Ачык дәрес эшкәртмәсе. "Фразеологик әйтелмәләрнең кулланылышы" Сингапур структураларын кулланып, үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе.
учебно-методический материал (5 класс) по теме

Авхадеева Алсу Вагизовна

Бу дәрес  сингапур  структуралары  ярдәмендә  үткәрелде.Укучыларга  татар теленең  сөйләм теленең  үзенчәлеге,фразеологик әйтелмәләрнең кулланылышы  турында  белешмә  бирелде.Дәрестә  кулланылган  алымнар  уңышлы булды.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dres_eshkrtmse_uhdeeva_a.v.docx35.91 КБ

Предварительный просмотр:

                                         Тема: Фразеологик  әйтелмәләрнең   кулланылышы         

Дидактик  максат: Татар телендә   фразеологик  әйтелмәләр  һәм  дөрес  тәрҗемә  итүне  үзләштерү.

Үстерелешле максат: Логик һәм иҗади фикерләү күнекмәләрен камилләштерү.

Тәрбияви максат: Төркемнәрдә дустанә мөнәсәбәттә эшләү ихтыяҗы үсеше өчен җирлек тудыру.

Кулланылган чыганаклар:

Дәреслек:  рус урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныфында укучы татар балалары өчен дәреслек: 104-106 нчы битләр; Ф.С.Сафиуллина, М.З.Зәкиев. Хәзерге татар әдәби теле: Югары  һәм урта уку йортлары өчен дәреслек. -Казан: Мәгариф, 2002. -110-113 нче битләр; Г.Р. Галиуллина. Татар теле. Лексикология.-Казан: Мәгариф, 2007.- 58-59 нчы битләр.

 Җиһазлау: Л.К.Бәйрәмова “Учебный тематический русско-татарский фразеологический словарь”.-Казан: ТКН, 1991;  “Фразеологик әйтелмәләрнең кулланылышы” дигән презентация; компьютер, проектор.        

Дәрес тибы: катнаш.                                                                    

Методлар: эзләнү.                                                         

Алымнар: әңгәмә, күрсәтмәлелек, аңлатмалы         сөйләү, дәреслек белән эшләү.  

Сингапур  укыту  структуралары: Релли  Робин, Сингл  Раунд  Робин, чыгу  билеты.

Педагогик  технология: иҗади  үсеш, компьютер  технологиясе.         

Дәрес барышы

I. Мотивлаштыру, ориентлашу этабы.   

1.Уңай психологик мохит тудыру.

Укытучы.Хәерле көн,укучылар. Бер-беребезгә карап,елмаешып, уңышлар теләп дәресебезне башлыйк.

Көтелгән эш:

Балалар бер-берсенә теләкләрен җиткерәләр. Мисал өчен, уңышлы эш телим, “5”ле алуыңны телим. Укытучы: (күзләре белән һәркемгә сөеп карап) мин дә сезгә тел ачкычлары,  дустанә һәм уңышлы эшчәнлек телим.

  1. Актуальләштерү.

Укытучы: Укучылар,   фразеологик  әйтелмәләрне  искә төшерик әле.  Релли Робин  структурасы буенча  кара-каршы  утырган 1 нче номерлы укучы , ә аннары         икенче номерлы  сөйли башлый. Аерым-аерым укучылардан  сорап  чыгу.

Укытучы: Төркемдә  киңәшеп,   фразеологик  әйтелмәләр  хакында җентекләберәк искә төшерегез әле.

 Көтелгән эш һәм җавап:  Төркемдә киңәшеп, дәреслек  һәм дәфтәрләреннән  файдаланып   искә  төшерәләр. Бераз вакыттан соң укытучы кайсы да булса бер укучыга  сүз  бирә, башкалар  тыңлый.

 Бер укучы: Фразеологизм ике  яки  берничә  сүздән  төзелә.Ул  бер  күчерелмә  мәгънәне  аңлата, бер  җөмлә  кисәге була, аерым  кисәкләргә  таркалмый.

