Дәрес эшкәртмәсе. "Сыйфат ясалышы"
материал на тему

Сыйфат ясалышы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 6_klass_syyfat_yasalyshy.docx27.86 КБ

Предварительный просмотр:

6 нчы сыйныфта сыйныф темасын өйрәнү

Тема.  Сыйфатларның ясалышы  

Максат:

 1. Белем бирү максаты – укучыларның  сыйфат буенча алдагы дәресләрдә өйрәнгән белемнәрен искә төшерү, cыйфатның ясалышы һәм язылышы турында гомуми төшенчә бирү; модельләштерергә ярдәм итү;

сыйфатларның ясалыш ягыннан төрләрен тану, сөйләмдә дөрес куллана                                     белү күнекмәләре булдыру.

2. Фикер сәләтен үстерү максаты - укучыларның логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын һәм танып-белүне үстерүгә ярдәм итү, анализлау, нәтиҗә ясый белү һәм җавапларны дәлилләп күрсәтә белү күнекмәсен үстерү

3. Тәрбияви максат - аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру, толерантлык тәрбияләүне дәвам итү.

Дәрес төре: яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру дәресе.

Җиһазлау: компьютерда ясалган презентация, перфокарталар,   компьютер, проектор, дәреслек (56-57 битләр), индивидуаль биремле карточкалар.

Дәрес тибы. Уку мәсьәләсен кую һәм чишү.

Дәрес барышы:

    I.Мотивлаштыру-ориентлашу.

1.Исәнләшү. Уңай психологик  халәт тудыру.

- Исәнмесез, укучылар! Әйдәгез бер-беребезне сәламлик.

- Укучылар, бүген безнең дәрескә кунаклар килгән. Алар бу сыйныфта нинди укучылар укый икән дип кызыксыналардыр, билгеле.

     -Әйдәгез, үзебез турында сөйлик әле . Без нинди укучылар?( акыллы, тәрбияле, әдәпле, матур...)

     -Сез яңа гына әйткән сүзләр нинди сүз төркеменә карый?

     -Димәк, без дәрестә нинди темага сөйләшербез?

-Укучылар,  минем ........ өстәлдәге ....... номерлы укучының җавабын ишетәсем килә.

II. Өй эшен тикшерү.

1. Укучылар, өй эшен тикшерик әле. Сезгә 81 нче күнегүне язмача үтәргә кирәк иде. (эшләнешен тикшерү.)

       2.Үткән дәреснең уку мәсьәләсен искә төшерү, актуальләштерү.

        - Укучылар, сыйфатлар турында белгәннәрегезне тикшерик. (Модель төзүгә әзерлек) Сезнең алдыгызда ак кәгазь битләре ята. Бу кәгазь битләрен аласыз,  икегә бөклисез,тагы икегә бөклибез һәм ачылмый торган почмагын тагын бөкләп куябыз. Кәгазь битен ачабыз,барлыкка килгән ромб эченә сыйфат дип язып куябыз. Турыпочмакларны номерлап чыгабыз. Беренчесенә “кагыйдә”, икенчесенә “билгеләре”, өченчесенә  “асыл сыйфатлар”, дүртенчесенә    ” нисби сыйфатлар” дип язасыз. Һәр укучы үз номерындагы төшенчәне яза һәм сәгать йөреше буенча иптәшенә тапшыра. Моңа 2 минут вакыт бирелә. Соңыннан беренче номерлы укучы җавабын укый, калганнар тыңлый, хаталары булса төзәтәләр.Тагы сәгать йөреше буенча эш дәвам итә.1 минут вакыт бирелә.

III. Яңа теманы аңлату.

  1. Биремле карточкалар өләшенә.

- Сезгә бирелгән сүзләрнең аермаларын һәм охшаш якларын ачыклап әйтергә кирәк. (Таймд Раунд Робин)  Төркемдә эшлисез. Башта уйлыйсыз. Һәрберегезнең җавабына  ярты минут вакыт бирелә.Сәгать йөреше буенча дәвам итәсез.

Бирелгән сүзләрнең аермаларын һәм охшаш якларын ачыклап әйтергә кирәк.

Матур, яшел

Ямьле, аваздаш,

гамьсез,кышкы,

эшчән,ачык,сизгер,

кунакчыл,итләч, көләч һ.б.,

Халыкара, искиткеч

Аклы-каралы, бала-чагалы,

зур-зур, эшсез- нисез.

Гадәттән тыш,

аз сүзле

-Вакыт бетте. Минем ........ өстәлдәге ....... номерлы укучының җавабын ишетәсем килә. Синең каршы иптәшең бирелгән сүзләрнең нинди охшаш якларын атады? (сыйфатлар,сораулары бер төрле)

-Минем ........ өстәлдәге ....... номерлы укучының җавабын ишетәсем килә. Синең яндагы иптәшең бирелгән сүзләрнең нинди охшаш якларын әйтте? (ясалышы,язылышы)

-Әйдәгез,хәзер карточкадагы сыйфатларның ясалышлары ягыннан төрен билгелик.

  Минем ........ өстәлдәге ....... номерлы укучының җавабын ишетәсем килә.

