Сочинение язу методикасы ( 2014 елгы китаптан)
материал для подготовки к егэ (гиа, 9 класс) на тему

Вильданова Лейсан Марсовна

Сочинение язу методикасы  ( 2014 елгы китаптан)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 2014_sochinenie_yazu_metodikasy.docx15.94 КБ

Предварительный просмотр:

Сочинение язу методикасы  ( 2014 елгы китаптан)

С2 өлешендә бирелгән тексттан алынган өзекнең мәгънәсен аңлатып, иҗади эш башкарыла. Монда, беренче чиратта, сочинение язу осталыгы таләп ителә.

Истә тотыгыз!!! Язма эшегез текстның эчтәлеген сөйләүгә генә кайтып калмасын! Сочинение күләме 70 сүздән дә ким булмаска тиеш.

Сочинение түбәндәге күрсәткечләр буенча бәяләнә:

  1. текстның мәгънәсен аңлау;
  2. тексттан алынган мисаллар булу;
  3. мәгънә бөтенлеге, бәйләнешле сөйләм һәм аның эзлеклелеге саклану;
  4. эшнең композицион яктан төзек булуы.

Сочинение язуның эзлеклелеге.

  1. Текстны игътибар белән укыгыз.
  2. Сорау-биремнең мәгънәсе турында уйлагыз һәм тексттан әйтелгән фикерне ачыкларга ярдәм итә торган сүзләрне табыгыз.
  3. Куелган сорауга җавап бирергә ярдәм итә торган мәгънәви кисәкләрне табыгыз.
  4. Сорауның эчтәлеге буенча үзегезнең тезисыгызны формалаштырыгыз (1-2 җөмлә җитә).
  5. Тексттан фикерегезнең дөреслеген раслый торган 2 дәлил китерегез. Мисалларны өземтә (цитата) рәвешендә бирегез яки җөмләнең тәртип номерын күрсәтегез.
  6. Дәлилләрнең тезиска туры килү-килмәвен тикшерегез.
  7. Нәтиҗәгә күчегез (нәтиҗә өчен бер җөмлә дә җитә).
  8. Композицияне тикшерегез: сочинение текстының тезисы, дәлил һәм нәтиҗә өлешләренең булуы, абзацларга бүленү, өлешләр арасында бәйләнеш булу һ.б.
  9. Фикерегезнең автор позициясе белән туры килү-килмәвен ачыклагыз.

10.        Сочинениегезне берничә тапкыр укыгыз. Язмагызның грамоталылыгына
(сөйләм һәм грамматик нормаларның үтәлеше, орфография һәм пунктуация) игътибар
итегез.

Сочинениене уңышлы язар өчен, алгоритмга салынган модельне аңларга һәм шуның нигезендә эшләргә тәкъдим ителә.

  1. нче адым. Тезисны формалаштырабыз. Тезисны тексттан алырга яки, автор фикере белән аваздаш булырлык итеп, үзеңә формалаштырырга мөмкин. Мәсәлән: Батырлык нинди була? Күргәнебезчә, тезисны сорау формасында бирү яхшырак, чөнки мондый тезис уйландыра һәм әлеге мәсьәләгә һәркемнең субъектив фикере булуын таләп итә.
  2. нче адым. Тексттан тезисны ачарга мөмкинлек бирә торган дәлилләрне сайлыйбыз.

  1. нче дәлил: Әнвәрнең дәү апасы автобуста хәле авырайган абзыйга ашыгыч ярдәм күрсәтә башлаган. Автор әлеге очракны тәкъдим итеп, укучының үзенә уйланырга мөмкинлек бирә. Бу текстта автор позициясе бик тирәнгә яшеренгән, «кычкырып» тормый, шунлыктан беренче дәлилнең батырлык булу-булмавын укучы үзе билгели.
  2. нче дәлил: малайлар, агып торган нефтьне күргәннән соң, эшчеләр янына «элдертәләр» һәм хәбәр бирәләр. Әлеге очрак батырлыкмы, әллә гадәти хәлме?
  3. нче адым. Нәтиҗәне формалаштырабыз. Димәк, батырлык ул - үзең турында уйламыйча, кемгә яисә нәрсәгә дә булса чын күңелдән ярдәм итү.

Әлеге модельдән файдаланып, сочинение язып карагыз.

Үрнәк өчен укучыларның бер сочинение вариантын тәкъдим итәбез.

«Батырлык шундый була димени?!» сүзләре безне тыныч тормыштагы батырлык турында уйланырга мәҗбүр итте. Чынлап та, нинди була соң ул батырлык?

Тормышта төрле катлаулы вакыйгаларга юлыгасың. Шул вакытта югалып калмау, намус кушканча эшләү кирәк. Л.Гыймадиева әлеге өзектә геройлар белән булган ике вакыйганы батырлыкка тиңли. Беренчесе автобуста булган хәл белән бәйле. Пассажирларның берсе - төп геройның апасы - кисәк хәле авырайган кешегә ашыгыч ярдәм күрсәтә. Бу батырлыкмы? Минемчә, шундый хәлдә, югалып калмыйча, кешегә ярдәм кулы сузу, аның тормышын, сәламәтлеген саклап калу-зур батырлык. Әлеге фикер Әнвәр тарафыннан да ассызыклана: «Син, дәү апа, чын батырлык эшләдең.»

Икенче вакыйга кечкенә Әнвәрнең батырлыгын күрсәтә. Аның, очраклы рәвештә агып торган нефтьне күреп алып, тиз арада эшчеләргә хәбәр итүен дә батырлык буларак бәяләргә мөмкин. Икенче дәлил ЗОнчы җөмләдә ачык чагылган. Кече яшьтән үк табигатьне саклау, аның чисталыгы турында кайгырту бүгенге көндә аеруча мөним.

Димәк, батырлык ул - үзең турында уйламыйча, чын күңелдән ярдәм итү, дип нәтиҗә ясарга була. Кешеләр битараф булмаса, тормышта һәрчак төрле батырлыклар өчен урын булуын онытмаска кирәктер.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

11 нче сыйныф өчен татар теле һәм әдәбиятыннан эш программасы (сәгатьләр күләме атнага 2 сәгать, елга 68сәг ать)

Аңлатма язуы Эш программасы статусы.            Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм ...

приказ и положение " Об утверждении положения о проведении итогового сочинения (изложения) в 2014-2015 учебном году"

Положение определяет правила подготовки и проведения итогового сочинения (изложения) , в том числе определяет категории участников, сроки и продолжительность, сбор исходных сведений и подготовк...

сочинение язу методикасы. 9 класс.

9 нчы сыйныф укучылары өчен сочинение язу методикасы. Укучыларга методик ярдәмлек....

Сочинение по литературе. 2014 - 2015 учебный год.

Сочинение по литературе.  2014   -  2015 учебный год.Тематические направления итогового сочинения в выпускных классах на учебный год 2014/2015  1. «Недаром помнит вся Россия…»...

Сочинение язу методикасы (БДИ).

Сочинение язу методикасы  ( 2014 елгы китаптан)...