Фәнни-гамәли конференция. "Батырларны барлап..."
материал на тему

Батырларны барлап...

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon batyrlarny_barlap._fnni_konf.doc506 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы, Түбән Кама шәһәре,

13 нче муниципаль бюджет гомуми белем бирү гимназия -интернаты,

11 нче А сыйныфы укучысы

Кәлимуллина Гүзәлия Марсель кызының

фәнни-гамәли эше.

«Батырларны барлап...»

(Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан,

туган төбәк батырларын барлау)

Фәнни җитәкче:

Фәттахова Илсөя Илһам кызы,

югары квалификцион категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Түбән Кама шәһәре,  2014


ЭЧТӘЛЕК

Кереш................................................................................................................3-5

 I.  Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан............................................................... 6        

  1.1.Татарлар Бөек Ватан сугышында.............................................................. 6-8

  1.2. Бөек Ватан сугышы чорында язучылар һәм шагыйрьләр.

         Муса Җәлил-солдат, герой-шагыйрь…………………………………..9-13

II. Якташларыбыз батырлыгы үлемсез!............................................................ 14

  2.1. Никита Кайманов- Татарстанда беренче Советлар Союзы Герое....14-16

 2.2. Рифкать Гайнуллин - Дан орденының тулы кавалеры.........................  17-19

III. Практик эш..................................................................................................   20

3.1. Минем бабам – сугыш ветераны..............................................................   20-21          

    Йомгаклау......................................................................................................  22-23

    Әдәбият исемлеге…........................................................................................24

    Кушымта...........................................................................................................25-29

КЕРЕШ

                                                                          Исемнәре калсын безнең белән

                                                                     Җисемнәре туфрак булса да,

                                                                         Үлмәгәннәр болар, үлмәгәннәр,

                                                                    Күңел үлгән кебек күрсә дә.

Бөек Ватан сугышы... Бөек Җиңү... Бу вакыйгалар, андагы батырлыклар 70 еллык тарих катламы астында калды. Ләкин әнә шул катламнар астында югалмыйча, кешелек дөньясын юкка чыгудан саклап калган, бүгенге көннәргә кадәр халык күңелендә, ил йөрәгендә онытылмаган каһарманнарыбызның батырлыклары әле исән, дөнья тарихында алтын хәрефләр белән язылган. Шуңа күрә без аларны онытмаска, сафлары сирәгәя барган сугыш ветераннарын, тыл батырларын хөрмәт итәргә, зурларга, батырлыкларын киләчәк буыннарга тапшырырга тиешбез. Әйе, без сугышны әле онытмадык...

Эзләнүле-тикшеренү эшемне дә менә шушы күзлектән чыгып яздым. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы... Бик күп сулар аккан, бик күп кышлар-җәйләр узган, чор белән чор алышынган, тик ничек кенә булмасын, без халкыбызның тарихын, үткәнен онытырга хаклы түгелбез. Эшебезнең бурычы да бүгенге буын яшьләренә илебезнең данлы үткәне, күренекле шәхесләре, аларның тормышлары  һәм ялкынлы иҗат юллары турында беркадәр мәгълүмат алуга ихтыяҗ тудыру; максаты: туган иле, туган җире өчен гомерләрен дә кызганмаган каһарманнарыбызга карата горурлану һәм кызыксыну хисе тәрбияләү; балаларга хәрби-патриотик тәрбия бирү, сугышта һәлак булган якташларыбызның исемнәрен мәңгеләштерү, яшь буынны аларның тормышы һәм батырлыгы үрнәгендә тәрбияләү, аларда ватандарлык хисләре булдыру, сугыш чоры балаларына, ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә ихтирамлы һәм игътибарлы булырга өйрәтү;

Бөек Ватан сугышы Татарстан халкы өчен дә зур сынау була. Республикабыздан  гына да 700 мең кеше сугышка алына. Түбән Кама төбәгеннән сугышка 7833 кеше китә. Шуларның  4885 е һәлак була һәм хәбәрсез югала. Татарстаннан  200 гә якын кеше Советлар Союзы Герое исеменә лаек була.  Алар арасында М.Җәлил, П.Гаврилов, М.Девятаев, М.Сыртланова, Г.Гафиятуллин кебек исемнәре батырлык символына әйләнгән кешеләр бар.  Бу геройлар белән янәшә мин, һичшиксез, якташларыбыз  Никита Кайманов һәм Рифкать Гайнуллин  исемнәрен дә куяр идем.  2000 нән артык  түбәнкамалы сугышта күрсәткән батырлыклары өчен орден медальләр белән бүләкләнәләр.

Бөек Ватан сугышы башлануга,  күп кенә язучылар, шагыйрьләр, бөтен халык белән бердәм булып, илне басып алучыларга каршы  күтәрелделәр, зур көрәшкә килеп кушылдылар. Алар, кулларына корал алып, сугышка киттеләр, фронт газеталарында эшләделәр, турыдан-туры сугышта катнаштылар: Г.Әпсәләмов, И.Гази, А.Шамов, Ф.Кәрим, Г.Кутуй, Ә.Еники, Ш.Маннур, Ш.Мөдәррис, М.Җәлил, А.Алиш  һ.б.  Кызганычка каршы, 30 дан артыгы сугыш кырларында яисә әсирлектә һәлак булдылар.

Кеше кайчан халык күңеленә мәңгегә кереп урнаша соң?  Зур батырлыклар эшләсә, аның өчен яшәсә, аның мәнфәгатьләрен һәм хәсрәтләрен чагылдырып иҗат итсә... Әйе, язучыларыбыз һәм шагыйрьләребез явыз дошманны җиңү өчен изге сугышта катнашып кына калмадылар, искиткеч батырлыклар күрсәтеп, үлмәс әсәрләр дә иҗат иттеләр.

