Рус мәктәпләрендәге татар балаларына “Сүз ясалышы”темасын кабатлау-йомгаклау
план-конспект урока (5 класс) по теме

план конспект урока для 5 класса по татарскому языку

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 5_nche_syynyf.docx24.64 КБ

Предварительный просмотр:

Рус  мәктәпләрендәге татар балаларына

 “Сүз ясалышы”темасын кабатлау-йомгаклау

(5 нче сыйныфта дәрес-сабантуй)

Гөлчәчәк Сибгатуллина, Түбән Кама шәһәрендәге 27 нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

      Максат. Укучыларның “Сүз ясалышы” бүлеген үзләштерү дәрәҗәсен бәяләү. Белемнәрне практикада куллана белергә өйрәтү. Фикерләү һәм танып- белү активлыкларын, мөстәкыйльлекләрен, бәйләнешле сөйләм телен үстерү. Туган телгә мәхәббәт, татар халкының бәйрәмнәренә ихтирам тәрбияләү.

Җиһазлау: компьютер, интерактив такта, магнитофон, “Сабантуй” җыры язылган аудиокассета,Сабантуй күренешләреннән мультимедиа, уенчыклар (әтәч,тәкә), чүлмәк,  2 кашык (2 йомырка),чиккән кулъяулыклар.

Дәрес  төре: кабатлау-йомгаклау дәресе. Дәрес -сабантуй.

Дәрес барышы.

I. Оештыру өлеше. Балаларны дәрескә туплау.

II.Матур язу минуты. Сүзлек диктанты.

Сабантуй, бүген, белдерү, әрәмәлек, көрәшчеләр, бәйрәм итү, бала-чагалар, туган-тумачалар, чабышкы атлар, ял итү.

III. Төп өлеш.

- Балалар, бу сүзләрне язгач, нинди бәйрәм искә төште?

- Әйе, Сабантуй-татар халкының иң гүзәл милли бәйрәме, халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, җырлары һәм биюләре бергә кушылган хезмәт бәйрәме. Бәйрәм атамасы борынгы төрки “сабан” һәм “туй” сүзләреннән килеп чыккан. Элегрәк Сабантуй, карлар эреп беткәч, язгы кыр эшләренә 2-3 атна кала үткәрелгән, хәзер аны  кыр эшләре тәмамлангач бәйрәм итәләр. Сез дә, балалар, ул бәйрәмне көтеп аласыз. Без дә бүгенге дәресебезне Сабантуй формасында үткәрербез, барыбыз да Сабан туенда уйнала торган уеннарда катнашырбыз, “Сүз ясалышы” темасы буенча үзебезнең белемнәребезне күрсәтербез, бүләкләр алырбыз. Сабантуйны башлап җибәрү өчен, безгә сорауларга җавап бирергә туры киләчәк.

а) Тел белеменең  “Сүз ясалышы” бүлеге нәрсәне өйрәнә?

б) Сүз нинди мәгънәле кисәкләрдән тора?

в) Нәрсә ул тамыр, кушымча?

Г) сүзнең  иң кечкенә мәгънәле кисәкләре икенче төрле ничек атала?

Шулай итеп, Сабантуйны башлап җибәрәбез. ( “Сабантуй” җыры яңгырый. Ш. Җиһангирова  сүзләре, И.Байтирәк көе.)

1. “Сүз төзелеше” тавына менү.

-Безнең Сабантуебыз биек тау итәгендә, урманга якын матур урында уздырыла. Беренче уеныбыз  “Сүз төзелеше” тавына менү булачак. Шартлы билгеләрне кулланып, түбәндәге сүзләрнең төзелешен тикшерергә. Дөрес һәм тизрәк тикшергән укучы җиңүче була. (Экранда төзелеше тикшерелә торган сүзләр чыга: көчлеләрнең, дәваландылар, юлдаш, илкәйне, каенлыкка,ямьлерәк.)

Җитезләрнең җитезе,

Өлгерләрнең өлгере

Менә тауга алдырып,

Барысын артта калдырып,

Җитте әнә финишка-

Бүләк тиеш бу дуска!

(кулъяулык бирелә)

2 нче уеныбыз “Колга башына менү. (Экранда колгага менү күренеше).