Икенче укучы:  Аларны  бер  сүз  белән  алыштырып  була: авыз еру-көлү.

 Өченче укучы:  Фразеологизмнарны  ирекле  сүзтезмәләр белән бутарга  ярамый.

Дүртенче укучы:  Ирекле  сүзтезмәләр телнең грамматик законнары нигезендә  һәрчак  ясалып  торалар.Аларның  составындагы  сүзләрне  алыштырырга мөмкин.

 

2) Өй эшләренә анализ

Укытучы:  Ә хәзер әйдәгез, өй эшен тикшерик.

1.215  нче күнегүдә бирелгән җөмләләрне  карап чыгу. (мәҗбүри)         

2.Фразеологизмнар  кергән җөмләләрне  тикшерү. (ярым  иҗади)                

3.Фразеологик  әйтелмәләр белән  язылган  әкиятне   тикшерү. (иҗади)        

Өй эшенең иҗади төрен  тикшерү.  Фразеологик  әйтелмәләр белән  язылган  әкиятне   тикшерү.

Үзара бәя

Бәя өчен критерий:

  • теманы  иҗади эштә тулысынча ачып бирсә – “5”;
  • теманы  иҗади  эштә  күрсәтүдә бер кимчелеге булса – “4”;
  • теманы иҗади  эштә өлешчә генә ачып бирсә – “3”.

Көтелгән эш: Вакыт бирелә. Балалар иң яхшы эшне сайлыйлар. Бераздан укытучы бер төркемгә сүз бирә. Төркемнән берәү “ Безнең төркемдә   фәләннең эше иң яхшы эш, чөнки аның  иҗади  фикерләү  үзенчәлеге дөрес күрсәтелгән.  2 һәм 3төркем дә иң яхшы эшне тәкъдим итәләр. Шуннан соң бу 3 укучы үз эшләре белән классны таныштыра.  Иң яхшы иҗади эш билгеләнә.

3). УМ кую ситуациясе.

 Фразеологик әйтелмәләрне укыту һәм икенче телдәге  парын билгеләү, үрнәген  күрсәтү, 1-2  җөмлә  төзетү.

Борын  төбендә  генә – под  носом 
Колагын  торгызу – навострить  уши
Кул  селтәү – махнуть  рукой 
Баш  вату – ломать  голову 
Теше  тешкә  тимәү – зуб  на  зуб  не   попадает
Борын  күтәрү – задирать  нос 

 

Көтелгән эш: Вакыт бирелә. Балалар фразеологик  әйтелмәләрнең  тәрҗемәи  парын  табалар, телдән   җөмләләр  төзиләр.

Бераз вакыттан соң укытучы кайсы да булса бер төркемгә сүз бирә, башкалар тыңлый, тулыландырырга әзерләнә.

 

Укытучы:Без бу әйтелмәләрне нишләттек? Без алар белән нәрсәләр төзедек?  

1 нче  укучы: Без фразеологик  әйтелмәләрне бер  телдән икенче  телгә  тәрҗемә  иттек  һәм  җөмләләр  төзедек.

Укытучы: Димәк, дәресебезнең темасы нинди?  

Укытучы. Шулай  итеп,без бүген  дәрестә фразеологик  әйтелмәләрнең  кулланылышын   үзләштерербез.

Тактага  һәм  дәфтәрләргә  тема языла.

 Укытучы: дәреснең  максатын куйыйк әле.(Укучылар дәреснең   максатын  әйтәләр)        

                               Фразеологик  әйтелмәләрнең   кулланылышы

 II. УМ адымлап чишү.

Укытучы: Фразеологик әйтелмәләрнең  кулланылышы, тәрҗемә итү  үзенчәлеген  белү  өчен, слайдта  бирелгән  белешмәне  укырсыз  һәм  нәтиҗә  ясый  барырсыз.  

