• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

Шигырь. "Әниемә"

Опубликовано Фаттахова Ильсия Ильгамовна вкл 10.02.2016 - 20:53
Автор: 
Закирова Энҗе

Шигырь.  "Әниемә"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл zakirova_enzhe.docx12.71 КБ

Предварительный просмотр:

АНКЕТА

Фамилия, исем: ___ Закирова Энҗе________________________________

Туган елы: ___22.07.2001_______________________________________________

Шәһәр: __Түбән Кама шәһәре___________________________________________

Мәктәп: _МБГИМ (муниципаль бюджет гомумбелем бирү интернат-мәктәбе) ”13 нче гимназия-интернат”____________________________________________

Сыйныфы: ___8 нче сыйныф____________________________________________

Әсәр исеме: ___”Әниемә”________________________________________

Номинация: ___Яшь шагыйрь___________________________________________

Әсәр күләме (бит): ___2 бит____________________________________________

Әниемә

“Әни” дигән гади сүзгә

Тирән мәгънә салына.

Яши-яши төшенәсең

Бу сүзнең асылына.

Әнием алдына тезләнеп,

Килә рәхмәт әйтәсем.

Эшләгән изгелекләрең өчен,

Килә җавап бирәсем.

Күпме йокысыз төннәрең

Минем янда үткәрдең.

Авырган вакытларда да

Сабыр гына түзә идең.

Тамаклары тук булсын дип,

Тырышасың әле дә.

Өсте-башы чистамы дип,

Борчыласың,  әлбәттә.

Якты, мөлаем йөзеңне

Һәркөн күрәсем килә.

Яратам сине, әни, дип,

Кочып сөясем килә.

Тоясым килә шул һәрчак

Назлы, җылы куеныңны.

Ашыйсым килә тик синең

Тел йотарлык сыеңны.

Гафу ит мине, әнкәем,

Сиңа каты бәрелсәм.

Рәнҗи күрмә, уйламыйча,

Берәр авыр сүз әйтсәм.

Яратам сине, газизем,

Өзелеп-өзелеп яратам.

Эшләгән яхшылыгыңны

Гомер бакый онытмам.

Саклыйк, дуслар, әнкәйләрне,

Күңелләрен әрнетмик.

Исән чакта ешрак кайтыйк,

Аларның кадерен белик!


Поделиться:

Рисуем акварельное мороженое

Нарисуем попугая цветными карандашами

Как Снегурочке раскатать тесто?

Северное сияние

Стрижонок Скрип. В.П. Астафьев