Риза Фәхретдиновның “Әсма яки гамәл вә җәза” романында бүгенге көннең актуаль проблемалары чишелеше. (Сингапур методикасы буенча үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе)
план-конспект урока (9 класс) на тему

Хамидуллина Алсу Фаритовна

Ризаэддин Фәхреддиннең тормыш юлы һәм иҗат үзенчәлекләре белән таныштыру, “Әсма яки гамәл вә җәза” романында бүгенге көннең актуаль проблемаларын билгеләү, образларга бәя бирү, әсәрнең теленә игътибар итү; Бүгенге көннең проблемаларын чишү юлларын тәкъдим итү, башка мәгърифәтче язучыларның әсәрләре һәм геройлары белән чагыштыру. Язучының балаларга язган үгет-нәсыйхәтләре турында мәгълүмат бирү. Сирәк очрый торган талантка ия булган галим һәм язучының иҗаты белән горурлану хисләре тәрбияләү. Әхлак тәрбиясе бирү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon riza_fakhrutdin_razrabotka.doc70.5 КБ

Предварительный просмотр:

Хәмидуллина А.Ф.

«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль района Олы Кайбыч урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Олы Кайбыч авылы

Татар әдәбияты.                           9 нчы сыйныф

Тема: Риза Фәхретдиновның “Әсма яки гамәл вә җәза” романында бүгенге көннең актуаль проблемалары  чишелеше. (Сингапур методикасы буенча үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе)

Максат: 1.Ризаэддин Фәхреддиннең тормыш юлы һәм иҗат үзенчәлекләре белән таныштыру, “Әсма яки гамәл вә җәза” романында бүгенге көннең актуаль проблемаларын билгеләү, образларга бәя бирү, әсәрнең теленә игътибар итү;

 2. Бүгенге көннең проблемаларын чишү юлларын тәкъдим итү, башка мәгърифәтче язучыларның әсәрләре һәм геройлары белән чагыштыру. Язучының балаларга язган үгет-нәсыйхәтләре турында мәгълүмат бирү.

 3. Сирәк очрый торган талантка ия булган галим һәм язучының иҗаты белән горурлану хисләре тәрбияләү. Әхлак тәрбиясе бирү.

Дәрес тибы: яңа материалны аңлату.

Методик алымнар: Иҗади уку һәм эзләнүле ысуллар: укытучы сүзе, әсәрне автор артыннан бару юлы белән анализлау, эзләнүчән әңгәмә, сәнгатьле уку, сөйләү, аерым өлешләргә анализ бирү, текст өстендә эшләү, әсәргә проблемалы анализ, проблемалы сорауларга җаваплар табу, биремнәр үтәү. Төшенчәләр: Суфичылык, полиглот, мәгърифәтчелек, анафора.

Планлаштырылган нәтиҗә: Р. Фәхретдин и гына хас үзенчәлекләрне билгели белергә, аның уникаль шәхес булуын аңлатырга

Кулланылган алымнар:  Эшлекле уен, әңгәмә, чыгыш, сәнгатьле уку,      

                                                    анализ, проблемалы сорау.

Предметара бәйләнеш: Тарих, әдәбият теориясе.

Җиһазлау: 1. Әдипнең портреты.

  1. Китап күргәзмәсе.
  2. Карурманны чыккан чакта. К.,
  3. Риза Фәхретдин буенча интерактив китап
  4. Хәния Фәрхи башкаруында “Балаларга фатиха” җыры
  5. Татар әдәбияты тарихы , 2 нче том;
  6. Татар мәгърифәтчелек әдәбияты.

Дәрес барышы.

1 .Актуальләштерү.

 «Тәрбиясе булмаган җирдә гүзәл ашлык җитешмәгән кебек,

 тиешле тәрбия бирелмәгәнлектән, гүзәл кеше дә җитешмәс.