 1 нче  укучы: Фразеологизмны фразеологик әйтелмә белән тәрҗемә итүдә фразеологик берәмлек  әһәмиятле урын алып тора, чөнки тәрҗемәдә фразеологизмны шул телдәге фразеологик әйтелмә белән күрсәтү  тәрҗемәчедән  телнең үзенчәлекләрен белүне һәм сүзлек белән оста файдалануны таләп итә. Тәрҗемә әсәрләрдә   фразеологик  берәмлекләр  түбәндәгечә  кулланылыш таба:

Набрать в рот воды - авызга су кабу

  -Чего ж воды в рот набрали, - досадуя, спросил  Иван  Алексеевич.

                                                                  (М. Шолохов «Тихий Дон»)

 -Ник авызыгызга су каптыгыз? - дип, ачуы    килебрәк   сорады   Иван Алексеевич.

                                                                                   (М. Шолохов «Тын Дон»)

Үзен  суперйолдыз  дип  игълан  иткәч, йолдыз  чире  башланган , күрәсең.      

                                                                                («Кәеф  ничек?» №5,2008)

-У него что  звездная  болезнь  началась?

                                                                             ( И.Василенко «Полотенце»)               

    

   2 нче  укучы:  Татар һәм рус телләрендә  иҗат  ителгән әсәрләрдә,   газета-журналларда фразеологизмнар шактый еш очрый. Алар телебезне искиткеч матур, бизәкле,  аһәңле итә. Шулай да  бер телдән  икенче  телгә  сүзен-сүзгә тәрҗемә итү ысулын   куллану кайвакыт көтелгән нәтиҗәне бирмәскә  дә мөмкин. Шуның өчен фразеологик  берәмлекләрне  тәрҗемә  иткәндә  зур  саклык  белән  эшләргә кирәк.  

 3  нче  укучы: Рус һәм татар фразеологизмнарын чагыштырып өйрәнү  өлкәсендә  күп  еллар  буе  профессор   Л.К.Бәйрәмова эшли. Бу өлкәдә Ф.С.Сафиуллина, Р.А.Юсупов, Р.М.Шириязданов  кебек  галимнәребезнең  дә  хезмәтләре  байтак.  

  Укытучы: Димәк, фразеологик  әйтелмәләрне тәрҗемә  иткәндә нинди ялгышлар җибәрмәскә  кирәк? (нәтиҗә  ясатыла)

Көтелгән эш: Укучылар  белешмәне  укыйлар  һәм  нәтиҗә  ясый  баралар.

Бер укучы:  Димәк, тәрҗемә  итү  өчен, сүзлекләрдән  оста  файдалана  белергә  кирәк.

Икенче  укучы: Шулай  итеп, тәрҗемә  иткәндә,  турыдан-туры  түгел, ә  мәгънәсе  буенча  тәрҗемә  итү дөрес булыр.   Өченче укучы: Тәрҗемә  итүдә  бик  күп  галимнәр хезмәт  куялар.Мәсәлән, Ф.С.Сафиуллина, Р.А.Юсупов, Р.М.Шириязданов.

 Дәреснең  моделен  төзетү  һәм  нәтиҗә  ясату.

                                                           Модель

  Укучылар,  хәзер,әйдәгез,  белемнәребезне ныгыту өчен мөстәкыйль эш:   Сингл  Раунд  Робин   структурасы  буенча  эш. Бирелгән   фразеологик  әйтелмәләрне  татар  теленә   тәрҗемә    итәргә  һәм 4 җөмлә  язарга.Һәр  өстәлдә  һәрбер  укучы   үз фикерен  әйтеп  чыга. Аннан  соң  укытучы  һәр  өстәлдәге   бер  укучыдан  сорый.

