Гомәр Бәширов "Туган ягым - яшел бишек" йомгаклау дәресе
план-конспект урока (8 класс) по теме

8 нче сыйныфта Г.Бәшировның "Туган ягым - яшел бишек" әсәре өйрәнелә. Укучыларда үз халкының гореф-гадәтләрен, йола-бәйрәмнәрен өйрәнү, халыкның күркәм сыйфатлары нигезендә уңай гадәтләр булдыруны максат итеп куйган дәрес эшкәртмәсе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dresnen_maksaty.docx23.29 КБ

Предварительный просмотр:

  Дәреснең максаты. 1. Өйрәнгәннәрне гомумиләштерү. Укучыларда үз халкының гореф-гадәтләре, йола-бәйрәмнәрен өйрәнүгә кызыксыну уяту. 2. Халыкның күркәм сыйфатлары нигезендә уңай гадәтләр булдыру. Укучыларның монологик сөйләм күнекмәләрен камилләштерү. 3. Әсәрнең татар әдәбиятындагы әһәмиятен ачыклау. Милләтнең матур йолаларына  ихтирам хисе тәрбияләү.

  Җиһазлау. Г.Бәширов әсәрләре, портреты, әдәби бюллетень, плакат, газете-журналлар, татар халкының йорт бизәү җиһазлары, аудио кассеталар, кросворд.

  Дәрес планы.

  1.Г.Бәширов турында өстәмә мәгълүмат бирү.

  2.Әсәр турында кереш әңгәмә.

  3.Татар халкының бәйрәмнәре, аларның повестьта чагылышы.

  4.Гореф-гадәтләр, йолалар. Аларның кеше тормышындагы роле.

  5.Авторның халык авыз иҗатына мөрәҗәгать итүенең сәбәпләре.

  6.Әсәрнең теле – халык теле.

  7.Йомгаклау. әсәрнең кыйммәте, әһәмияте.

   Дәрес барышы.

        -Без яше белән дә, саллы хезмәте, әдәбиятта тоткан урыны белән дә олуг аксакалыбыз өлкән буын  язучыларыбызның берсе, гасыр яшьтәше Г.Бәшировның  “Туган ягым – яшел бишек” әсәре буенча йомгаклау дәресенә килдек. Сез инде повесть белән таныш. Дәресебезнең темасы – бу әсәрдә халкыбызның күңел байлыгы, икенче төрле әйткәндә, халык рухының бирелеше. Максатыбыз: сездә халкыбызның гореф-гадәтләренә, йолаларына ихтирам тәрбияләү, үзегездә булдыру, сезнең бу йола-гадәтләрне киләчәктә актив рәвештә тормышта саклап калучы булып үсүегезгә этәргеч ясау, әсәрнең әһәмиятен ачыклау.

   Инде повестьнең үзенә килик. Мин сезгә берничә сорау берермен.

  “Туган ягым – яшел бишек”. Ни өчен автор повестен шулай исемләгән?

  -Туган якта кешенең балачагы үтә (“бишек” сүзе шуңа ишарә) һәм иң якты, самими истәлекләре сакланып кала. Ә “яшел” сүзе мәңгелек дигән мәгънә, икенче төрле әйткәндә, яшәү мәгънәсен өсти. Яшәү өчен мәңгелек көчне кеше үзенең туган ягыннан ала.

   Әсәрнең сюжеты турында нәрсәләр әйтә аласыз?

 Әсәрдә конкрет вакыйгалар, геройлар алынмаган. Ул фәкать бер авылга, авторның туган авылы Яңасалага , шул авылда яшәүче кешеләр тормышына багышланган.

   -Әйе, автор үзенең Арча районында урнашкан Яңасала авылын, әдәбият дөньясына кертеп, мәңгеләштереп калдырган. Хәтта кешеләрнең исемнәрен дә үзгәртмичә биргән. Язучының авылдашлары китаптан үзләрен, алар белән бәйле булган вакыйгаларны күрделәр.

    Төп геройлар бармы соң?