 Мондый тәрбия иң кирәкле бер эш булачактыр»,

Р. Фәхретдин

Исәнмесез, укучылар! Бүгенге дәресебез безне чолгап алган әйләнә –тирә, һәм безне борчыган мәсьәләләр турында булачак. Әйдәгез, игътибар итик әле, без нинди җәмгыятьтә яшибез?

  • Җәмгыятебез бары тик яраклаша белгән кеше өчен генә уңай, көн саен үзгәрешләр, яңалыклар, ачышлар булып тора, мондый тирәлектә кеше бик көчле ихтыярлы булса гына намуслы һәм гадел булып кала ала;

Ә сезне  әйләнә – тирәдәге нинди проблемалар  аеруча борчый?  Бу сорауларга җавап бирү өчен 1 нче структураны үткәреп алырбыз. Конэрс – бүлмәнең дүрт почмагына куелган төшенчәләрнең кайсысы бигрәк тә мөһим дип уйлыйлар, шунда басалар)

  • Җәмгыятьнең бозыклыгы
  • Динсезлек,
  • Гыйлем булмау,
  • Начар гадәтләр һ.б.

( Релли Робин – парларда  Бу төшенчәләрнең кайсы иң куркынычы? соравына җавап бирергә, беренче булып мәсәлән, озынрак буйлы укучы башлый, аның фикерен тыңлап бетергәч, икенче укучы сөйли. Укытучы һәр почмактан берәр фикерне барлык укучылар өчен кычкырып әйттерә)

Ә бу проблема, укучылар, бүгенге көндә генә актуаль түгел, ул инде моннан ике гасыр элек үк милләтебезнең киләчәге өчен янып-көеп йөрүчеләрне борчыган, алар бу кимчелекләрне бетерү өчен белемле булырга кирәклеген ассызыклаганнар. 19 нчы йөзнең икенче яртысында тамыр җәйгән  бу юнәлеш ничек дип аталган?

  • Мәгърифәтчелек хәрәкәте дип аталган, аның максаты – халыкны таза тормышка чыгару. Белемле һәм югары әхлаклы итү. 

Шушы төшенчә буенча Фреер моделе үткәреп алабыз, Бирелгән битләрне тиешенчә бөкләп,шушы төшенчәгә туры килә торган  мәҗбүри  характеристика, мәҗбүри булмаган характеристика, мисаллар, һәм капма-каршы мисаллар китереп китик. Фикерләребезне уртаклашабыз.

Белемгә өндәү                                                дини булу

      Гыйлемле кешеләрне мактау                        кешеләргә яхшылык эшләү                                  

Риза Фәхретдин                                              наданлык

Габделҗаббар Кандалый                              тәрбиясезлек

Каюм Насыйри

Шиһабетдин Мәрҗани

Соңгы дәрестә өйрәнгән күренекле фикер иясе, мәгърифәтче, галим, журналист, дин әһеле Риза фәхретдиновның тормыш юлын искә төшереп үтик. Тест сорауларына җавап бирәбез.

  1. Ризаэтдин Фәхретдин кем ул?
  • Дин белгече, математик, язучы;
  • Мәгърифәтче, язучы, галим, нашир;
  • Мәгърифәтче, сәяхәтче, галим;
  • Нашир, язучы, сәясәтче, галим;
  1.  Ризаэтдин Фәхретдин кайчан туган?
  • 1886 нчы елның 26 нчы апрелендә;
  • 1859 нчы елның 17 нче гыйнварында;
  • 1901 нче елның 1 нче гыйнварында;
  • 1851 нче елның 8 нче мартында;
  1. Ризаэтдин Фәхретдин кайда туган7
  • Чистай районы, Яуширмә авылында;
  • Арча районы, Кушлавыч авылында;
  • Әтнә районы, Ябынчы авылында;
  • Әлмәт районы Кичүчат авылында;
  1. Ризаэтдин Фәхретдин беренче сабакны кемнән ала?
  • Каюм Насыйридан;
  • Мотыйгулла хәзрәттән;
  • Әнисе Мәһүбә абыстайдан;
  • Исмәгыйль Гаспралыдан;
  1. Кайсы мәдрәсәдә укый?
  • Казанда Күл буе мәдрәсәсендә;
  • Чистай мәдрәсәсендә;
  • Уфада “Галия “ мәдрәсәсендә;
  • Оренбургта “Хөсәения” мәдрәсәсендә;
  1. Оренбургка ни өчен китә?
  • Белемен күтәрү өчен;
  • Бертуган Рәмиевлар чакыруы буенча;
  • Китап бастыру өчен;
  • Алтын шахталарында эшләр өчен”
  1. Ризаэтдин Фәхретдин кайчан үлә?
  • 1913 нче елның 13 нче апрелендә;
  • 1921 нче елның 9 октябрендә;
  • 1936 нчы елның 12 апрелендә;
  • 1933 нче елның 5 маенда;