 

Аяктан  егылу – свалиться  с  ног

 Чебеннән  фил  ясау – делать  из  мухи  слона  
 Ташбака  адымы  белән – черепашьим   шагом 
Уртак   тел  табу – находить  общий  язык
 
Үз  урыныңны  белү  – знать  свое  место
Имәндә  икән  чикләвек – вот  где  собака  зарыта
Бер   урында  таптану – топтаться  на  (одном) месте
Куян  йөрәк – заячья  душа 

Агым  уңаена  йөзү – плыть  по  течению
Сүздә  тору –держать  слово 
Судан коры  чыгу – выходить  сухим  из  воды
 
Үз  бәяңне  белү  – знать  себе  цену 
Җил  очырткандай – как  ветром  сдуло 
Тел  кычыта – язык  чешется 
Борын  күтәрү – задирать  нос 
Сүзне  җилгә  очыру,ташлау – бросать  слова  на  ветер 

Сүзгә-сүз – слово  в  слово
Телеңне  йоту –  проглотить  язык
Кул  кычыта – руки   чешутся
 
Муенга  (менеп) атлану – сидеть  на  шее 
Күзен  ачу-открывать  глаза

Күзгә  төтен  җибәрү-пускать  пыль  в  глаза

Хаталар  саны  буенча бастыра  бару.

 

Үзбәя өчен критерий:

4 җөмлә дә дөрес –“5”

3 җөмлә дөрес – “4”

2 җөмлә дөрес  –“3”

1 җөмлә генә дөрес яки берсе дә дөрес түгел  –“2”

Электрон  тактада   

Тәрҗемәләр   тикшерелә.

 Көтелгән җавап.  Дәрестәге танып белү эшчәнлеге оештырылуның  торышын ачыклау максаты  белән “2” һәм “3” билгеләре алучылар ачыклана.

 Укытучы.217  нче күнегүне эшлибез. Ильяс, биремне  укы  әле.

Укучы.  Фразеологизмнарның    татарчага   тәрҗемәләрен  язарга   һәм   мәгънәләрен   аңлатырга, җөмләләр  төзергә.

 Көтелгән җавап . бик  дус,эшсез  йөрү,юк  сүз  сөйләү,авызы  колакка  җитү,кешегә  ияреп  йөрү, бик аз,акылга  утыру, бик  тәмле, бик  тыйнак.

     Үзбәя

Үзбәя критерийлары: 9-11 җөмләне дә мөстәкыйль  рәвештә  дөрес   язса– “5”,

 7-8 генә җөмләне  мөстәкыйль рәвештә  дөрес  язса– “4”,

Җөмләләрне укытучы һәм дәреслек ярдәмендә язса – “3”.

Ярдәм белән дә  яза алмаса – “2”

Хәзер, укучылар,карточкаларда эшлибез.

Карточка.  Фразеологик әйтелмәләр  белән    җөмләләр төзетү.Һәр  өстәлгә  әзер карточкалар  бирелә.

Бирем .  Һәр  төркемнән 4 әр  җөмлә  төзиләр. Җөмләләрне  аерым-аерым  укучылардан  укыту. (1-2 укучыдан сорау) 

Трай  тибү, борчак  сибү, авызы  колакка җитү, аның кубызына бию, акылга утыру, тел  йотарлык, ут йота, күз  ачып  йомганчы,  күз  төшерү,  борын  күтәрү.

 

Көтелгән җавап:  Бу  малай  борчак  сибәргә  ярата. Айнурның  шатлыктан  авызы  колакка  җиткән.Әнием  тел  йотарлык  ризыклар  пешерә.Абыем  күз  ачып  йомганчы  юкка  чыкты.Кызлар  гел  борын  күтәреп  йөриләр. Әтием  минем  өчен  ут  йота.

Үзбәя  өчен критерий:

   10 дөрес җөмлә –“5”

   7 - 9 дөрес  җөмлә  – “4”

    4  - 6 дөрес   җөмлә–“3”

   дөрес җөмләләр  3 һәм аннан да кимрәк  –“2”

 III. Рефлексия, бәя этабы.  

  1. Рефлексия Укытучы. Укучылар, дәрескә рефлексия ясыйбыз.

