• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

Шигырь. "Туган авылым - Ташлыгым"

Опубликовано Фаттахова Ильсия Ильгамовна вкл 10.02.2016 - 21:17
Автор: 
Сабитова Таңсылу

  "Туган авылым - Ташлыгым"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tansylu.docx11.86 КБ

Предварительный просмотр:

АНКЕТА

Фамилия, исем: ___ Сабитова Таңсылу___________________________________

Туган елы: ___02.02.2000_______________________________________________

Шәһәр: __Түбән Кама шәһәре___________________________________________

Мәктәп: _МБГИМ (муниципаль бюджет гомумбелем бирү интернат-мәктәбе) ”13 нче гимназия-интернат”____________________________________________

Сыйныфы: ___10 нчы сыйныф_________________________________________

Туган авылым – Ташлыгым

Туган ягым минем, иң якын як,

Әллә шунда туып үскәнгә.

Инеш буйларында яланаяк

Балачагым гөрләп үткәнгә.

Еракларга китә калса юлым,

Күңелем кала туган якларда.

Табигатен мәңге оныталмамын

Чит җирләрдә матур булса да.

Челтер-челтер итеп нидер сөйли

Тау башыннан Ташлык чишмәсе.

Салкын суларыннан сихәт ала,

Авылымның олысы, кечесе.

Һаман элеккечә, тау башыннан

Матур булып туа иртәләр.

Авылым чишмәләре, әйтерсең лә,

Онытмыйча безне көтәләр.

Сызылып аткан алсу таңнары да,

Җиләк җыйган болын, урман да.

Колач салып йөзгән елгасы да –

Һәммәсе дә газиз, үз анда.


Поделиться:

Шелковая горка

Ручей и камень

Крутильный маятник своими руками

Лиса Лариска и белка Ленка

Денис-изобретатель (отрывок)