Викторина. "Туган ягым- Татарстан" ("Татарстан - мой родной край")
методическая разработка (5, 6 класс) на тему

Хайрутдинова Фаридя Салиховна

Викторина. Туган ягым- Татарстан.   ( рус мәктәбенең 4-6  сыйныфларының  рус  төркеме укучылары арасында викторина)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kvn_5_kl.docx17.38 КБ

Предварительный просмотр:

Туган ягым- Татарстан

( рус мәктәбенең 4-6  рус сыйныфы укучылары арасында викторина)

Хәерле көн, укучылар! Без бүген сезнең белән туган ягыбыз буйлап сәяхәткә чыгабыз.

Татарстан- минем республикам,

Россиянең матур җирендә.

Белеп аңа исем кушканнар-

Бәхет теләп гомер- гомергә.

Батырларны күрсәң- гаҗәпләнмә,

Батырлар күп татар илендә.

Татарстан- республикам минем.

Россиянең матур җирендә.

Уенда ике команда катнаша. Һәр команда тиз генә капитан һәм командага исем сайлый.

                            1 тур.

                        “Әйдәгез, танышабыз!”

Капитаннар белән танышу.

Исемнәрне ачыклау.

                          2 тур

             “Танылган шәхесләребез”

1.Татарстанның беренче президенты кем?

(М. Ш. Шәймиев)

2. Рус кешесе, ә үзе  танылган татар композиторы.

(А. С. Ключарев)

2 а) Бу нинди музыка?

(гимн)

3. Татарстан гимнын язган композитор.

(Р. Яхин)

4. Кем ул Гата Камский?

(Танылган шахматчы)

5. Кем ул Муса Маликов?

(Яшь җырчы)

6. Татарстан гербының авторы кем?

(Риф Фәхретдинов)

7. Татарларның  легендар шагыйре.

(Муса Җәлил)

8. Казан шәһәренең урамнары нинди шәхесләребез исеме белән аталып йөртелә?

(Г. Тукай, Т. Гыйззәт,һ.б)

9. Казан шәһәрендә нинди театрлар бар?

(Г. Камал, М. Җәлил  һ.б)

10. “Шүрәле” әкиятенең авторы?

(Г. Тукай)

11. “Сабантуй” газетасының редакторы (Р. Миннуллин)

12. Казанда нинди музейлар бар?

(Г. Тукай, М. Җәлил, Ш. Камал)

                                        3 тур.

                             “Милли үзенчәлекләр”

  1. Мөселманнарның изге китабы.

(Коръән)

  1. Татарстанның дәүләт телләре.

(Татар һәм рус телләре)

  1. Татар халкының милли бәйрәмнәре.

(Сабантуй, Нәүрүз, Каз өмәсе, Карга боткасы, Сөмбелә)

  1. Татар халкының милли киемнәре.

(калфак, түбәтәй, читек, камзул)

  1. Татар халык ашлары

(Өчпочмак, чәк- чәк, гөбәдия, бавырсак, бәлеш)

  1. 30 август- нинди бәйрәм?

(Татарстан республикасы көне)

                                       4 тур.

                       “Мәкальләрне дәвам итегез”

Ә хәзер әзрәк ял итеп алабыз. Мин башлыйм, ә сез дәвам итегез.

  1. Аз сөйлә,...
  2. Кем эшләми,...
  3. Җиде кат үлчә,...
  4. Егет кешегә 70 төрле,..
  5. Чанаңны җәйдән,...
  6. Тырышкан табар,...
  7. Калган эшкә,...
  8. Эш беткәч,...
  9. Китап белем....

10.Ни чәчсәң,...

                                        5 тур.

                        “Зирәкләр һәм тапкырлар”

  1. Татарстанның нефть чыгару үзәге.

(Әлмәт)

  1. Буа һәм Норлатта җитештерелә торган азык- төлек.

(Шикәр)

  1. Нинди шәһәр балык исемен йөртә?

(Алабуга)

  1. Безнең республикада нинди авыр йөк автомобиле җитештерелә?

(КамАЗ)

  1. Татарстан Республикасының яңа Конституциясе ничәнче елда кабул ителде?

(6. 11. 92)

  1. Татарстан  дәүләт суверенлыгы турында Декларация кайчан кабул ителде?

(30 август, 1990 ел)

  1. Республикага кайчан Татарстан Республикасы исеме бирелде?

(1992, апрель)

  1. Татарстан республикасының Дәүләт флагы кайчан кабул ителде?

(1991, 29.11)

  1. Дәүләт гербы кайчан кабул ителде?

(1992, 7.02)

  1. Казан Кремлендә нинди манара бар? Ничә яруслы?

(Сөембикә манарасы, 7 яруслы)

  1. Татарстан республикасы аша нинди зур елгалар ага?

(Идел, Чулман, Нократ, Агыйдел)

  1. Татарстан флагында төсләрне атагыз.

(Яшел, ак, кызыл)

                               6 тур

            “Бер кем дә онытылмады,

             бер нәрсә дә онытылмады”

  1. Бөек Ватан сугышы кайчан башланган?

(22.06.41)

2.Нинди шагыйрьләребез сугышта катнашкан?

(М. Җәлил. А. Алиш, Ф. Кәрим һ.б)

3.Үзенең үлемсез шигырьләрен Муса Җәлил кайсы төрмәдә иҗат итә?

(Моабит төрмәсендә)

4.Моабит төрмәсендә җәзалап үтерелгән легендар шагыйрьләрнең икесен атагыз.

(М. Җәлил, А. Алиш)

5.Газинур Гафиятуллин кем ул?

(Дошман дзотон күкрәге белән каплаучы татар батыры)

                                 7 тур

                       “ Шигъри тукталыш”

  1. “И туган тел, и матур тел,

Әткәм- әнкәмнең теле”

(“Туган тел”)

2.”Әйтсәм әйтим, син белеп  кал:

Чын исемем- Былтыр минем...

(“Шүрәле”)

3.Әйдәле Акбай, өйрән син, арт аягың белән тор.

(“Кызыклы шәкерт”)

4. “И сабыйлар ,эшләгез сез,

иң мөкатдәс нәрсә эш”

(Эшкә өндәү”)

5.” Мин качамын- ул куадыр, ул куадыр, мин качам”

( “Су анасы”)

6.Чоландагы ак майга,

Ияләшкән күселәр.

Мин чоланны сакларга

Куштым ала песигә.

(“Карак песи”)

  1. Калын урманда,

Гел кичкә каршы.

Ишетелә моңлы

Бер кошның тавышы.

-Кәккүк, кәккүк,

Кәккүк, кәккүк.

(“Күке”)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туган ягым - Татарстан

Игра между двумя командами посвященная Республике Татарстан....

Викторина «Знатоки родного края» (Об Апастовском районе Республики Татарстан)

Цели: заинтересовать учащихся историей родного края и биографическими сведениями знаменитых  дочерей и сыновей Апастовского района, пробудить   желание перечитать книгу «Зем...

ТУГАН ЯГЫМ ТАТАРСТАН - МОЙ РОДНОЙ КРАЙ

ЦЕЛИ: Углубить знания по истории республики и родного края. а) познакомить детей с легендами и преданиями о Казани, б) воспитать любовь к родному краю, к её природе, бережное отношение к ней, в)...

Презентация внеклассного мероприятия по теме "Родной край-Татарстан"

Презентацию "Родной край - Татарстан" рекомендуется использовать  для проведения внеклассного мероприятия в 1-4 классах...

Викторина на татарском языке по теме "Мой родной край - Татарстан" ("Туган ягым - Татарстан")

Викторина на татарском языке по теме "Мой родной край - Татарстан" ("Туган ягым - Татарстан") для учащихся русских и татарских групп...

«ТУГАН ЯГЫМ – ТАТАРСТАН – МОЙ РОДНОЙ КРАЙ»

laquo;ТУГАН ЯГЫМ – ТАТАРСТАН – МОЙ РОДНОЙ КРАЙ»&ndash...

«ТУГАН ЯГЫМ – ТАТАРСТАН – МОЙ РОДНОЙ КРАЙ»–

laquo;ТУГАН ЯГЫМ – ТАТАРСТАН – МОЙ РОДНОЙ КРАЙ»&ndash...