Бүген без аның “Әсма яки гамәл вә җәза” романы белән танышырбыз . Искә төшерегез әле, рус әдәбиятында шундый исемдә кем әсәре бар?

  • Достоевскийның “Преступление и наказание” романы
  •  Уку барышында түбәндәге сорауларга җавап бирергә әзерләнегез. (Континиус Раунд Робин- түгәрәкләнеп утырган укучылар тәртип буенча үз фикерләрен укый баралар, үзләрендә булмаган фикерләрне өстиләр.
  1. Бүгенге көндә сез санап киткән проблемаларның кайсыларын әсәрдә күрергә мөмкин? (Ялганлау. Тәмәке тарту. Фәхишәлек. Кешеләрне сату.һ.б.)
  2. Әсма бозык юлга кереп китмәслек көчне кайдан ала? Моннан нинди нәтиҗә чыгарырга мөмкин? (Дус, тату гаиләдә тәрбияләнеп, белем алып үскән Әсма яхшы белән начарны аера белә, шуңа бозык юлга кереп китми, шулай ук тирәсендәге мәрхәмәтле кешеләр дә булыша. Димәк, җәмгыятьнең ныклыгы һәм көчлелеге гаиләгә бәйләнгән, алар таркалмасын, балалар дөрес тәрбия алып үссеннәр дип әйтергә тели автор.)
  3. “Байлык  - бер айлык” мәкален кайсы очракка туры китереп була?( Бик күп мал һәм милек иясе Хикмәт хаҗиның бер нәрсәсез урамда калуы бу мәкаль эчтәлеге белән аваздаш.
  4. Гамәл вә җәза  тезисын исбатлагыз. Дәфтәрләргә таблица рәвешендә тутырабыз.

Геройлар

Белеме

Характеры

Гамәлләре

Бәя

Әсма

Укуга сәләтле, әнисендә белем ала

Тәрбияле, тыңлаучан, ярдәмчел

Мөгаллимә була, бозык юлларда йөрми, байлыкка кызыкмый.

Сөйгәне белән кавышып, бик матур яшиләр

Габбас

Зирәк, яңа һәм иске китапларны. Рус, төрки, гарәп телендәге газета журналларны укый.

Яшьлегендә җиңел фикерле, хатын тырышлыгы аркасында гына яхшы холыклыга әйләнә

Балаларны яңача  укыта, хаҗга бара, халыкка вәгазьләр укый, ислам динен өйрәтә, кеше хезмәтен файдаланмый.

Кызын табып бик бәхетле яши

Хикмәт Хаҗи

Надан

Көнчел, үч тотучан, саран, риялы, тәкәббер, үзен генә яратучан, мәкерле, ялганчы, икейөзле

Товарларын халыкка арттырып сата, баеның улларын бозыклыкка өйрәтеп, аналарына өйләнә,  сәлам бирмәгәннәрдән үч ала.

Бөлә, фәкыйрь хәлдә урамда кала, бер башкортның начар гына өендә үлә.

Муса

Надан

Җавапсыз, җиңел, уйлаучан, ялганчы, аферист.