          Эзләнүле-тикшеренү эшен,  сугыш чоры әдәбиятының солдат образын төгәлрәк ачу өчен, сугышның үзәгендә булган герой-шагыйрь М.Җәлил тормышына һәм иҗатына нигезләнеп тәкъдим итәбез. Чөнки бу шәхеснең батырлыкларына сокланабыз,  әсәрләрен укып хисләнәбез. Бу чордагы солдат образын, аның күңелен, аннан да яхшырак, аннан да якынрак белүче һәм укучыга  җиткерүче юктыр кебек. Аның белән беррәттән, якташыбыз, Тулы Дан ордены кавалеры, фронтовик  Рифкать Гайнулинның тормыш юлы һәм иҗаты белән дә таныштырып китәчәкбез. Аның “Разведчик язмалары” исемле әсәре аша фашизмга каршы аяусыз көрәшкән гади солдатларның батырлыгы, җиңүгә ышанычлары турында сөйләячәкбез.

         Гади хезмәт кешесе, сугыш ветераны бабам –Кәлимуллин Гыйльмулла Нурулла улы мисалында үзем белгән солдат турында  да язачакмын.

Бу эшнең актуальлеге шунда, буыннан-буынга күчә торган Тарих вакытлар узу белән һич тә әһәмиятен югалтмый, киресенчә, аның кыйммәте арта гына. Моның шулай булуы әдәби әсәрләр мисалында тагын бер кат исбатлана, безнең әти-әниләребез нәкъ менә шушы әдипләрнең әсәрләрен укып, өйрәнеп үскәннәр, без дә әдәбият дәресләрендә аларның тормыш һәм иҗатларын өйрәнәбез, әсәрләренә сокланабыз, алар белән горурланабыз.

I. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан

1.1.Татарлар Бөек Ватан сугышында

Безнең илебез ел саен Бөек Җиңү көнен бәйрәм итә. Бу бәйрәм 1945 нче елда нинди шатлыклы, тантаналы булса, хәзер дә – 70 ел вакыт узгач та халкыбыз бу Җиңүнең нинди зур югалтулар белән яулануын онытмый. Кан коюлы һәм җимергеч сугышның соңгы бәрелешләреннән безне 70 ел вакыт аерып тора. 70 нче тапкыр туган җиребезгә тыныч яз килә. Бөек Ватан сугышы ераклашкан саен, Җиңү көненең әһәмияте халкыбыз хәтерендә тагын да арта бара. Бөек Ватан сугышында җиңү – җир йөзендәге иң көчле һәм җиңелмәс халкыбызның батырлыгы һәм даны ул. Җиңү таңын якынайтуда гомерләрен дә аямаган батырларны күз яшьләрсез генә искә алу мөмкин түгел. Республикабызның йөзләрчә мең кешесе сугыш кырында Ватанны саклады, тылда фидакарьләрчә эшләде. Ни кызганыч, аларның күбесе инде безнең арабызда юк...

Татар  халкы бу сугышны азатлык өчен көрәш буларак кабул итте. Бөек Ватан сугышы башлануга, хәрәкәт итүче армиягә Татарстаннан 700 меңгә якын кеше чакырылды. Шуларның 350 меңгә якыны туган ил өчен көрәштә һәлак булды һәм хәбәрсез югалды. Аларның исемнәре 27 томлы “Хәтер китабы”на алтын хәрефләр белән уелып язылган.

Елы

Үлүчеләр һәм хәбәрсез югалучылар исемлеге

1941

66000

1942

115993

1943

83723

1944

49662

1945

24444

Түбән Кама төбәгеннән   7833 кеше сугышка китә, 4885 е туган илләренә кабат әйләнеп кайта алмый.

Тормыш бер урында гына тормый, дәвам итә. Елдан-ел хәбәрсез югалганнарның саны арта, республикабыз ул-кызларының легендар батырлыклары турында яңа фактлар ачыла.  Бөек Ватан сугышы елъязмасына алтын хәрефләр белән герой-шагыйрь Муса Җәлил, Брест крепостен саклаучы каһарман Петр Гаврилов, хатын-кызлардан бердәнбер батыр очучы Мәгубә Сыртланова, укчы-атучы Газинур Гафиятуллин, сапер Мотыйк Әхмәдуллин һәм башка исемнәр мәңгелеккә уеп язылган. Югары исемнәргә лаек булган төрле милләттәге 11519 совет сугышчысы арасында татарлар, рус, белорус, украиннардан кала, дүртенче урында тора. Региональ планда татарстанлыларның казанышлары түбәндәгечә бәяләнә: 100 меңнән артык якташыбыз сугышта күрсәткән тиңдәшсез батырлыклары өчен, орден һәм медальләр белән бүләкләнде. 225 тән артыгы  иң югары исемгә – Советлар Союзы Герое исеменә лаек булды, шуларның 184 е – татарлар. 2457 Тулы Дан ордены кавалеры арасында 50 се – республикабыздан чыккан батырлар. Разведчиклар Даян Булатов, Рифкать Гайнуллин, артеллирист Каюм Җаббаров, танкист Рөстәм Хәлитов һәм башкалар өч тапкыр Солдат Даны ордены белән бүләкләнде. 13 кеше Александр Матросов батырлыгын кабатлады. Дошманның ут нокталарын үз гәүдәләре белән каплаган   каһарманнар саны ягыннан  Татарстан уллары дөньяны таң калдырды.  Курку белмәс каһарман А. Матросовның да татар – Башкортстанның Учалы районы Кунакбай авылы егете Шакирҗан Мөхәммәтҗанов булуы мәгълүм булды. Эзтабар язучы Шаһинур Мостафин мәгълүматларыннан күренгәнчә, аның әтисе – Юныс, әнисе Мөслимә исемле булган. Ә ничек Матросов булып киткән соң Мөхәммәтҗанов? Ш.Мостафин болай яза: «...Гражданнар сугышыннан гарипләнеп кайткан, өстәвенә сукыр да булган, әмма бик җор телле, шаян, әкиятләргә сөйләргә яратучы Юныс солдат, Шакирҗанның әнисе үлгәч,Фәрхиямал исемле икенче хатынга өйләнә. Яшәү шартлары үтә авыр була аларның – иске генә мунчада көн күрәләр, ашау-эчү ягы да такыр. Аптырагач, малай унбер яшендә авылны ташлап чыгып китә. Шуннан соңгы тормышы юлда, балалар йортларында, хезмәт колониясендә үтә. Кыскасы, матрос киеменә, биюенә гашыйк егет Саша Матросовка әйләнә һәм шул исем-фамилия белән бөтен дөньяга таныла..1

Бу фәнни-эзләнү эше вакытында тагын бер кызыклы фактка очрадык. Рейхстаг өстенә беренче Җиңү байрагын кадаучы да татар егете – шулай ук Башкортстаннан, 1921 елда Яңагош авылында туып үскән Гази Казыйхан улы Заһитов була. Ул байракны, өлкән сержант А.Лисименко, сержант М.Минин, капитан В.Маков белән бергә, 1945 елның 30 нчы апрелендә төнге сәгать унберенче яртыда кадый. (Г.Заһитов 1953 нче елда сугыш яраларыннан мантый алмыйча һәлак була.)  Ә тарихка кереп калган һәм рәсми рәвештә танылган М.Егоров белән М. Кантария исә шундый байракны берничә сәгать үткәч, рейхстаг тулысынча безнең кулга күчкәч, 1 нче майда төнге сәгать ике белән өч арасында гына кадыйлар.

Республикабыз татар сугышчыларының батырлыкларын югары бәяләп, Советлар Союзы Маршалы Р.Я.Малиновский болай дип язды: «Мин, карт солдат буларак, фронтта бик күп татар сугышчыларын һәм командирларын күрдем һәм һәрвакыт аларның какшамас ныклыгына, тимердәй ихтыярлылыгына сокландым. Бу халык үзенә ихтирамны тәвәккәллек, гайрәтлелек аша яулый...» Кыю, курку белмәс татар халкына югары бәяне тагын бер күренекле полководец, Советлар Союзы Маршалы И.С.Конев бирде: «Татарстанлылар дошман белән арысланнардай сугышты...». Танылган язучы Илья Эренбург сүзләрен искә төшерик: «Алар (татарлар) Татарстаннан, Башкортстаннан, Урал һәм Идел буе өлкәләреннән хезмәткә алынганнар – әйбәт солдатлар, тәвәккәл һәм тапкырлар. Сугыш кырында еш ишетергә туры килә: «Бу – татар, сынатмас ул, диләр...»

________________________________________ 

1Шаһинур Мостафин. Матросовчылар.- Казан. «Мәгариф»журналы. 2005, №1.- 85б.

1.2.Бөек Ватан сугышы чорында язучылар һәм шагыйрьләр .

Муса Җәлил – солдат, герой- шагыйрь

Күп кенә язучылар, шагыйрьләр бөтен халык белән бердәм булып, илне басып алучыларга каршы  күтәрелделәр, зур көрәшкә килеп кушылдылар.  Алар, кулларына корал алып, фронтның алгы сызыгында булдылар, фронт газеталарында эшләделәр, турыдан-туры сугышта катнаштылар. Алда санап кителгән геройлар арасында, әлбәттә, татар язучы-шагыйрьләребез дә бар. Кызганычка каршы, 30 дан артыгы сугыш кырларында яисә әсирлектә һәлак булдылар.

“ Барысы да фронт өчен! Барысы да җиңү өчен!” дигән сүзләр гасырлар буе татар халкының омтылышларын, милли акыл хәзинәсен чагылдырган әдәбият өчен дә эш принцибына әверелә. Аның иң куәтле көчләре, сүзне корал итеп, ватандашларыбызны изге көрәшкә рухландыра, батырлыкның матур үрнәкләренә телебезнең үтемле сәнгатьчә чаралары белән гәүдәләндерелгән  һәйкәлләр иҗат итә.                                                                                                            

        Кеше үз ана телендә әйтелгәнне йөрәгенә якынрак кабул итә.  Шагыйрьләребез һәм язучыларыбыз, мөмкинлек биргәнчә, сугыш кырындагы хәлләрне сәнгатьчә күрсәтеп һәм бәяләп барырга тырышалар. Кайнар вакыйгаларны тиз генә кәгазьгә төшерергә җай да, вакыт та булмый. Ләкин шулай да татар әдәбиятында 1941-1945 еллардагы сугыш турындагы иң югары сәнгатьчә әсәрләр нәкъ шул елларда туа. Бу юлларны язганда без, иң беренче чиратта, әлбәттә, Муса Җәлил һәм Фатих Кәрим иҗатларын күздә тоттык. Аларның шигъри казанышлары бер татар әдәбияты белән генә чикләнми. Алар канкойгыч сугышның  шигъри елъязмасын тудырдылар. Кайда гына сугышсалар да, нинди генә авыр хәлгә дучар булсалар да,  алар туган Татарстаннарын яклауларын яхшы аңладылар. Җиңүгә ышаныч хисе алар күңелендә нык урын алган.

Дөнья әдәбияты тарихында гүзәл әсәрләр иҗат иткән бөек шагыйрьләр күп булган, ләкин үз исемнәрен үлемсез батырлыклары, явыз кара көчләргә каршы аяусыз көрәшләре белән мәңгеләштерә алганнары берничә генә. Муса Җәлил – әнә шундыйлардан.

Муса Җәлил! Мин бу олуг шәхес турында еш уйланам. Чыннан да, Муса Җәлилнең милләттәшебез булуы белән чиксез горурланабыз. Ул – татар халкының исемен бөтен дөньяга яңгыраткан шагыйрь.  Үлем куркынычы астында да Туган иленә, халкына тугрылыклы булып калган М.Җәлил үзенең батырлыгы белән генә түгел, ә каләме белән дә фашизмга каршы аяусыз көрәшкән. Фашизмга каршы көрәштә катнашу  Муса Җәлилгә иҗат өчен бик күп материал бирә. Кыска гына вакыт эчендә ул дистәләрчә шигырьләр язарга өлгерә.

