Фигыль темасын кабатлау.
план-конспект урока (7 класс) на тему

Вильданова Лейсан Марсовна

Бу дәрес эшкәртмәсе “Фигыль темасын     кабатлау.» дип атала. Дәрес рус мәктәбенең 7 сыйныфларның татар төркеме өчен төзелгән. Планда фигыль темасына 50 сәгать бирелә. Шул дәресләрне үткәч, фигыль буенча йомгаклау дәресе үткәрелә.  Дәрес эшкәртмәсе  түбәндәге максатларны куеп төзелде: фигыль темасын гомумиләштереп кабатлау, әниләргә , туган телгә мәхәббәт тәрбияләү , татар халык җырларын тыңлау. Бу уку елында 9нчы сыйныфта татар теленнән бердәм дәүләт тесты бирәләр. Шушы максаттан чыгып дәрес эшкәртмәсендә бердәм дәүләт тесты буенча биремнәр дә бирелде. Чөнки бердәм дәүләт тестының А9 биреме без үткән фигыль төркемчәләре буенча төзелгән.   Шулай ук С вариаты буенча да бирем эшләнде. Бу эшне укучылар төркемнәрдә башкарды. Ул « Туган тел, ана теле диләр” җөмләсенә үз фикереңне язу иде. Дәрес 4 мартта үткәрелде, 45 минутка сыешты.

 

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon figyl_temasyn_kabatlau.doc44.5 КБ

Предварительный просмотр:

Фигыль темасын     кабатлау.

   (Җиденче сыйныфның татар        төркеменә татар теленнән дәрес план – конспекты)

               Түбән Мактама №2  урта   мәктәбенең

                                                                        татар теле һәм әдәбияты

                                                              укытучысы

 Вилданова Ләйсән Марс кызы.        

Тема: Фигыль темасын кабатлау.

Максат: 1.Укучыларның фигыль сүз төркемен гамәли куллана алуларына          

                 ирешү.Бердәм йомгаклау аттестациясенә әзерлек эшләре алып бару.

               2. Фигыльләрнең дөрес язылышын камилләштерү, иҗади фикерләү сәләтен үстерү.

               3. Укучыларда әниләргә мәхәббәт, туган телгә ихтирам тәрбияләү; татар халык җырларын тыңлау.

Җиһазы:  тарату өчен тестлар, компьютер, китап, җыр дискы.

                                 Дәрес барышы.

  1. Белемнәрне актуальләштерү.
  1. Оештыру моменты.

     Исәнләшү, сыйныфта уңай психологик халәт тудыру.  

  1. Өй эшләрен тикшерү.

Укытучы. Ә хәзер үткән дәрестәге теманы искә төшерәбез.

Фигыль төркемчәләрен искә төшерү,  слайтлар ярдәмендә җавапларны тикшерү.

  • Нәрсә ул морфология?
  • Сез нинди мөстәкыйль сүз төркемнәрен беләсез?
  • Бу уку елында без кайсы сүз төркемен өйрәнеп бетердек?
  • Димәк, дәресебездә нинди сүз төркемен кабатлыйбыз?
  • Дөрес, дәрестә без фигыль турында өйрәнгәннәребезне искә төшерәбез, кабатлыйбыз, гомумиләштерәчәкбез.
  • Фигыль нәрсә белән төрләнә?
  • Фигыльнең ничә юнәлеше бар?
  • Фигыль нинди ике зур төркемгә бүленә?
  • Затланышлы фигыльләрне санап чыгыгыз әле. Әйдәгез һәрберсен карап чыгыйк.
  • Затланышсыз фигыльләрне санап чыгыгыз әле. Әйдәгез һәрберсен карап чыгыйк.
  • Менә без фигыл турында белгәннәрне искә төшердек.
  • Ә хәзер ныгыту өчен төрле эш төрләре карап китәрбез.
  1. Ныгыту өлеше
  1. Иҗади эш.

Җир йөзендә яшәгән халыкларның телләре бик күп төрле. Ләкин һәркемнең дә башка телләргә караганда яхшырак белгән, кадерле бер теле була.  Ул телне туган тел, ана теле диләр.