 -Бүген без нәрсәне өйрәнәбез?

- Без бүген сыйфатларның ясалыш ягыннан төрен өйрәнәбез.

     -Дөрес,бу безнең бүгенге тема: Сыйфатларның ясалышы

(Тактага һәм дәфтәрләргә теманы язу.) (Укучылар өчен бурычларны күрсәтәбез)

-Укучылар бу тема буенча нинди модель төзер идегез?(Төркемләп эшләү. Эшен тәмамлаган өстәл ике тапкыр кул чабаклый. Бар өстәлләр дә тәмамлагач өч тапкыр кул чабаклап куялар. (Тим Чир-кричалка)  Бер укучы модельне тактада эшли.)

                             

2.86 нчы күнегү. Бирелгән сыйфатларны ясалышлары буенча таблицага  тутыралар.

3.Дәреслектән кагыйдәне уку, мисаллар өстендә ныгыту

IV. Ныгыту күнегүләре.

1.Перфокарталар белән эш.  Сыйфатның ясалышы.

Укытучы сүзтезмәләр укый, укучылар тиешле шакмакны билгелиләр:

Көзге көн; карлы-буранлы кыш; җиңел бирем; куе кызыл буяу; күпкырлы эшчәнлек; гүзәл як; матур йөзле кыз; иске-москы кием; урмандагы җәнлекләр; алмачуар төс.

Физкультминут.(Фолоу зе лидер-следуем за лидером)

2. Кәгазь битләрендә эш.Карточкадагы сүзләргә кирәкле кушымчалар ялгап сыйфатлар ясагыз (Раунд Робин-сәгать йөреше буенча)

Исемнәр:                             Фигыльләр:

Сөт...      -кы                          Оял...         -ык

Кыш...     -лы                         Ват...          -чан

Акыл...    -ле                          Кызган...    -чек

Төн...      -чән                         Бәйлән...     -ыч

Эш...       -ле                          Сайлан...     -гер

Белем ...  -ге                           Сиз...          -ма                                    

        -Ә хәзер бу сорауга ..... җавап бирер.

         Рәсем һәм текст белән эшләү.

- Экрандагы рәсемдә елның кайсы вакыты сурәтләнгән?(Кыш) Сез кышны яратасызмы? Ни өчен?( Кыш -матур һәм  күңелле ел фасылы)е номерлы укучы Сезнең алда сыйфатлар төшеп калган текст.Сезгә кирәкле сыйфатларны куеп текстны укырга кирәк.Эшне беренче номерлы укучы башлый.(Раунд Робин) Сәгать йөреше буенча калганнар дәвам итә.

 -Минем ........ өстәлдәге ....... номерлы укучы үзенең текстын укый.

Туган ягыма кыш килде

... көз китүгә, таягына таянып, ...-...  сакаллы кыш кунакка килде. Ул акрын гына җир өстенә  ...- ... кар яудырырга кереште. Кар бөртекләре, жемелдәшеп, берсе белән берсе уйнап, җир-анага коелдылар. Озакламый җир өсте ...- ...юрган ябынды. Кыш үзенең ...келәмен җәйде. Елгалар, күлләр өсте ... ... ... боз белән капланды. ...  каеннар кар кызларыдай басып торалар.

Куллану өчен сүзләр: алтын, ап-ак, күбәләк-күбәләк, ап-ак, ак, көзге кебек шома, зифа

-Укучылар,сыйфатлар ни өчен кирәк? (Сөйләмебезне матур яңгырашлы итәр өчен.)     

V. Бәяләү.

    Дәрестә актив катнашкан, тактада эшләгән укучыларга һәм мөстәкыйль эшләр өчен көндәлеккә билгеләр кую.

  VI. Өй эше бирү.

Иҗади эш. “Кыш “ темасына хикәя язып килергә.

  VII. Йомгаклау

 Сорауларга җавап бирү:

 -Дәрестә нинди яңа тема өйрәндек?

-Ниләр башкардык?

        Дәрес бетте ,чыгарга мөмкин.Сау булыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

на тему "Сүз ясалышы"

Рус  мәктәпләрендә  белем  алучы  татар  балалары  өчен  тест. (5нче  сыйныф)...

Сыйфатларнын ясалышы.

План-конспект урока по татарскому языку(6 класс)....

Рус мәктәпләрендәге татар балаларына “Сүз ясалышы”темасын кабатлау-йомгаклау

план конспект урока для 5 класса по татарскому языку...

"Саннарның ясалышы һәм язылышы" 6 нчы сыйныф

6 нчы сыйныфның татар төркеме өчен "Саннарның ясалышы һәм язылышы" темасына татар теленнән дәрес эшкәртмәсе....

6нчы сыйныфтагы рус төркемнәре өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе. Сыйфат. Сыйфат дәрәҗәләре.

6нчы сыйныфтагы рус төркемнәре өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе. Сыйфат. Сыйфат дәрәҗәләре....

: Сыйфат. Сыйфат дәрәҗәләре.

Сыйфат.Сыйфат дәрәҗәләре....

Сыйфат һәм сыйфат дәрәҗәләре

quot;Сыйфат һәм сыйфат дәрәҗәләре" темасы буенча план-конспект...