Мәгълүмати технологияләр кулланып Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗатын өйрәнү
статья (10 класс) по теме

Тукай иҗатына анализ

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon g.tukay_.doc50 КБ

Предварительный просмотр:

Хәсәнова Илсөяр Хәсәнҗан кызы

Югары квалификацион категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Татарстан Республикасы

Апас муниципаль районы

 «Морзалар урта гомуми белем бирү мәктәбе»

 муниципаль белем бирү  учреждениесе

Мәгълүмати технологияләр кулланып

Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗатын өйрәнү

                                                  2010 ел, апрель

Тукай рухы безнең күңелләргә ана сөте белән кергән. Аның шигырьләрен сабый чактан ишетеп аңыбыз ачылган, яхшыны яманнан, дусны дошманнан аера белергә өйрәнеп үскәнбез.

Балаларыбызның теле дә Бөек Тукаебыз әкиятләрен тыңлап, шигырьләрен укып ачыла. Әле беренче сыйныфта “ Әлифба” чорын “кичергәндә” үк нәниләр, шагыйрь белән бергә:

“И туган тел, и матур тел, әткәм -әнкәмнең теле; Дөньяда күп нәрсә белдем, син туган тел аркылы”,- дигән юлларны бөтен ихласлары белән кабатлыйлар. Аларда  туган илгә, туган халыкка, туган телгә мәхәббәт хисе әнә шулай Тукай исеме белән бергә туа, һәм  ул хис- бөек шагыйрьне ярату, аның  әсәрләренә соклану, шул әсәрләр белән тәэсирләнү хисе еллар үтү белән тагын да үсә, көчәя бара.

Бүген мәктәпләрдә Г .Тукайның тормыш юлы һәм иҗатын өйрәнүгә  бик күп вакыт бирелә. Һәр сыйныфта, Тукайның бай иҗади мирасын укып, балаларыбыз халкыбызның телен, күркәм сыйфатларын сакларга, туган илебезнең мөкатдәслеген, урман-кырларның, суларның матурлыгын тоя һәм кадерли белергә өйрәнәләр. Югары сыйныфка күчкән саен, укучылар ша-гыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты буенча яңа мәгълүматлар алып белемнәрен баеталар. Бу дәресләр төрле викториналар, әдәби кичәләр, ши-гырь бәйрәмнәре белән үрелеп алып барыла. Гомумән, мәктәбебездә Тукайның әдәби мирасына игътибар зур.  Тукай һәрчак безнең белән. Аның фантазиясе тудырган үлемсез образлар: алтын тарыгын урлаткан су аналары, бүреләр өерен куркытучы хәйләкәр кәҗә белән сарык, явыз дию пәриен җиңүче батыр Карәхмәтләр, чордан – чорга күчеп, бүгенге көнгә килеп җит-теләр. Балаларыбыз бөек шагыйрь тудырган әкиятләрне яратып укыйлар, ләкин инде, безнең буын балалары кебек, озын бармаклы, мөгезле шүрәледән дә, тарагы өчен малайны куган су анасыннан  да курыкмыйлар. Аларны күбрәк  әкияти образларның барлыкка килүе кызыксындыра. Чыннан да, Кырлай урманнарында шүрәлеләр бармы? Кабан күле төбендә дию пәрие яшиме? Тукай бу образларны каян алган? Шагыйрь турында да ,бөек шәхес буларак, аларның күбрәк беләселәре килә. Укучыларны дәреслектәге матери-ал гына канәгатьләндерми. Газета-журналлар, төрле мәгълүмат чараларын-нан, интернет аша да шагыйрь турында үзләрен кызыксындырган  мәгъ-лүматны алалар. Чөнки хәзер мәктәпләрдә яңа буын балалар укый.  Шуңа кү-рә дә мәктәптә Г.Тукай дәресләре көтелгән нәтиҗәләр бирсен өчен, безгә хә-зер шагыйрьнең тәрҗемәи хәлен, иҗатын өйрәнүне күнегелгән метод-алым-нар белән түгел, яңа инновацион технологияләр, яңа алымнар кулланып үткәрү зарур.

