Презентация һәм дәрес эшкәртмәсе. "Оҗмах капкасы кемгә ачыла?"
материал по теме

Презентация һәм дәрес эшкәртмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon achyk_dres_proekty_a.gyylzhev.doc111 КБ
Файл ozhmah_kapkasy_kemg_achyla.pptx529.7 КБ

Предварительный просмотр:

Фаттахова Илсөя Илһам кызы,

Түбән Кама шәһәре, 13 нче гимназия-интернатның

югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

  27 ел мәктәптә балаларга татар теле һәм әдәбияты буенча белем бирәм, әдәби  әсәрләр аша ана телебезгә мәхәббәт, тирә-юньдәгеләргә ихтирам хисләре тәрбияләргә тырышам. Замана үзгәрә, аның белән бергә укыту системасы да үзгәрә, катлаулана. Укучыларның иҗади сәләтен үстерү, белем алуга кызыксыну тудыру өчен, яңа технологияләр кулланып эшләргә тырышам.

Сезгә 9 нчы сыйныфның татар төркемендә әдәбияттан уздырылган проект-дәрес эшкәртмәсен тәкъдим итәм.

Дәрес темасы:    «Оҗмах капкасы кемгә ачыла?»

                              (А.Гыйләҗевнең «Җомга көн, кич белән» повесте  буенча)

Дәрес максаты: 1. А.Гыйләҗев тормышы, иҗаты буенча алынган белемнәрне    

                                  ныгыту, камилләштерү.

                           2.Укучыларны хәзерге яшьләрнең яшәү рәвеше турындагы    

                                әңгәмәгә тарту, сөйләм телен, фикерләү сәләтен үстерү.

                           3.Укучыларда  ата-анага, өлкәннәргә шәфкатьлелек,

                                 мәрхәмәтлелек хисләр тәрбияләү.

                           4. Кешелекле булу мөселманнар өчен иң күркәм сыйфатларның  

                                  берсе икәнлеген аңлату, әдәп-әхлак тәрбиясе бирү.

Җиһазлау:          А.Гыйләҗев турында күренекле шәхесләрнең сүзләре язылган

                           плакатлар,презентация, интерактив такта, автор тормышы,                        

                           иҗаты буенча тест сораулары язылган карточкалар, “Бибинур”      

                                  фильмы, видеоязмалар.

Метод:               фикер алышу, әңгәмә, чыгышлар, сорауларга җавап, шәхескә            

                           юнәлдерелгән укыту технологиясе.

Проект (план)

I. Белемнәрне актуальләштерү.

1.Уңай психологик халәт тудыру.

2. А. Гыйләҗевнең тормыш юлы һәм иҗаты буенча тест биремнәре үтәү.

II. Яңа белемнәр формалаштыру.

1.Укытучының кереш сүзе.

2. Әсәр исеменә салынган эчке мәгънәне ачыклау.

3.Әсәр эчтәлегенең укучылар тарафыннан аңлану дәрәҗәсен ачыклау

әңгәмәсе.

II. Алынган белемнәрне камилләштерү

  1. Сораулар ярдәмендә проблемалы ситуация тудыру.
  2. Әсәрдә хисләр бирелеше.

IV. Дәрескә йомгак.

V.Өй эше.

Дәрес барышы

  1. Белемнәрне актуальләштерү.

1.Уңай психологик халәт тудыру.

(Слайд № 1. Табигать күренеше. Музыка куела.)

Талгын гына музыка астында укытучы шигырь сөйли:

Гомер – мизгел. Тормыш үзәненнән

Үтүләре ай-һай тиз икән.

Үтеп киткәч, сагынып сөйләр өчен

Түмгәгенә кадәр үз икән. (Р. Насыйбуллина).

-Әссәламегаләйкүм, укучылар! Менә тагын яңа көн туды. Димәк, бу җирдә яшәүгә омтылышыбыз, теләгебез артты. Яңа көн туу белән, үзебезнең туган җиребездә бәхетле булуыбызга тагын бер кат инандык. Әти-әниләребезнең, туганнарыбызның, сыйныфташларыбызның исән-сау булуына, бу мәктәптә белем алуыбызга тагын бер кат сөендек. Әнә шундый теләк-омтылышлар, сөенеч-шатлыклар белән дәресебезне башлыйбыз.

