Туган ягым - Татарстан
методическая разработка (география, 9 класс) по теме

Альмухаметова Венера Рафгатовна

Игра между двумя командами посвященная Республике Татарстан.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tugan_yagym_tatarstan.doc62 КБ

Предварительный просмотр:

Максат: Татарстанның тарихын өйрәнү, халкыбызның үткәнен, гореф-гадәтләрен белү.

Уен тибы: коллектив уен.

Катнашучылар: 8-11 класс укучылары

Җиһазлар: баллар белән билгеләнгән табло

Уен барышы

 Туган илем – Идел-йорт,

Татарстан – төп йортым.

Р.Әхмәтҗан

Алып баручы. Туган як, туган җир, туган шәһәр...Син монда тугансың, укыйсың, тормышка беренче адымнарыңны ясагансың, үзеңнең бәхетеңне табарсың... Мәктәпне тәмамлагач, кайда гына яшәсәңдә , туган ягыңны онытмассың.

Кадерле дуслар1 бүген залда туган җирләрен яраткан укучылар утыра.  Әйдәгез әле, бүген көч сынашырга килгән командалар белән якынрак танышыйк.

Командалар белән танышу.

Алып баручы. Безнең белемнәребезгә бәя бирүче жюри белән танышып китик инде.

Алып баручы. Ә хәзер әйдәгез , уеныбызны башлап җибәрик.

Уенның шарты: тактада табло эленгән. Командалар үзләре теләгән категориядән билгеле баллга сорау сайлап алалар. Сорауга дөрес җавап бирелсә, балл аларга өстәлә.

категория

Баллар

Иң, иң,иң

10

20

30

40

50

60

Даталар

10

20

30

40

50

60

Тарих

10

20

30

40

50

60

Мәдәният һәм сәнгат

10

20

30

40

50

60

География һәм биология

10

20

30

40

50

60

Атаклы кешеләр

10

20

30

40

50

60

Саннар

10

20

30

40

50

60

әдәбият

10

20

30

40

50

60

 

Иң, иң,иң...

10 балл – иң зур шәһәр (Казан)

20 балл – иң күәтле агач ( имән)

30 балл – иң зур ясалма сулык (Куйбышев сусаклагычы)

40 балл – иң озын елга (Ык)

50 балл – Чаллының иң биек ноктасы (Элеватор тавы, 85 м)

60 балл – иң көнчыгыш нокта (Тынламас авылы, Актаныш районы)

Даталар

10 балл – ТР Конституциясекайчан кабул ителә? (1992ел, 6 ноябрь)

20 балл – ТР суверенлык алган ел? (1990 ел, 30 август)

30 балл – Казан ханлыгын кайчан һөҗүм итеп тар-мар итәләр? (1552 ел, октябрь)

40 балл – Казанда беренче милли китапханә ничәнче елда ачылган ? (1865 ел)

50 балл – Беренче ТР президенты кайчан сайлана? (1991 ел, июнь)

60 балл – Казан ханлыгы кайчан барлыкка килгән? (1445 ел)

Тарих

10 балл – Алабуга, Яр Чаллы , Түбән Кама шәһәрләреннән нинди археологик тарихи һәйкәлне күрергә мөмкин? (Шайтан каласы)

20 балл – Немец тоткынлыгыннан немец самолетын кулга төшереп 9 иптәше белән качкан совет сугышчысы? ( Девятаев)

30 балл – Казанда беренче трамвай кайчан йөри башлый? (1899 ел)

40 балл – Сталинград сугышы кайсы елларда була? (17июль 1943 – 2 февраль 1943)

50 балл – Сталинның сугышчыларга әйткән сүзе (“Ни шагу назад”)

60 балл – Сугыш елларында девизга әйләнгән сүзләр (“Барысы да фронт өчен, барысы да Җиңү өчен”)

Атаклы кешеләр

10 балл – Алабуга шәһәрендә яшәгән, үзенең картиналарында тирә-юнь табигатенең матурлыгын күрсәткән бөек рәссам. (И.И. Шишкин)

20 балл – “Алтынчәч” операсын кем язган (Нәҗиб Җиһанов)

30 балл – Профессиональ татар музыкасына нигез салган , 40 тан артык спектакльләргә музыка язган , күп җырлар иҗат иткән композитор (Салих Сәйдәшев)

40 балл – Беренче татар балетмейстеры (Гай Таһиров)

50 балл – “Оча торган татар кешесе” дип даны чыккан легендар, бөек хәтта даһи биюче. (Рудольф Нуриев)

60 балл – Яр Чаллы шәһәрендә беренче булып телефон барлыкка китергән шәхес ( Стахеев Федор Васильевич)

Мәдәният һәм сәнгать

10 балл – Сабантйда, иң әһәмиятле уеннар үтә торган мәйдан уртасына биек колга утыртыла һәм аның очында тукымалар җилферди. Алар нәрсәләр? (Сөлгеләр)

