Гомәр Бәшировның “Туган ягым-яшел бишек” әсәрендә гореф-гадәтләрнең һәм йолаларның бирелеше.
план-конспект урока (8 класс) по теме

1. “Туган ягым-яшел бишек” әсәрен өйрәнүне йомгаклау;

2.         Әсәрдә гореф-гадәтләрнең һәм йолаларның бирелеше һәм аларга карата укучыларның карашларын формалаштыру;

3.         Бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү;

4.         Милли үзаң тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл g.bshirov.rar7.04 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Гомәр Бәшировның “Туган ягым-яшел бишек” әсәрендә гореф-гадәтләрнең һәм йолаларның  бирелеше.

8нче сыйныфта әдәбият

Максат: 1. “Туган ягым-яшел бишек” әсәрен өйрәнүне йомгаклау;

  1. Әсәрдә гореф-гадәтләрнең һәм йолаларның бирелеше һәм аларга карата укучыларның карашларын формалаштыру;
  2. Бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү;
  3. Милли үзаң тәрбияләү.

Җиһазлау: Г.Бәширов портреты, китаплары, туган як турында мәкальләр язылган плакат, тема буенча презентация.

Эпиграф: Хәтерләүдән курыкма син!

                   Үткәннәрне онытма син.

                    Бел син ерак бабайларның

                    Ничек итеп көн иткәнен.

                    Нинди уйлар, нинди моңнар

                    Безгә калдырып киткәнен.

                                                  Р.Фәйзуллин

Дәрес барышы:

  1. Оештыру. Сыйныфта уңай климат тудыру.
  2. Уку мәсьәләсе кую.
  1. Дәресне түбәндәге шигырь юллары белән башлыйсым килә.

           Читтә йөргән чакта, сагындырып,

            Керер өчен төнлә төшенә,

            Зәңгәр таңлы, биек, аяз күкле

            Туган ягы кирәк кешегә.

            Яшәү өчен бетмәс көч алырга

            Олысына һәм дә кечегә,

            Мәхәббәтле, ямьле, мәрхәмәтле,

            Туган ягы кирәк кешегә.

  1. Шигырьдә сүз нәрсә турында барды?
  2. Нәрсә соң ул туган як?
  3. Ни өчен ул һәр кеше өчен кирәк, шулай кадерле?
  4. Сез үзегезнең туган ягыгыз турында нәрсәләр әйтә аласыз?
  5. Туган як, туган җир турында нинди мәкальләр беләсез?

             Туган илең-туган өең.

              Ил йоласыз булмый.

              Ир илендә кадерле.

              Туган илең туган анаң,

               Чит ил үги анаң   һ.б

-Ил йоласыз булмый. Бу мәкальгә нинди мәгънә салынган?

- Әйе, һәрбер кеше үзенең гореф-гадәтләре, йолалары, бәйрәмнәре, моңнары була. Безнең дәресебезнең эпиграфы белән танышып үтик әле.

( бер укучыдан укыту)

  1. Шагыйрь Р.Фәйзуллин бу юллар аша нәрсә әйтергә тели?
  2. Әйе, һәрбер кеше үзенең үткәнен,бабайларның ничек көн иткәнен, ниләр белән шөгыльләнгәнен, гореф-гадәтләрен белергә тиеш. Чөнки үткәнен белмәгәннең киләчәге юк, ди халкыбыз.
  1. Уку мәсьәләсен чишү.  

а) – Без дәрестә Г.Бәшировның “Туган ягым-яшел бишек” әсәреннән өзекләр укыдык. Әсәр нәрсә турында? (кечкенә Гомәр, аның бала чагы, туган як табигате, кешеләре, гореф-гадәтләре турында)

    - Сезнеңчә, Г.Бәширов әсәрен ни өчен шулай дип атады икән?

    - Кечкенә Гомәрнең күңелендә балачакның кайсы мизгелләре аеруча сеңеп калган?

    - Әсәрдә гади авыл халкының тормышы яктыртыла. Халык эшли дә,

ял да итә белә. Бәйрәмнәрнң дә үз вакыты, үз тәртибе бар. Без нинди гореф-гадәтләрһәм йолалар белән таныштык?(Сабантуй бәйрәме, чәчүгә чыгуның беренче көне, каз өмәсе, кич утыру һ.б.)

б) Әйдәгез әле һәрбер йола турында кыскача сөйләп китик.

          1 төркем – Сабантуй

          2 төркем – Чәчүгә чыгуның беренче көне.

          3 төркем – Каз өмәсе.

в) – Шушы йолаларның кайсылары бүгенге көнгә кадәр сакланып

Мәсәлән, сабантуй бәйрәме нәрсә белән аерыла? ( төркемнәрдә фикерләшәләр).

  1. Чәчүгә чыгуның беренче көне зур бәйрәм булган. Ни өчен?
  2. Безнең якларда хакыбызның нинди гореф-гадәтләре һәм йолалары үткәрелә?
  3. Тәрбияле, кешелекле, үз милләтен яратучы шәхес булып үсүдә гореф-гадәтләрнең роле бармы? Әсәрдә кайсы урыннарда алар ачык чагыла?

Нинди тәрбияви минутлар белән без таныштык?

  1. Без каз өмәсе белән таныштык? Ни өчен халкыбыз казга аеруча әһәмият биргән?

Ә хәзер бераз биремнәр эшләп алыйк әле. (Тактага сүзләр язылган һәр төркем үзенә кагылышлы сүзне укый. Укучыларга әсәрдән өзекләр таратыла. Аның кайсы йолага яки бәйрәмгә караганын укучы әйтергә тиеш)

  1. Һәр кеше үзенең үткәнен белергә тиеш дидек, үткәнен генә түгел,  ә үзенең нәсел- шәҗәрәсен дә белергә тиеш.

Шәҗәрә- нәсел- ыруның кемнән башланып, ничек тармакланып китәен күрсәткән схема, нәсел агачы.Төрки халыкларда борын-борыннан 7 бабаңа кадәр үз нәселеңнең буыннарын күңелдән белү, нәсел шәҗәрәсен язу гадәте булган. Ул16 гасырда башлана. ә нәсел агачының иң кадерле кешеләре- дәү әти һәм дәү әни. Ә сез үзегезнең нәсел шәҗәрәсен беләсезме соң?(укучылар сөйлиләр)

  1. Безнең әсәребез “Туган ягым- яшел бишек “дип аталды?Ә сез үзегезнең туган ягыгызны яшел бишеккә тиңли  аласызмы? Чыннан да безнең шәһәребез бик матур, яшеллеккә төренгән шәһәр. Ул тагын да матурлансын өчен сез нәрсәләр эшләр идегез? Укучыларның җаваплары тыңлана.
  1. Дәресне йомгаклау.
  1. Без бүген туган җир турында сөйләштек. Кеше кайда гына булмасын, нинди генә урыннарны күреп сокланмасын, аның күңелен һәрвакыт газиз җире, туган нигезе үзенә тарта. Туган җир һәркем өчен изге һәм кадерле.
  1. Билге кую. Өй эшләре бирү.

“ Туган ягым-яшел бишек”сочинение язарга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Г.Бәшировның “Туган ягым-яшел бишек” әсәрендә гореф- гадәтләрнең һәм йолаларның бирелеше.

1.”Туган ягым-яшел бишек” әсәрен өйрәнүне йомгаклау2. Әсәрдә гореф-гадәтләрнең һәм йолаларның бирелеше һәм аларга карата укучыларның карашларын формалаштыру ;3. Бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү ....

"Туган ягым - яшел бишек" темасына фәнни-тикшеренү эше

Урман-кырлар, тау-калкулыклар, елга-күлләр... Һәр төбәкнең төрле атамалар белән исемләнгән, халык теленә кереп калган аерым тарихы, легенда-риваятьләре белән анда-күңелдә яшәгән урыннары бихисап...

Гомәр Бәширов "Туган ягым - яшел бишек" йомгаклау дәресе

8 нче сыйныфта Г.Бәшировның "Туган ягым - яшел бишек" әсәре өйрәнелә. Укучыларда үз халкының гореф-гадәтләрен, йола-бәйрәмнәрен өйрәнү, халыкның күркәм сыйфатлары нигезендә уңай гадәтләр булдырун...

Дәрес- презентация "Туган ягым -яшел бишек"

Конспект урока татарского языка для русскоязычных учащихся в 4 классе (на татарском языке). Автор учебника Сафиуллина Ф.С.,Фатхуллова К.С. Цели урока: экологическое воспитание,использование в речи пов...

Г.Бәшировның "Туган ягым - яшел бишек" әсәрендә мәкаль һәм әйтемнәрнең кулланылышы

Г.Бәшировның "Туган ягым - яшел бишек" әсәрендә мәкаль һәм әйтемнәрнең кулланылышы...

Г.Бәшировның "Туган ягым - яшел бишек" әсәрендә ышану-юрауларның кулланылышы

Г.Бәшировның "Туган ягым - яшел бишек" әсәрендә ышану-юрауларның кулланылышы...

"Гомәр Бәшировның "Туган ягым-яшел бишек" әсәре" темасына дәрес эшкәртмәсе

quot;Гомәр Бәшировның "Туган ягым-яшел бишек" әсәре" темасына дәрес эшкәртмәсе...