  -Төп герой – Гомәр. Әсәр аның исеменнән бәян ителә. Гомәр үзе күргәннәр, үзе белгән кешеләр, авылдашлары, чордашлары турында сөйли. Вакыйгаларга үзенең карашын белдерә. Ул башта 6-7 яшьлек малай, әсәр тәмамланганда аңа 17 яшь.

  Ни өчен автор повестьне малай исеменнән сөйләтә?

  -Бала исеменнән сөйләтү – әсәрнең тәэсир көчен арттыра. Чөнки балалар тормышны ничек бар, шулай күрәләр. Алар төрле ялганнардан, күз буяулардан азат. Алар күзеннән берни дә качып кала алмый.

   Сезгә әсәр ошадымы? Ни өчен, нинди эпизодлар аеруча исегездә калды?

   -Ошады. Әсәр кызыклы, бик җиңел укыла. Миңа авыл малайларының уеннары ошады.

  Повестьта әкиятләр, легендалар бик күп.

    Сабантуйга әзерләнүләре.

  Басуга чәчүгә чыккан мизгелләр.һ.б.

  Әгәр сезгә бу әсәр нәрсә турында дисәләр, сез бер сүз белән генә ничек җавап бирер идегез?

  Халыкның гореф-гадәтләре, йолалары турында.

   Яңасала авылы һәм аның кешеләре турында.

   Бу әсәр, минемчә, тормыш турында.

  Матур табигать, туган як табигате турында.

   Гүзәл балачак турында.

   Яңасала малайлары турында.

   Халыкның эш сөючән, шаян, гади кешеләре турында.

   -Әйе, мин сезнең белән килешәм. Димәк, сезнең фикерләрне җыеп әйтсәк, әсәр – халыкның тормышы, аның кичерешләре, яшәү рәвеше, рухи дөньясы – күңел байлыгы турында. Ә бу дөнья аның гореф-гадәтләрендә, бәйрәм һәм  йолаларында, хәтта хезмәтендә чагыла. Бу әсәрне без гореф-гадәтләр энциклопедиясе дип әйтә алыр идек. Татар әдәбиятында халыкның рухи дөньясын шулай киң итеп тасвирлаган башка әсәр юк. Мондый тулы тасвирлау Г.Бәшировның фольклорист булуыннан да килә торгандыр, чөнки ул гомере буе халык авыз иҗатын җыйган, халык арасында күп йөргән, аның дөньясын күп күргән. (Фольклор буенча хезмәтләре күрсәтелә.)

   Хәзер әсәрнең үзенә якынрак килик. Әсәрне без автобиографик дидек. Болай атау дөресме?

   -Дөрес, чөнки повестьта язучы үзенең балачагы, әти-әниләре, туганнары, авылдашлары, дуслары турында яза.

   -Халыкның гасырлар буена җыелып килгән рухи байлыгын язучы аның нинди йола-бәйрәмнәрендә, сыйфатларында күрә?

   -Автор татар халкының бәйрәмнәре турында яратып яза. Мәсәлән, Сабантуй, Каз өмәсе, Тула өмәсе, киндер тукмаклау,урак уру, чәчүгә , печәнгә төшү, яңгыр боткасы һ.б. (укучылар дәфтәрләренә язып куялар)

  Санап кителгән өмә-бәйрәмнәр күңел ачуга гына корылганмы?

   -Юк, монда авыл кешеләре үзләренең нәрсәгә сәләтле икәнлекләрен күрсәткәннәр. Бу бәйрәмнәр вакытында егетләр уңган кызларны сайлаган, киресенчә дә булган. (Аулак өй җыры)

   Халыкның үзенә генә хас йолалары да булган бит. Алар турында нәрсәләр әйтә аласыз?

  -Алар бик күп булган. Туй үткәрү, балага исем кушу, аулак өйләр, кунак кызы килү, ат саклаулар...

  -Мин сезгә авылга кунак кызы килү турындагы өзекне укып китмәкче булам. (өзек укыла)

  -Кичке уеннар, аулак өйләрдә халыкның фольклоры киң кулланылган. Яшьләр эшли дә, матур итеп ял да итә белгәннәр.

