Викторина на татарском языке по теме "Мой родной край - Татарстан" ("Туган ягым - Татарстан")
учебно-методический материал (5 класс) на тему

Хайрутдинова Фаридя Салиховна

Викторина на татарском языке по теме "Мой родной край - Татарстан" ("Туган ягым - Татарстан") для учащихся русских и татарских групп 

Скачать:


Предварительный просмотр:

“Туган ягым – Татарстан”

 (5 сыйныфта  үткәрелгән викторина)

Максат:  укучыларда телгә карата кызыксыну уяту, аларның Татарстан, аның күренекле кешеләре, истәлекле урыннары турында белемнәрен киңәйтү, иҗади фикерләү сәләтләрен үстерү, халык аваз иҗаты әсәрләренә мөрәҗәгать итү, укучыларда әдәплелек, ярдәмчеллек сыйфатларын тәрбияләргә омтылу.

 

Укытучы.  Хәерле көн, укучылар! Республикабызда “Мин татарча сөйләшәм” республикакүләм акциясе старт алды. Безнең мәктәбебез дә берничә ел рәттән бу акциядә катнаша. Әлеге акция безне үз телебездә сөйләшергә, аралашырга чакыра. 5 нче сыйныф укучылары, әйдәгез без дә “Мин татарча сөйләшәм” акциясендә катнашыйк.  Без бүген сезнең белән туган ягыбыз буйлап сәяхәткә чыгарбыз. 

1нче укучы.  Татарстан- минем республикам,

Россиянең матур җирендә.

Белеп аңа исем кушканнар-

Бәхет теләп гомер- гомергә.

     2 нче укучы.    Батырларны күрсәң- гаҗәпләнмә,

                                Батырлар күп татар илендә.

                                Татарстан - республикам минем.

                                Россиянең матур җирендә.

Уенда ике команда катнаша. Һәр команда тиз генә капитан һәм командага исем сайлый.

                            1 тур.

                        “Әйдәгез, танышабыз!”

Капитаннар белән танышу.

Исемнәрне ачыклау.

                          2 тур

             “Танылган шәхесләребез”

1.Татарстанның беренче президенты кем?   (М. Ш. Шәймиев)

2. Рус кешесе, ә үзе  танылган татар композиторы.  (А. С. Ключарев)

3. Татарстан гимнын язган композитор.  (Р. Яхин)

4. Кем ул Гата Камский?   (Танылган шахматчы)

5. Кем ул Муса Маликов?   (Яшь җырчы)

6. Татарстан гербының авторы кем?    (Риф Фәхретдинов)

7. Татарларның  легендар шагыйре.    (Муса Җәлил)

8. Казан шәһәренең урамнары нинди шәхесләребез исеме белән аталып йөртелә?

(Г. Тукай, Т. Гыйззәт,һ.б)

9. Казан шәһәрендә нинди театрлар бар?   (Г. Камал, М. Җәлил, К.Тинчурин һ.б)

10. “Шүрәле” әкиятенең авторы? (Г. Тукай)

11. Казанда нинди музейлар бар?  (Г. Тукай, М. Җәлил, Ш. Камал, Татарстанның Милли музее һ.б.)

                                                                                3 тур.

                   “Милли үзенчәлекләр”

  1. Мөселманнарның изге китабы.   (Коръән)
  2. Татарстанның дәүләт телләре.   (Татар һәм рус телләре)
  3. Татар халкының милли бәйрәмнәре.   (Сабантуй, Нәүрүз, Каз өмәсе, Карга боткасы, Сөмбелә)
  4. Татар халкының милли киемнәре.   (калфак, түбәтәй, читек, камзул)
  5. Татар халык ашлары   (Өчпочмак, чәк- чәк, гөбәдия, бавырсак, бәлеш)
  6. 30 август- нинди бәйрәм?  (Татарстан республикасы көне)

                                                          

                                                            4 тур.

                                     “Мәкальләрне дәвам итегез”.

Ә хәзер әзрәк ял итеп алабыз. Мин башлыйм, ә сез дәвам итегез.

  1. Аз сөйлә, ...
  2. Кем эшләми, ...
  3. Җиде кат үлчә, ...
  4. Егет кешегә 70 төрле ...
  5. Чанаңны җәйдән, ...
  6. Тырышкан табар, ...
  7. Калган эшкә ...
  8. Эш беткәч  ...
  9. Китап белем ....

10.Ни чәчсәң, ...

                                                           5 тур.

                            “Зирәкләр һәм тапкырлар”

  1. Татарстанның нефть чыгару үзәге.   (Әлмәт)
  2. Буа һәм Норлатта җитештерелә торган азык- төлек.   (Шикәр)
  3. Нинди шәһәр балык исемен йөртә?   (Алабуга)
  4. Безнең республикада нинди авыр йөк автомобиле җитештерелә?  (КамАЗ)
  5. Татарстан  дәүләт суверенлыгы турында Декларация кайчан кабул ителде?

(30 август, 1990 ел)

  1. Республикага кайчан Татарстан Республикасы исеме бирелде?   (1992, апрель)
  2. Казан Кремлендә нинди манара бар? Ничә яруслы?  (Сөембикә манарасы, 7 яруслы)
  3. Татарстан республикасы аша нинди зур елгалар ага? (Идел, Чулман, Нократ, Агыйдел)
  4. Татарстан флагында төсләрне атагыз.   (Яшел, ак, кызыл)

                                                         

                                                          6 тур

                                    “Беркем дә онытылмады,

                                    бер нәрсә дә онытылмады”

  1. Бөек Ватан сугышы кайчан башланган?     (22.06.41)

2.Нинди шагыйрьләребез сугышта катнашкан? (М. Җәлил. А. Алиш, Ф. Кәрим һ.б)

3.Үзенең үлемсез шигырьләрен Муса Җәлил кайсы төрмәдә иҗат итә?

(Моабит төрмәсендә)

4.Моабит төрмәсендә җәзалап үтерелгән легендар шагыйрьләрнең икесен атагыз.

(М. Җәлил, А. Алиш)

5.Газинур Гафиятуллин кем ул?

(Дошман дзотон күкрәге белән каплаучы татар батыры, Советлар Союзы Герое)

                                                   

                                                      7 тур

                                     “ Шигъри тукталыш”

  1. “И туган тел, и матур тел,

     Әткәм- әнкәмнең теле”    (“Туган тел”)

2.”Әйтсәм әйтим, син белеп  кал:

    Чын исемем- Былтыр минем...      (“Шүрәле”)

3.Әйдәле Акбай, өйрән син, арт аягың белән тор.    (“Кызыклы шәкерт”)

4. “И сабыйлар, эшләгез сез,

      иң мөкатдәс нәрсә эш”     (Эшкә өндәү”)

5.” Мин качамын- ул куадыр, ул куадыр, мин качам”   ( “Су анасы”)

6.Чоландагы ак майга,

Ияләшкән күселәр.

Мин чоланны сакларга

Куштым ала песигә.   (“Карак песи”)

Укытучы ачык чарага нәтиҗә ясый, җиңүчеләрне билгели.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туган ягым - Татарстан

Игра между двумя командами посвященная Республике Татарстан....

Урок в 4 классе. Татарстан - туган ягым.

Разработка открытого урока с использованием электронного учебника....

ТУГАН ЯГЫМ ТАТАРСТАН - МОЙ РОДНОЙ КРАЙ

ЦЕЛИ: Углубить знания по истории республики и родного края. а) познакомить детей с легендами и преданиями о Казани, б) воспитать любовь к родному краю, к её природе, бережное отношение к ней, в)...

КВН тема: “Туган ягым-Татарстан”

КВН проведенный в 8 классе для русскоязычных учащихся средней школы...

Викторина. "Туган ягым- Татарстан" ("Татарстан - мой родной край")

Викторина. Туган ягым- Татарстан.   ( рус мәктәбенең 4-6  сыйныфларының  рус  төркеме укучылары арасында викторина)...

«ТУГАН ЯГЫМ – ТАТАРСТАН – МОЙ РОДНОЙ КРАЙ»

laquo;ТУГАН ЯГЫМ – ТАТАРСТАН – МОЙ РОДНОЙ КРАЙ»&ndash...

«ТУГАН ЯГЫМ – ТАТАРСТАН – МОЙ РОДНОЙ КРАЙ»–

laquo;ТУГАН ЯГЫМ – ТАТАРСТАН – МОЙ РОДНОЙ КРАЙ»&ndash...