(« Дәрескә нинди УМ куйган идек? Ничек эшләдек? Ниләр белдек? Фразеологизмнарны  ничек  тәрҗемә  итәргә   кирәк?»  сорауларына  җавап  бирү.)

Көтелгән эш һәм җаваплар. Вакыт бирелә. Балалар, гөж килеп,  дәрестәге эшчәнлекне кабат күздән кичерәләр.  Дәфтәр, тактадагы  модель, дәреслек  кулланышта. Бераз  вакыттан  соң  укытучы  кайсы  да булса бер төркемгә сүз бирә, башкалар тыңлый, тулыландырырга әзерләнә.

1 нче төркемнән берәү: Бүген,без дәрестә  фразеологик  әйтелмәләрне  дөрес  тәрҗемә  итәргә  өйрәндек.  

2 нче төркемнән берәү:  Тәрҗемә  итү  өчен, сүзлекләрдән  оста  файдалана  белергә  кирәк.

Укытучы:  Өстәмәләр, тулыландырулар булырмы?  (Пауза ясый)

3 нче төркемнән берәү:  Тәрҗемә  иткәндә,  турыдан-туры  түгел, ә  мәгънәсе  буенча  тәрҗемә  итү дөрес булыр.   Шулай  ук   бик  күп  галимнәр тәрҗемә  эше  буенча  бик  күп  хезмәтләр  язалар. Мәсәлән, Ф.С.Сафиуллина, Р.А.Юсупов, Р.М.Шириязданов.

Чыгу  билеты  язу.

Фразеологик  әйтелмәләрне  куеп  язарга.

1..............................дисәң,  көн  димәс, төн  димәс, туктатып  булмый. (Б. Камалов)

2. Шулай  көйләнер  төсле  тоелганда, ......, кайсы  көнләп, кайберләре  үч  итеп, карчыкның  күңел  ярасына  тагын  тоз  сибә  башладылар. (Г. Бәширов)

3. Гайнетдиннең  башка  чакта  да  чиртсәң  кан  чыгардай  кызыл  булган  йөзе  бу акырудан  тагын  яман  бүртенеп   карады, ............... (Г. Ибраһимов)

Файдалану  өчен  фразеологик  әйтелмәләр: тел  белән  тегермән  тартырга , озын телләр, күзләрен  кан  басты.

1. Тел  белән  тегермән  тартырга  дисәң, көн  димәс, төн  димәс, туктатып булмый. (Б. Камалов)

2. Шулай  көйләнер  төсле  тоелганда, озын  телләр, кайсы  көнләп, кайберләре  үч итеп,  карчыкның  күңел   ярасына  тагын  тоз  сибә  башладылар. (Г. Бәширов)

3. Гайнетдиннең  башка  чакта  да  чиртсәң  кан  чыгардай  кызыл  булган  йөзе  бу акырудан  тагын  яман  бүртенеп  карады, күзләрен  кан  басты. (Г. Ибраһимов)

Дәрестәге эшчәнлеккә Үзбәя.

Үзбәя критерийлары:

Әгәр  фразеологик  әйтелмәләрне  дөрес   тәрҗемә  итү, аларның үзенчәлекләрен мөстәкыйль рәвештә, мисаллар белән дәлилләп аңлатып бирә алса – “5“;

Фразеологик  әйтелмәләрне дөрес   тәрҗемә  итү,  аларның үзенчәлекләрен модельдән файдаланып әйтеп бирә алса –“4”;

Фразеологик  әйтелмәләрне дөрес   тәрҗемә  итү,  аларның үзенчәлекләрен модельдән файдаланып та өлешчә генә  әйтеп бирә алса –“3”;

 Фразеологик  әйтелмәләрне дөрес   тәрҗемә  итү, аларның үзенчәлекләрен модельдән файдаланып та өлешчә генә  әйтеп бирә алмаса –“2”

 Электрон  журналга  билгеләр  кую.

  1. Өй эшләре тәкъдим итү.

