В.Д.Шадриков методикасы буенча язылган дәрес планы
план-конспект урока (5 класс) на тему

Агмалетдинова Роза Николаевна

 

В.Д.Шадриков методикасы буенча язылган дәрес планы (5 класс, татар теле, рус төркеме)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл v.d.shadrikov_metodikasy_buencha_yazylgan_dres_plany.docx25.22 КБ

Предварительный просмотр:

В.Д.Шадриков методикасы буенча язылган дәрес планы

Агмалетдинова Роза Николай кызы,

югары квалификацион категорияле

 татар теле һәм әдәбияты укытучысы,

педагогика фәннәре кандидаты,

Казан шәһәре, 146 нчы мәктәп.

Татар теле. 5 сыйныф (рус төркеме)

Тема: Шәфкатьле бул син, бала!

Максат:

  1. “Шәфкатьле бул син, бала!” темасына сөйләм күнекмәләрен үстерү.

Дәрес тибы: яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру дәресе.

Җиһазлау: компьютер, проектор, экран, электрон презентация, “Татарча-русча” сүзлек, дәреслек (Нигъмәтуллина Р. Р. Татарча да яхшы бел: Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәкт. 5 нче кл. өчен татар теле д-леге (рус телендә сөйләшүче балалар өчен): 2 кисәктә. 2 нче кисәк / Р.Р. Нигъмәтуллина, Ф.С. Фәизова. – Казан: Мәгариф, 2006, 17-19 битләр).

Дәрес барышы:

  1. Оештыру моменты.
  1. Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү.
  2. Уңай психологик халәт тудыру.
  1. Исәнмесез, балалар! Хәлләрегез ничек? (яхшы, әйбәт)
  2. Дәрескә әзерләндегезме? (әйе, әзерләндек)
  3. Узган дәрестә без нәрсә турында сөйләштек? (холык турында)
  4. Сез кемнәрнең холкы турында сөйләдегез? (әтиемнең, әниемнең холкы турында)
  5. Алар сезне яратамы? (яраталар)
  6. Әйе, әти-әниләр балаларын бик яраталар.
  1. Өй эшен тикшерү.
  1. Укучыларның өйгә бирелгән биремнәрне дөрес эшләүләрен тикшерү,

I зат тартым белән төрләнешне искә төшерү.

  1. Балалар, өй эшегезне тикшерик әле. Сезгә бирелгән сүзләрне I зат тартым белән төрләндерергә, русча әйтә белергә иде. (2-3 укучы сүзләрне башта татарча укый, [Қ], [Ғ] авазларын,  беренче иҗектәге бераз иренләшкән [аº] авазын  дөрес әйтмәсәләр, [о] һәм [ө] авазларын сузыбрак әйтсәләр, укытучы төзәтеп бара.)
  2. Барыгыз да тактага карап өй эшегезне тикшерегез, I зат тартым кушымчаларының асларына сызыгыз. (слайд күрсәтелә)

кояш – кояшым                                     бәбкә – бәбкәм

йолдыз – йолдызым                              чибәр – чибәрем

алтын – алтыным                                  гүзәл – гүзәлем

акыллы – акыллым                               җиләк – җиләгем

  1. Кайсыгыз бу сүзләрне русча әйтеп чыга? (1 укучы әйтә, калганнары булыша)
  2. Әниләр балаларына бу матур сүзләрне әйтәләрме? (әйе, әйтәләр)
  1. Актуальләштерү. (слайд күрсәтелә, проблемалы сораулар куела, шигырь укыла)
  1. Рәсемдә балалар бармы? Аларга әниләре нинди матур сүзләр әйтә? Ни өчен әниләре балаларына шулай диләр?

Шәүкәт Галиевнең шигырен тыңлагыз (18 б.).

