Сочинение язу методикасы
материал для подготовки к егэ (гиа, 9 класс) на тему

Назмиева Флуза Зиннуровна

аңлатма

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sochinenie_yazu_metodikasy.docx20.09 КБ

Предварительный просмотр:

Сочинение-фикер йөртүнең бурычлары:

  1. Бирелгән текстны, аның фрагментын, тема һәм идеясен, автор фикерен анализлау.
  2. Подтекст белән эшләү, анык һәм яшерелгән фикерләрне сүзләрдән, җөмләләрдән табу.

Сочинение язу өстендә эшләү тәртибе

  1. Текстны игътибар белән укы. Автор проблемасын табарга тырыш.
  2. Биремдә күрсәтелгән фрагментны тексттан тап, сорауларга җавап бир:
  • бирелгән фрагмент текст композициясенә ничек үрелеп китә?
  • гомуми теманы ачуда ул нинди роль уйный?
  1. Фрагменттагы төп сүзләрне, аларның мәгънәсен билгелә, сорауларга җавап бир:
  • төп (ачкыч) сүзләр нинди мәгънәдә кулланылган: туры яки күчерелмәме?
  • сурәтләү чараларының нинди әһәмияте бар?
  • автор фикере аныкмы, әллә яшерелгәнме?
  • автор позициясе нинди?
  1. Фрагменттагы мәгънә турында үзеңнең фикереңне формалаштыр.
  2. Фикереңне исбатлау өчен, 2 аргумент (дәлил) тап, күрсәт.
  3. Һәр аргументка (дәлилгә) тексттан иллюстрация тап (цитата яки җөмләнең номеры)
  4. Текстны түбәндәге тәртиптә яз:

тезислар – аргументлар – нәтиҗә

        Сочинение-фикер йөртүнең якынча моделе:

Кереш – тезислар: фикер йөртү өчен якынча мәгълүматлар (автор нинди проблема күтәрә?)

Төп өлеш  – аргумент-иллюстрацияләр (дәлилләр һәм мисаллар): фрагмент белдергән фикерне аңлату(автор нәрсәне күздә тота?)

Йомгак – нәтиҗә: текст фрагментын аңлауның дөреслеге.

Төп өлештә фикер-дәлилләр күбрәк булса, ике-өч кызыл юл да булырга мөмкин. Гомумән алганда, сочинениедә өч кызыл юл булырга тиеш.

Ана турындагы текст буенча язылган сочинение үрнәге

Текст ахырында бирелгән җөмләләр безгә бала чакта алган тәрбиянең гомерлеккә җитәчәген аңлата. Текст “Күңелемә әнием салган орлыклар гүзәл Туган илемдә үстеләр, чәчәк аттылар”,  – дигән җөмлә белән төгәлләнә. Автор, минемчә, әниләрнең сүзен, киңәшен тыңларга, алар әйткәнне  һәрвакыт истә тотарга куша, чөнки әниләр – иң кадерле,   иң газиз, иң изге кешеләр.

        Автор сүзен үзенең әнисен, аның җылы сүзләрен онытмавы, күңелендә саклавы турында әйтүдән башлый. Аның әнисе дә “...балаларының эшчән, намуслы булып үсүләрен тели иде.” Дөрестән дә, әниләр балаларын бары яхшылыкка өйрәтәләр. Текстта  ана образының зурлыгы, бала тәрбияләүдә ана сүзенең, хәтта елмаюының, тавышының да  әһәмияте, тәэсир көче турында әйтелә. Бирелгән дәлилне текстның 15, 16, 17 нче җөмләсе белән расларга мөмкин. Авторның әнисе,  балаларына ашату өчен, бакча җимешләре дә үстерә. Бакчада өлгергән көнбагышларга малайлар да кызыга. Автор, әнисеннән сорамыйча гына, малайларга көнбагыш бирә. Ә ананың күңеле сизгер: ул малаеның ялгышын белеп ала һәм улына гомерлек сабак бирә. Уенын-чынын бергә кушып шелтәли. Онытылмаслык тәрбия, сабак була бу. Бу турыда без 21 нче җөмләдән беләбез.

