мастер-класс по татарской литературе
видеоурок на тему

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tezm_sr_echtlege.doc41.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Түбән Кама шәһәре

13 нче гимназия-интернаты

Тезмә әсәр эчтәлеген ачу буенча осталык дәресе.

                                                  Автор: югары категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                               Фаттахова Илсөя Илһам кызы

2016 ел

Тема. Әсәр эчтәлеге

Максат. Үсеш технологиясен кулланып, тезмә әсәр эчтәлеген ачу.

Эш тәртибе.

  1. Кереш. Һәр фәннең өйрәнү объекты була. Әдәбиятныкы- әдәби әсәр, язучы иҗаты, әдәби чор. Гамәлдәге дәреслекләрдә аларга әзер анализ бирелә. Т. Миңнуллин “мин әсәрнең үзен укымыйча да, дәреслектәге мәкалә нигезендә аның турында сөйләп бирә алам”, ди. Моннан аермалы буларак, А. Яхин әдәби объектларга мөстәкыйль  бәя бирергә өйрәтә, аның технологиясенең нигезендә иҗади фикерләргә өйрәтү генә түгел, күнектерү ята. Моның өчен ул төшенчәнең эчтәлеген һәм эш ысулларын гомумиләштерү алымын куллана. Профессор Әхмәт Зәкиевич Рәхимовның иҗади үсеш технологиясе дә шул нигездә тора,  моңа ул тагын төркемнәрдә эш һәм модельләштерү алымнарын өсти. Татар әдәбиятыннан яңа стандартлар белән эшләү өчен безнең  гамәлдә булган шушы  ике технологиябез бар.
  2.  Уку мәсьәләсе кую. Бүген без тезмә әсәргә анализ ясау моделен кулланып,  Ркаил Зәйдуллинның бер шигырендә  объектив һәм субъектив эчтәлек табарбыз.
  3. Уку мәсьәләсе  чишү

Шигырьне сөйләү.

Карап торам Казаныма

Сөембикә манарасыннан...

Үткәннәрем белән мин үзем дә

Легендага кереп барам сыман.

Дастаннарын барлый- барлый, менә

Легендага кереп барам сыман!

Хыялларым кебек ап-ак җилкән

Сәлам юллый Вакыт дәрьясыннан.

Ә Казанда яз патшалык итә!

Җиңә алмас кебек аны берни...

Ямь- яшел ут чолгап алган җирне,

Яшел ялкын ярсып күккә үрли.

Язгы шатлык күңелемдә минем!

Язгы шатлык тамырымда ага!

Чәчәк исен алып килә җилләр,-

Илаһилык иңә манарага.

...Карап торам.

Казан, Кояш һәм Яз.

Яшел ялкын ярсып уйный илдә,

Минем бүген шушы манарадан

-Бәхет!- диеп кычкырасым килә.

Әмма җилләр гайрәтләнә һаман,-

Өзгәләрләр кебек шушы өнне.

Еракларда ялгыз моңсу җилкән

Офыкларга кереп бара инде.

  1. Әсәрнең күренеп торган эчтәлеген табабыз.

Көтелгән җавап- табигать матурлыгы. Җирдә яз, яшеллек тантанасы, лирик геройның күңелендә- шатлык, бәхет хисе. Бу- объектив эчтәлек.

  1. Әмма зур  шагыйрьләр табигать матурлыгы эченә төп, субъектив эчтәлекне яшерә. Аны табу өчен әсәрне ике өлешкә бүләбез: Көтелгән җавап: беренче өлештә- яз, яшеллек, икенче өлештә җилләр хакимлек итә.
  2. Беренче өлешнең эчтәлеген ачу өчен, метафораларны табабыз һәм мәгънәсен билгелибез:

Көтелгән җавап. Сөембикә манарасы- дәүләтебезне югалту символы. Татар халкының данлы үткәне, дәүләтләре- легенда.

яз- Ә Казанда яз хакимлек итә!

Җиңә алмас аны беркем!

Язгы шатлык күңелемдә минем,

Язгы шатлык тамырымда ага.

татар әдәбиятында уянуны белдерә,

яшел төс

Ямь- яшел ут чолгап алган җирне,

Яшел ялкын ярсып күккә үрли.

Яшел төс-татарларның азатлык хәрәкәте билгесе.

Кабатлауны табабыз:

Яшел ялкын ярсып күккә үрли.