  1. Яңа материалны өйрәнү.
  1. Бүгенге дәреснең темасы – “Шәфкатьле бул син, бала!” (тема язылган слайд күрсәтелә)

Укучылар өчен бурычлар:

  1. Рәсемнәргә карап, “карга”, “керпе”, “куян”, “бака” сүзләрен искә төшерү.
  2. Текст буенча түбәндәге сорауларга җавап бирә белү:

Карга (керпе, куян, бака) үзенең баласына нәрсә дип әйтә?

  1. I зат тартым белән төрләнгән сүзләрне (яратып, иркәләп мөрәҗәгать итү сүзлерен) табып, русча әйтә белү.
  2. Сүзлек запасын баету.
  3. Рәсемгә һәм үрнәккә карап сөйли белү.
  4. Антоним сүзләрне куллана белү.
  5. Шигырьне сәнгатьле итеп укый белү.

(Түбәндәге күнегүләр һәм биремнәр эшләтелә):

  1. Рәсемнәргә карап, татарча әйтегез. (карга, керпе, куян, бака рәсемнәре төшерелгән слайд күрсәтелә; балалар белгән сүзләрне искә төшерәләр, белмәгәннәрен укытучы әйтә)
  2. Текстка карап, сорауларга җавап бирегез. (шигырь тексты язылган слайд күрсәтелә)

                                            Бала сөю

Карга әйтте:                                       Бака әйтте:

         “Аппагым!”                                        “Матурым!”

Керпе әйтте:                                      Ә кешегә ни кала?

         “Йомшагым!”                                    “Шәфкатьле бул син,

Куян әйтте:                                         Бала!”

         “Батырым!”                                            Шәүкәт Галиев

  1. Карга үзенең баласына нәрсә дип әйтә? (Карга үзенең баласына “аппагым” ди.)
  2. Керпе үзенең баласына нәрсә дип әйтә? (Керпе үзенең баласына “йомшагым” ди.)
  3. Куян үзенең баласына нәрсә дип әйтә? (Куян үзенең баласына “батырым” ди.)
  4. Бака үзенең баласына нәрсә дип әйтә? (Бака үзенең баласына “матурым” ди.)
  1. I зат тартым белән төрләнгән сүзләрне табып, русча әйтегез.

аппагым –

йомшагым –

батырым –

матурым –

  1.   Сорауларга җавап бирегез:
  1. Карга баласы чыннан да (на самом деле, действительно) акмы? (юк, ак түгел)
  2. Керпе баласы чыннан да йомшакмы? (юк, йомшак түгел)  
  3. Куян баласы чыннан да батырмы? (юк, батыр түгел)
  4. Бака баласы чыннан да матурмы? (юк, матур түгел)
  5. Ни өчен әниләре балаларына шулай диләр? (яраталар)
  1. Ана баласына: “Шәфкатьле бул!” – дип әйтә.

 Шәфкатьле сүзен сүзлектән карагыз, русча әйтегез. (күнегү №7, 18 б.)

  1. Рәсемнәргә һәм үрнәккә карап сөйләгез. (карга, куян, керпе, бака рәсемнәре төшерелгән һәм кара, куркак, энәле, ямьсез сүзләре язылган слайд күрсәтелә; күнегү №5, 18 б. эшләтелә)
  2. Шигырьне сәнгатьле итеп укыгыз. (башта укытучы укып чыга, аннары укучылар күмәкләп укый)
  1. Ныгыту.

(сүзләрне истә калдыруны, сорауларга дөрес җавап бирүне тикшерү)

  1. - Бу рәсемдә нәрсә? (Карга)
  1. Карга нинди? (Карга кара)
  2. Ә әнисе аңа нәрсә ди? (Әнисе аңа “аппагым” ди)  

 (карга, керпе, куян, бака рәсемнәре төшерелгән слайдлар күрсәтелә)

  1. Нинди сүзләр төшеп калган? (слайд күрсәтелә)

Карга үзенең баласына ... ди.

Керпе үзенең баласына ... ди.

