Хасанова Ильсияр Хасанзяновна

сайт учителя татарского языка и литературы

Профессия: учитель татарского языка и литературы

Профессиональные интересы: развитие творческих способностей учащихся

Увлечения: чтение книг, кулинария

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: с. Эбалаково Апастовского муниципального района

Место работы: МОУ "Мурзинская средняя общеобразовательная школа"

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/khasanova-ilsiyar-khasanzyanovna

Мәктәбемә якынлашам. Әнә ап-ак карга төренеп утырган каеннар да, миңа сәлам биреп, хәерле иртә телиләр. Мәктәбемнең ишеген киң ачып эчкә узам. Эчкерсез елмаюлары белән каршы алган хезмәттәшләремә мин хәерле иртә телим. Менә шулай һәр көннең хәерле булуын теләп, еллар арты еллар узган да киткән. Шуның 23 елы мәктәптә, балалар арасында. 

Әйе, мин – укытучы. Укытучы гына түгел, тәрбияче дә. Минем бурычым – гыйлемле, туган телен, илен, башкаларны хөрмәт итүче, заманга яраклаша белүче, көндәшлеккә сәләтле, рухи яктан  сәламәт шәхесләр тәрбияләү.  

О себе

Закончила филологический факультет КГПИ в 1988 г. Имею высшую квалификационную категорию, педагогический стаж - 23 года

Мой взгляд на мир

Смотрю с надеждой в будущее

Моё портфолио

 Бүгенге көндә балаларга белем һәм тәрбия бирүне камилләштерү өчен күп кенә яңа технологияләр тәкъдим ителә. Шулардан берсе  - компьтер технологиясен куллануны, интерактив чаралардан файдалануны кирәкле эш дип саныйм. Чөнки дәресләрдә яңа мәгълүмати технологияләрдән файдалану фәннилек, күрсәтмәлелек, аңлаешлылык, активлык, мөстәкыйльлек кебек дидактик принципларны гамәлгә ашыру мөмкинлекләре бирә.  Миллионер мәктәп булгач, безнең татар теле кабинетыбыз да интерактив такта, компьютер белән җиһазландырылды, шөкер, дәресләремне мин дә “заманча тизлек”тә бирә башладым. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә компьютер куллану дәресләрне тагын да үтемлерәк, кызыклырак, сыйфатлырак итә. Сер түгел,  дәресләрдә материалны китаптан гына биреп, дәреслектәге күнегүне эшләп кенә үз фәнеңә карата балаларның игътибарын җәлеп итеп булмый.Компьютерны мин яңа темалар аңлатканда, тулы бер бүлекне системага салып, схемалар төзегәндә, мөстәкыйль эшләр эшләгәндә, балаларның белем дәрәҗәсен тестлар ярдәмендә тикшергәндә (мәсәлән, 6 нчы сыйныфларда һәр сүз төркемен өйрәнгәннән соң куллансам, 9нчы сыйныфларда ГИАга хәзерләнү өчен)  кулланам. Шулай ук фән буенча авторлык презентацияләребазасы булдырдым. Мәсәлән,”Антонимнар”, “Сыйфат”, “Г.Тукай – бөек шагыйрь”, “Г.Тавлин”, “И. Салахов”, “Болгар шагыйре –Кол Гали” һ.б. Балалар үзләре дә дәрескә язучыларның тормыш юлы, иҗаты буенча презентация ясыйлар, слайдлар төзиләр. Мондый дәресләр балаларда предметка карата билгеле бер дәрәҗәдә кызыксыну тудыра. 

Добавить грамоту в портфолио
Портфолио: