Иячен урын җөмлә(Сингапур структуралары кулланып үткәрелгән ачык дәрес)
презентация к уроку на тему

Махмутова Зайтуна Гаяновна

Иячен урын җөмлә(Сингапур структуралары кулланып үткәрелгән ачык дәрес)

Скачать:


Предварительный просмотр:

Тема:Иярчен урын җөмлә.

Белем бирү максаты

Иярченле кушма җөмләләрне  кабатлау,аларның төзелешләрен искә төшерү.

Иярчен урын җөмлəлəрне табарга өйрəтү.

Җөмлəгә карап схема төзү, фикерлəү сəлəтен үстерү.

Фикерләү сәләтен үстерү максаты

Логик  фикерләү,  уйлау  сәләтен,  уку  активлыгын,

мөстәкыйльлеген,  диалогик,  монологик  сөйләмне үстерү.

Күнегүләр ярдәмендә белемнәрне  камилләштерү,дөрес җөмләләр

төзү күнекмәләрен булдыру.

Тәрбияви максат

 Якташ язучыларыбыз иҗатына, халык җəүhəрлəренə

кызыксыну уяту,мәхәббәт тәрбияләү.

Җиhазлау:

дəреслек, ноукбут, мобиль класс, проектор,  якташ язучылар китапларыннан

 күргәзмә,карточкалар,битләр,дәфтәрләр,фломастерлар,ручкалар.

Дәрес тибы :  белемнәрне гомумиләштерү һәм яңа тема өйрәнү дәресе

Метод һәм алымнар: практикум   дәрес, биремнәр  үтәү.

Кулланылган структуралар:

- МЭНЭДЖ МЭН,

- КУИЗ-КУИЗ-ТРЕЙД,

 МИКС – ФРИЗ – ГРУП (Mix-Freeze-Group)

МОДЕЛЬ ФРЕЙЕР  (Frayer  Model 

КОНТИНИУС РАУНД РОБИН (Continuous Round Robin)

ТАЙМД РАУНД РОБИН (Timed Round Robin)

Дәрес барышы

I. Оештыру өлеше:

               1) Укучыларның дәрескә әзерлекләрен тикшерү.ХАЙ ФАЙВ структурасы ярдәмендә.

            2) Дәрескә кирәкле әсбапларны барлау.

            3) Дәрес максатын хәбәр итү.

II. Актуальләштерү:

 1.Өй эшен тикшерү.

  -Өйгә эш итеп сезгә иярченле кушма җөмләләргә караган сораулар әзерләп килергә бирелгән иде. Сез хәзер  КУИЗ-КУИЗ-ТРЕЙД  (опроси-опроси-обменяйся)структурасы ярдәмендә бер – берегезнең белемнәрегезне тикшерерсез.Моның өчен сезгә карточкалар ясарга кирәк булачак.Хәзер беренче номерлы партнерлар ак бит алалар,битне уртага бүләләр.Яртысын җилкәдәш партнерларына бирәләр . Әлеге  битләр тагын уртага бүленә. Битнең берсен каршы як  партнерыгызга бирәсез. Битнең астының 4\1 өлешен бөкләргә кирәк була.(Күрсәтелә).Битнең күренә торган өлешенә сез иң яхшы дип саналган  соравыгызны язасыз,ә күренми торган өлешенә соравыгызның җавабы языла. Моны эшләү өчен сезгә 2 минут вакыт бирелә. Вакыт башланды . (Таймер куела)

- Вакыт бетте .

- Хәзер сез торасыз, урындыкларны рәтлисез,кулыгызны күтәрәсез,якында булган иптәшегез янына барасыз һәм соравыгызны бирәсез,иптәшегез сорауга җавап бирергә тиеш. Иптәшегез сорауга җавап бирә алмаса, сез аңа булышасыз. Дөрес җавап ишеткәннән соң ,иптәшегезне мактыйсыз һәм аның соравын тыңлап җавап бирәсез.Бергә кабатлыйбыз “Молодец, рәхмәт. миңа синең белән эшләү бик рәхәт булды.” Моннан соң сез карточкаларыгыз белән алмашырга тиеш буласыз. Элеге эшне сез 3 тапкыр кабатларга тиеш буласыз.