          Галимнәр, шагыйрьнең фронт лирикасы иҗатының яңа биеклекләргә күтәрелүен күрсәтте, дип саный. Фронттагы шагыйрьне нинди хисләр били соң? Аның өчен, ут астында яшәгәндә, нинди төшенчәләр кадерле? “Окоптан хат”, “Каска”, “Госпитальдән”, “Кыз үлеме”, “Тел”, “Европада яз”, “Хуш, акыллым”, “ Тупчы анты”...  Бу шигырьләр сугыш елъязмасы дип аталырга да хаклы. Без алар аркылы солдатның яшәү рәвешен күз алдына китерәбез, кичерешләре белән танышабыз.

Гази Кашшаф, Рафаэль Мостафин кебек танылган язучыларыбызның хезмәтләреннән күренгәнчә, М.Җәлил Ватанга тугрылыгын бөтен иҗаты белән исбат иткән шагыйрь, ул сугышка китеп озак  та үтми, Волхов фронтында каты яраланып, әсир төшә. Бу вакыйганың шаһитлары да булган. Р.Мостафинның бер мәкаләсеннән без бик кызыклы юллар укыдык. Анда сүз Мусаның әсирлеккә эләгүен үз күзләре белән күргән шәфкать туташы Мария Ивановна Малиновская турында бара. Ул яраланган Мусаның кулбашын бәйли, тавык шулпасы белән сыйлый һәм бераз ипи калдыра. Тагын килергә вәгъдә биреп китә. Икенче көнне ул немец фашистларының яралы әсирләрнең аягында басып тора алганнарын башка урынга алып киткәннәрен күреп кала. Алар арасында Муса да була. Әсирлекнең беренче минутларындагы кичереш  авторның “Кичер, илем!” шигырендә тулы чагылыш тапкан.

                                                        ...Ышан, илем, шундый бөркет идем

                                                    Мин дә соңгы минут килгәндә,

                                                        Әзер идем, мәгърур канат җәеп,

                                                Ташланырга ярдан түбәнгә.

  Нишлим, сугыш дустым – пистолетым

                                                           Соңгы сүздән кинәт баш тартты.

                                                       Богау салды дошман кулларыма

                                                          Һәм хурлыклы юлдан атлатты...1

Шигырьдән күренгәнчә, лирик герой әсирлеккә төшүдән үлемне өстенрәк санаган. Шуңа күрә ул үлемне еш искә ала. Әсәрдә бу ниндидер бер пропаганда, хурлыктан котылу чарасы булып та яңгырый кебек тоела. Лирик герой әсирлекнең һәрвакытта да хыянәт була алмавын исбат итәргә тырыша. Ул илдә үзенә нинди бәя бирәчәкләрен бик яхшы белә. Үзенең хыянәтче түгеллегенә башкаларны ышандыра алмау – хыянәтче исемен йөртү дигән сүз. Әгәр аңа ышанмасалар, бу – үлемгә тиң.

М.Җәлилнең әсирлектәге фашизмга каршы көрәше турында без бик күп укыдык. Үлем куркынычы астында да Туган илгә, халкыбызга тугрылык саклап калган җәлилчеләрнең батырлыгын мәңге онытырга тиеш түгелбез.  М.Җәлилнең әсирлектә язган шигырьләре туган илебезгә “Моабит дәфтәрләре” дигән җыентыкка тупланган ике дәфтәре туган илгә әйләнеп кайтты. Бу әсәрләрендә лирик герой дошманга нәфрәт хисе белән тулы батыр сугышчы, туган иленә тугрылыклы солдат, тылда калган сөйгәнен, якыннарын, туган ягын сагынучы гадәти җир кешесе, тыныч хезмәткә сусаган егет образларында килеп баса. Лирик геройның хис-кичерешләре артында Шагыйрьнең мәхәббәтен, олы йөрәген күрәбез. Аның иленә тугрылыгы, җиңүгә ышанычы,

ярату хисе, фашизмга нәфрәте шигъри юллардан ташкын булып чыга. М.Җәлил

иптәшләре белән чәнечкеле тимерчыбык эчендә, тоткынлыкта  да фашизмга

_________________ 

1Бөек  Ватан сугышы чоры поэзиясе.  Шигырьләр һәм поэмалар. – Казан, “Хәтер”нәшрияты, 2005, 5-24 б.

 каршы көрәшә. Алар Идел-Урал легионы төзүдә катнашалар. Фашистлар бу легионны  Белорусь партизаннарына каршы җибәрәләр.

Партизаннарга каршы җибәрелгән татар әсирләре батальоннары, немец офицерларын кырып, үзебезнекеләргә кушылалар. Алар арасында Татарстанның Зәй районы Аксар авылы егете Фәйзелхак Мингалин да була. 1943 нче елның җәй башларында җәлилче Әхмәт Симаев аны М.Җәлил белән таныштыра. Ә.Симаев Фәйзелхак аганың якын сердәше һәм дусты була. Ул аны ябык  лагерьдан, ышанычлы кешеләр ярдәмендә, Берлинга соратып ала. Аңа һәм тагын берничә татарга советларга каршы пропаганда алып бару максаты белән төзелгән бүлектә тәрҗемә итү һәм язу машинкасында басу вазифасы йөкләнә. М.Җәлил үзен танышканда, Гумеров дип таныштыра. Листовкалар басу һәм тарату эшендә актив катнашкан Аксар егете. Моабит төрмәсеннән азат ителеп, туган якларга кайтканда, М.Җәлилнең “Соңгы җырым” шигырен һәм фоторәсемен алып кайта. Ул аларны 1946 нчы елга кадәр кадерләп саклый, ләкин КГБ тарафыннан кулга алынганда юкка чыгара. Сатлык җан дип, 8 елга хәрби трибунал аша хөкем ителә. Фәкать шәхес культы фаш ителгәч, җәлилчеләрне батырлар дип таныгач кына туган якларына әйләнеп кайта. Аның турындагы истәлекләр Аксар урта мәктәбенең музеенда  саклана.