  -Һәр гаиләдә балаларны олыларга хөрмәт белән карарга өйрәткәннәр. Моны алар үгет-нәсихәт юлы белән түгел, шәхси эшләре белән күрсәткәннәр. Мәсәлән, тәмәке тартма, дип әйтәсе урынга “Шомырт чәчәк ата, кошлар сайрап тора. Ә Шәяхмәт шуларның барысына сасы төтен җибәрә. Тьфү ”,- ди.

   Ата-аналар, өлкәннәр балаларга аеруча нинди гадәтләрне сеңдерергә тырышканнар һәм ничек итеп?

  -Өлкән кешеләр балаларда бары тик матур сыйфатларны гына күрергә теләгәннәр. Мәсәлән, әсәрдә шундый вакыйга бар, Гомәр өр-яңа ап-ак итеге белән пычракка батып кайта. Әтисе аны ачуланмый, чөнки малае җебеп төшмәгән. Бәшир абый һәр эшендә балалары өчен үрнәк. “Ул йомшаклыкны, изелеп торуны, җебегәнлекне һич тә яратмады. Уңмаган, булдыксыз кешеләрне җене сөйми, андыйлар белән алыш-биреш итәргә дә теләми, исәнләшми дә иде,” – ди малай әтисе турында.

   Әйе, Бәшир абзый, кеше буш йөрергә тиеш түгел, һәркем эш белән шөгыльләнергә тиеш, ди. Аракы эчми, келәтен кибет ачарга биреп торганда аракы сатмауны шарт итеп куя: “Авылга аракы керде ни, кара елан керде ни! Адин чорт!”- ди ул.

   -Бәшир абзый турында тагын шуны әйтәсем килә. Ул авылда берүзе яшелчә үстерә, балаларын да хезмәткә йөрәтә. Ул һәрвакыт эштә. Бөтен эшне җиренә җиткереп башкара. Ә шәхси үрнәк – тәрбия бирүнең иң сыналган ысулы. Шуңа күрә бу гаиләдә балалар да эшчән. Өммикамалны гына алыйк. (Китаптан өзекне табарга)Ул оста чигүче булуы белән дан тота. Ә чиккән  ул. Кул эшләре эшләү авылга кунак кызлары килгәч иң югары ноктасына җитә. Кунак кыз килгәч, аны өйдән-өйгә кунакка, каз ймәсенә, аулак өйләргә чакыралар. Ә бу аулакларда кызлар ниләр эшлиләр?

Бирнә әзерлиләр: чигү чигәләр, шәлләр бәйлиләр, челтәр үрәләр, һәм күңелле ял итәләр.

Шулай, аулак өйләр элек безнең авылда да үткәрелгән. Әбиләрегезнең сандыкларын ачып карасагыз, яки әти-әниләрегезгә төс итеп калдырган әйберләрне барласагыз, сез менә шушындый чигүле, үрелгән, бәйләнгән әйберләрне күп табарсыз.

Ә нинди уеннар уйнаганнар аулак өйләрдә? “Шәл бәйләдем”, “4 ле”, “Йолдыз санашлы”, “Йөзек салышлы” һ.б. әйдәгез без дә уйнап алабыз.

  Тагын нинди тәрбия мизгелләре исегездә калды?

   -Табынга утыргач, беренче булып ризыкка олы кеше сузыла; икмәк валчыгын әрәм итмиләр; һәр эш өчен рәхмәт әйтергә өйрәтелә.

   Әтисе үләр алдыннан Гомәрне чакырып, бирәчәкләрен түләргә әйтеп калдыра. Улын нәсел шәҗәрәсе белән таныштыра.

   -Нинди дә булса зур эш башлау алдыннан яшьләр олылардан фатиха алалар; ата-ана сүзе бала өчен закон; кечкенәдән үк ата-ана каргышыннан сакланырга кирәклеге төшендерелә. Моның өчен китап укулар ярдәмгә килә. Сак-Сок бәете, Йосыф китабы елый-елый тыңлана.

  Кемнәрне хөрмәт иткәннәр?

  -Һөнәрле кешеләрне. Мәсәлән итек басучы Гыйбаш абзыйны, балта остасы Бәшир абзыйны, умартачы – Сарник Галимҗанны.

   Талантлы кешеләрне. Ятим әхмәтнең җырына сокланмаган кеше юк. Аның кушаматы да тургай Әхмәт.

