Вильданова Лейсан Марсовна

Сайт учителя татарского языка и литературы

Гаҗәп соң син - тормыш!
Иң татлы тел -туган тел, анам сөйләп торган тел.
Татар халык мәкале.

Мин татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Әлмәт районы Түбән Мактама№2 мәктәбендә 20 ел эшлим.Бу сайтка керүемә бик шатмын.

О себе

Мин, Вилданова Ләйсән Марс кызы 1980нче елның 10 маенда Әлмәт районы Тайсуган авылында тудым. Үзебезнең авылның тулы булмаган урта мәктәбен тәмамладым. Мәктәпне тәмамлагач 1995 нче елда Бөгелмә педагогия училищесына укырга кердем. 1999 нчы елда училищеда укуымны бетердем. Шушы ук елны Әлмәт районы Түбән Мактама урта мәктәбенә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшкә кердем. Читтән торып Әләмәт муниципаль институтын тәмамладым. Хәзерге вакытта да шул мәктәптә эшләвемне дәвам итәм. 2010 елдан ярты ставкага милли тәрбия эшләре буенча директор урынбасары вазифасында башкарам. Айнур исемле улымны үстерәм. Мин 9а сыйныфының сыйныф җитәкчесе дә эле. Алар белән эшләү авыр булса да, бик күп кызыклы вакыйгалар үзәгендә кайныйсың.  Мин патриотик , экологик, әдәп-әхлак тәрбиясенә игътибар итәм.

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Фоат Садриев "Таң җиле"

Әмирхан Еники.

Аяз Гыйләҗев.

Нәбирә Гыйматдинова

Габдулла Тукай.

Муса Җәлил

Мой взгляд на мир

Мин тормышымнан бик шатмын. Минем янымда яраткан әти-әнием, улым. Хәзерге вакытта минем өчен кайгыртып торучы әби-бабам, туганнарым исән-сау. Алар барсы тулы, яхшы тормышта яшиләр. Бәхетле булу өчен кешегә шул җитә дип уйлыйм мин. Эшемдә дә хезмәттәшләрем белән дус-тату эшлибез, бер-беребезнең шатлыкларына куанабыз.

Мои достижения

3 место в конкурсе "Современный урок".

Обладатель гранта "Наш лучший учитель"

Победитель гранта главы АМР 2018г.

ПОЧЕТНАЯ ГРАМОТА МИНИСТРСТВО ОБРАЗОВАНИЯ И НАУКИ  РТ ЗА ПОДГОТОВКУ ПРИЗЕРАОВ РЕСПУБЛИКАНСКОЙ ОЛИМПИАДЫ ПО ТАТАРСКОЙ ЛИТЕРАТУРЕ, 2014г., 2015г, 2016г, 2018г.,2019г.

ПОЧЕТНАЯ ГРАМОТА МИНИСТЕРСТВО ОБРАЗОВАНИЯ И НАУКИ РТ ЗА ПОДГОТОВКУ ПРИЗЕРОВ РЕСПУБЛИКАНСКОЙ ОЛИМПИАДЫ ПО ТАТАРСКОМУ ЯЗЫКУ , 2016г.,2019г.

 

Моё портфолио

Татар телем-туган телем. Мин үземнең мини сайтым булуына бик шатланам. Бу сайтта башка укытучылар белән фикерләребезне уртаклашырбыз дип уйлыйм. Төрле кызыклы, яхшы дәрес планнары үрнәкләрен күрермен. Үземә кирәкле материалларны табармын. Мин бу сайтта дәрес эшкәртмәләрен, дәрес планнарын,татар теле һәм татар әдәбияты дәресләренә презентацияләр, балаларның сочинениеләрен, шигырьләрен, рәсемнәрен, дипломнарын, татар теле һәм татар әдәбияты буенча программалар урнаштырырмын. Әлеге мини сайт укучылар өчен дә бер чыгыш булып тора. Алар үзләренең эшләрен бу сайтта күреп шатланырлар.

Мои публикации:
Другие языки
Разное
Родной язык и литература
Публикации моих учеников:
Литературное творчество
Художественно-прикладное творчество
Добавить грамоту в портфолио
Портфолио: