Туган ягым - яшел бишек
классный час (8 класс) по теме

Арсланова Зульфия Замиловна

Экология елы белән бәйләнешле рәвештә үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tugan_yagym_-_yashel_bishek_._ekologik_dres.docx20.37 КБ

Предварительный просмотр:

      Туган ягым –яшел бишек  

 Максат:   1)белем бирү: табигатьнең кеше тормышындагы

                  әһәмиятен күрсәтү, табигатькә карата аңлы караш

                  тәрбияләү.

                 2) Белемнәрне үстерү: күзәтүчәнлекне, үз фикереңне

                   белү, чагыштыра белү күнекмәләрен үстерү.

                 3) Тәрбияви: туган як табигатенә сакчыл караш,

                   экологик  культура тәрбияләү.

Җиһазлау: компьюте, мультимедия системасы.

                                     

                         Дәреснең барышы.

Укытучы: Менә көтеп алынган ап- ак карлы кыш та килеп җитте.

                     Бөтен җир әйтерсең лә ак мамык юрган япты.  

                      Табигатьтә ак тунлы кыш  хакимлек итә. Кирәк икән

                      ул  бөтен дөньяны ак карга күмә, тели икән - үзенең                                  

                      зәмһәрир суыгы белән битләрне чеметкәләп ала. Әйдәгез, укучылар , тәрәзәгә күз салыйк та күк йөзен күзәтик.

Әйе, балалар  бүген күктә кояш та елмая. Ягез,  без дз бер- беребезгә карап  елмаеп, күңелләребезне күтәреп  алыйк. Менә һәркемнең күңеле күтәренке, димәк, һәркем шат дигән сүз.

 Ә хәзер укучылар тактага игътибар итегез.Бу-безнең бүгенге дәреснең темасы.(1слайд)

- Ни  туган якны яшел бишек дибез?

- Нәрсә ул бишек?

- Димәк, без бүгенге дәрестә туган ягыбызның табигате турында сөйләшәчәкбез.

-Укучылар, “табигать” дигәч, сез иң беренче нәрсәләрне күз алдына китерәсез? (Укучыларның җавабы тыңлана).

-Дөрес,  укучылар. Әйдәгез, безне чолгап алган һәр тереклек иясенә аерым тукталыйк һәм тактага күз салыйк.

2 слайдны уку.

  • Ул җирдә яшәүче барлык тереклек ияләренә дә бик кирәк.Аннан башка яшәү юк! Юкка гына аны һава океаны димиләр бит. Без,кешеләр, аны шулкадәр агулыйбыз, пычратабыз. Аннары үзебез үк шуны сулыйбыз. 
  • Укучылар, монда сүз нәрсә турында бара?(һава-атмосфера)-3слайд-рәсем.
  • Әйе, атмосфера алдында без бик нык гаепле.Чыннан да, без һаваны бик нык пычратабыз шул. 1тонна ташкүмерне яндыру өчен 3тонна кислород китә.Хәзерге заман реактив самолеты бер очышка атмосферадагы 50 тонна чамасы кислородны сарыф итә.Бер елга 1 автомобиль 1кг. чамасы бик агулы кургаш бълеп чыгара, 1тонна кислородны яндыра, 10кг зарарлы тузан барлыкка китерә.Ә. завод-фабрикалардан чыккан төтен, агулы газларны исәпләп бетерә торган түгел.

Сулый торган һавабызны саклау өчен безгә ниләр эшләргә кирәк?(Укучыларның җаваплары)

    -   Әйдәгез, тактага күз салыйк.(4слайдны уку)

    -  Атмосфера кебек үк аның да тереклек ияләре өчен әһәмияте бик зур.Ул тере организмнар составына керә. Шуңа да карамастан, кешеләр аны кадерсезлиләр, елга-инешләргә пычрак сулар, кислоталар агызалар, чүп-чар ташлыйлар. Бу сүзләр нәрсә турында?(су-гидросфера)-5слайд-рәсем.

   -  Сусыз Җирдә тереклек була алмас иде. Тере организмнар гына түгел, аны промышленность ихтыяҗлары өчен дә тоталар шул. Гасырлар буена кешеләр зур һәм кечкенә сулыкларга төрле чүп-чар ташлаганнар, аларны шунда черер дип уйлаганнар.Өстәвенә, куркыныч химик матдәләр, кырлардан ашламалар агып төшә. Бу турыда бик күп шагыйрьләрнең әрнеп язган әсәрләре бар. Бәлки, сез аларның кайберләрен беләсездер?. Әйдәгез, тыңлап китик.

  1)Гайнуллин И. “Инешләрем” (6слайд-рәсем)

  2)ХаяроваД.” Су анасы”

  3) Ахмадышина А. “Алтын балык түгел...”