- Барыбыз да бастык,урындыкларны төзәттек.Парлар табабыз.Беренче булып үз соравын чәче озынрак булган укучы әйтә.Эш беткәч, сез үз урыннарыгызга утырырга тиеш буласыз.  Эшли башладык .

 - Вакыт бетте, үз урыннарыгызга үтәсез һәм утырасыз.Рәхмәт. Молодцы.

2.Карточкалар белән эш.Раунд Робин.

III.Презентация ярдәмендә яңа тема аңлату.

-Иярчен урын җөмлә я баш җөмләнең урын хәле урынында килә, я баш җөмләдә мөнәсәбәтле сүз белән бирелгән урын хәлен ачыклый. Ул, урын хәле кебек үк, кайда? кайдан? кая? сорауларына җавап бирә.

-Аналитик иярчен урын җөмләләр баш җөмләгә мөнәсәбәтле сүзләр ярдәмендә бәйләнәләр. Синтетик иярчен урын җөмләләр җиргә(-дән, -дә), якка(-тан, -та), урынга(-нан, -да) кебек бәйлек сүзләр ярдәмендә бәйләнәләр.

-Мондый җөмләләр рус телендә придаточные предложения места дип аталалар.

IV.Дәреслек белән эш.

 55 нче бит, 76 нчы күнегү –язмача,схема төзелә.

 V. Ныгыту.

МОДЕЛЬ ФРЕЙЕР  (Frayer  Model)

-Укучылар, сезнең алда альбом битләре ята, башта аны икегә, аннан тагын икегә бүләбез. Шул бүленгән кисәкнең бер почмагын әз генә бөклибез һәм альбом битен вертикаль рәвештә ачып, каршыбызга куябыз. Әлеге биттәге бөкләнгән урыннарны карандашлар белән кабатлап чыгабыз һәм уртага иярчен вакыт җөмлә дип язабыз. Беренче баганага аның  билгеләмәсен, икенче баганага характеристика, өченче баганага мисаллар, дүртенче баганага капма-каршы мисалларны язабыз. Һәр кәгазь битен мөстәкыйль рәвештә тутырабыз. Cезгә барлыгы дүрт минут вакыт бирелә.Эшли башладык.

Билгеләмә                     Характеристика

                                                     

                                                                 

                                                         Иярчен урын

                                                              җөмлә

     Мисаллар                                                       Капма-каршы мисаллар

КОНТИНИУС РАУНД РОБИН (Continuous Round Robin)

-Ә хәзер һәрбер өстәлдән А1 нче укучыдан башлап һәрберегез  үзегезнең язган вариантларыгызны укыгыз. Аннан соң Б2, А3, Б4.

Яхшы, укучылар, иярчен вакыт җөмләнең үзенчәлекләрен исегездә калдыргансыз.

МИКС – ФРИЗ – ГРУП (Mix-Freeze-Group)(вакыт калса)

-Укучылар,без сезнең белән дәүләт имтиханнары бирергә әзерләнәбез.А вариантында төрле темаларга тестлар эшлибез. Без хәзер барыбыз да бер әйләнә ясап басабыз. Музыка кушыла, сез шул музыкага бии-бии әйләнәсез. Музыка туктагач, сез бер урында басып каласыз. Шуннан соң мин сезгә сорау бирәм, сез шул сорауның җавабын миңа укучылар саны ярдәмендә күрсәтергә тиеш буласыз.

Төзелеше буенча иярчен вакыт җөмләнең ничә төре бар?

Иярчен хәл җөмләнең мәгънә ягыннан ничә төре бар?

1. Татар телендә ничә килеш бар? (6)

2. Мәктәп сүзендә ничә тартык аваз бар? (4)

3. Урман сүзендә ничә сузык аваз бар? (2)

4. Иялек килешенең ничә кушымчасы бар? (2)

5. Чыгыш килешенең ничә кушымчасы бар? (4)

6. Әни сүзендә ничә нечкә сузык бар? (2)

7.  Күплек сан кушымчасы ничәү? (4)

8. Курчак сүзендә ничә калын сузык бар? (2)

9.Төзелеше буенча иярчен вакыт җөмләнең ничә төре бар?(2)

10.Иярчен хәл җөмләнең мәгънә ягыннан ничә төре бар?(8)

VI. Йомгаклау.      

1.  Сорауларга җавап бирү.

