• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

Шигырь. "Әби нәсыйхәте"

Опубликовано Фаттахова Ильсия Ильгамовна вкл 10.02.2016 - 20:50
Автор: 
Гобәйдуллина Айгөл

  "Әби нәсыйхәте"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл gobydullina_aygol.docx13.04 КБ

Предварительный просмотр:

АНКЕТА

Фамилия, исем: ___ Гобәйдуллина Айгөл ____________________________________

Туган елы: ___13.10.2000___________________________________________________

Шәһәр: __Түбән Кама шәһәре_______________________________________________

Мәктәп: _МБГИМ (муниципаль бюджет гомумбелем бирү интернат-мәктәбе)

”13 нче гимназия-интернат”________________________________________________

Сыйныфы: ___8 нче сыйныф________________________________________________

Әсәр исеме: ___”Әби нәсыйхәте”___________________________________________

Номинация: ___Яшь шагыйрь_______________________________________________

Әсәр күләме (бит): ___1 бит________________________________________________

Әби нәсыйхәте

Поезд әкрен генә урыныннан кузгалды...

Әби белән онык кара-каршы сүз башлады:

- Уф, арыдым бу тормыштан, туйдырды!

- Ничек инде туясың, сиңа яңа унсигез тулды.

Бар дөньяның матурлыгын, гүзәллеген әле күрмәдең,

Бу тормышның ачысын-төчесен әле сизмәдең.

 

Бар саулыгың, яшьлегең, көчең, сәләтең,

Ләкин юктыр бу дөньяга мәхәббәтең.

Һәр яңа туган көнгә шөкер итүең,

Аңламыйсың гомереңнең зая үтүен.

Бар тормышта авыр язмышлы, хаста кешеләр,

Сызлап-сыкрап, иза чигеп, кыен яшиләр.  

Әмма аларның рухлары саф, уйлары изге,

Күңелләре пакъ, нурлы, әйтерсең чиста көзге.

Бар җиһанны  ярата алар, матурлыкны күрә белә,

Шуңа күрә күзләреннән иман нуры бөркелә.

Аңла, балам, һәр кеше үз язмышына үзе хуҗа,

Ләззәт алып яшә җирдә,  туры юлдан тайпылма!

Тормыш сукмаклары сикәлтәле, җиңел юллар эзләмә,

Авырлыкны кичә  бел син, юкка-барга сүзләмә.

Үз бәхетеңне күрә бел, башкалардан көнләшмә,

Егыла калсаң, сикереп тор да алга атла, эндәшмә!

...Поезд һаман алга чаба, әби сөйли дә сөйли,

Оныгына тормыш мәгънәсен әйтеп калырга тели.


Поделиться:

Рисуют дети водопад

Рисуем одуванчики гуашью (картина за 3 минуты)

Госпожа Метелица

Каргопольская игрушка

Рисуем осень: поле после сбора урожая