        Бөек Ватан сугышы, Бөек Җиңүнең әһәмияте һәм мәгънәсе турында калын-калын фәнни хезмәтләр, йөзләгән томда әдәби әсәр, пьеса, меңләгән шигырь, җыр һәм башка жанрдагы әсәрләр язылды, геройларыбыз эзләре буенча эзтабар төркемнәре кыйммәтле мәгълүматлар, материаллар туплады. Муса Җәлил тормышы һәм иҗаты буенча да күп эшләр эшләнде. Җәлил эзләре – Волхов сазлыкларыннан алып Берлингача сугыш кырлары буйлап шактый йөрергә туры килгән, солдат каберлекләрен дә, күмелмичә калган кеше сөякләрен дә күргән язучы Рафаэль Мостафин болай дип яза: «...Шундый вакыйга аеруча  истә калды. Польшаның Демблин каласы янындагы Муса Җәлил җәфа чиккән әсирләр лагерен карарга дип килгән идем. Хәзер инде бу лагерьның эзе дә калмаган. Борынгы Демблин крепосте яңартылган, чистартылган, матурланган. Крепость ныгытмаларын карап йөргәндә, юл салучыларга юлыктым. Экскаваторчы, юл салырга дип чокыр казыганда, өсте-өстенә өелгән кеше сөякләренә төртелгән дә аптырап калган. Мин дә исем китеп карап тордым. Күз алдына китерегез – берничә йөз метрга сузылган өч-дүрт метр тирәнлектәге һәм биш-алты метр киңлектәге чокыр кеше сөякләре белән тутырылган. Барысы да - «хәбәрсез югалган» совет әсирләре җәсәдләре... Ничә мең кеше күмелгән монда – әйтүе кыен. Барысының да кайдадыр сөекле әниләре, газиз балалары, зарыгып көтә торган туганнары калган... Әйе, сугыш бетүгә 65 ел узса да, аның эзләре җир куенында да, йөрәк үзәгендә дә җуелмаган әле...»1

Күргәнебезчә, Бөек Ватан сугышының авазы безнең көннәргә кадәр килеп җитә. Бу дәһшәтле сугыш илебездә яшәүче һәр гаилә ишегенә фаҗига һәм кайгы булып килеп керде. Безгә, яшь буынга, Бөек Ватан сугышы чорындагы авыр тормышны аңларга һәм күзалларга туган як тарихы турындагы материаллар, әдәби әсәрләр һәм, әлбәттә инде, безнең хөрмәтле ветераннарыбыз булыша дип уйлыйм.  Шуңа күрә без аларны онытмаска, сафлары сирәгәя барган сугыш ветераннарын, тыл батырларын хөрмәт итәргә, зурларга, батырлыкларын киләчәк буыннарга тапшырырга тиешбез.

______________________

1Р.Мостафин. Бөек Җиңү көне. – Казан. «Мәгариф» нәшрияты. 2010, №5. - 3б.

II. Якташларыбыз батырлыгы үлемсез!

2.1. Никита  Кайманов - Татарстанда беренче Советлар Союзы Герое

Никита Кайманов исемен бүген аерым искә алмый мөмкин түгел. Ул – безнең якташыбыз, һәм без укый торган лицей-интернат аның исемен йөртүче урамда урнашкан. Тарих битләренә исеме алтын хәрефләр белән язылган Татарстанның беренче Советлар Союзы Герое Никита Каймановка быел 103 ел туган булыр иде. Ул 1907 елның 9(24) сентябрендә Өфе Губернасы Минзәлә өязе Прости авылында крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Кечкенәдән үк хезмәт сөючән, тырыш, бик җитди, аз сүзле, җаваплы булып үскән егет хәрби хезмәтен чик сакчысы буларак үти. Шул вакытта ук басмачларга каршы көрәш алып баруда актив катнаша, яңа власть активистларын үтерүче, авылларны яндыручы банданы тар-мар итүдә күрсәткән батырлыклары өчен, өлкән лейтенант Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә.

Бөек Ватан сугышын Н.Кайманов фин чикләрендә каршылый. Тәҗрибәле офицер 146 чик сакчысыннан торган төркемгә командир итеп билгеләнә. Алар алдына куелган бурыч гади генә: өстәмә көчләр килеп җиткәнче дошманны алга уздырмаска, соңгы тамчы кангача көрәшергә. Н.Кайманов җитәкчелегендәге кечкенә генә отряд, егерме көн һәм төн буе дошман тылында калып, фашистларга зур зыян сала. Дошман тылы, әлбәттә, көчле: авиация, артиллерия, танклар… Чик сакчыларын тар-мар итәр өчен, 800 снаряд, 2000 мина, йөзләрчә бомба ташлана. Бу вакыт эчендә каймановлылар 60 атакага каршы тора, дошманның 400 солдат һәм офицерын юк итә, үзләре 19 сугышчыны югалта, һәр икенче чик сакчысы яралана. Отряд командиры сирәгәя барган төркем белән акыллы һәм оста җитәкчелек итә. 20 көн һәм төн буена дошман тылында чолганышта булу инициативалы һәм кыю командир җитәкчелегендәге совет сугышчыларының нәрсәгә сәләтле икәнен ачык күрсәтте. Алга куелган бурычны уңышлы үтәп, үзебезнекеләр белән элемтәсез хәлдә, ашамаган, йокламаган килеш, яралылар һәм кораллар күтәреп, 160 чакрым урман, сазлыклар кичә алар. Зур авырлыклар белән чолганыштан чыгып, 21 нче тәүлек дигәндә, үзебезнекеләргә килеп кушылалар. Шушы батырлыклары, ныклык һәм чыдамлыклары өчен, 46 сугышчы орден-медальләр белән бүләкләнә. Ә отряд командиры, өлкән лейтенант Никита Каймановка 1941 нче елның август аенда ук Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Ул Татарстанда беренче булып бу югары исемгә лаек була.