         Мәҗбүри эш: 216 нчы  күнегү, фразеологик  әйтелмәләрне  мәгънәсе  туры  килгән  сүзләр  белән  парлап  язарга.

        Ярым иҗади бирем (ирекле).  Фразеологик  әйтелмәләр  кергән  4 җөмлә  язарга,  тәрҗемә  итәргә.

        Иҗади бирем (ирекле).  “Минем бер  көнем” темасына  хикәя  язарга.  (әзер карточкалар бирү)

      Укытучы. Дәрес тәмам.  Укучылар,сезгә дәрес өчен зур рәхмәт. Чыгарга  мөмкин. Сау   булыгыз.            

Кулланылган   чыганаклар:

 

Дәреслек:  рус  урта  гомуми  белем  бирү  мәктәбенең  5 нче   сыйныфында   укучы  татар   балалары  өчен  дәреслек: 104-106 нчы битләр. Дәреслек   нигезендә   белемнәр   ныгытыла  һәм  истә  кала.

Ф.С.Сафиуллина, М.З.Зәкиев. Хәзерге  татар  әдәби   теле: Югары   һәм   урта  уку йортлары  өчен дәреслек. -Казан: Мәгариф, 2002. -110-113 нче битләр. Җыентык  ярдәмендә  өстәмә  белешмә  бирелә, фикерләү  сәләте  үстерелә.

Г.Р. Галиуллина. Татар теле. Лексикология.-Казан: Мәгариф, 2007.- 58-59 нчы  битләр. Карточкалар.Карточкалар  төзү  өчен  уңайлы  кулланыла, мисаллар  уңышлы  алына.

Л.К.Бәйрәмова  “Учебный   тематический русско-татарский фразеологический  словарь”.-Казан: ТКН, 1991.Сүзлекләр  ярдәмендә  тәрҗемә  итү, куллану  күнекмәләре  үстерелә.  


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туган тел дәресләрен информацион технологияләр кулланып оештыру

Гадәти укыту технологияләре иҗади эзләнүгә эшмәкерлек тулысынча ачылырга бирми ә хәзер илгә киләчәген алдан күргән планлаштыра алган тормышка ашыру юлларын ачык төсмерләгән шәхес кирәк. Укып алган дип...

татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә,заманча технологиләр кулланып,бәйләнешле сөйләм телен үстерү

Бу методик эш укытучыларга тәкъдим ителә. Укытучылар укучыларның бәйләнешле сөйләмен төрле юллар белән үстерә алалар. Әлеге методик эшемдә сөйләм үстерүнең юнәлешләре, ысуллары һәм алымнары күрсәтелгә...

татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә,заманча технологиләр кулланып,бәйләнешле сөйләм телен үстерү

Бу методик эш укытучыларга тәкъдим ителә. Укытучылар укучыларның бәйләнешле сөйләмен төрле юллар белән үстерә алалар. Әлеге методик эшемдә сөйләм үстерүнең юнәлешләре, ысуллары һәм алымнары күрсәтелгә...

Күренекле мәгърифәтче, публицист Хади Атласиның мәгарифкә багышланган публицистик мәкаләләре. Проект методы кулланып үткәрелгән дәрес.

Тема. Күренекле мәгърифәтче, публицист Хади Атласиның мәгарифкә багышланган публицистик мәкаләләре. Эпиграф. “Чын бәхетне бирә тик гыйлем генә, баш ияләр һәрвакыт белемлегә”. (Утыз Имәни) Дәреснең мак...

8нче сыйныфның рус төркемендә сингапурча укыту методын кулланып үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе.

Бу дәресем түбәндәге эш төрләреннән тора:-         Лексиканы кабатлау, ныгыту; сөйләмдә куллану;-         Җөмләләрне дөр...

Иячен урын җөмлә(Сингапур структуралары кулланып үткәрелгән ачык дәрес)

Иячен урын җөмлә(Сингапур структуралары кулланып үткәрелгән ачык дәрес)...