Туган ягым – хәзинә
методическая разработка (5 класс) по теме

С.Хәким шигырьләрен иҗади-үстерешле технология ярдәмендә өйрәтү

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tugan_yak.doc36.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема. Туган ягым – хәзинә.

 Максат.

  1. С Хәкимнең “Туган ягым –хәзинә” шигырен бәя алымнары кулланып анализлау.
  2. Укучыларда уйлау, фикерләү күнекмәләре формалаштыру. Сөйләм һәм язма телне үстерү.
  3. Шигырь аша туган якка , туган җиргә, аның кешеләренә мәхәббәт хисләре тәрбияләү.
  4. Укучыларның төркемнәрдә ярдәмләшеп, дустанә эшләүләренә ирешү.

Җиһазлау.

1.С.Хәкимнең портреты, шигырьләр җыентыгы. “Шушы яктан, шушы туфрактан без”якташ

 язучы-шагыйрьләребез, сәнгать әһелләренә багышланган презентация.

        Дәрес барышы.

  1. Ориентлашу этабы.

     Уңай психологик халәт тудыру.

      Өй эшен тикшерү.

1төркем. Туган як турында яраткан шигырьләрен сөйли.

2 төркем.Тугн як турында үзебезнең төбәктән чыккан шагыйрьләрнең шигырьләрен сөйли.

3 төркем. Туган яктурында үзләре иҗат иткән шигырьләрне сөйлиләр.

                                        (өй эше өчен үзбәя)

  1. Уку мәсьәләсен кую.

       1. С Хәкимнең “Туган як- сандык” шигырен сәнгатьле итеп уку. Сүзлек өстендә эш.

      ( Сырма, кызыл малчы, каклап сүзләренең мәгънәләрен ачыклау.).

      2   С.Хәкимнең бу шигыре нәрсә турында?

( Төркемнәрдә фикер алышу)

- Бүген без дәрестә нәрсә турында сөйләшәчәкбез?

       - Туган як, туган җир турында.

      -  Нәрсә ул туган як?

          ( Көтелгән җавап

  1. Туган як ул - без яшәгән җир, сулаган һава, эчкән су.
  2. Туган як ул- әти,әни,әби,бабай,абый.апа
  3. Туган як ул- урман, кырлар, болыннар.
  4. Туган як ул – без яшәгән йорт, ишек алды, дуслар,сыйныфташлар.

Әйе, укучылар, мин сезнең белән килешәм. Туган ягыбыздагы әти-әниебез, туган йортыбыз,дусларыбыз, күршеләребез, урман –болыннарыбыз, басу-кырларыбыз – барысы да бик кыйммәтле. Ә нәрсә кыйммәтле була соң? Хәзинә. Безнең өчен нәрсә соң ул хәзинә?

  1. Туган ягыбыз.

Әйе, туган як ул – барлык  кеше өчен дә хәзинә.Бүгенге дәресебезнең темасы да шулай : “Туган ягым –хәзинә”.

  1. Уку мәсьәләсен чишү.

      1 нче бирем.

    а)  Шигырь һәм дүръюллыкларны анализлаганда без нинди бәя алымнары кулландык.

       (Чагыштыру,кабатлау,сыйфат дәрәҗәсе,каршылык)

    б)  Шигырьдә чагыштырулар бармы?

    в)  Ни өчен туган як зур, серле сандык белән чагыштырыла?

           (укучылар җавабы тыңлана)

     г) Туган як - сандык, зур сандык, җыры белән дан тоткан сандык. Бу

         юлларны ничек аңлыйсыз?

     д) Ә безнең туган ягыбыз кемнәре белән дан тота. Апас төбәген таныткан кешеләр кемнәр алар?

             ( Компьютердан презентация белән таныштыру)

       

                                                                     (Үзбәя)

      2 нче бирем.

     а) Туган якка карата шагыйрь күңелен нинди хисләр били? Хиснең өч сыйфатын искә төшершбез, ниндиләр алар?

           (Укучылар җавабы. Хис дәрәҗәсе, сәбәбе, юану)

         Шигыйрьдән хиснең шушы өч сыйфатын табабыз.

      б)Шигырьдә автор кабатлаулар кулланамы? Кабатлаулар ни өчен кирәк?

           ( Укучылар җавабы тыңлана)

                                                                        (Үзбәя)

  1. Туган ягыңны, авылыңны онытмау.
  2. Тарихи истәлекләрне белү.
  3. Үзеңнең эшең, тәртибең белән әти-әниеңне шатландыру.
  4. Хезмәтне ярату, хәлеңнән килгәнчә башкаларга ярдәм итү.
  5. Язучыларның туган як турында әсәрләрен уку.

                                                              (Үзбәя)

  1. Рефлексия.
  1. Бүген дәрестә нәрсә турында сөйләштек?
  2. С.Хәкимнең” Туган як- сандык” шигырен нинди бәя алымнары кулланып анализладык?

Дәрескә гомуми бәя.

  1. Өй эше.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туган ягым - Татарстан

Игра между двумя командами посвященная Республике Татарстан....

Г.Бәшировның “Туган ягым-яшел бишек” әсәрендә гореф- гадәтләрнең һәм йолаларның бирелеше.

1.”Туган ягым-яшел бишек” әсәрен өйрәнүне йомгаклау2. Әсәрдә гореф-гадәтләрнең һәм йолаларның бирелеше һәм аларга карата укучыларның карашларын формалаштыру ;3. Бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү ....

"Туган ягым - яшел бишек" темасына фәнни-тикшеренү эше

Урман-кырлар, тау-калкулыклар, елга-күлләр... Һәр төбәкнең төрле атамалар белән исемләнгән, халык теленә кереп калган аерым тарихы, легенда-риваятьләре белән анда-күңелдә яшәгән урыннары бихисап...

Гомәр Бәширов "Туган ягым - яшел бишек" йомгаклау дәресе

8 нче сыйныфта Г.Бәшировның "Туган ягым - яшел бишек" әсәре өйрәнелә. Укучыларда үз халкының гореф-гадәтләрен, йола-бәйрәмнәрен өйрәнү, халыкның күркәм сыйфатлары нигезендә уңай гадәтләр булдырун...

Программа элективного курса "Туган ягым, туган төбәгем"

Программа элективного курса "Туган ягым, туган төбәгем" в 9 классе. Прогрмма содержит объяснительную записку, тематический календарьный план....

Туган ягым, туган мәктәбем, эшчәнлегем

Туган ягым, туган мәктәбем, эшчәнлегем...