Фигыль темасын кабатлау, йомгаклау өчен биремнәр
тест (7 класс)

Бариева Диляра Тафкиловна

Әлеге биремнәр 7 нче сыйныфта фигыль сүз төркемен кабатлау, йомгаклау өчен тәкъдим ителә

Скачать:


Предварительный просмотр:

Фигыль темасын кабатлау

1) Зәй буендагы ялгыз шомырт төбенә палаткабызны корып, җәен бик күңелле ял иткән идек без. (2) Мин кармак салып утырам, улым чикерткәләр куа, зәңгәр-кызыл тубын чөеп уйный, кошлар белән нидер сөйләшә, арыгач, шомыртның күләгәсенә ятып йоклый.

(3) Шул көннәрдән бирле шомырт якын дустыбызга әйләнде, һәм без улым белән һәр яз шомыртыбызның хәлен белергә бара торган булдык.

(4) Шомырт безне бик куанып каршылый, нәни яфраклы ботакларын селкетеп, безне сәламли.

(5) Быел шомыртыбызның яфрак ярган шатлыгын уртаклашырга бара алмадык. (6) Шунлыктан аның мул чәчәкле хуш исле бәйрәменә вакытында барып җитәргә ашыктык.

(7) Шатлыгын уртаклашырга дип килсәк тә, шомыртның бик моңаеп утырганын күрдек без. (8) Дустыбызның бәйрәменә соңга калдыкмы? (9) Әнә бит, инде чәчәк таҗларын коеп бетерә язган ул.

(10) Килеп җитүгә, дустыбыз каршында башларыбызны иеп, сүзсез калдык. (11) Юк, чәчәкләрен коймаган шомырт, аны талаганнар. (12) Ботагы белән сындырып алып, кул җитәрдәй бөтен чәчәкләрен урлап киткәннәр. (13) Урлар чәчәк калмагач, кайсыдыр тагын да өскәрәк үрмәләгән һәм шомыртның бер ботагын сындырып ук төшергән. (14) Ул каерылган ботак җиргә үк салынып төшкән, яфраклары йөзләрен җыерганнар. (15) Тал-тирәк арасында ниндидер кошлар моңсу гына сайрый, бөтен Зәй буе моңсуланып калган иде. (16) Акрын гына шомыртыбыз янына атладык.

(17) - Шомырт... елый, - диде улым, агачның һәр ботагында
җемелдәгән тамчыларга карап, үзенең дә күзләреннән чыккан күз
яшьләрен сөрткәләп алды.

(18) Әйе, елый иде шомырт...(Р.Төхфәтуллин)

Биремнәр:

1. 5-14 нче җөмләләрдән юклыкта килгән фигыльләрне табып, күчереп языгыз, төркемчәләрен билгеләгез.

2. Текстта ярдәмче фигыльләр кайсы җөмләләрдә кулланылган?

3. 1-11 нче җөмләләрдән хәл фигыльләр кулланылганнарын арта бару тәртибендә языгыз.

4. 2-3 нче җөмләләрдән затланышлы фигыльләрне табыгыз, аларның заманын һәм зат-санын билгеләгез.

5.Аерып бирелгән сүзләрне тамыр һәм кушымчаларга таркатыгыз, ясалыш ысулын билгеләгез.

6.Тексттан юнәлеш белән төрләнгән фигыльләрне язып алырга.

7.Тексттан инфинитивларны табып язарга.

8. 14 нче җөмләдән фигыльләрне табып, морфологик анализ ясарга.

Фигыль темасын йомгаклау өчен тест.

1. Укырга, язарга, сөйләргә фигыльләренең төркемчәсен күрсәтегез.

а) хәл фигыль; б) инфинитив; в) хикәя фигыль. ә) исем фигыль;

2. Җөмләдә аерып бирелгән фигыльләрнең төркемчәсен дөрес билгеләгез.

Иң элек уйла, аннан соң эшлә.

а) боерык фигыль; ә) шарт фигыль; б) хикәя фигыль; в) хәл фигыль.

3. Затланышлы фигыльләр - ...

а) хәл, боерык, сыйфат фигыльләр; ә) хикәя, боерык, шарт фигыльләр;

б) исем, хикәя, хәл фигыльләр; в) инфинитив, сыйфат, шарт фигыльләр.

4. Татар телендә ничә фигыль юнәлеше бар?

а) 4; ә) 5; б) 6; в) 3.

5. Аерып бирелгән фигыльнең төркемчәсен билгеләгез.

Туган телен яратмаган кеше

Башкаларның телен яратмый.

а) исем фигыль; ә) сыйфат фигыль; б) хикәя фигыль; в) шарт фигыль.

6. Ясалма фигыльләрне билгеләгез.

а) сана, уйла, шатлан; ә) язган, яса, сөйлә; б) менгән, саубуллаш, эшлә; в) кочакларга, килгән, укы.

7. Фигыль ясагыч кушымчаларны күрсәтегез.

а) -чы/-че; -лык/-лек; -даш/-дәш; ә) -ла/-лә; -лан/-лән; -ар/-әр; -а/ -ә;

б) -лы/-ле; -сыз/-сез; -гы/-ге; в) -ча/-чә; -дай/-дәй.

8. Фигыльнең заманын һәм төркемчәсен ачыклагыз.

Яхшылык ташны да эретә.

а) хәзерге заман хикәя фигыль; ә) киләчәк заман хикәя фигыль;

б) үткән заман сыйфат фигыль; в) үткән заман хикәя фигыль.