  - Укучылар, без  үзебездәге сулыкларны. Елга-инешләрне саклый алабызмы? Ничек итеп?

   -  Яңадан тактага карыйк.(7слайдны уку)

   - Ул атмосфера һәм гидросфера кебек үк бик мөһим. Анда елга-күлләр, урман-далалар, болыннар урнашкан. Ул да хәзерге вакытта чүп, шакшы белән тулган. Нәрсә турында сүз бара, укучылар?(җир өслеге-литосфера)8слайд-рәсем

  - Бигрәк кадерсез шул безнең җиребез. Әйдәгез, укучылар, урманнарга, үсемлекләргә кешеләрнең мөнәсәбәтен белдергән шигырьләр тыңлап китик.

   1)Зартдинова Ч. “Авыру урман”.(9слайд)

  - Ни өчен лирик герой елый?

  2) Юсупов Н. “Кемнең кулы барды икән?”

  -  Нинди кешеләр матурлыкны, чәчәкләрне таптарга мөмкин?

  -Хәзерге вакытта табигатьне саклау өчен нинди эшләр башкарыла? (парк –тыюлыклар, штрафлар. Чүп эшкәртү заводлары һ.б.)

  “Кызыл китап” шигырен тыңлау.-Камалова Э.

  • Нинди китап ул Кызыл китап? Аның турында ниләр беләсез?
  •  Яхшы, рәхмәт укучылар. Сез барлык сорауларга да дөрес җавап бирдегез.Ә хәзер тактага игътибар итик.(10слайд-шигырь)

Әйе, кеше хуҗа шушы җиргә.

Җир язмышы Адәм кулында.

Хуҗа була белгән кеше онытмасын,

Табигатьнең ул бит Улы да.

  •  Бу шигырьдән сез нәрсә аңлыйсыз?
  • Димәк, табигатьне кемнәр сакларга тиеш?
  • Без үз авылыбызның табигатен саклау өчен. Аны яшел бишек итеп тоту өчен ниләр эшлибез?
  • Укучылар, дәресебез ахырына якынлаша.Мин дәресебезне шигырь белән тәмамларга телим. Ул сезгә, безгә, гомумән, Табигать –Анабызны сакларга тиешле һәркемгә мөрәҗәгать булып торсын.(11 слайд)

Укытучы: Куанып хозурда йоргәндә,

                  Карурман куенына кергәндә,

                  Беркемнең каргышын алма син,

                  Күбәләк тә елап калмасын...         

                  Сак бул син, сабыем, сак бул син,

                  Саклый күр табигать баласын.

                  Онытма, туган җир бер генә,

                  Кадерләрен аның бел генә...

                  Дәвала аның һәр ярасын,

                  Син бит соң табигать баласы!   (Р. Вәлиева)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Г.Бәшировның “Туган ягым-яшел бишек” әсәрендә гореф- гадәтләрнең һәм йолаларның бирелеше.

1.”Туган ягым-яшел бишек” әсәрен өйрәнүне йомгаклау2. Әсәрдә гореф-гадәтләрнең һәм йолаларның бирелеше һәм аларга карата укучыларның карашларын формалаштыру ;3. Бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү ....

"Туган ягым - яшел бишек" темасына фәнни-тикшеренү эше

Урман-кырлар, тау-калкулыклар, елга-күлләр... Һәр төбәкнең төрле атамалар белән исемләнгән, халык теленә кереп калган аерым тарихы, легенда-риваятьләре белән анда-күңелдә яшәгән урыннары бихисап...

Гомәр Бәширов "Туган ягым - яшел бишек" йомгаклау дәресе

8 нче сыйныфта Г.Бәшировның "Туган ягым - яшел бишек" әсәре өйрәнелә. Укучыларда үз халкының гореф-гадәтләрен, йола-бәйрәмнәрен өйрәнү, халыкның күркәм сыйфатлары нигезендә уңай гадәтләр булдырун...

Гомәр Бәшировның “Туган ягым-яшел бишек” әсәрендә гореф-гадәтләрнең һәм йолаларның бирелеше.

1. “Туган ягым-яшел бишек” әсәрен өйрәнүне йомгаклау;2.         Әсәрдә гореф-гадәтләрнең һәм йолаларның бирелеше һәм аларга карата укучыларның карашларын формал...

Дәрес- презентация "Туган ягым -яшел бишек"

Конспект урока татарского языка для русскоязычных учащихся в 4 классе (на татарском языке). Автор учебника Сафиуллина Ф.С.,Фатхуллова К.С. Цели урока: экологическое воспитание,использование в речи пов...

"Туган ягым- яшел бишек"

Календарно- тематическое планирование кружка "Родной мой край, зеленая колыбель"...

Туган ягым - яшел бишек

"Туган ягым-яшел бишек" дигән экологик дәреснең презентациясе...