"Мин Тукайга киләм яңадан"
методическая разработка (6 класс) по теме

Гареева Зила Салиховна

Мәктәптә Тукай көннәрендә кичә  үткәрү өчен эшкәртмә. 5-9 нчы сыйныфлар белән оештырырга мөмкин.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon min_tukayga_kilm_yanadan.doc47.5 КБ

Предварительный просмотр:

1. Әдәби-музыкаль кичә өчен  сценарий.

“Мин Тукайга киләм яңадан”...

Музыка яңгырый. Г. Тукайның “Бәйрәм бүген” шигыре укыла.

Алып баручы (А.Б)

Апрель булып җиргә Тукай килә,

Мәңгелек яз җиргә китерә.

Шул язларны йөрәкләргә салып,

 Киләчәккә безгә илтергә.

А.Б.

     Апрель,апрель – бөек шагыйрь,

        Шигырь синең һәр сулышың.

      Гөрләвекләр белән җиргә

      Шигърият һәм җыр юллыйсың.

А.Б.

 2013 нче елның 26 нчы апрелендә сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 127 ел тула.Кичәбезне бөек шагыйребез рухына багышлыйбыз.

( 5 нче сыйныф укучылары чыгышы)

  1. Тарих бик күп исемнәрне белә,

Бөек шәхесләргә дөнья бай!

Татар дөньясында маяк булып,

Мәңге яшәр, яшьнәр яшь Тукай!

  1. Чал Иделдә бозлар ташкан чакта,

 Килгән чакта җиргә җылы ай,

Шигырь бәйрәмнәре үткәрәбез,

Яшәтәбез сине, яшь Тукай!

3.Һәр тарафта Тукай җырын тоям,

Сукмагымда – Тукай эзләрен,

Күңелемдә ак нур булып балкый

Тукай моңы, Тукай сүзләре.

4.Күпме шигырьләргә сокландык без,

Күңелебезгә күчте ялкыны,

Ә шулай да синең, Тукай абый,

Шигырьләрең иң-иң якыны.

2.

5. Шигырьләрең синең -  тел ачкычы,

Һәрбер сүзең – безгә васыять.

Тукай абый, безнең тел ачыла

“Туган тел”не, “Пар ат”ны сөйләп.

6.Су анасы, Шүрәлеләр белән

Әкият дөньясына юнәлдек.

Туган илне, туган телебезне

Яратырга синнән өйрәндек.

     7. Урам ташларыннан эзләмәгез

Тукай баскан утлы эзләрне,

Йөрәкләрдән аны сез эзләгез,

Йөрәкләрдә Тукай сүзләре.

А.Б.  

 1886 нчы елның 26 нчы апреле. Кушлавыч авылы мулласы Мөхәммәтгариф һәм аның хатыны Бибимәмдүдә гаиләсендә кара күзле кечкенә генә бер малай дөньяга килә.Аңа Габдулла дип исем кушалар.

А.Б. Тик язмыш бәләкәй Габдуллага зур авырлыклар һәм мәшәкатьләр белән тулы тормыш әзерләп куйган була.

А.Б. Балалар өчен иң олы фаҗига булган ятимлек. Бер гаиләдән икенче гаиләгә күчеп йөрү. Иң аянычлы хәлләрнең берсе -  Габдулланы Казанда Печән базарында асрамага бирү.

(“Асрамага бала бирү” күренешен сәхнәләштерү)

Автор.

 ...Бер заман бардым печән базарына

Шунда мин таптым азык язарыма.

Иртә белән кайнамакта бу базар;

Кайда баксаң анда тулган сәүдәгәр.

Кайсы сатмактадыр, кайсы ала,

Берсе алдый, шунда берсе алдана.

Һәр заманны монда хәлләр шул икән

Һәркем үз хәле белән мәшгуль икән.

3.

Ямщик

Кышкы буран,

Яфрак-яфрак карлар ява,

Зур чанада – мин, ямщик, һәм ятим бала;

Уйга чумып, туңып беткән ятим малай –

Нәни Тукай...

  1. Асрамага бала бирәм, я, кем ала?

Габдулла.

 

 Кемнәр булыр икән миңа ата-ана?

Артык кашык икәнмен бит бу дөньяда.

   Ямщик

  1.  Асрамага бала бирәм, я, кем ала?

Ялынып сорыйм бу дөньда, әй син Хода!

Басар идең бу буранны тик беразга

Бирер идең шәфкатеңне бу сабыйга.

- Асрамага бала бирәм, я, кем ала?

Мөхәммәтвәли.

 И, Газизә, әйдә бу ятимне алыйк,

Кулдан килгән кадәр аңа ярдәм кылыйк.

Газизә.

Әйдә, улым, өс- башыңны кидерербез,

Ач булмассың, бергә-бергә көн күрербез.

А.Б.

 Бу шәфкатьле гаиләдә кечкенә малайга озак яшәргә туры килми. Мөхәммәтвәли абый белән Газизә апа авырып китү сәбәпле, Габдулланы кабат авылга җибәрәләр.

А.Б.

 Габдулла янә  Зиннәтулла бабасының ишле гаиләсендә.Тик күп тә үтми, Кырлай авылыннан килгән Сәгъди абзый малайны үзләренә тәрбиягә алып китә.

А.Б.