    Г.Тукай халык турында: “Халык зур ул, көчле ул, әдип ул, шагыйрь ул” дигән. Бу сүзләрнең дөреслегенә әсәрдән мисаллар китерә аласызмы?

   -Скрипкада да, гармунда да уйнаганнар. Үзләренең оста әкиятчеләре дә, җырчылары да булган, мәкаль-әйтемнәрне дә оста кулланганнар (ат саклау, Әхмәт җыры, өмәләрдә уеннар, җырлар, бәетләр чыгару.)

   Әсәрдә тагын нинди эпизодлар дулкынландырды?

   -Кызларның авыру Фазулла янына кереп хәл белүләре. (Фазулла дулкынланып көтә, хәле җиңеләйгәндәй була.)

Нинди нәтиҗә ясап була?

Кеше хәленә керә белергә кирәк. кешеләр бер-берсенә карата мәрхәмәтле булырга тиешләр.  

  -Әсәрдә яшьләрнең мәхәббәтләре бик матур бирелә. Берсеннән-берсе матур мәхәббәт җырлары чыгаралар, җырлыйлар.

Менә шушы матур йолалар, бәйрәмнәр турында укыгач, тыңлагач шундый сорау туа. Әллә авылда гел бәйрәмнәр генә булып торганмы?

Юк, тормыш авыр булган. Корылык, иген уңмау, ачлык-ялангачлык та тилмерткән кешеләрне, сугыш та халык җилкәсенә авыр йөк булып төшкән, алпавыт Бикбулат белән дә, башка түрәләр белән дә бәрелешләр булалап торган. Менә шушы авыр тормышны халыкның рухи байлыгы җиңеләйткән. Кешеләрнең түземлеге, шулай тиешлеген аңлап, хезмәттән зарланмыйча яшәүләре сокландыра.

   -Бәйрәмнәр бит алар бер дә юктан гына барлыкка килмәгәннәр. Аларның барысы да крестьян хезмәт белән, авыл хуҗалыгы эшләре белән, табигать кануннары белән бәйле булган. Бәйрәмнәрнең дә үз вакыты, үз тәртибе булган. Мәсәлән, Сабан туе – язгы эшләр беткәч, Каз өмәсе – көз көне,  кунак кызлары да эшләр беткәч кенә килгән.

  “Туган ягым – яшел бишек”тәге гореф-гадәтләрне без моңа кадәр укыган нинди әсәрләрдә очраткан идек?

  -Атка мәхәббәт, Сабан туйлары Г.Ибраһимовның “Алмачуар”ында.

  -Яшьләр уеннары, җырлар, бәетләр чыгару М.Фәйзинең “Галиябану”, хатын-кызларга мөнәсәбәт Ф.Кәриминең “Салих бабайның өйләнүе”, Сабан туена әзерлек  Г.Исхакыйның “Кәҗүл читек” әсәрләрендә чагылыш таба.

  Повесть кайсы яклары белән әһәмиятле? Инде нәтиҗә ясыйк. Нәтиҗәләр язып куела.

   1.Халыкның гореф-гадәтләре гүзәл. Ул кешеләрдә бары тик уңай сыйфатлар гына тәрбияли.

   2.Кеше тормышны яратырга тиеш. Авыр булса да, яшәү рәхәт.

   3.Ата-ана, туган як – һәркем өчен изге.

   4.Телебез бай, матур.

   5.Хезмәт кешесе – данлы.

   Әсәрнең халык рухын чагылдыра торган икәнлеген исбат итә торган тагын бер үзенчәлеге – тел байлыгы. Мин сезгә группалап өйдә тел байлыгын тикшерергә кушкан идем. Әйдәгез тикшерик әле ул нәрсәләрдә чагыла?

  Без бу әсәрдә бик күп фразеологизмнар таптык. Мәсәлән: телеңне йоттыңмы, авызыңа шайтан төкергән, тасма тел, эчтә утлар уйный, караңгы чырай күрсәтү, арт сабагын укыту, иш янына куш һ.б. Алар әсәрнең телен тагын да матурлаганнар.