-Иярчен урын җөмлә нинди функцияләр үти? Ул нинди сорауларга җавап бирә?

-Иярчен урын җөмлә я баш җөмләнең урын хәле урынында килә, я баш җөмләдә мөнәсәбәтле сүз белән бирелгән урын хәлен ачыклый. Ул, урын хәле кебек үк, кайда? кайдан? кая? сорауларына җавап бирә.

- Урын җөмлә баш җөмләгә нинди чаралар ярдәмендә бәйләнә?

-Аналитик иярчен урын җөмләләр баш җөмләгә мөнәсәбәтле сүзләр ярдәмендә бәйләнәләр. Синтетик иярчен урын җөмләләр җиргә(-дән, -дә), якка(-тан, -та), урынга(-нан, -да) кебек бәйлек сүзләр ярдәмендә бәйләнәләр.

3. Мәгънәләре һәм төзелешләре ягыннан аналитик урын җөләләргә охшаган җөмләләр рус телендә ничек аталалар?

-Мондый җөмләләр рус телендә придаточные предложения места дип аталалар.

ТАЙМД РАУНД РОБИН (Timed Round Robin)Һәр укучы 30 секунд эчендә бүген дәрестә үзенә нинди яңалык ачканын сөйли. Һәр өстәлдән 1-2 укучыдан сорыйм.

VII.Өй эше бирү.Билгеләр кую.

-Өй эше язабыз: (Өй эшен көндәлекләргә язу) Сезгә 3 вариантта өй эше тәкъдим итәм.

 1.54нче биттәге 73 нче күнегү. (Тихонов,Ризванова,Вәлиәхмәтова)

2.Рафаил Газизов әсәрләреннән 5 иярчен урын җөмлә язарга.Ибраһимова,Рәхимҗанов,Захаров)

3.”Иярчен урын җөмлә”темасына кечкенә плакат ясарга.(Нотфуллин,Хәнәфеева)


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Уникенче декабрь. Сыйныф эше . Иярчен урын җөмлә.

Слайд 2

Иярчен җөмләләрнең мәг ъ нә ягыннан төрләре Иярчен җөмләләр Ия җөмлә Хәбәр җөмлә Хәл җөмләләр А ергыч җөмлә Тәмамлык җөмлә Вакыт җөмлә ? ? ? ? ? ? ?

Слайд 3

Баш җөмләдәге мөнәсәбәтле сүз кайсы кисәк булып килсә , аның ярдәмендә бәйләнгән иярчен җөмлә шул ук кисәккә туры килә торган иярчен җөмлә була.

Слайд 4

Иярчен ия җөмлә баш җөмләнең иясе урынында килә һәм кем? нәрсә? сорауларына җавап була Мәсәлән , Кем намус белән хезмәт итә , шул зур хөрмәткә ия бул а.

Слайд 5

Иярчен хәбәр җөмлә баш җөмләнең хәбәре урынында килә һәм нинди? нәрсә? нәрсәдән? кемгә? күпме? кебек сорауларга җавап бирә. Мәсәлән , Ул йомыш шул:без сине Кырымга җибәрмәкче булаб ыз.

Слайд 6

Иярчен тәмамлык җәмлә баш җөмләнең тәмамлыгы урынында килә һәм кемне? нәрсәне? кемгә? нәрсәгә? кемнән? нәрсәдән? кемдә? нәрсәдә? кебек сорауларга җавап бирә. Мәсәлән , Үзегез күрәсез: бер тамчы яңгыр яуганы юк.

Слайд 7

Иярчен аергыч җөмлә баш җәмләнең аергычы урынында килә һәм нинди? кайсы? кемнең? дигән сорауларга җавап бирә. Мәсәлән , Җире аз кешеләр батраклыкка яллана иделәр.