9. Фигыльгә туры килгән билгеләмәне күрсәт:

а) предметны белдерә;

ә) предметның эшен, хәрәкәтен белдерә;

б) предметның билгесен белдерә;

в) эшнең, хәрәкәтнең билгесен белдерә.

10. Баруы, эшләмәве, килүеисем фигыльләре нәрсә белән төрләнгән?

а) зат - сан белән; ә) килеш белән;

б) тартым белән; в) төрләнмәгән.

11. Мәгънәле кисәкләргә дөрес бүленгән фигыльләрне күрсәтегез.

а) кар-лан-ган, баш-ла-н-ды, күр-сә-т-егез;

ә) бар-ды-к, яз-арга, и-шет-мәсен-нәр;

б) шат-ла-н-ган-нар, кил-сен-нәр, бил-ге-лә-гез;

в) сан-а-гыз, яз-ыл-ачак, кадак-ла-мас-ка.

12. Фигыльләр нәрсәләр белән төрләнә?

а) заман белән; ә) килеш белән;

б) барлык-юклык белән; в) барлык-юклык, заман, зат-сан, юнәлеш белән.

13. Аерып бирелгән фигыльнең төркемчәсен билгеләгез.

Ачтан үлсәң дә, ата-анаңны ташлама.

а) шарт фигыль; ә) хикәя фигыль;

б) кире шарт фигыль; в) инфинитив.

14. Аерып бирелгән фигыль нинди җөмлә кисәге булып килгән?

Тырышса, ул теләсә нинди мәсьәләне дә чишә.

а) тәмамлык;

ә) шарт хәле;

б) максат хәле;

в) хәбәр.

15. Төшем юнәлеше кушымчаларын билгеләгез.

а) -н, -ын/-ен;

ә) -ыл/-ел, -л;

б) -ш, -ыш/-еш;

в) -дер/-дыр, -тыр/-тер; -т; -ер/-ыр; -р; -кыр/-кер.

16. Ярдәмче фигыльләрне күрсәтегез.

а) кил, бит, инде, барса;

ә) иде, икән, имеш, бул, кыл;

б) бар, юк, мөмкин, ярый, тиеш;

в) тиккә, укый, язып, җибәрү.

17. Кайсы раслау дөрес?

а) татар телендә сыйфат фигыль генә заман белән төрләнә ;

ә) татар телендә барлык фигыльләр дә заман белән төрләнә;

б) татар телендә сыйфат һәм хикәя фигыль генә заман белән төрләнә;

в) татар телендә затланышлы фигыльләр заман белән төрләнә.

18. Хәл фигыльнең IV төрен билгеләгез.

а) көлә-көлә, елмая-елмая, сөйли-сөйли;

ә) кайткач, килгәч, укыгач;

б) күргәнче, укыганчы, кайтканчы;

в) тырышып, карап, күзәтеп.

19. Аерып бирелгән фигыль нинди җөмлә кисәге?

Тәрбияле бала үзенә әзерләгән чәйне әдәпле генә утырып эчәр, икмәкне дә кадерләп кенә ашар.

а) хәбәр;

ә) аергыч;

б) тәмамлык;

в) хәл.

20. Ялгыш билгеләнгән фигыльне күрсәтегез.

а) кайтуын - исем фигыль;

ә) яратырга - боерык фигыль;

б) тырышкач - хәл фигыль;

в) икән - ярдәмче фигыль.

Өй эше.

Әйе, агачлар, үсемлекләр дә тере кешеләр кебек, еларга мөмкиннәр икән. Шомырт... елый, - диде улым, агачның һәр ботагында
җемелдәгән тамчыларга карап, үзенең дә күзләреннән чыккан күз яшьләрен сөрткәләп алды. Әйе, елый иде шомырт... Текст ахырында китерелгән бу сүзләрнең мәгънәсен аңлатып, фикерләрегезне сочинение итеп языгыз


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рус мәктәпләрендәге татар балаларына “Сүз ясалышы”темасын кабатлау-йомгаклау

план конспект урока для 5 класса по татарскому языку...

"Ашамлыклар" темасын кабатлау.Йомгаклау.

Тема:"Ашамлыклар" темасын кабатлау.Йомгаклау.Максат:ашамлыкларны кабатлау,аларны дөрес әйтә белүгә ирешү,ашамлыкларны сөйләмдә кулланна белүгә ирешү,татар халык ашларын танып белү,алар белән җөмләләр ...

3нче сыйныф ( татар төркемчәсе) Тема: «Фигыль» темасын кабатлау.

3нче  сыйныф (  татар  төркемчәсе)Тема:  «Фигыль»  темасын  кабатлау.Максат:1.   фигыль  турында  өйрәнгәннәрне  кабатлау...

"Фигыль" темасын кабатлау.

фигыль  турында  өйрәнгәннәрне  кабатлау;белемнәрне  гомумиләштерү  һәм  камилләштерү;белем   алуга  омтылыш,  дәресләрдә  активлык,  игътиб...

Фигыль темасын кабатлау.

Бу дәрес эшкәртмәсе “Фигыль темасын     кабатлау.» дип атала. Дәрес рус мәктәбенең 7 сыйныфларның татар төркеме өчен төзелгән. Планда фигыль темасына 50 сәгать бирелә. Шул дәресләр...

Фигыль темасын кабатлау.

Бу дәрес эшкәртмәсе “Фигыль темасын     кабатлау.» дип атала. Дәрес рус мәктәбенең 7 сыйныфларның татар төркеме өчен төзелгән. Планда фигыль темасына 50 сәгать бирелә. Шул дәресләр...

Фигыль темасын кабатлау. Презентация.

Фигыль темасын кабатлау буенча презентация...