(Слайд №2.  Тема: “Оҗмах ишеге кемгә ачыла?”) Ничек уйлыйсыз, бүгенге әдәбият дәресендә без, шигырьдән күренгәнчә, нәрсә турында сөйләшербез? Әйе, әдәп-әхлак кагыйдәләре, кешеләрдә булырга тиешле уңай сыйфатлар турында сөйләшербез, укылган әсәр эчтәлеге буенча фикер дә алышырбыз.

(Слайд №3. А.Гыйләҗев портреты) 

-Алдагы дәресләрдә без нинди күренекле шәхес турында сөйләштек? Әйе, халык язучысы А.Гыйләҗев тормышы, иҗаты белән таныштыгыз. Ул киләчәктә иң укылачак, алай гына да түгел, бер кулыңа килеп эләккәч, кат-кат укылачак әдип! Ул - милләтебез горурлыгы! Әйдәгез, аның иҗаты буенча алган белемнәрегезне  тест биремнәре ярдәмендә тикшерик. 

(Слайд №4. А. Гыйләҗевнең тормыш юлы һәм иҗаты буенча тест)

2. Тест сораулары.

1.  Аяз Гыйлаҗевнең тормыш даталары:

а) 1914-1995

б) 1928-2002

в) 1890-1945

2.  Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе аңа нинди әсәрләре өчен бирелә :

а) “Әтәч менгән читәнгә”, “Җомга көн ,кич белән...”

б) “Язгы кәрваннар”

В) “Өч аршын җир”

3.  “Җомга көн ,кич белән...”әсәре :

а) роман

б) повесть

в) хикәя

4.  Әсәрнең үзәгендә кем образы :

а) Зәкия карчык

б) Бибинур карчык

в) Зөһрәбану

5.  Вакыйга кайда бара?

а) Казанда

б) Аксыргак авылында

в) Минзәләдә

6. Авыл халкы нинди бәйрәмгә әзерләнә:

а) Сабан туена

б) Җиңү бәйрәменә

в) каз өмәсенә

        

II. Яңа белемнәр формалаштыру.

  1. Укытучының кереш сүзе.

-Әйе, А.Гыйләҗевнең “Җомга көн, кич белән” повесте иң зур бүләккә – Г.Тукай исемендәге премиягә лаек булган әсәр.

(Слайд №5. Тәрҗемә ителгән китаплар) 

-Чыннан да, бу әсәр бик күп телләргә тәрҗемә ителеп, илебезнең төрле төбәкләрендә яратып укыла. Тагын шуны да искәртеп китмичә булмый: нәкъ шушы әсәр эчтәлегенә нигезләнеп, “Бибинур” исемле фильм төшерелде.

(Слайд №6. Фильм афишасы)  Әлеге фильмда төп рольне Түбән Кама татар драма театры режиссёры Рөстәм Галиев башкара. Ел саен уздырыла торган Казан Халыкара кинофестивалендә “Ел фильмы” исеменә, ә Казахстанда узган Евразия Халыкара кинофестивалендә  әлеге  картина “Кинода яңа исем” дигән махсус бүләккә ия була. Фильмны Испаниядә күрделәр, хәзер Германия, Франция һәм Америкада көтәләр.

2.Әсәр исеменә салынган эчке мәгънәне ачыклау.

-Сез өйдә әлеге әсәрдән өзекләр белән таныштыгыз. Хәзер эчтәлекне тирәнрәк, төгәлрәк ачарга тырышырбыз. Иң беренче, әсәрнең исеменә игътибар итик әле, ул ничек атала?

 (Слайд №7. “Җомга көн, кич белән”)

-Җомга нинди көн ул?

-Татарлар, мөселманнар өчен нинди көн? (Изге көн, мәчеткә бара торган көн). Әйе, атна буена нинди гамәлләр кылынган, шуларга нәтиҗә ясау, яки хисап бирү көне. Ә кич белән дигәне нәрсәне аңлата, бу нинди вакыт? (көн ахыры, көне буе эшләнгән эшләргә нәтиҗә ясау, хисап бирү вакыты). Димәк, автор инде әсәрнең исеменнән үк аның эчтәлегендә ни буласына ишарә ясый.

