Г.Тукайга - 130 ел!
материал на тему

Г. Тукай

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon g._tukay_izhatyna.doc33.5 КБ

Предварительный просмотр:

Г.Тукайның тууына 130 еллыгына

“Оч иреккә, сандугач...”

(Фатима белән Акбай юл буйлап баралар, каршыларына бала килә)

Бала: Исәнмесез, дуслар – Фатима һәм Акбай!

            Күрәм ашыгасыз: кая барыш шулай?

Акбай: Фатима җиләккә бара, мин аланда уйнарга,

               Шаярырга, шукланырга, су буйларын буйларга.

Бала: Әйдәле, Акбай, өйрән син, арт аягың берлә тор;

             Аума, аума, туп-туры тор, төз утыр, яхшы утыр!

Акбай: Ник газаплыйсың болай син, мин әле бик кечкенә;

               Мин туганга тик ике айлап булыр йә өч кенә.

               Юк кирәкми, мин өйрәнмим, минем уйныйсым килә;

               Шул болыннарда ятасым, шунда ауныйсым килә.

Бала: Ах, җүләр маэмай, тырыш яшьләй, зурайгач җайсыз ул:

            Картаеп каткач буыннар – эш белү уңайсыз ул.

(Юлны дәвам итәләр, читлектәге сандугачка очрыйлар)

Фатима: Ни өчен син сайрамыйсың, сандугач?

                 Шат була күңлем минем син сайрагач.

                   Ник күңелсез син болай, бөктең башың?

Сандугач: Аһ, минем сайрар урман иде,

                  Анда һәртөрле кызык тулган иде.

                  Мин бу җирдә нигә шатлык күрсәтим?

                  Анда өч баш кошчыгым калды ятим.

Фатима: Сандугачым, ничек коткарыйк икән сине,

                  Читлеккә ачкыч каян табыйк икән?

Сандугач: Шүрәленең сандыгында ул ачкыч,

                    Ә ул сандык зур карама өстендә.

Бала: Тынычлан син, Сандугачым, һич борчылма,

            Без тиз генә юнәлербез карурманга.

            Ул ачкычны табарбыз да коткарырбыз,

            Шүрәле дә көтә булыр безне анда.

(Юлларын дәвам итәләр)

Шүрәле: Кысты, харап итте явыз былтыр мине,

                  Аһ, үләм бит, бу бәладән кем килеп йолкыр мине.

                  Аңа кадәр япкан идем Сандугачны,

                  Җырласын дип читлегемдә таң туганчы.

                  Сайрауларын үзем генә тыңлыйм дисәм,

                  Тыны чыкмый, әллә үлгән, әллә исән.

(Сулышы кабып, Су анасы килеп чыга)

Су анасы: Җитәр инде, зарланудан тыел әзрәк,

                    Минем хәлем синекеннән түгел шәбрәк.

                     Ишеттер син былбыл җырын, зарың ташла,

                     Яшәртергә вәгъдә бирдең җыры аша.

                      Ашыгыйк без, тизрәк тыңлау кирәк моны,

                      Бәхет-шатлык бирсен аның җыры, моңы.

                      Юкса, көзгем күрсәтә бит бәла барын,

                      Кызлар юлдан атлый арып-талып.

                      Якынлашып киләләр бит карурманга,

                      Килеп җитәчәкләр ул тинтәкләр таңга.

(Балалар керә)

Бала:       Исәнмесез, Шүрәле һәм Су анасы,

                  Буласыз, югыйсә, табигать баласы.

                   Тик нигәдер аңлашылмый сезнең гамәл:

                   Сандугачны азат итик – табыйк әмәл.

Шүрәле:   Яхшы,яхшы, без ризабыз, тик башта сез

                    Ошбу бүрәнәдән мине аралагыз.

(Бала Шүрәлене ычкындыра)

Шүрәле:   (кулларын карый-карый сөенеп сикергәли, Су анасына пышылдый):

                      Яхшы чакта китмәсәгез карурманнан,

                       Үкенечкә тап булырсыз бу урманда

                       Тик кытыкларга яралгандыр минем бармакларым,

                        Булгалыйдыр көлдереп адәм үтергән чакларым.

 Фатима:     Ә сез шулаймыни әле, җен-албасты,

                       Буласызмы күңлебезгә шик салмакчы?

      (балага)  Әйдә киттек, эзләп карыйк караманы,

                        Әнә анда күренә алан, кара әле!

( Балалар кырыйгарак китәләр, агач янына тукталалар)

Бала:        Менә монда, бу сандыкта ул ачкыч.

                  Алып, дуслар, Сандугач янына кайтыйк,

                   Читлеген без шушы ачкыч белән ачыйк.

 Фатима:  Күптән көтә аны чишмә, алан, кыры,

                   Киң урманда һич тынмасын аның җыры!  (бала сандугачны чыгара)

                   Бар, җаным, инде яшел аланга оч,

                   Тиз ятим кошчыкларың берлә кавыш! (Сандугач очып китә)

Бала:        Һич сине куркытмасыннар Шүрәле, җен һәм убыр;

                  Барчасы юк сүз – аларның булганы юктыр гомер.

 Фатима:   Җен-фәлән дип сөйләшүләр искеләрдән калган ул;

                   Сөйләве яхшы, күңелле – шагыйрәнә ялган ул.

                  Син әле үс һәм укы күп, шунда аңларсың барын;

                  Мәгърифәт нуры ачар күп нәрсәләрнең ялганын.    

(Барысы бергә “Сандугач, алмагач” җырын башкаралар)       


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Габдулла Тукайга багышланган КВН.

Внеклассное мероприятие....

ГАБДУЛЛА ТУКАЙГА БАГЫШЛАНГАН КИЧӘ

Азнакай шәһәре 3 нче гомуми урта белем бирү мәктәбенеңберенче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысыТинбакова Римма Варис  кызы тарафыннан мәктәптәге драма түгәрәкләре өчен әзерләнгән...

"Мин Тукайга киләм яңадан"

Мәктәптә Тукай көннәрендә кичә  үткәрү өчен эшкәртмә. 5-9 нчы сыйныфлар белән оештырырга мөмкин....

Тукай - сүнмәс йолдыз ул. Г.Тукайга багышланган әдәби-музыкаль кичәнең конспекты

Максат:  Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру; дөрес              сөйләм күнекмәләре формалаштыру, балаларның фик...

"Мин Тукайга киләм" Презентация по творчеству великого татарского поэта Габдуллы Тукая

Презентация по творчеству великого татарского поэта Габдуллы Тукая...

Г. Тукайга багышланган КВН

Г. Тукайга багышланган КВН...

Габдулла Тукайга багышланган әдәби кичә

Жизнь и творчество Габдуллы Тукая...