча да яхшы бел"
статья по теме

Результат опыта работы по новому УМК "Татарча да яхшы бел"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл esh_tzhribse.docx13.96 КБ

Предварительный просмотр:

Р.Р. Нигъмәтуллинаның “Татарча да яхшы бел” укыту- методик комплексы буенча эш тәҗрибәсеннән

Илсөяр Талипова, Әлмәт муниципаль районы 20-нче урта мәктәбе югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Татар телен чын мәгънәсендә дәүләт теле дәрәҗәсенә җиткерү җиңел эш түгел.Шулай да бу өлкәдә ирешелгән уңышлар турында әйтеп китәргә кирәктер.  

Мин соңгы 6 елда Р.РНигъмәтуллина тарафыннан чыгарылган “Татарча да яхшы бел” УМКсы буенча эшлим.

2005 елның сентябрендә шушы дәреслек буенча республика экспериментына куркып кына алынган идек. Ләкин Европа дәреслекләренә тиң булырлык дәреслекләрне күргәч, кулга аудиотасмаларны алгач, дәртләнеп эшкә “чумдык”.  Концентрик технология нигезендә коммуникатив методика ята. Төп бурычыбыз- рус баласын татар телендә аралашуга чыгару иде. Дәреслекләрнең системалы һәм проблемалы күнегүләргә корылып төзелүе, аудиотасмалар, эш дәфтәрләре  балаларның мөстәкыйльлеген , логик фикерләү сәләтен, уйлау эшчәнлеген баетырга мөмкинлек бирде. Укучылар укытучы һәм бер-берсе белән аралашырга, төркемнәрдә эшләргә , үз фикерләрен уңайсызланмыйча дәлилли белергә өйрәнделәр. Эш дәфтәрләре белемнәрне ныгыту, актуальләштереп  кабатлау өчен менә дигән ярдәмлек булды. Укучылар тестларны, иҗади проектларны бик теләп башкардылар.

Мәгариф министрлыгыннан килгән еллык тест нәтиҗәләре сыйфаты  70% булды. Экспериментта Урсала мәктәбе белән бергә шәһәребезнең 17 нче мәктәбе укучылары да катнашты. Бу чорда ике мәктәп арасында чын дуслык урнашты. 17 мәктәп укытучылары Н.Җ. Кашипова һәм Р.М Махыянова Урсала мәктәбе укучылары белән мастер –класс  күрсәтте, дәреслек авторы Р.РНигъмәтуллина Урсала 9 нчы сыйныф укучылары белән татар телендә аралашты һәм тел өйрәнүнең нәтиҗәле булуын билгеләп үтте.

Урсала мәктәбендә үткәрелгән сыйныфтан тыш чаралар ике телдә алып барылды. Әлмәт шәһәрендә яшәп иҗат итүче шагыйрәбез Клара Булатова, үзэшчән композитор Зиннур Сафиуллин иҗатлары укучыларыбызда кызыксыну уятты. Алар татарча аралаша белүләренә бик сөенделәр.

9 нчы сыйныфны тәмамлаганда, имтихан коммиссиясе укучыларның  белем дәрәҗәсе үсүен билгеләп үтте.Тел өйрәнүнең беренче этабы уңышлы үтте дип әйтер идем. Рус балалары укытучы хезмәттәшләрем бу дәреслек белән кызыксынырлар дип уйлыйм.