Минем туган ягым –Татарстан
материал (5 класс) на тему

Республикасы. Мин Татарстанның иң матур җирендә – Яр Чаллы шәһәрендә яшим. Яраткан шәһәрем Чулман елгасы буенда урнашкан. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sochinenie_tugan_yak.docx17.16 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәhәре Башкарма комитеты мәгариф идарәсе муниципаль  бюджет гомуми белем бирү учреждениесе “60 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе” 

Башкаручы:

                                                                      I категорияле татар теле һәм

                                                          әдәбияты укытучысы

Попова Гөлниса Гаян кызы                                    


Сочинение “Туган ягым”

Минем туган ягым –Татарстан Республикасы. Мин Татарстанның иң матур җирендә – Яр Чаллы шәһәрендә яшим. Яраткан шәһәрем Чулман елгасы буенда урнашкан. Туган ягым табигате күңелемә ятышлы. Табигатьнең җәйге вакытын бер сүз белән генә әйтеп бетереп булмый. Бөтен җирдә күбәләкләр оча, кошлар сайрый, кызарып җиләк-җимешләр пешә, чәчәкләр ата. Аларның ниндиләре генә юк:кызыллары, зәңгәрләре, ап-аклары, сарылары...Кошларның сайравы, әйтерсең, моңлы көй кебек. Ә күбәләкләрнең канатларындагы рәсемнәрне күрсәң, шаккатырсың. Җиләк-җимешләрнең тәме генә ни тора... Әйтеп бетергесез тәмле һәм татлы.

Шундый бай җәйдән соң мул көз җитә. Агачлар алтынга киенә, җир өсте сап-сары хәтфә белән каплана. Менә шул вакытта кешеләр үзләре үстергән уңышларын җыя башлыйлар. Көзге урманга керсәң, аның матурлыгына кызыгырсың. Шуның хәтле төс байлыгын беркая да күрә алмассың.

Алтын көздән соң ап-ак кыш җитә. Ул үзенең килүен карлы бураннар белән белгертә, җир өстен ап-ак ашъяулык белән каплый.Шул вакытка инде агачларда үзләренең көзге күлмәкләрен салган булалар. Кыш аларны ак бәскә киендерә. Кызганычка каршы, кышын кояш җылытмый, җиләкләр дә пешми, кошлар да сайрамый. Алай да, кышның яхшы яклары да бар. Кыш көнендә туйганчы чанада, чаңгыда, тимераякта шуып була. Әгәр дә инде чаңгыда урманга китсәң, син дөньяда иң бәхетле кеше булырсың. Тынлык... Карда шуа торган чаңгы тавышы гына ишетелә. Шул минутларда шундый рәхәт булып китә. Шулай күңел ачканда кышның узып китүен сизми дә каласың.

 Яз җиткәч, карлар эри, челтерәп- челтерәп гөрләвекләр ага башлый. Табигать кышкы йокыдан уяна. Көздән җылы якларга киткән сандугачлар, тургайлар, сыерчыклар, карлыгачлар кайталар. Ә иң беренчеләре булып, кара каргалар килеп җитәләр. Кара каргалар кайтса- яз җитткән дигән сүз. Яз көнендә агачлар яңадан яшел күлмәкләрен кияләр, матураеп китәләр.

Нинди генә туган илем табигате күркәм булмасын, кешеләр аны җәлләмичә зур зыян китерәләр. Табигатьне бер дә сакламыйлар. Ә бит табигать булмаса, без дә булмас идек бит. Әйдәгез, дуслар, аны саклыйк, бер дә аны кыерсытмыйк. Табигать шундый матур булып калсын, һәрвакыт безнең күңелебезне шатландырып торсын. Мин ңир шарының иң иң ямьле урынында яшим, шуңа күрә туган җиремне бик яратам.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туган ягым - Татарстан

Игра между двумя командами посвященная Республике Татарстан....

ТУГАН ЯГЫМ ТАТАРСТАН - МОЙ РОДНОЙ КРАЙ

ЦЕЛИ: Углубить знания по истории республики и родного края. а) познакомить детей с легендами и преданиями о Казани, б) воспитать любовь к родному краю, к её природе, бережное отношение к ней, в)...

КВН тема: “Туган ягым-Татарстан”

КВН проведенный в 8 классе для русскоязычных учащихся средней школы...

“Татарстан минем туган ягым “

2нче сыйныфта үткәрелгән татар теле дәресенең план конспекты....

Мастер-класс.Презентация на тему "Мой край, моя школа, моя профессиональная деятельность-минем туган ягым,мәктәбем,минем һөнәри эшчәнлегем"

Аксубаем-ак төбәгем!Туган якның гүзәл була —Гади генә бер гөле дә…Ямьле була, кыек булмыйТуган якның бер җире дә...!...

Викторина на татарском языке по теме "Мой родной край - Татарстан" ("Туган ягым - Татарстан")

Викторина на татарском языке по теме "Мой родной край - Татарстан" ("Туган ягым - Татарстан") для учащихся русских и татарских групп...

Викторина. "Туган ягым- Татарстан" ("Татарстан - мой родной край")

Викторина. Туган ягым- Татарстан.   ( рус мәктәбенең 4-6  сыйныфларының  рус  төркеме укучылары арасында викторина)...