Габбас мулла исеменнән акча җыеп, шуны туздыра, урлата, аңа яла яга.

Төрмәгә эләгә

Зәйнүш

Укымаган, акылсыз түгел, бер тиен акчасын да әрәм итми.

Акча өчен барысын да сатарга әзер

Әсмадан фәхишә ясап, үзенә акча эшләмәкче була.

Теләнеп утырыр хәлгз кала.

Микс Пэа Шэа –музыка астында укучылар бию хәрәкәтләре ясап кабинет буйлап йөриләр, музыка туктагач ук, парлар табалар һәм укытучы сорауларына Релли Робин структурасы буенча җавап бирәләр.

Әдәбият курсында гамәл һәм җәза тезисы белән ел башында ук танышкан идек. Ул нинди әсәрдә?

  • Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” поэмасында начар гамәл кылган һәр герой үз җәзасын үзе ала: Якуб пәйгамбәр сабый баланы әнисеннән аера һәм һәм үзе 60 ел яраткан улын курмичә тора, Үзен баш итеп санаган әсәрләр араны өзде.  Әсәрнең теле халыкчан, ул чагыштыруларга да, мәкаль – әйтемнәргә дә бик бай. Шушы чагыштыруларның кайсы образларга каравын әйтеп барыйк:
  • Тормыш – көнкүрешен сорыкорт тәртибенә куймый, бәлки, бал корты ысулына кормыш. (Габбас мелла - тырыш)
  • Заманы җитешмәстән элек йөк тарттырылган ат имгәнеп эштән чыга. ( Әсма – иртә сабак укытмаска)
  • Тәрбияханәнең иң элек чыккан чәчкәсе яки беренче җимеше иде.(Әсма)

Мәкаль – әйтемнәр табыгыз!

  • Өйрәнгән яу сугышырга яхшы.
  • Ирләрнең һиммәте урыннарыннан тауларны күчерер
  • Гаилә – кечкенә дәүләт кебидер. Һ.б.

Әсәр 1896 елда Оренбург шәһәрендә басылып чыга. Әсәрдә мәгьрифәтче язучыларның һәрберсенә хас үзенчәлекләр бар. Шуларны санарга:

  • Белем алуга өндәү;
  • Намуслы, гаделлеккә чакыру.
  • Укымышлы кешеләрне уңай образ итеп күрсәтү;
  • Хатын –кызларга уңай мөнәсәбәт;
  • Байлыкка омтылмаска чакыру;

Ризаэтдин Фәхретдин  образлары белән калган язучыларның геройлары арасында да уртак якларны табарга була:

  • Хисаметдин менла ( М. Акъегет) – Габбас мулла
  • Хәнифә ( М. Акъегет) – Әсма
  • Салих бабай (Ф. Кәрими) – Сәлим карт
  • Бикбулат хәзрәт ( М. Акъегет) – Хикмәт хаҗи.

Йомгаклау.

Дәресебезне йомгаклап, Ризаэтдин Фәхретдиннең шушы романдагы сүзләрен китерәсем килә: “Инсанның яшьлегендә алмыш тәрбиясе каберенә кадәр берлектә булыр, аерылмас. Әдәбият илә шөгыльләнү – күңелне сафламак вә нәфсене тәрбия итмәк бабында иң әсәрле дәвадыр.” Маҗаралы сюжетка  һәм кискен конфликтларга корылган бу әсәрендә Ризаэтдин Фәхретдин, милләтне мәгърифәтле итү идеяләре белән бергә намуслы хезмәт, югары әхлакый сыйфатлар, мәрхәмәтлелек кебек гомумкешелек кыйммәтләрен раслый, мәкер һәм явызлыкны кире кага. Безнең өстә шушы изге бурычны үтәү.

Өй эше.

  1. Ризаэтдин Фәхретдиннең галим буларак эшчәнлеге турында мәгълүмат табарга. ( Көчле укучыларга)
  2.  “Сәлимә, яки гыйффәт” романында нинди проблемалар күтәрелә? (Барысына да)