Слайд 8

Иярчен вакыт җөмлә баш җөмләдәге эш яки хәлнең вакытын белдерә һәм кайчан? кайчаннан бирле? кайчанга чаклы? дигән сорауларга җавап бирә. Мәсәлән , Алар тиз генә юлдан чыктылар , ул да түгел күк атлы кеше узып та китте.

Слайд 9

КУИЗ-КУИЗ-ТРЕЙД (опроси-опроси- обменяйся) Актуал ь ләштерү.Карточкалар белән эш.

Слайд 11

1) Сүз күп җирдә 2) эш аз була.(М.) 1) Тукмагың кайда булса ,2 )сукмагың шунда булыр.(М.) Я ңа тема өйрәнү.

Слайд 12

Дәреслек белән эш 55 нче бит, 76 нчы күнегү

Слайд 13

Чәчәк бар җирдә бал була. (Чуваш мәкале) Күз җитмәгән җиргә сүз җитәр. (Татар мәкале) Сүз күп җирдә эш аз була. (Япон мәкале)

Слайд 14

Сүз күп җирдә эш аз була. (Япон мәкале) (җирдә) [ ].

Слайд 15

(җирдә) [ ]. Чәчәк бар җирдә бал була. (Чуваш мәкале)

Слайд 16

( җиргә) [ ]. Күз җитмәгән җиргә сүз җитәр. (Татар мәкале)

Слайд 17

МОДЕЛЬ ФРЕЙЕР (Frayer Model) Ныгыту

Слайд 18

1 Билгеләмә 2 Характеристика 3 Мисаллар 4 Капма-каршы Иярчен урын җөмлә

Слайд 19

КОНТИНИУС РАУНД РОБИН (Continuous Round Robin)

Слайд 20

МИКС – ФРИЗ – ГРУП (Mix-Freeze-Group) Уен

Слайд 21

. ТАЙМД РАУНД РОБИН ( Timed Round Robin )

Слайд 22

54 нче биттәге 73 нче күнегүне эшләргә(Тихонов,Ризванова,Вәлиәхмәтова). Рафаил Газизов әсәрләреннән 5 иярчен урын җөмлә табып язарга. (Рәхимҗанов,Ибраһимова,Захаров). “Иярчен урын җөмлә”темасына кечкенә плакат ясарга(Нотфуллин,Хәнәфиева). Өй эше:


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Мәхмүтова Зәйтүнә Гаян кызы Мамадыш муниципаль районы «Кызыл Тау урта гомуми белем мәктәбе” Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Күп белдерүгә караганда, аз белдереп, эзләнү орлыгы салу һәм эзләгәнен үзе табарга юллар күрсәтү – мөгаллим бирә ала торган хезмәтләрнең иң кадерлесе, иң зурысыдыр! Галимҗан Ибраһимов

Слайд 2

Дәреслек : Зиннәтуллина К.З.,Фатыйхова Ф.Ф.,Мирзаһитов Р.Х. Татар теле: Рус телендә төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен). – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2011.

Слайд 3

Дәреснең тибы: Яңа тема өйрәнү дәресе

Слайд 4

Дәреснең темасы: Иярчен урын җөмлә.

Слайд 5

Дәреснең максатлары: 1. Белем бирү максаты - Укучыларның иярчен җөмлә темасы буенча алдагы дәресләрдә өйрәнгән белемнәрен: мәгънәсен, сорауларын,төзелеше буенча төрләрен,бәйләүче чараларын искә төшерү, башка төрләрдән аеру, сөйләмдә дөрес куллана белү күнекмәләре булдыру. 2. Фикер сәләтен үстерү максаты - Укучыларның логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын һәм танып-белүне үстерүгә ярдәм итү. 3. Тәрбияви максат - аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру.

Слайд 6

Предмет буенча белем, күнекмәләр Универсаль уку күнекмәләре Шәхси үсешкә китерүче максат Метапредмет Өйрәнгән иярчен җөмлә төрләрен кабатлау. Укучыларның бер-берсен тыңлап, аңлап, эмоциональ халәттә белемнәрне үзләштерүләре тора. Танып бел ү Аларның мәг ън әсен, соравын ,төзелешләре буенча төрләрен ачыкларга өйрәнү. Коммуникатив Төрле шартларда кулланырга өйрәнү. Регулятив Тексттан таба белү.