  -Ә без мәкаль һәм әйтемнәрнең күплегенә игътибар иттек. Алар бик урынлы кулланылганнар. Автор аларны күпне күргән өлкәннәр авызыннан әйттерә.

  Әсәрдә нинди мәкальләргә юлыктыгыз.

    -Кая барсаң да, кара сакалың үзеңнән калмый.

    -Бер намазга ике азан әйтмиләр.

    -Малын биргәнгә – акылын биргән.

    -Куркакны озак кусаң, батырга әйләнә.

    -Килеп кергәнче, чыгып китүең турында уйла.

   -Әйе, Г.Бәширов – тел остасы. Ул әдәби телне дә, үз төбәгенең телен дә яхшы белгән. Үз геройларын ул үз ягының теленнән аермый. Шуңа күрә алар ясалма түгел. Диалектизмнар әсәрне, геройларны бизиләр генә.

   -Яренгә (киләсе елга), чәнәшке(чана), ниямәрсә(нәрсә), пырдымсыз малай (җиңел акыллы), мантымый (рәтләнә алмый), апай (апа), кәперенү (масаю), бишни (шәмәхә), иң кәттәсе (иң шәбе) һ.б.

  Халыкның рухи дөньясын белү безгә нәрсәгә кирәк соң? Бу сорауга Г.Бәшировның үз сүзләре белән җавап бирәсем килә. Бу сүзләр дәрес темасына йомгак та булыр. “Без хәзер гаҗәп чуалчык заманда яшибез. Шуңа күрә, дөрес юлны табу өчен, безгә үзебезнең үткәнебезне, халыкның гүзәл йолаларын, гореф-гадәтләрен өйрәнергә кирәк. фәкатҗ алр гына безгә дөрес юлны табарга, халкыбызга нахак бәла ягучыларга дөрес җавап бирергә ярдәм итәчәк”. Гомумән, әдип үзе дә югалганнарны табарга, ә тапканны күз карасыдай сакларга өнди. Ф. Яруллин үзенең  “Якты йолдыз” шигырен Г.Бәшировка багышлый һәм анда мондый юллар бар:

Муеннарны заман борган чакта,

Шытырдатып йөз һәм мең кабат.

Аңладыгыз борылу ярамавын

Халык йөрәгеннән сулгарак.

  Билгеләр кую, өй эше. Инша язарга әзерләнеп килергә. “Халкымның күңел байлыгы”.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Г.Бәшировның “Туган ягым-яшел бишек” әсәрендә гореф- гадәтләрнең һәм йолаларның бирелеше.

1.”Туган ягым-яшел бишек” әсәрен өйрәнүне йомгаклау2. Әсәрдә гореф-гадәтләрнең һәм йолаларның бирелеше һәм аларга карата укучыларның карашларын формалаштыру ;3. Бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү ....

"Туган ягым - яшел бишек" темасына фәнни-тикшеренү эше

Урман-кырлар, тау-калкулыклар, елга-күлләр... Һәр төбәкнең төрле атамалар белән исемләнгән, халык теленә кереп калган аерым тарихы, легенда-риваятьләре белән анда-күңелдә яшәгән урыннары бихисап...

Гомәр Бәшировның “Туган ягым-яшел бишек” әсәрендә гореф-гадәтләрнең һәм йолаларның бирелеше.

1. “Туган ягым-яшел бишек” әсәрен өйрәнүне йомгаклау;2.         Әсәрдә гореф-гадәтләрнең һәм йолаларның бирелеше һәм аларга карата укучыларның карашларын формал...

Дәрес- презентация "Туган ягым -яшел бишек"

Конспект урока татарского языка для русскоязычных учащихся в 4 классе (на татарском языке). Автор учебника Сафиуллина Ф.С.,Фатхуллова К.С. Цели урока: экологическое воспитание,использование в речи пов...

"Туган ягым- яшел бишек"

Календарно- тематическое планирование кружка "Родной мой край, зеленая колыбель"...

Туган ягым - яшел бишек

Экология елы белән бәйләнешле рәвештә үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе...

Туган ягым - яшел бишек

"Туган ягым-яшел бишек" дигән экологик дәреснең презентациясе...