  • Текстны бер укучы укып чыга.
  • Тексттан фигыльләрне табарга.
  • Берничә фигылгә морфологик анализ ясау.
  • Белгән-фигыль, затланышлы, хикәя фигыль, билгесез үткән заман, барлыкта, 3 зат, берлек сан, төп яшәгән.
  • Яшәгән – фигыль, затланышсыз, сыйфат фигыль, барлыкта, төп юнәлеш.
  • Бик дөрес эшләдегез, әйдәгез текст өстендә эшләп алыйк әле. Текстта нәрсә турында сүз бара?  Әйе, укучылар һәр кешенең үз теле. Сез беләсез инде 9нчы сыйныфта бердәм йомгаклау аттестациясе бирәсез. Без инде 7нче сыйныфтан ук әзерлек эше алып барабыз. Хәзер дә сезгә шундый бирем бирелә. Сез төркемнәрдә эшләрсез. Сезгә шундый сорау:”Ни өчен туган телне анам теле диләр”. Шушы сорауга 5-6 җөмлә белән үз фикерегезне языгыз. Ләкин сочинениегездә төрле фигыль төркемчәләрен кулланасыз.
  • Хәзер сез язган сочинениеләрне укып китәрбез. Бик әйбәт фикерләр язгансыз. Без дәрестә бу эшне төркемнәрдә эшләдек, ә киләчәктә сез һәрберегез язарсыз. Үзегезнең язган сочинениеләрдән фигыльләрне табып әйтик әле.
  • ЯЛ МИНУТЫ.
  • Менә ял итеп тә алдык. Менә без :”Ни өчен туган телне анам теле диләр” соравыны ьавап таптык.  Чөнки безен иң беренче туган телгә өйрәтүче ул әни. Әйтегез әле әни соң ничек безне туган телгә өйрәтә? Дөрес, безнең белән сөйләшә. Ә сезне бала чакта әниләр ничек йоклатканнар?
  • 2. 2нче бирем.
  • - Дөрес җыр җырлап. Бәлки берәр укучы әниегезнең  җырын беләдер.
  • Ә кайсы вакытта без җырлар тыңлыйбыз? Дөрес, шатлыкта, кайгырганда татар халкы һәрвакыт җырга мөрәҗәгать итә. Герой-шагыйрь М.Җәлил һәм аның көрәштәшләре дә җәзага барганда ничек барганнар, искә төшерегез әле?
  • - Менә бүген дәрестә дә мин сезгә татар халкының “Умырзая” җырын тыңлатам. Тик җырны да тыңлыйбыз һәм ишеткән фигыльләрне язып барабыз.
  • Җырдагы фигыльләрне әйттерү.Сүзләрне фигыль төркемчәләренә куеп язу.
  • Калка, чыга,
  • 3.Тест эшләү.
  • 1.Затланышсыз фигыльләрне билгеләгез.
    а) исем, хикәя, шарт, боерык фигыльләр.
    ә) исем, инфинитив, сыйфат, хәл фигыльләр.
    б) хәл, хикәя, боерык фигыль.
    В) боерык, шарт, сыйфат фигыль
  • 2. Шарт фигыльләрне билгеләгез.
    а) укучы, коелган, үтәчәк.
    ә) сөйләү, чапты, алса.
    б) җырлап, укырга, йөзә.
    в)барса, килсә, кайтсаң.
  • 3.Хәл фигыльләрне билгеләгез.
    а) укучы, коелган, үтәчәк.
    ә) сөйләү, чапты, алса.
    б) җырлап, укыгач, йөзгәнче.
    в)барса, килсә, кайтсаң. 
  • 4. Хикәя фигыльләрне билгеләгез.
    а) укыйм, коелган, үтәчәк.
    ә) сөйләү, чапты, алса.
    б) җырлап, укырга, йөзә.
    в)барса, килсә, кайтсаң. 
  • 5. Хәл фигыльнең  ничә төре бар?
    а)  3
    ә)  4
    б)  5
    в)  2
  • 4нче бирем .
  • Бирелгән рәсемнәрдән фигыль төркемчәләрен кертеп җөмләлә төзергә.
  • III. Йомгаклау.
  • Бүген дәрестә без нинди теманы кабатладык?
  • Сезгә дәрес ошадымы?.
  • IV. Өй эше. Билгеләр кую.
  • Әдәбият дәреслегеннән 7 фигыль төркемчәсенә җөмләләр табып язып килегез.

Файдаланылган әдәбият:

1.Ч.М.Харисова Татар теле.Анализ үрнәкләре. – Казан:“Мәгариф” , 2009.

2. Ч.М.Харисова Татар теле морфологиясе.- Казан: “Мәгариф” , 2010.

3.М.Х.Хәсәнова, Л.И.Галиева Татар теленнән диктантлар. -  Казан: “Мәгариф” , 2006.

Использованная литература:

1.Ч.М.Харисова Татарский язык. Образцы анализов.– Казань:“Магариф” , 2009.

2. Ч.М.Харисова Татарский язык. Морфология.- Казань: Магариф” , 2010.

3.М.Х.Хасанова, Л.И.Галиева Сборник диктантов по татарскому языку. -  Казань:“Магариф” , 2006.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

3нче сыйныф ( татар төркемчәсе) Тема: «Фигыль» темасын кабатлау.

3нче  сыйныф (  татар  төркемчәсе)Тема:  «Фигыль»  темасын  кабатлау.Максат:1.   фигыль  турында  өйрәнгәннәрне  кабатлау...

"Фигыль" темасын кабатлау.

фигыль  турында  өйрәнгәннәрне  кабатлау;белемнәрне  гомумиләштерү  һәм  камилләштерү;белем   алуга  омтылыш,  дәресләрдә  активлык,  игътиб...

Фигыль темасын кабатлау.

Бу дәрес эшкәртмәсе “Фигыль темасын     кабатлау.» дип атала. Дәрес рус мәктәбенең 7 сыйныфларның татар төркеме өчен төзелгән. Планда фигыль темасына 50 сәгать бирелә. Шул дәресләр...

Фигыль темасын кабатлау. Презентация.

Фигыль темасын кабатлау буенча презентация...

Тема: Фигыль темасын кабатлау

7 сыйныфның татар төркемендә татар теле дәресе...

Фигыль темасын кабатлау, йомгаклау өчен биремнәр

Әлеге биремнәр 7 нче сыйныфта фигыль сүз төркемен кабатлау, йомгаклау өчен тәкъдим ителә...