        Шулай итеп, балада намуслылык, гаделлек, туры сүзлелек тәрбияләнә. Текстның авторы безне шуңа ышандыра. Аналарның тәрбия мәктәбе менә шундый булырга тиеш тә. “Бала чакта алган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас”,  – дип язды күренекле мәгърифәтче Р.Фәхреддин дә.

        

Сочинение. Хәсән бай.

Текст ахырында кеше тудырган матди байлыклар юкка чыкканда да, рухи кыйммәтләрнең югалмавы турында сөйләнә. Ул текст: “... Хәсән байның хезмәтен юкка чыгару өчен, шулкадәр кан коеп, шулкадәр хәсрәт чигәргә кирәк иде микән?!” – дигән җөмлә белән төгәлләнә. Автор, минемчә, инкыйлабның җәмгыятькә китергән зыяны турында уйланырга чакыра. Бу җөмләдән күренгәнчә, инкыйлаб чорында бай катлау кешеләренең байлыкларын тартып алып, үзләрен юк итсәләр дә, алар тудырган рухи нигез – мәчетләр һаман исән.

Автор сүзен Хәсән байның аяныч язмышын сурәтләүдән башлый. “Революциядән соң аның ... байлыгын тартып алалар, ... төрмәләрдә йөртәләр, якыннарын атып үтерәләр.” Минемчә, кан коймыйча да, ул үз байлыгын яңа хөкүмәткә биргән булыр иде. Күпләр шулай эшләгәннәр. Тик инкыйлаб вакытында матди байлык хуҗаларын юк итү беренче урында торган. Моның белән яңа власть оттырган гына. Хәсән байны юк итеп кенә, аның изге гамәлләрен сызып ташлый алмаганнар. Иң әһәмиятлесе: халык аны онытмаган, чөнки Хәсән бай милләтенең рухи үсеше турында уйлаган. “... никадәр бай булса да, ятимнәрне онытмады бит, мәдрәсәләр, мәктәпләр салдырды, мәчетләр төзетте, гомере буе изгелектә булды, ” – ди автор. Чыннан да, кешенең бөеклеге бернинди байлык белән дә үлчәнми. Үз милләтен укымышлы итеп күрергә теләгән Хәсән байның өстенлеге аның игелекле гамәлләрендә. Андыйлар исән вакытта ук үзләренә һәйкәл коралар. Хәсән бай төзеткән мәчетләр әнә шул турыда сөйли. Алар һаман да исән.

Шулай итеп, яхшылык җирдә ятмый. Һәр кешенең җирдә эзе, яхшы исеме калырга тиеш. Хәсән бай да изге гамәлләре белән халык күңелендә яши, исеме дә тарихка кер


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

В.Д.Шадриков методикасы буенча төзелгән татар теленнән дәрес конспекты.Исемнең тартым белән төрләнеше.5 нче сыйныф. Рус төркеме.

Иемнәрнең тартым  белән  төрләнешен аңлату; исемнәрнең зат-сан белән төрләнешен, кемнеке?соравына җавап булып килгән алмашлыкларны кабатлау.  Логик фикер йөртүне үстерү;  тар...

В.Д.Шадриков методикасы буенча язылган дәрес планы

В.Д.Шадриков методикасы буенча язылган дәрес планы (5 класс, татар теле, рус төркеме)...

сочинение язу методикасы. 9 класс.

9 нчы сыйныф укучылары өчен сочинение язу методикасы. Укучыларга методик ярдәмлек....

Сочинение язу методикасы ( 2014 елгы китаптан)

Сочинение язу методикасы  ( 2014 елгы китаптан)...

Сочинение язу методикасы (БДИ).

Сочинение язу методикасы  ( 2014 елгы китаптан)...