Яшәешне электрон технологияләр чолгап алган заманда  укучыларга белем бирү процессы да үзгәрешсез кала алмый. Берничә дистә темалардан, төрле электрон дисклардан, интернет челтәреннән әзер, бирелеше ягыннан үтемле эшләнгән мәгълүматны кыска гына вакыт эчендә зур күләмдә алырга күнегеп килүче укучы өчен  аның кабул итү мөмкинлегенә туры килгән яңа чаралар уйлап табу - заман таләбе. Күренекле мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддин болай дигән: “Балаларыгызны үзегезнең заманыгыздан башка заман өчен укытыгыз, чөнки алар сезнең заманыгыздан башка бер заманда яшәү өчен дөньяга килгәннәр”. Ә күренекле педагог В.Сухамлинский: “Якты фикер, хис, иҗат, матурлык, уен белән ямьләндерелгәндә генә, белем балаларга кызыклы, мавыктыргыч  эш булып тоелачак”,- дигән.

Тукай дәресләрен кызыклы, мавыктыргыч итүдә, укучыга якын килүдә дә мәгълүмати технологияләрдән файдалану уңай нәтиҗә бирә. Беренчедән, укучының шәхси эшчәнлеген оештырырга мөмкинлек арта; икенчедән, бергәләп, һәркайсына үзенчә мөһим булган мәгълүматны эзләү барышында, укытучының да, укучының да фикерләү рәвеше уңай үзгәреш кичерә.

Берничә ел элек безнең кулларга “ Габдулла Тукай. Тормыш юлы һәм иҗаты “ дип исемләнгән интерактив китап килеп керде. (Китап авторлары: КДУ доценты ФХ Җәүһәрова, КДУ аспиранты РИ Бикташев). Авторлар мультимидеалы дискның концепциясенә Г. Тукайның иҗатына, тормышына бәйле мәгълүматларны бүгенге мәктәп программаларына яраклаштырып сайлап алганнар. Шул ук вакытта укытучыга да материалны берникадәр үз системасыннан, максатларыннан чыгып куллану мөмкинлеген дә калдыр-ганнар. Әлеге интерактив китап олуг әдибебезнең иҗатын өйрәнүгә укучы-ның кызыксынуын тагын да арттыра, шулай ук методик ярдәм буларак укы-тучыга белем бирү процессында эш төрләрен киңәйтүдә, дәресне оптималь җиһазландыру өчен зур ярдәм, Г.Тукай иҗатына багышланган викторина, әдәби кичәләргә, олимпиадаларга хәзерләнү өчен дә өстәмә мәгълүмат чыга-нагы булып тора. Китапта күрү, ишетүгә нигезләнгән мәгълүмат берьюлы бирелә. Төрле форматтагы (аудио, видео, фото, басма) мәгълүмат белән бае-тылган интерактив китапны куллану укучы өчен дә, укытучы өчен дә бик файдалы. Бу китап безнең кулларга кергәч тә бик шатландык, электрон китаптан  теләп файдаланабыз.

Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты турында Татарстан мәдәни традицияләрен саклау һәм үстерү буенча “ВАМИН”  фонды тәкъдим иткән дисклар коллекциясе һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тәкъдим иткән “Күренекле шәхесләр” аудиоҗыентыгы да дәресләрдә, сыйныфтан тыш үткәрелә торган тәрбия чараларында, әдәби - музыкаль кичәләрдә алыштыргысыз чара булып тора.

Соңгы елларда Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗади эшчәнлеген яктыртып эшләнгән, тикшерелгән, галимнәребез тарафыннан бәяләнгән электрон материалар күп һәм без алардан  иркен файдаланабыз, шул исәптән   үзебез дә, шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗатына карата, презентацияләр төзибез. Бу эшкә укучыларым  да бик теләп алыналар. 10 нчы сыйныф укучылары белән “Халкыбыз горурлыгы - әдәбиятыбыз йолдызы” дигән темага проект – дәрес үткәрдем. Дәрескә укучыларым  дүрт юнәлеш буенча , группаларга бүленеп, үзләренең чыгышларын һәм презентацияләрен хәзерләделәр. Беренче группа шагыйрьнең тормыш юлын, икенче группа иҗатын яктыртса,  өченче группа “ Халык - зур ул, көчле ул, әдип ул, шагыйрь ул...” дигән тема астында аның халык җырларына булган мөнәсәбәтен күрсәтеп, “Җырларын ятлап күңелдән, Тукайга килә халык“ дип исемләнгән презентацияләрен якладылар. Дүртенче группадагы укучылар “Әдәбиятта-сәнгатьтә Тукай образы” дигән темага чыгыш ясады. Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты буенча  тестлар эшләп, иптәшләренә тәкъдим иттеләр. Укучы мөстәкыйль рәвештә тема сайлап чыгышка хәзерләнгәндә,  презентация эшләгәндә, тестлар төзегәндә бик күп материал белән таныша, үзенә бик күп яңалык ала, эзләнә, әлегә кадәр белмәгән нәрсәләрне күрә, белә, аңлый. Үзе тапканны яза, анализлый, дәрестә үз эшен яклый. Шулай итеп, укучы Тукай иҗаты белән ныграк кызыксына,  эшкә җаваплылыгы арта, сөйләм теле дә үсә.