 Кырлайдагы  тормыш шагыйрь күңелендә   балачакның матур мизгелләре булып уелып кала. Кырлай җәе ятим балага канатлар куя.        “ Малайлар белән ничәшәр сәгать коенып, балык сөзеп ята идек. Күңелле чаклар!» - дип, яратып, сагынып яза Тукай бу турыда. Шагыйрьнең “Шүрәле” поэмасы да, “ Су анасы” әкияте дә Кырлайга, аның гүзәл табигатенә багышланган.

4.

(«Су анасы», «Шүрәле» әсәрләреннән өзекләр.)

А.Б.

 Берничә елдан соң Габдуллага Кырлайдан да китәргә туры килә.Ерак Җаек шәһәрендә яшәүче туганнары малайны үзләренә алалар. Тукай Җаекта 12 ел яши. Бу шәһәрдә ул мәдрәсә тәмамлый, рус сыйныфларында да укып ала, шигырьләр яза, аларны газеталарда бастыра, типографиядә хәреф җыючы булып эшли. Ләкин шагыйрь һәрчак туган ягын, Казанны сагынып яши.

А.Б.

1907  нче елда Тукай Казанга кайта . Бу вакытта аңа 21 яшь була. Үзенең “Пар ат” шигырендә ул Җаек шәһәреннән аерылу сагышын һәм туган җиргә кайту шатлыгын бик ачык сурәтли.

(“Пар ат” шигыреннән өзек укыла)

А.Б.

 Тукай Казанда “Болгар” кунакханәсендә яши. Биредә ул әдәбият дөньясына чума. Казанда ул Г.Камал, Ф. Әмирхан, С. Рәмиев кебек  фикердәш, иҗатташ дуслар таба.

А.Б.

 Бервакыт Тукай “Болгар” кунакханәсендә бик моңлы көй ишетә. Уйнаучыдан нинди көй икәнен сорагач, ул кеше “Әллүки” дип җавап бирә.

Шуннан соң шагыйрь үзенең “Милли моңнар” шигырен яза.

( Г.Тукайның “Милли моңнар” шигыре укыла)

А.Б.

 Габдулла Тукай  милләт язмышы  өчен бик борчылган, ул халкыбызны белемле, мәдәниятле милләт  итеп  күрергә теләгән.

А.Б.

 Шагыйрь иҗатында балалар өчен язылган әсәрләр аерым урын алып тора. Тукай шигырьләре һәм әкиятләре зур тәрбияви көчкә ия. Алар балаларда хезмәт сөючәнлек, гаделлек, шәфкатьлелек, белемлелек кебек уңай сыйфатлар тәрбияли.

(«Бала белән Күбәләк», «Кызыклы шәкерт» шигырьләре)

5.

А.Б.

 Тукай иҗатында мәхәббәт турындагы шигырьләр күп түгел. Аның яраткан кызы булганмы?

А.Б.

Әйе, Тукай Зәйтүнә исемле бик матур кызны яраткан. Кыз да шагыйрьгә гашыйк булган. Тик Тукай мәхәббәт хисләрен яшергән. Шагыйрь үзенең терелмәслек авыруын белгән, шуңа күрә Зәйтүнәне бәхетсез итәсе килмәгән.Драматург Рабит Батулла “Сират күпере” драмасында аларның мәхәббәтен сурәтли.

(Драмадан өзек күрсәтелә)

А.Б.

Бөекләрнең юлы җиңел түгел,

Сикәлтәле, авыр һәм ерак.

Ләкин Тукай  - мәңге сүнмәс йолдыз

Торган саен балкый яктырак.

А.Б.

Сигез еллык иҗат гомерендә Тукай 9 поэма, 400 гә якын шигырь,баллада, җыр, бәет, мөнәҗәт,  350 дән артык проза әсәре, ягъни хикәяләр, истәлекләр, мәкаләләр, рецензияләр, репортаж, фельетон, мәсәлләр, әкиятләр язган.

А.Б.

Шагыйрь үзе исән чакта ук бу әсәрләр төрле зурлыктагы 35 китапта, уннарча газета-журналларда басылган. Бу иҗат үзенең зурлыгы, тирәнлеге белән безне таң калдыра. Без бөек Тукаебыз белән горурланабыз.

А.Б.

 Җыры барның җирдә даны булыр,

Бәйрәмнәре булыр мәңгегә.

Без бәхетле,

Без шагыйрьле халык.

 Без –Тукайлы халык мәңгегә.

( “Туган тел” җыры)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Габдулла Тукайга багышланган КВН.

Внеклассное мероприятие....

ГАБДУЛЛА ТУКАЙГА БАГЫШЛАНГАН КИЧӘ

Азнакай шәһәре 3 нче гомуми урта белем бирү мәктәбенеңберенче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысыТинбакова Римма Варис  кызы тарафыннан мәктәптәге драма түгәрәкләре өчен әзерләнгән...

Тукай - сүнмәс йолдыз ул. Г.Тукайга багышланган әдәби-музыкаль кичәнең конспекты

Максат:  Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру; дөрес              сөйләм күнекмәләре формалаштыру, балаларның фик...

"Мин Тукайга киләм" Презентация по творчеству великого татарского поэта Габдуллы Тукая

Презентация по творчеству великого татарского поэта Габдуллы Тукая...

Г. Тукайга багышланган КВН

Г. Тукайга багышланган КВН...

Габдулла Тукайга багышланган әдәби кичә

Жизнь и творчество Габдуллы Тукая...