Представление и презентация "Мой край, моя школа, моя профессиональная деятельность"
презентация к уроку по теме

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon predstavlenie.doc31.5 КБ

Предварительный просмотр:

Профессиональ эшчәнлегем, туган мәктәбем...

        Тормыш – диңгез. Ә без – шул иксез-чиксез диңгезнең кечкенә  генә инешчекләре. Менә әле кайчан гына мин дә, нәни генә инеш булып, шул зур тормыш диңгезенә  килеп кушылган идем. Яшәү көче, тормыш дәрте белән ярсыган яшь йөрәк, ташларны актарып, каты ярларны кисеп, һаман алга омтылды.

        Мин үз язмышымны мәктәп, балаларга бәйләвем белән чиксез бәхетлемен. Укытучы, әлбәттә- сабырлык, тырышлык, белем таләп итә торган һөнәр, ул – зур тормыш юлына чыгаручы. Эшли башлагач, алган белемнәрем белән генә чикләнеп калмыйча, уздырган әңгәмәләрем, биргән һәр дәресем кызыклы, мавыктыргыч мәгълүматлар биреп шатландырсын, бүгенге көн таләпләренә җавап бирсен өчен, көн дә үз белемемне күтәрү өстендә эшләргә, тормыш казанында кайнарга туры килде.

        Гомеремнең юлбашы булган кечкенә генә инешем, чиксез күп борылышлар ясап, агымын әледән-әле үзгәртеп тора.

        Мин-татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Бурычым – укучыларга ана телен өйрәтү, аларда милли хис – татар милләтеннән булулары белән горурлану хисе, фикер йөртергә сәләтле, аек акыллы, төрле хәлләрдә дә югалып калмый торган толерант шәхес тәрбияләү.

        Моңа ирешү өчен, укытуның төрле алым-ысулларын, формаларын кулланам. Замана үзгәрә, аның белән бергә укыту системасы да катлаулана. Шуңа күрә дәресләрне яңа технологияләр, информацион белем бирү ресурсларын кулланып, заманча үткәрергә тырышам. Бу миңа дәрестә көтелгән нәтиҗәгә ирешергә ярдәм итә. Башка төбәкләрдә эшләүче хезмәттәшләрем белән “Берләшмә” (ягъни “Сообщество”) бүлеге аша тәҗрибә уртаклашам. Шулай ук, материалны авыр үзләштерүче балалар белән, дистанцион белем бирү ресурсларыннан уңышлы файдаланам.

        Эшемнән тәм табу, укучыларымның кечкенә генә уңышларына да куану миңа көч бирә, дәрт өсти. Аларның мәктәп, шәһәр, республикакүләм олимпиадаларда, төрле иҗади бәйгеләрдә, фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашып, призлы урыннарга лаек булуларын мин үз хезмәтемнең нәтиҗәсе дип кабул итәм. (Мәрданшина Айзилә, Сабитова Таңсылу, Мәхмүтова Энҗе, Фәрхетдинова Әдилә, Яруллина Гөлия, Мөхәмәтҗанова Алия, Вәлиева Зөһрә)

        Хәзерге заман укытучысы беркайчан да ирешелгәннәргә генә канәгатьләнеп калырга тиеш түгел, ул һәрвакыт алга карарга, заман белән бер сафта барып, гел эзләнеп яшәргә тиеш. Мин дә үземне шушы кыйблага туры калучы мөгаллим дип саныйм. “Хәзерге татар әдәби теле”, “Халык җәүһәрләре” дип исемләнгән авторлык программаларым бар. Алар “Фән һәм мәктәп” журналында басылып чыкты. Мәктәп, шәһәр, республикакүләм бәйгеләрдә һәрдаим катнашырга тырышам (“Ел укытучысы” бәйгесе, “Туган тел” мастер-класс бәйгесе)

        Әлбәттә, һөнәрем җиңел түгел, ләкин үз эшеңне яратып башкарсаң, һәр иртәдә ашкынып мәктәпкә килсәң, балаларның зур ышаныч белән сиңа төбәлгән карашларын күрсәң, барлык арулар юкка чыга, һәм эшеңнең кирәклеген аңлап, хезмәтеңнән канәгатьләнү тоясың. Ә янәшәңдә сиңа һәрвакыт ярдәмгә ашкынып торучы, һәрчак синең белән элемтәдә булучы әти-әниләрнең, тугры хезмәттәшләреңнең, гаиләңнең булуы тагын да сөендерә, көч бирә.

        Еллар үтә, инешем, юлында очраган кечкенә елгаларны үзенә ияртеп, зурая бара, зурайган саен “акылга утыра”. Менә хәзер инде мин 29 ел стажы булган тәҗрибәле укытучы. Бүгенге көндә 4 чыгарылыш сыйныфым бар. Алар белән тыгыз элемтәдә торабыз. Тәрбияләнүчеләремнең үз язмышларын журналистика, сәнгать, мәгариф белән бәйләүләре чиксез куандыра.

        Көннәр, айлар, еллар, шатлыклары, хәсрәтләре белән, күз ачып йомганчы үтеп китәләр. Киләчәктә укучыларым мине, бары тик якты истәлекләр белән искә алсалар, бу бәхет түгелмени!?

Бәхетле чак – әзме, сизмибезме,

Ник белмибез бәхет икәнен.

Бәхет булмый, ниләр булсын инде

Кайгыларның үтеп киткәне?!

Күрә алганга шушы дөньяларны,

Күкрәк тутырып һава алганга.

Бәхетле мин җан җылысы бирер,

Җанга якын укучыларым булганга!...


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Презентация на тему "Мой край, моя школа, моя профессиональная деятельность"

1 презентация - Мой край2 презентация  - моя школа 3 презентация - моя профессиональная деятельность (1 часть)моя профессиональная деятельность (2 часть)...

Мой край, моя школа, моя профессиональная деятельность ( презентация)

Презентация на тему   "Мой край, моя школа, моя профессиональная деятельность"...

Мастер-класс.Презентация на тему "Мой край, моя школа, моя профессиональная деятельность-минем туган ягым,мәктәбем,минем һөнәри эшчәнлегем"

Аксубаем-ак төбәгем!Туган якның гүзәл була —Гади генә бер гөле дә…Ямьле була, кыек булмыйТуган якның бер җире дә...!...

"Мой край, моя школа, моя профессиональная деятельность" презентация.

Материалы  на Всероссийский конкурс мастер-класса учителей родного языка и литературы «Туган тел»...

«Мой край, моя школа, моя профессиональная деятельность»

«Мой край, моя школа, моя профессиональная деятельность»...

Презентация "Мой край,моя школа,моя профессиональная деятельность"

"Мой край,моя школа,моя профессиональная деятельность"...

Мой край, моя школа, моя профессиональная деятельность

Мой край, моя школа, моя профессиональная деятельность...