Куян үзенең баласына ... ди. 

Бака үзенең баласына ... ди.

  1.  (антоним сүзләрне парлап әйтә белүне тикшерү)

Бирелгән сүзләрне парлап әйтегез. (слайд күрсәтелә, 2-3 укучы парлап әйтә, аннары күмәкләп әйтәләр)

ак                          энәле

матур                   куркак

йомшак                ямьсез

батыр                   кара

  1. (синтаксик конструкцияне ныгыту)

Сүзләр өстәп укыгыз. Бер җөмләне сайлап, дәфтәрегезгә язып куегыз. (слайд күрсәтелә)

Карга үзенең баласына ... ди, ә бит карга баласы ак түгел, ул – ....

Керпе үзенең баласына ... ди, ә бит керпе баласы йомшак түгел, ул – ....

Куян үзенең баласына ... ди, ә бит куян баласы батыр түгел, ул – ....

Бака үзенең баласына ... ди, ә бит бака баласы матур түгел, ул – ....

  1. Бәяләү.

Дәрестә актив катнашкан укучыларга көндәлеккә билгеләр кую.

  1. Өй эше бирү.

Дифференциаль биремнәр:

  1. Әниләрегез сезгә нинди матур сүзләр әйтә? Дәфтәрләрегезгә русча-татарча язып килегез. (бөтен укучыга)
  2. Бу сүзләр белән 4 җөмлә төзегез. (көчлерәк укучыларга)
  3. Кайсыгыз тели, “Бала сөю” шигырен (18 б.) ятлагыз, калганнарыгыз шигырьне сәнгатьле итеп укырга әзерләнегез. Киләсе дәрестә шигырьне укыган (сөйләгән) өчен барыгызга да билге куела.
  1. Йомгаклау.
  1. Бүгенге дәрестә без нинди шигырьне укыдык?
  2. Нәрсә турында сөйләдегез?
  3. Дәрес сезгә ошадымы?
  4. Бүген өйрәнгәннәрне сөйләмдә кулланырсыз дип ышанып калам. Сау булыгыз!

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

В.Д.Шадриков методикасы буенча төзелгән татар теленнән дәрес конспекты.Исемнең тартым белән төрләнеше.5 нче сыйныф. Рус төркеме.

Иемнәрнең тартым  белән  төрләнешен аңлату; исемнәрнең зат-сан белән төрләнешен, кемнеке?соравына җавап булып килгән алмашлыкларны кабатлау.  Логик фикер йөртүне үстерү;  тар...

Риза Фәхретдиновның “Әсма яки гамәл вә җәза” романында бүгенге көннең актуаль проблемалары чишелеше. (Сингапур методикасы буенча үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе)

Ризаэддин Фәхреддиннең тормыш юлы һәм иҗат үзенчәлекләре белән таныштыру, “Әсма яки гамәл вә җәза” романында бүгенге көннең актуаль проблемаларын билгеләү, образларга бәя бирү, әсәрнең теленә игътибар...

Һ.Такташның "Ак чәчәкләр" шигыренә анализ (А.Яхин методикасы буенча дәрес эшкәртмәсе)

Һ.Такташ иҗатын яңа күзлектән анализлау, объектив һәм субъектив эчтәлекне табу аша укучыларны фикер йөртергә өйрәтү, группаларда эшләү күнекмәсен үстерү...

Җырларның эчтәлеге (А.Яхин методикасы буенча үстерелешле укыту технологиясенә нигезләнгән дәрес эшкәртмәсе

А.Яхин методикасы нигезендә төзелгән әлеге дәрес укучыларны халык авыз иҗатының бер төре булган җырлар, аларның төзелеше турында мәгълүмат биреп кенә калмый, халкыбызның образлы фикерләвен күрергә, ан...

Сингапур методикасы буенча үткәрелгән дәрес планы

Рус мәктәбендә укучы татар балалары өчен...