Тукай иҗатын укучы кызыксынып өйрәнгән саен, аның күңелендә бөек Тукаебызга  ихтирамы арта, шагыйрь мирасы белән тулысынча танышып, аның әсәрләреннән ул үзенә рухи азык ала. Күренекле әдибебез Г.Исхакый “Тукай мәктәптә” дигән мәкаләсендә шагыйрьне сабый баланың дусты, яшүсмернең фикердәше, тормышка аяк баскан егетнең таянычы, авыр чакларда, хәтта, “киләчәктәге тарихи вакыйгаларда”, “тормыш тартышуын-да” көрәштәше буларак карый. “Мәктәптә бала Тукай белән бергә үсәргә ти-еш. Тукай берлән егет булып мәйданга чыгарга тиеш. “Тукай берлән” җыр-лый-җырлый үләрмен мин үлгәндә дә, дәшми калмам газраилне күргәндә дә”, дип батырларча тормышның тартышуына атларга кирәк”. Яшьләрне Тукай кебек, “тормыш авырлыгына карамыйча, кыю рәвештә, каһарманнарча татар халкының якты киләчәге өчен көрәшкә әзерләү - Тукай дәресләренең төп бу-рычы”, - дип әйтә. Әдипнең әйткән фикерләре, киңәшләре хәзер дә зур әһәмияткә ия.

Әйе, Тукайның иҗат җимешләрен без укучыларыбызга кече яшьтән үк сеңдереп, аның иҗаты аша балаларда туган илгә мәхәббәт, хезмәт сөючәнлек, җаваплылык, тирә-юньдәгеләргә мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек хисләре тәрбияләргә, Тукай дәресләрен заман таләпләренә туры килерлек итеп кызыклы, мавыктыргыч, файдалы, нәтиҗәле итеп үткәрергә тиешбез.

Г.Тукай - татар халкының йөрәге ярасы, тиңсез таланты, милли горурлыгы, йөз аклыгы һәм дә ки аның гасырлар дәвамында янар йолдызы. Татар халкы милләт булып яшәгәндә, Бөек шагыйребез Габдулла Тукай яшәячәк.

Презентацияләр


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Г.Тукайның тормыш һәм иҗат юлы.

открытый урок ро теме Г.Тукайның тормыш һәм иҗат юлы....

Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты буенча "Тамчы шоу"

Г.Тукай туган көннәрдә сыйныф сәгатьләрендә үткәрү өчен тәрбия чарасы....

Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты буенча "Тамчы шоу"

Г.Тукай туган көннәрдә сыйныф сәгатьләрендә үткәрү өчен тәрбия чарасы....

“МОГҖИЗАЛАР КЫРЫ” (Г. Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган уен)

Сыйныф Г. Тукай портреты, әдипләрнең Тукай турында әйткән сүзләреннән плакатлар, Г. Тукай әсәрләренә укучылар ясаган иллюстрацияләр, “Могҗизалар кыры” өчен ясалган плакат, барабан, магнитлы тактабелщн...

Г. Тукайның тормышы һәм иҗатына багышланган "Могҗизалар кыры"

Г. Тукайның тормышы һәм иҗатына багышланган "Могҗизалар кыры". Сыйныфтан тыш чара 6 сыйныф укучылары (рус төркеме) белән үткәрелде....

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә мәгълүмати технологияләр кулланып,укытуга системалы- эшчәнлекле якын килүнең эффектлылыгы аша укучыларның белем сыйфатын күтәрү

Методик семинарның темасы: ”Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә мәгълүмати технологияләр кулланып,укытуга системалы- эшчәнлекле якын килүнең эффектлылыгы аша укучыларның белем сыйфатын күтәрү&r...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә мәгълүмати технологияләр кулланып,укытуга системалы- эшчәнлекле якын килүнең эффектлылыгы аша укучыларның белем сыйфатын күтәрү

1. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укытуга системалы-эшчәнлекле якын килүне гамәлгә ашыруда мәгълүмати технологияне куллануның өстенлекле якларын ачыклау.2.Укытуның нәтиҗәлелеген һәм укучыларның ...