Слайд 7

Универсаль уку күнекмәләре Метапредмет Танып белү Коммуникатив Регулятив Актуальләштерү этабы: - иярчен җөмлә төрләрен билгеләү; - сорауларга җавап бирү; Яңа белемнәрне ачу этабы: - дәреснең темасын, максатын һәм бурычларын әйтү; - дәрес модулен төзү; - күрсәтмәлелек белән эшләү; Ныгыту этабы: - теманың асылына төшенү; - куелган сорауларга тулы һәм төгәл җавап бирү; җөмләләр буенча схемалар төзү; - нәтиҗә чыгару. Яңа белемнәрне ачу этабы: - сыйныфташларының гамәлләрен күзәтү, җавапларын чагыштыру; - төркемнәрдә аралашу; - дәрестә дөрес, матур итеп җөмләләр төзү; - хезмәттәшлектә башкаларның фикерләрен исәптә тота һәм карашларын яклый белү; - бердәм эшчәнлектә уртак нәтиҗәгә килү. Яңа белемнәрне ачу этабы: - дәреснең темасын мөстәкыйль рәвештә билгеләү; - аларны планлаштыру; - максат, бурычларны кую; - нәтиҗәгә ирешү юлларын сайлау; - дәреснең төрле этапларында контроль ясау; - кирәкле өстәмәләр кертү һәм эшчәнлек планнарына корректировка ясау.

Слайд 8

Игътибарыгыз өчен рәхмәт!


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Күзләрне ял иттерик!!!

Слайд 14

Күзләрегезне саклагыз !


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сингапур методикасын кулланып,шарт фигыль турында төшенчә.

Тема: Сингапур методикасын кулланып,Шарт фигыль турында төшенчә бирү.Дата:19.12.13.Сыйныф: 6бМаксат:1. Укучыларга шарт фигыль һәм аның мәгънәсе турында төшенчә бирү. Шарт фигыльнең мәгънәсе...

Сингапур структурасы кулланып үткәрелә торган татар теле дәресе. Билгеле һәм билгесез киләчәк заман хикәя фигыль.

Сингапур структурасы кулланып үткәрелә торган татар теле дәресе(7  сыйныф, рус төркеме.)...

Кайгы җиле ишек какмасын. (Р. Миңнуллинның “Килен төшкәндә” шигырен өйрәнү.) Сингапур структураларын кулланып үткәргән дәрес.

7 нче сыйныфның рус төркемендә әдәбият дәресе Тема: Кайгы җиле ишек какмасын. (Р. Миңнуллинның “Килен төшкәндә” шигырен өйрәнү.)...

"Сертотмас үрдәк",Абдулла Алиш.Сингапур алымнары кулланып төзелгән, 5 сыйныф өчен, әдәбияттан дәрес эшкәртмәсе.

Эчтәлек аркылы балаларга тәрбия бирү, әхлаклылыкның мөһим шарты буларак, сер саклау серләрен өйрәтү;телебезнең камиллегенә ирешү, коллективизм сыйфатын тәрбияләү, логик фикерләү, уйлау сәләтен, диалог...

2 нче сыйныфның татар төркеме өчен сингапур структуралары кулланылган дәрес эшкәртмәсе. Р.Вәлиева “Кыңгырау чәчәк”

2 нче сыйныфның татар төркеме өчен сингапур структуралары кулланылган дәрес эшкәртмәсе....

2 нче сыйныфның татар төркеме өчен сингапур структуралары кулланылган дәрес эшкәртмәсе. Сүз һәм җөмлә

2 нче сыйныфның татар төркеме өчен сингапур структуралары кулланылган дәрес эшкәртмәсе...

Ачык дәрес эшкәртмәсе. "Фразеологик әйтелмәләрнең кулланылышы" Сингапур структураларын кулланып, үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе.

Бу дәрес  сингапур  структуралары  ярдәмендә  үткәрелде.Укучыларга  татар теленең  сөйләм теленең  үзенчәлеге,фразеологик әйтелмәләрнең кулланылышы  турында ...