Озын гына шоп-шома

Бер багана бар шунда.

Әтәч тора әйләнгәләп,

Шул багана башында.

Әтәчкә шук малайлар

Әй кызыгып карыйлар,

Багана шома булганга

Бер дә менә алмыйлар.

-Бәлки, сез менә алырсыз? Кем җитез? Кем өлгер? Әтәч аягындагы сорауларга җавап бирергә, биремнәрне үтәргә кирәк.

1) Бирелгән тамырларга сүз ясагыч кушымчалар ялгап сүз ясарга: сын-; сыз-;ач-;

2) Ике сүздән өченче сүз яса: кыш+бал, кар+ат. (Җаваплар тикшерелә: экранда башлык, тарак сүзләре чыга)

3) Сүз яса: исем+лык, -лек (агачлык, сүзлек); сыйфат+лык, -лек (яңалык, искелек); фигыль+ма, -мә (бүлмә, кайнатма)

-Нинди ысул белән яңа сүзләр ясадык? (сүз ясагыч кушымча ялгау)

3 нче уен. “Чүлмәк ватыш” уены.

Чүлмәк ватыш уены

Бигрәк кызык инде.

Без дә уйнап карыйк  әле

Бу кызыклы уенны.

(Чүлмәк эчендә  сораулар, биремнәр)

а) икенче өлешен әйтеп  парлы сүз ясарга: әлҗе-, пыран-, ертык-, әпен-.

б) шаян табышмак- сорау:

Кайсы бодайдан кортлар бал ала? (карабодай)

в) атамасы кушма сүз булган балык тотарга (кызылканат).

г) дүртенчесе артык, шул сүзне тап:

яшүсмер, тозлы, уй-фикер, сукыр кычыткан. (Җавап: тозлы- сүз ясагыч кушымча ялгау ысулы белән ясалган)

д)”төн” һәм “кыска” сүзләренең антонимнарын белеп, шуларны кушып, сүз ясарга. Нинди сүз барлыкка килде? Язылышын аңлат.

Нәтиҗә: сүзләрне кушу ысулы белән нинди сүзләр ясала? Алар ничек языла?

-Сабантуй кызганнан- кыза бара.

4 нче уен. Алдагы уеныбыз “Кашыкка йомырка салып йөгерүдип атала. (Экранда кашыкка йомырка салып йөгерү  күренеше)

Кызыклар күп бәйрәмдә,

Кайдан уйлап тапканнар,

Йөгерешәләр зур абыйлар,

Аш кашыгы капканнар.

-Без дә “йөгереп” карыйк әле. Кем беренче килер? (Кашыктагы йомырка астында сораулар һәм биремнәр)

1) Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.

Кемнең нинди әсәреннән бу өзек? Астына сызылган сүз ничек ясалган?(хикәят-әкият). Бу ысул ничек атала? (Сүзләрнең аваз составын үзгәртү-фонетик ысул)

2) Аваз составын үзгәртеп, яңа сүз яса: газап-, хисап-, охшый-, хаҗәт-.

-Бәйрәмдә күңел ачулар дәвам итә. Без дә ял итеп, җырлап- биеп алыйк әле.

Физминутка (аудиоязма ярдәмендә).

-Сабантуй ул- күңел ачу,

Уен, шатлык бәйрәме.

Җырлар җырлап биеп алыйк,

Шау- гөр килеп, әйдә әле!

(бию көенә күмәк бию башкарыла)

-Сабан туенда уеннар

Төрле була, күп була.

Уеннарсыз Сабан туе

Булмаган да күк була.

-5 нче уеныбыз “Аркан тартышу” (Экранда аркан тартышу күренеше)

 Эш дәфтәрләрдә башкарыла. Башта 2 рәт, аннары 2 укучы “аркан тартыша”.Бирем: сүзе бер, ә сораулары ни өчен башка?

Җылы сөяк сындырмый. Җылы көннәр башланды. Кунакларны җылы каршыладылар.

Ни өчен “җылы” сүзе өч төрле сорауга җавап бирә? Ул кайсы сүз төркеменә керә?