Безнең якташыбыз сугышның ахырына кадәр туган илебезне фашист илбасарларыннан азат итүдә үз-үзен аямыйча көрәшә, күп кенә орден-медальләргә лаек була.

Сугыштан соң Н.Ф.Кайманов Фрунзе исемендәге хәрби академияне тәмамлап, Карелия, Чехославакиядә чик сакчылары гаскәренең хәрби киңәшчесе вазифасын башкара. 1959 нчы елда, сәламәтлеге какшау сәбәпле хезмәттән киткәч тә, сугышчылар, яшьләр, эшчеләр белән еш кына очрашып тора, бервакытта да үзен өстен куймый, башка командирлардан аерылып торырга тырышмый, бик гади кеше була. Ул сугышшчыларга һәрвакыт батырлык, ныклык һәм чыдамлык үрнәге булды.

Никита Фадеевич һәр ел саен туган авылы Простига әти-әнисе янына кайта. Анда урман-болыннарда йөри, туган як табигатенә соклана, авылдашлары белән очраша, укучыларга сугыш вакыйгалары турында сөйли. 1972 нче елның 13 нче февралендә хөрмәтле якташларының вафат булу хәбәрен авылдашларының һәрберсе шәхси кайгы итеп кабул итте.  

Авылдашлары, якташлары геройны онытмый. 1983 нче елның 9 нчы маенда Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларга мемориал такта куелды, бер елдан соң безнең Түбән Кама шәһәренең 9 нчы номерлы мәктәбендә Н.Ф.Кайманов исемендәге музей ачылды. Музей ачылу тантанасында геройның хатыны Александра Васильевна (хәзерге вакытта шулай ук вафат инде) һәм авылдашлары да катнашты. Музейда бу еллар эчендә 20 меңгә якын экскурсант булды, герой якташыбызның сугышчан эзләре буйлап, батырлыклары белән танышты.

Батыр якташыбызның исеме ул хезмәт күрсәткән Карелия республикасында да мәңгеләштерелгән: Сортавал һәм Суоярви шәһәрләрендә аның исемен йөртүче урамнар бар.  Алда әйтеп үткәнемчә, безнең Түбән Камада да Кайманов исемендәге урам бар. Мин үзем шул урамда урнашкан 13 нче лицей-интернатта белем алам һәм моның белән чиксез горурланам, үзебезнең лицейдагы музей почмагында урын алган герой якташыбыз фотосурәтләренә, хатларына һәм башка истәлекләренә карап сокланам, безгә, һәм гомумән яшь буынга, патриотик тәрбия бирә торган менә шундый батыр, кыю, курку белмәс, чыныккан кешеләребез булуына чын күңелдән сөенәм.  

2.2.Рифкать Гайнуллин –Дан орденының тулы кавалеры

Безнең батыр якташыбыз – Бөек Ватан сугышы ветераны Рифкать Хәйрулла улы Гайнуллин – Дан орденының тулы  кавалеры, берничә мәртәбә Мәскәүдә Җиңү парадында катнашкан шәхес. Ул чыгышы белән матур табигатьле Әгерҗе районы Барҗы авылыннан. Укытучылар гаиләсендә үскән малай, барлык авыл балалары кебек, урманнан кайтып керми, табигатьне ярата.

Бөек Ватан сугышы башланганда, егеткә 17 яшь кенә була. 1942 нче елда Рифкать Кызыл Армия сафларына алына, разведка взводына билгеләнә. Разведчик дуслары белән бергә бөтен сугышны бергә үтәләр, иң авыр заданиеләрне үтиләр. Солдатлар сугышта героизм, батырлык дигән сүзләрне кычкырып әйтергә яратмыйлар. Сугыш – авыр корбаннар белән бәйле хәрби эш ул. Көчләрнең башка төр сугышчылары кебек үк, разведчиклар да сынатмыйлар. Р.Гайнуллин Курск дугасында, аннан Житомир өлкәсенең Коростылев һәм Радомышль шәһәрләре тирәсендә дошман тылында булып, комадалык пунктына дошман турында мәгълүматлар тапшырып тора. Шул чактагы кыюлыгы, катлаулы шартларда да югалып калмавы, аннан чыгу юлларын таба белүе өчен, ул III дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә. Ә II дәрәҗә Дан орденына якташыбыз Польшадагы тимер юл үзәге Дембицны штурмлаганда, үзәккә немец гаскәрләренең хәрәкәте, составы, техника күләме, оборона төзелеше төгәл күрсәтелгән бик кыйммәтле мәгълүматлар тапшырудагы кыюлыгы өчен 1944 нче елда лаек була.

Одер елгасын кичкәндә, Р.Гайнуллин взводы гаскәрләргә кичү өчен иң кулай урынны табарга, немец гаскәрләренең урнашу урынын ачыкларга, авыр артиллерия һәм танклары кайда туплануын белергә тиеш була. Сугышчан заданиене уңышлы үтәгәне һәм шәхси батырлыгы өчен, разведчиклар командиры Р.Гайнуллин 1945 елның 7 мартында ялгышлык белән икенче тапкыр II дәрәҗә Дан орденына тәкъдим ителә. Бары тик 25 ел үткәннән соң гына аны I дәрәҗә Дан орденына алмаштыралар.

Сугыш ахырында якташыбызның сугышчан хезмәтләре исемлеге шактый зур була: 9 тапкыр фашистлар тылына үтеп керә, 18 тапкыр фронт сызыгын кичә, 6 «тел» алып кайта, 150 тәүлек дошман кулындагы җирдә була. Өч Дан ордены өстенә, Рифкать Хәйрулла улы Кызыл Йолдыз, I дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә.