Яшел ялкын ярсып уйный илдә. Әһәмиятле урыннар гына кабатлана!

Нәтиҗә. Беренче өлеш- татарларның азатлык хәрәкәте, уянуы турында икән

  1. Икенче өлешнең эчтәлеген ачу өчен, метафораларны табабыз һәм мәгънәсен билгелибез:

Көтелгән җавап. Икенче өлештәге метафора- җил. Татар әдәбиятыннан мисаллар:

Дәрдемәнд-... исә җилләр, күчә комнар, бетә эз...

Такташ- ...сүгенә- сүгенә кайтам салкыннан

Җил ияреп килә артымнан...

Туфан- ...тәрәзәңә җилләр бәрелгәннәр...

       Җил эзәрлекләү, явызлык төшенчәсен белдерә һәм ике өлеш каршылыкка керә. Җилләр язны, яшеллекне өзгәләргә тели.

Яз                 җилләр

Яшеллек

Нәтиҗә. Икенче өлеш эчтәлеге-   татарларның бәйсезлегенә куркыныч яный.

Яшерен, ягъни субъектив эчтәлек табылды: әсәр татарларның бәйсезлек хәрәкәте һәм аңа куркыныч янау турында икән.

  1. Кабатланган урыннарны һәм аларның эчтәлеген табабыз:

Хыялларым кебек ап-ак җилкән

Сәлам юллый вакыт дәрьясыннан- лирик геройның бәйсезлеккә булган өметләре.

Еракларда ялгыз моңсу җилкән

Офыкларга сеңеп бара инде- лирик геройның күңелендә өметсезлек, бушлык ярала.

Халкыбызның үткәннәре кебек, азатлык турындагы хыяллар да легендага  кереп бара.

  1. Йомгаклау.  Без уку мәсьәләсен чиштек: яшерен эчтәлекне һәм автор хисе үзгәрешен таптык. Бу эш тезмә әсәр анализының бер өлеше  һәм ул күп нәрсәләрне башкача ача, әдәбиятны яхшырак үзләштерергә, аерым әсәрне һәм язучы иҗатын тулырак  аңларга мөмкинлек бирә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мастер -класс "Представление участника Всероссийского конкурса мастер-класса учителя родного (татарского) языка и литературы «Туган тел» "

Яруллина Гульшат Минасхатовна  имеет высшее образование, закончила  Арское педагогическое училище в 1995г., Набережночелнинский  государственный педагогический институт в 2003 г. Стаж р...

На Всероссийский конкурс мастер-класса учителей родного (татарского) языка и литературы "Туган тел"

“Кәҗә бәтиләре һәм Бүре” татар халык әкияте н сәхнәләштерү.  Максат:1.     Әкият төре белән танышуны дәвам итү.2.     Укучыларның иҗади эшләү күнекмәләрен,...

Мастер-класс фрагмента урока по литературе 2 курс СПО " Знакомство с героями пьесы М.Горького "На дне". Конфликт в пьесе".

Мастер-класс рассчитан на 20 минут. Сообщается тема урока, определяются цели, проводится работа с текстом, обучающиеся дают характеристику героям пьесы и делают выводы.Мастер-класс сопровождается през...

Мастер-класс "Использование на уроке литературы и русского языка приёмов технологии компетентностного подхода "Развитие критического мышления через чтение и письмо"

Мастер-класс даёт широкое представление о практическом применении метода критического мышления на уроке, иллюстрирует конкретные формы реализации на уроке....

РАБОЧАЯ ПРОГРАММА УЧЕБНОГО ПРЕДМЕТА «РОДНОЙ (ТАТАРСКИЙ) ЯЗЫК» И "РОДНАЯ (ТАТАРСКАЯ) ЛИТЕРАТУРА" ДЛЯ ИЗУЧАЮЩИХ ТАТАРСКИЙ ЯЗЫК КАК РОДНОЙ (5 – 9 КЛАССЫ)

РАБОЧАЯ ПРОГРАММА УЧЕБНОГО ПРЕДМЕТА «РОДНОЙ (ТАТАРСКИЙ) ЯЗЫК»  И "РОДНАЯ (ТАТАРСКАЯ) ЛИТЕРАТУРА" ДЛЯ ИЗУЧАЮЩИХ ТАТАРСКИЙ ЯЗЫК КАК РОДНОЙ (5 – 9 КЛАССЫ)...