-Күз салыйк әле, әсәр ничек башланып китә? (Дәреслектән табу) Әйе, кеше гомеренең ахыры, иң соңгы этабы – картлык чоры. Автор тиккә генә мондый сүзләр белән башламый. Бу да үтелгән тормышка нәтиҗә – исәп-хисап ясау.

3.Әсәр эчтәлегенең укучылар тарафыннан аңлану дәрәҗәсен ачыклау әңгәмәсе.

-Нинди образ аша нәтиҗә-хисап ясала? (Бибинур образы аша)

-Ә кем ул Бибинур? (Балалар сөйләме)

-Аның портретына игътибар итик әле. (Нәрсә ул портрет? Аның нинди төрләре була? кебек сорауларга җаваплар алына). Әсәрнең төп герое  Бибинур нинди? (Төркемләп эш: 1төркем - тышкы, 2 төркем эчке сыйфатларын дәреслектән табалар, һәр төркемнән берәр укучы тактага, калганнар дәфтәрләренә язалар, эчке портретына мисаллар китерәләр)

(Слайд №8 Схема)

Портреты

           Тышкы                                                                                            Эчке

Кечкенә буйлы                                                                                           бай күңелле

Ябык                                                                                                            Сабыр

Олы яшьтә (һ.б.)                                                                                         Түзем

                                                                                                                     Мәрхәмәтле

                                                                                                                     Ярдәмчел              

                                                                                                              (шырпы йөртә һ.б.)

  • Әйдәгез, моны тагын да яхшырак күзаллау өчен, фильмнан өзек карыйк

(Слайд №9. Фильмнан өзек карау)

II. Алынган белемнәрне камилләштерү

(Әңгәмә, фикер алышу, укучыларның фикерләрен тыңлау)

  - Кешеләрдә яхшылык сыйфатлары кими баруның сәбәпләре нидә дип уйлыйсыз?

   -Автор Бибинур образы аркылы укучыларга нәрсә әйтергә тели?

   - “Җомга көн,  кич белән...” әсәре хәзерге вакытта да актуальме?

   -Бибинурның балалары кебек әти- әнисен оныткан кешеләр бармы? һ.б.

-Әйе, кеше гомере –аккан суга тиң ул. Ә адәм баласы, дөньялыкта яшәгән вакытта ук, кылган гамәлләренә бәя бирә белергә, үзен бакый дөньяга әзерләргә тиештер. Бүгенге дәреснең темасына игътибар иткән булсагыз,

(Слайд №10. “Оҗмах капкасы кемгә ачыла?”)    дип атала иде.

-Оҗмах сүзен сез ничек аңлыйсыз? Аңа синонимнар эзләгез (Укучылар фикере) Дөрес, коръәндә сурәтләнгән оҗмахка керергә омтылу – бу тормышта изге гамәлләр кылып, кеше рәнҗетмичә, саф күңел белән яшәргә, башкалар күңелендә үзең турында иң әйбәт истәлекләр калдырырга омтылу дигән сүз.

(Слайд №11. Оҗмах капкасы рәсеме)  -Ә оҗмах капкасы кемнәргә ачыла соң? (игелекле, тормышта изге гамәлләр кылып, кеше рәнҗетмичә, саф күңел белән яшәүчеләргә, Бибинур кебекләргә)

IV. Дәрескә йомгак.

  • Димәк , бүгенге дәрескә нәтиҗә ясап, нәрсә әйтә алабыз? (Кеше үз гомерендә күбрәк изгелек эшләргә, башкаларга карата ихтирамлы, игътибарлы булырга, кылган гамәлләре өчен җавап бирә белергә тиеш)

(Слайд №12. Дәрескә нәтиҗә)

  • Белемнәрегезне ничек бәяләр идегез? (Укучылар фикерен тыңлау, аларның алларында яткан үзбәя карточкаларын карау, бергәләп белемнәрен бәяләү)
  • Өй эше.