Сугыш тәмамлангач, ике ел Германиядә Совет хәрби хакимияте составында хезмәт итә, 25 ел Алабуга педагогия институтында укыта. Ә гомеренең соңгы еллары Түбән Камада үтә. Тынгысыз ветеран «Татарстан геройлары» иҗтимагый оешмасы советы, шәһәр ветераннар советы әгъзасы буларак, төрле уку йортларына, предприятиеләргә очрашуларга чакырылып торды, яшь буынның алыштыргысыз ярдәмчесе һәм киңәшчесе булды, үзенең һәм көрәштәшләренең язмышын чагылдырган «Разведчик язмалары» дигән китап чыгаруда бәяләп бетергесез ярдәм күрсәтте. Анда үзенең гаиләсен, өен генә түгел, илен якларга ант иткән, җиңүгә ышанган, сокланырлык батырлыклар күрсәткән, тәвәккәл, курку белмәс гади генә разведчикларның каһарманлыклары сурәтләнә. Алар сугыш ялкыны эчендә бары тик дошманга үч-нәфрәт һәм Туган илгә, халкына мәхәббәт хисләре белән яшәделәр, бу хисләр бер-берсен көчәйтте, җиңүгә ышанычны үстерде, рухландырды, яшәү мәгънәсенә әйләнде. Р.Гайнуллин үзе дә сугыш шартларында яшәү һәм үлем, олы җанлылык һәм кешелексезлек, гаделлек һәм намуссызлык, бөеклек һәм түбәнчелек төшенчәләрен дөнья, ил, җәмгыять язмышлары белән үлчәргә өйрәнә. Разведчик дуслары образында кешелеклелек, олы җанлылык сыйфатларының үлем-мәшхәрне җиңәргә сәләтле булуын сурәтли. Кискен, кешенең кемлеген билгеләүче моментта бердәнбер, әмма дөрес юлны сайлаучы солдат образын тудыра.

Кызганычка каршы, олы йөрәкле, тынгысыз ветераныбыз - Рифкать абыебыз узган ел вафат булды. Аның үлемсез исемен мәңгеләштерү максатыннан, шәһәребез җитәкчеләре тарафыннан күп кенә эшләр эшләнде. Туган шәһәребезнең бер урамы  якташыбыз исемен йөртә, Бакый Урманче исемендәге татар гимназиясендә геройның сугышта һәм сугыштан соңгы чордагы  хезмәтен чагылдырган фотосурәтләре, орден-медальләре һәм башка күп кенә кыйммәтле истәлекләре саклана. Бу, чыннан да, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү өчен, кыйммәтле мәгълүмат, зур ярдәм.

III. Практик эш

3.1. Минем бабам – сугыш ветераны

         Туган ягым батырлар төбәге, дип юкка гына әйтмиләр. Бу шулай. Кайсы гына авылны алма, кайсы гына шәһәрне карама, барысының да үз батырлары бик күп. Елдан-ел ветераннар сафы сирәгәя, чөнки бүген аларның иң яшенә дә сиксән яшътән артык. Дәһшәтле сугышның тере шаһитлары арабыздан әкренләп китеп баралар, шуңа күрә  исәннәренең язмышы белән кызыксынып, ярдәм итеп яшәргә кирәк.

Минем бабам –Кәлимуллин Гыйльмулла Нурулла улы, сугыш ветераны. Ул герман һәм япон сугышларында катнашкан. Бабам 17 яшендә 1943 нче елның гыйнварында хәрби хезмәткә чакырыла. Ул Тамбовта ике айлык хәрби өйрәнүләр үткәч, фронтка җибәрелә һәм Икенче Прибалтика фронтының 94 нче артеллерия полкында артеллерист булып, сугышка керә. Башка сугышчылар белән беррәттән, бик күп авырлыклар, михнәтләр кичерергә туры килә бабама. Җиңү көнен Латвиядә каршы ала. Озак сөенергә туры килми, аларны эшелоннарга төйиләр дә Ерак Көнчыгышка японнарга каршы сугышка җибәрәләр. Сынауларны күп кичә, күкрәген орден-медальләр белән бизәп, 1947 нче елны туган ягына, Түбән Кама районы Югары Чаллы авылына, җиңүче булып кайта.

         Еллар үтә тора, тик бабам ул еллар турында сөйләргә яратмый. Шулай да 9 нчы май бәйрәме – Җиңү бәйрәме көнне күңеле йомшап китеп , кайбер сугыш истәлекләрен сөйли. Аның өчен бу бәйрәмнән зур, куанычлы бәйрәм юк.

Кулымда – изге китап - “Хәтер китабы”.  Каһарманнарыбызның исемен мәңгеләштерүче һәйкәл ул. Анда сугыш кырларында һәлак булган, хәбәрсез югалган, яралардан үлгән якташларыбыз турында мәгълүматлар тупланган. Бу китап – туган җирнең азатлыгы өчен башларын салган Татарстан ул-кызларының якты истәлеге алдында яңа буыннарның баш ию билгесе.

Авылыбыздан сугышка алынган ир-атларның нибары 36 сы гына туган нигезенә әйләнеп кайта алган. Күпме авылдашыбыз еракта – яу кырында мәңгелеккә ятып калган. Ни кызганыч, күпләренең каберләре кайда икәне дә билгеле түгел: алар хәбәрсез югалган. 27 томлы бу изге китапта минем дә 103 авылдашымның исеме кертелгән.

 Туган җиребез өчен газиз башларын салган каһарман авылдашларыбызны онытырга хакыбыз юк! Авылыбызның урта бер җирендә, иң матур калку урында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга һәйкәл куелган. Анда 20 авылдашыбызның исеме уеп язылган. Тормышның нинди авыр сынаулары алдында да тез чүкмәгән әби-апаларыбызның, әлеге һәйкәл янына җиткәч, башлары иелә, тез буыннары калтырый. Алар үзләренә бетмәс-төкәнмәс хәсрәт китергән, туганнарыннан, газизләреннән аерган, сабыйларны ятим иткән сугышка ләгънәт укый, Ходайдан илгә-көнгә тынычлык, иминлек, муллык сорый. Минем дә аларга кушылып, исән ветераннарыбызга сәламәтлек теләп, яшәгез әле, бабайларыбыз, яшәгез, дип  әйтәсем килә.