20 балл – Кайсы татар бию көе классик әсәр дип танылды? (Әпипә)

30 балл – теләсә кайсы мәчетнең башка төзелмәләрдән аерылып тора торган үзенчәлекле тышкы билгесен атагыз. (манара)

40 балл – Пыялага ясала торган сәнгать әсәрләрен (гадәттә Коръән аятләре, сүрәләре матур каллиграфия белән язылган була) ничек дип атыйлар? (шамаил)

50 балл – Казанда ел саен кем исемендәге опера фестивале үтә? (Шаляпин)

60 балл – Беренче тапкыр “Шүрәле” балеты кайчан сәхнәләштерелә? (1945ел, 8 март)

Саннар

10 балл – Татар алфавитында ничә хәреф (39)

20 балл – Сөембикә манарасын ничә катлы (7)

30 балл – казан Кремле комплексына ничә манара керә (8)

40 балл – А.С.Пушкин Казанда ничә тапкыр булган (1)

50 балл – Татарстанда ничә шәһәр (19)

60 балл – Татастанда ничә район (43)

География һәм биология

10 балл – Борынгы болгарлар бигрәк тә нинди агачны хөрмәт иткәннәр (каен)

20 балл – Татар халык әкиятләрендә, башка фольклор әсәрләрендә дөнья яралуга, су, коры җир, күк гөмбәзе барлыкка килүдә  катнашкан кошлар исеме еш очрый. Нинди кошлар соң алар? (каз һәм үрдәк)

30 балл – Яр Чаллы ничәнче елда шәһәр статусын ала (1930ел)

40 балл – Татарстанда беренче тапкыр нефтьне ничәнче елда таба башлыйлар (1943)

50 балл – Татарстанның иң сазлыгы (Күләгәш)

60 балл – Иң зур балык (белуга)

Әдәбият

10 балл – “Моабит дәфтәрләре” әсәренең авторы (М.Җәлил)

20 балл – “Без кабызган утлар”, “Газинур”, “Алтын йолдыз” романнарының авторы кем? (Г.Әпсәләмов)

30 балл – Казан ханлыгы мәдәнияты тормышында зур урын тоткан “Төхвәи Мәрдән”, “Нуры Содур” поэмалары авторы (Мөхәммәдьяр)

40 балл – “Театр – яктылыкка, нурга илтә, кире юлга җибәрми, уңга илтә”, - дигән юлларның авторы кем (Г.Тукай)

50 балл – Совет мәктәпләрен, югары уку йортларын оештыру,алар өчен яңа программалар, дәреслекләр төзү, укытуның яңа методикасын эшләү буенча үзенә хас энергия белән киң колачлы эш алып барган татар язучысы  (Г.Ибраһимов)

60 балл – “Моабит дәфтәрләре” нинди телләргә тәрҗемә ителгән (26 тел)

Татарстан Республикасы

Тукай муниципаль районы

Борды урта мәктәбе

Интеллектуаль уен

        Оештыручы: тәрбия эшләре буенча директор урынбасары

Альмухаметова В.Р.

1 февраль

2010


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

ТУГАН ЯГЫМ ТАТАРСТАН - МОЙ РОДНОЙ КРАЙ

ЦЕЛИ: Углубить знания по истории республики и родного края. а) познакомить детей с легендами и преданиями о Казани, б) воспитать любовь к родному краю, к её природе, бережное отношение к ней, в)...

КВН тема: “Туган ягым-Татарстан”

КВН проведенный в 8 классе для русскоязычных учащихся средней школы...

Минем туган ягым –Татарстан

Республикасы. Мин Татарстанның иң матур җирендә – Яр Чаллы шәһәрендә яшим. Яраткан шәһәрем Чулман елгасы буенда урнашкан....

Викторина на татарском языке по теме "Мой родной край - Татарстан" ("Туган ягым - Татарстан")

Викторина на татарском языке по теме "Мой родной край - Татарстан" ("Туган ягым - Татарстан") для учащихся русских и татарских групп...

Викторина. "Туган ягым- Татарстан" ("Татарстан - мой родной край")

Викторина. Туган ягым- Татарстан.   ( рус мәктәбенең 4-6  сыйныфларының  рус  төркеме укучылары арасында викторина)...

«ТУГАН ЯГЫМ – ТАТАРСТАН – МОЙ РОДНОЙ КРАЙ»

laquo;ТУГАН ЯГЫМ – ТАТАРСТАН – МОЙ РОДНОЙ КРАЙ»&ndash...

«ТУГАН ЯГЫМ – ТАТАРСТАН – МОЙ РОДНОЙ КРАЙ»–

laquo;ТУГАН ЯГЫМ – ТАТАРСТАН – МОЙ РОДНОЙ КРАЙ»&ndash...