-Аркан тартуны дәвам итәбез. (2 укучы чыга. Берсе бер сүз төркеме, икенчесе икенче сүз төркеме буларак җөмлә төзи. Бирелгән сүзләр: сорау, кара, аркасында)

-Нинди ысул белән яңа сүзләр ясадык? (Бер сүз төркеменнән икенче сүз төркеменә күчерү- конверсия ысулы)

-Ә хәзер барыбыз да “Ат чабышы” ярышында катнашырбыз. (Экранда атлар чабышы күренеше күрсәтелә)

Мәйдан тотып чаба җитез атлар,

Җил уйнатып очып узалар.

Тояк асларыннан ул атларның

Күтәрелеп кала тузаннар.

 Кем биремне тизрәк һәм дөрес үти, шуның аты беренче килә. (Бирелгән сүзләрдән кыскартылма сүз ясарга: Казан дәүләт педагогия институты, педагогия колледжы, Берләшкән Милләтләр Оешмасы, Чиләбе трактор заводы, медицина училищесы, Алабуга автомобиль заводы)

  1. Бу сүзләр нинди ысул белән ясалды? (Сүзләрне кыскарту ысулы белән)

7 нче уен. Сабантуйның төп бизәге- татарча көрәш. Искә төшереп китик әле, балалар, 2011 нче елда безнең Түбән Камада үткәрелгән Сабантуйда кем абсолют батыр булып калды?

-Әйе, “Нефтехимик” спорт клубында шөгыльләнүче 26 яшьлек Марат Мөхәммәтҗанов. (Экранда Марат Мөхәммәтҗанов фотосы һәм көрәш күренеше күрсәтелә)

Ә хәзер без дә белем мәйданында “көрәшеп” алыйк әле.

Игътибарны юнәлтик,

Уртага, зур мәйданга,

Озакламый бик күңелле

Көрәш булачак анда.

Көрәшәчәк батырлар,

Кем көчле, зирәк, елгыр?

Кем күбрәк мисал китерә,

Шул булыр бүген батыр!

Уеннарда актив катнашып, иң күп кулъяулык җыйган 2 укучы чыга, чиратлашып, сүзләрнең мәгънәләрен үзгәртү ысулы белән ясалган сүзләр әйтәләр, аңлаталар. Җиңүчегә уенчык тәкә бирелә.

IV. Йомгаклау.

-Менә Сабантуй бәйрәмебез тәмам да булды. Дәресебезгә йомгак ясап, сүз ясалышы ысулларын санап чыгыйк. (Экранда сүз ясалышы ысуллары чыга)

Билгеләр кую.(Сабантуй бүләге)

Өй эше. Сүзлек диктантында бирелгән сүзләрне кертеп, “Сабан туенда” темасына кечкенә хикәя язарга.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рус мәктәпләрендә 5 класста укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбиятыннан эш программасы

Рус мәктәпләрендә 5 класста укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбиятыннан эш программасы...

"Ашамлыклар" темасын кабатлау.Йомгаклау.

Тема:"Ашамлыклар" темасын кабатлау.Йомгаклау.Максат:ашамлыкларны кабатлау,аларны дөрес әйтә белүгә ирешү,ашамлыкларны сөйләмдә кулланна белүгә ирешү,татар халык ашларын танып белү,алар белән җөмләләр ...

Рус балаларына татар теле һәм әдәбиятыннан тестлар

Татар теле һәм әдәбиятыннан тестлар...

Рус балаларына татар телен укытуны мәдәниятләр диалогы итеп оештыру.

Конференциядә чыгыш ясаган доклад. Публикация....

Тема: Сүз төзелеше һәм ясалышы темасын гомумиләштереп кабатлау.

Рус мәктәбенең татар төркеме өчен дәрес эшкәртмәсе (3нче сыйныф)...

Фигыль темасын кабатлау, йомгаклау өчен биремнәр

Әлеге биремнәр 7 нче сыйныфта фигыль сүз төркемен кабатлау, йомгаклау өчен тәкъдим ителә...

Рус балаларына татар теле 4 сыйныф. Ел фасыллары. Кыш.

Рус балаларына татар теле        4сыйныфТема: Ел фасыллары. Кыш....