(Слайд №13. Өй эше)

1.Әсәрне тулысынча укырга тәкъдим итәм, чөнки татар булган кеше бу әсәрне укымыйча калырга тиеш түгел дип уйлыйм, бик тәрбияви әсәр;

             2.“Җәннәт – аналарның аяк астында” дигән гыйбарәне ничек аңлыйсыз, сөйләшүгә әзерләнегез.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

ГОМЕР – МИЗГЕЛ. ТОРМЫШ ҮЗӘНЕННӘН ҮТҮЛӘРЕ АЙ-ҺАЙ ТИЗ ИКӘН. ҮТЕП КИТКӘЧ, САГЫНЫП СӨЙЛӘР ӨЧЕН, ТҮМГӘГЕНӘ КАДӘР ҮЗ ИКӘН . (Р.Насыйбуллина)

Слайд 2

Дәрес ТЕМАсы: “Оҗмах капкасы кемгә ачыла?”

Слайд 4

Тест биремнәре 1 . Аяз Гыйлаҗевнең тормыш даталары: а) 1914-1995 б) 1928-2002 в) 1890-1945 2. Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе аңа нинди әсәрләре өчен бирелә : а) “Әтәч менгән читәнгә”, “Җомга көн ,кич белән...” б) “Язгы кәрваннар” В) “Өч аршын җир” 3. “Җомга көн ,кич белән...”әсәре : а) роман б) повест ь в) хикәя 4. Әсәрнең үзәгендә кем образы : а) Зәкия карчык б) Бибинур карчык в) Зөһрәбану 5. Авыл халкы нинди бәйрәмгә әзерләнә: а) Сабан туена б) Җиңү бәйрәменә в) каз өмәсенә

Слайд 5

Тәрҗемә ителгән китаплары Китап 2013 елда Әнкарада “ Bengü ” нәшриятында дөнья күргән . Аны татар язучыларының әсәрләрен төрекчәгә әйләндерүче Фатих бәй Кутлу тәрҗемә иткән .

Слайд 6

“БИБИНУР” фил ьмы

Слайд 7

“Җомга көн, кич белән...”

Слайд 8

Портреты Тышкы Эчке кечкенә буйлы түзем ябык бай күңелле олы яштә... сабыр мәрхәмәтле ярдәмчел ...

Слайд 9

“Оҗмах капкасы кемгә ачыла?”

Слайд 10

Өй эше 1. Әсәрне тулысынча укырга; 2. “Җәннәт – аналарның аяк астында” гыйбарәсе буенча сөйләшүгә әзерләнергә


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Урок по теме: "Мультимедийные интерактивные презентации. Дизайн презентации и макеты слайдов. "

Данный урок рассматривается первым по счету в разделе «Компьютерные презентации». На данном уроке  учащиеся знакомятся с программой POWERPOINT, учатся изменять дизайн и макет слайдов....

Презентация "Использование мультимедийных презентаций как универсального средства познания"

В презентации "Использование мультимедийных презентаций как универсального средства познания" даются советы по оформлению и наполнению презентаций....

Разработка урока и презентации "The Sightseeng Tours" London and Saint-Petersburg c презентацией

Цели: развитие речевого умения (монологическое высказывание); совершенствование грамматических навыков чтения и говорения (прошедшее неопределенное время, определенный артикль) Задачи: учи...

Презентация "Рекомендации по созданию мультимедийных презентаций"

§Предложить рекомендации по подготовке презентаций; §научить профессиональному оформлению слайдов. ...

Презентация к уроку "Обобщение по теме презентации"

Урок – деловая игра «Работа  с пакетом презентаций Power Point». В ходе урока организовано повторение материала "электронные таблицы" с использованием КИМов, повторение технологи...

Презентация "Лица Победы". Данную презентацию можно использовать на уроках литературы в день памяти о тех, кто сражался и погиб в годы Великой Отечественной войны.

Данная презентация посвящена событиям Великой Отечественной войны и может быть использована в средних и старших классах  как на уроках литературы, так и на внеклассных мероприятиях  для пров...

"Кемгә охшаган? " тексты буенча эш

5 нче сыйныфта татар теле дәресе эшкәртмәсе....