 

ЙОМГАКЛАУ

Күргәнебезчә, Бөек Ватан сугышының авазы безнең көннәргә кадәр килеп җитә. Бу безнең ветераннарыбыз һәм әдәбиятта сугышка багышланган әсәрләр, дип уйлыйм мин. Дөрестән дә, Бөек Ватан сугышы беткәнгә 65 ел булды, ә әле сугыш хатирәләре турында яңадан- яңа әсәрләр туып тора.

Кешелек дөньясын юкка чыгудан саклап калган, бүгенге көннәргә кадәр халык күңелендә, ил йөрәгендә онытылмаган каһарманнарыбызның батырлыклары әле исән, дөнья тарихында мәңге онытылмас булып ташка уелган. Шуңа күрә без аларны онытмаска, сафлары сирәгәя барган сугыш ветераннарын, тыл батырларын хөрмәт итәргә, зурларга, батырлыкларын киләчәк буыннарга тапшырырга тиешбез.

Эзләнүле-тикшеренү эшебез дә менә шушы күзлектән чыгып язылды. Аны эшләү дәверендә куелган максатка ирешелде дип уйлыйм. Керештә сайланган теманың актуальлелеге дәлилләнде. Ни өчен  теманы ачуда М.Җәлил иҗатына тукталдык? Беренчедән, теманы ачу өчен сугышның эчендә кайнаган, аның авырлыкларын үз җилкәсендә татыган кеше генә чын солдат образын тудыра, дәһшәтле сугышның ни дәрәҗәдә куркыныч икәнен сурәтләп бирә ала. Икенчедән, М.Җәлил Аксар авылы егете Фәйзелхак Мингалин белән берлектә коточкыч әсирлекнең ачысын  татый.    

          Бу эш гамәли яктан да әһәмияткә ия дип уйлыйм. Бөек Ватан сугышы чорында утны-суны кичкән, авырлыклар алдында башын имәгән, туган иленә, туган җиренә, халкына тугрылыклы булып калган каһарман татарлар турында тулырак мәгълүмат бирелде, алар язмышында кайбер төгәлсезлекләр булуы ачыкланды. Бу Ш.Мөхәммәтҗанов һәм Г.Заһитов мисалларында күренде. Укучылар якташларыбыз Н.Кайманов һәм Р.Гайнуллиннарның тормышы һәм батырлыклары белән танышты. Гади хезмәт кешесе, туган иле чакыргач, аны сакларга китеп, дошманнарына каршы көрәшкән солдат – бабам  Кәлимуллин Гыйльмулла Нурулла улы һәм каһарман авылдашларым турында да кыскача белешмә бирелде.

Сугыш турындагы әсәрләр, халкыбызның Бөек Ватан сугышындагы батырлыклары - безнең тарихыбызның киләчәк буыннарга җиткерелергә тиешле рухи мирасы.  Ә  мирасның иң кадерлесе халыкның җанына сеңеп, аның телендә, күңелендә мәңге саклана.

ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ

1. Әхмәдуллина Г. Муса Җәлил – дөнья матбугатында. / Г. Әхмәдуллина // Мәгариф. – 2009. - №2. – 5-7 б.

2. Бөек Ватан сугышы чоры поэзиясе. Шигырьләр һәм поэмалар. – Казан, “Хәтер”нәшрияты. 2005, 5-24 б.

3. Галиуллин Т. Шигърият баскычлары. Әдәби тәнкыйть мәкаләләре./ Т.Галиуллин // – Казан. – 2002. - 14 б.

 4. Гыймадиева Н. Муса Җәлилнең тоткынлыктагы кичерешләре.-/Н. Гыймадиева // Мәгариф. – 2010. - №2. – 10-12 б.

5. Заһидуллина Д., Закирҗанов Ә., Гыйләҗев Т. Татар әдәбияты.Теория.Тарих. – / Д.Заһидуллина, Ә.Закирҗанов, Т.Гыйләҗев // Казан. – 2004. - 68 б.

6. Имя твое бессмертно.Москва, Политиздат. - 2005. - 80-83 с.

7. Мәҗитов З. Бөек Ватан сугыш чорында татар поэзиясе. Лирика. – /З.Мәҗитов// Казан, Татарстан китап нәшрияты. -  2000. - 16б.

8. Мостафин Р. Бөек Җиңү көне. - / Р.Мостафин // Мәгариф. –2010. - №5. - 3-4 б.

9. Мостафин Р.  Муса Җәлил:”Син ышанма, бәгърем...” - / Р.Мостафин // Мәгариф. – 2005. - №2. – 6-7 б.

10. Мостафин Ш. Батырларны барлар чак... - / Ш.Мостафин // Мәгариф. – 2005. - №1. – 85-86 б.

11. Мостафин Ш. Хәтер яктысы. Документаль-публицистик язмалар. – / Ш. Мостафин // Казан. – 2004. - 63 б.

12. Муса Җәлил. 2 том, Шигырьләр (1941-1944). Либреттолар.- / М.Җәлил // Казан, Татарстан китап нәшрияты. -  2001. - 7-247 б.

13. Татар әдәбияты тарихы. 5 том. - Казан, “Раннур” нәшрияты. -  2001.- 97-

123 б.

14. Татарский энциклопедический словарь. – Казань: Институт Т23 Татарской энциклопедии АН РТ, 1998. – 703 с.

15. Хәйруллин Р. “Хәтер китабы”- изге китап. – / Р.Хәйруллин // Мәгариф. – 2005. - №5. – 58-59 б.

КУШЫМТА

“Кереш” бүлегенә кушымта

Елы

Үлүчеләр һәм хәбәрсез югалучылар исемлеге

1941

66000

1942

115993

1943

83723

1944

49662

1945

24444


                

Сугышка китүчеләр саны

Үлүче һәм хәбәрсез югалучылар саны

Татарстаннан

700 мең

350 мең

Түбән Камадан

7833

4885

Югары Чаллы авылыннан

139

103

Никита  Кайманов - Татарстанда беренче Советлар Союзы Герое 

Рифкать Гайнуллин –Дан орденының тулы кавалеры