2нчесыйны, дәрес планы
план-конспект на тему

Вильданова Лейсан Марсовна

Татар төркеменең 2нче сыйныфлары өчен дәрес планы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dres_plany_2_syfnyf.docx36.05 КБ
Файл suz_torkemnren_kabatlau.pptx617.91 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Сүз төркемнәрен кабатлау.

(2нче сыйныф, татар төркеме)

Максат һәм бурычлар: 1. Сүз төркемнәре турындагы белемнәрен ныгыту.

2. Укучыларда җөмләдә сүз төркемнәрен таба белү күнекмәләрен үстерү.

3. Рәсем буенча хикәя төзү, үз фикереңне әйтү кебек күнекмәләрне булдыру.

4. Укучыларда табигатькә карата мәхәббәт тәрбияләү, халык җырларына ихтирам тәрбияләү.

Дәрес тибы: ныгыту-кабатлау.

Җиһазлау: дәреслек, презентация, карточкалар.

Дәрес барышы:

I Оештыру моменты.

 Укучыларда уңай психологик халәт булдыру. Тема, максат белән таныштыру.

Укытучы: Исәнмесез, укучылар. Хәерле көн!

 Хәерле көн миңа, 

Хәерле көн сиңа,

 Хәерле көн безгә,

 Хәерле көн сезгә,

 Хәерле көн телик кунакларга.

Менә тагын яңа көн килде. Тиздән җәйге каникуллар башлана. Бөтен җир ап-ак чәчәктә утыра. Әйдәгез, бер-беребезгә карап елмаек һәм дәресебезне башлап җибәрик.

2.Белемнәрне актуальләштерү.

  • - Мин сезгз әкият сөйлим. Матур итеп тыңлагыз эле. Яшәгән ди, булган ди бабайлар. Беренчесенең исеме булган Исем. Улпредметларны белдергән. Икенчесенең исеме булган Сыйфат. Ул матурлыгы, уңганлыгы белән аерылып торган. Өченчесе булган Фигыль. Ул гел эшләргә яраткан. Алар хәзер дә бик тату яшиләр икән. Ә бу бабайларның фамилияләре ничек икән?.(Сүз төркемнәре). ( 2 слайд)

 Димәк, безнең дәреснең темасы ничек атала?

- Нинди максат куябыз үзебезгә?(сүз төркемнәрен кабатлыйбыз, ныгытабыз, өйрәнәбез).

3.Кабатлау, ныгыту. (сүз төркемнәре турында белгәннәрне искә төшерү).

  1. Исем.
  • Исем турында сөйләү. ( 3 слайд)
  • Парларда эш. Бирелгән җөмләләрдән исемнәрне табып астына сызабыз.

Матур җәй җитте. Илшат әтисе белән Казанга барды. Казанда абыйларының Актырнак исемле этләре бар икән.

Кышкы җылы көн. Балалар паркта ял итәләр. Зилә белән Ләйсән чана шуалар.

2.Сыйфат турында сөйләү.

- Сыйфат буенча модель төзү. ( 4 слайд)

- Сыйфаталарны кулланып рәсем буенча хикәя төзү. Рәсем җәй темасына. ( 5 слайд)Укучыларны урманда үсүче җиләкләр белән таныштыру. Урманның әһәмияте турында яңа мәгълүмат бирү.

3.Фигыль темасын кабатлау.

  • “Буталчык төзәт”уены уйныйбыз. ( 6 слайд)

Тактада язылган җөмләләрдә фигыльләрне үз урынына куеп язарга кирәк.

Эт сайрый.

Сандугач өрә.

Бүре мыраулый..

Песи улый.

4. Тест.

1.Исем нәрсәне белдерә

ә) предметның билгесен белдерә;

а) предметны белдерә;

б) эш-хәрәкәтне белдерә;

в) санын, исәбен белдерә.

2. Сыйфатларны табып яз.

ә) кайта, утыра.

а) әни, китап.

б) матур, акыллы.

в) бер, алты.        

3. Фигыльнең сораулары кайсы:

ә) нишли?

а) нинди?

б) ничәнче?

в) кем?

5 . “Кем тизрәк” уены

-Сыйныф 3 төркемгә бүленә. Беренче төркем исемнәргә, икенче төркем сыйфатлар, өченче төркем фигыльләргә мисаллар яза. Кайсы төркем тизрәк һәм дөрес итеп язып бетерә шул җиңүче була.

4.Йомгаклау.

- Укучылар, дәресебез ахырына якынлашты. Безнең бүген дәрестә нинди теманы кабатладык? Үзегез өчен нинди яңалык белдегез?( 7 слайд)

- Дәрес өчен билгеләр дәрестә җавап бирүегезгә, тест сорауларынаәм уенда катнашуыгызга карап куярмын.

5. Өй эше.

1.Модель буенча сүз төркемнәре  турында сөйләргә

2.“Тиздән җәйге каникул башлана” темасына , кечкенә күләмле хикәя язарга, сүз төркемнәрен билгеләргә. ( 8 слайд)

 Барыгызга да дәрестә катнашуыгыз өчен рәхмәт. Бәхетле, сау-сәламәт булыгыз.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 2

С үз төркемнәре Исем Сыйфат Фигыль

Слайд 3

Исем Предметны белдерә Кем? Нәрсә? җавап бирә Кешеләргә генә кем? куела .

Слайд 4

Сыйфат Предметның билгесен белдерә Нинди?кайсы?

Слайд 6

Эт сайрый. Сандугач өрә. Бүре мыраулый. Песи улый.

Слайд 7

Фигыль Эш яки хәрәкәтне белдерә Нишли?нишләде?нишләгән? нишләр ?

Слайд 8

Өй эше . 1.Модель буенча с үз төркемнәре турында сөйл әргә 2.“Тиздән җәйге каникул башлана” темасына кечкенә күләмле хикәя язарга, сүз төркемнәрен билгеләргә


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

План План проведения педагогических измерений показателей здоровья школьников.

Цель: воспитания у школьников потребности заниматься физической культурой и спортом, вести здоровый образ жизни, а также повышение заинтересованности в сохранении и укреплении здоровья. Зад...

План-конспект урока "Планы на будущее"

План конспект урока по английскому языку. Класс:5Тема:Планы на будущееУчитель: Фролова Татьяна ВикторовнаУчебник: «Enjoy English » 5-6 классы. (Биболетова М.З., Трубанева Н.Н.).Цели:Уч...

ПЛАН – КОНСПЕКТ Открытого занятия отделения спортивного туризма по теме: «ПЛАНЫ И КАРТЫ, ПОНЯТИЕ О МАСШТАБЕ» с учащимися группы НП-2. Тренер-преподаватель Контора Андрей Владимирович

Дата проведения: 18 СЕНТЯБРЯ 2012 г. Время проведения: 12-20 – 13-50 Место проведения: МБОУ СОШ № 18 Вид труда: теоретическое/практическое занятие (работа с картами). Тема за...

ПЛАН-КОНСПЕКТ УРОКА План-конспект урока в 11 классе «Фотоэффект. Применение фотоэффекта.»

Урок с использованием  ЭОР. В изучении нового материала используется информационный модуль  "Фотоэффект" для базового уровня старшей школы.  В практический модуль входи...

План воспитательной работы в 9 классе на 2012-13г. (План мероприятий, Классные часы, Самоуправление в классе, План работы с родителями и др.)

Наш 9-й класс![[{"type":"media","view_mode":"media_large","fid":"3420969","attributes":{"alt":"","class":"media-image","height":"320","style":"width: 480px; height: 320px; border-width: 2px; border-st...