КВН тема: “Туган ягым-Татарстан”
методическая разработка (8 класс) на тему

КВН проведенный в 8 классе для русскоязычных учащихся средней школы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kvn.docx17.79 КБ

Предварительный просмотр:

                                                                         КВН

Тема: “Туган ягым-Татарстан”

Максат: Татарстан турында белемнәрне тирәнәйтү.

I.Командалар белән танышу.Сәламләү.

Исем: “Ак Барс”

Девиз: Безнең командабыз “Ак Барс”! Уйларыбыз, эшләребез сиңа багышлана,Татарстаным!

Исем: “Чулпан”

Девиз:Без-илебезнең чәчәкләре,илебезнең киләчәкләре!

II.Татарстан гимнын тыңлау.

III.Шигырьләр уку (Камиль, Диана Р.)

Татарстан-минем республикам

Россиянең матур җирендә

Ленин аңа үзе исем кушкан

Бәхет теләп гомер-гомергә.

Батырларны күрсәң-гаҗәп

Батырлар күп татар илендә

Татарстан-республикам минем

Россиянең матур җирендә.

IV. Капитаннар ярышы. ”Кем тизрәк үз командасының исемен җыя”.

V. Сорауларга җавап бирү.

“Ак Барс” командасына:

1. Татарстанның дәүләт суверенлыгы турында Деклорация кайчан кабул ителгән?(30.08.1990)

2. Татарстанның нефть чыгару үзәген әйтегез?

3. Татарстанда нинди шәһәр балык исемен йөртә?

4. Казанда нинди театрлар бар?

5. Зәйдә,Норлатта нинди җитештерелә торган азык-төлек бар?

“Чулпан” командасына:

1. Безнең республикада нинди авыр йөк автомобиле җитештерелә?

2. Татарстан Республикасының Дәүләт флагы кайчан кабул ителгән?(29.11.1991)

3. Нинди продукцияне Чистайда җитештерәләр?

4. Татарстанда нинди музейлар бар?

5. Әлмәткә иң якын урнашкан нинди шәһәр бар?

VI. Бу өзекләр кайсы әкияттән?

1. “Мики-ки-ки! Мики-ки-ки!

     Капчыктан бүре башы бит унике!”

2. “Әйтсәм әйтәм,син белеп кал:

     Чын исемем-Былтыр минем.”

3.  “Әби бабайга,бабай шалканга тотына.”

4.“Качма!Качма!Тукта!Тукта!И карак!

     Ник аласың син аны-ул бит минем алтын тарак!”

VII. “Оста бизәүче” конкурсы(Читек бизәү).

Бу вакытта ярым-эстафета:“Ак Барс”ка шәһәр,“Чулпан”га елга исемнәрен язарга.

VIII.Татарстанның мәшһүр шахесләрен искә төшерәбез.

                         “Ак Барс”

                        “Чулпан”

               Абдулла Алиш

               Габдулла Тукай

               Салих Сәйдәшев

               Александр Ключарёв

               Илһам Шакиров

               Бакый Урманче

IX. Татар халык милли ашлары.

1 ашның рецептын бирергә.

X. Кем күбрәк сүз төзи?

                                            Матуррак     |      Болыннарда

                                                                   

XI. “Викторина” тукталышы.

1. Татарстанда үсүче иң күәтле нинди агач бар?

2. Кем Татарстан гимнын иҗат иткән?

3. Татарстан гербының авторы кем?

4. Шишкинның туган шәһәре?

5. Сөембикә манарасы нинди шәһәрдә урнашкан?

6. Нинди елга Каспий диңгезенә коя?

7. Кайда “Татарстан республикасында рус теле һәм татар теле-дәүләт телләре” дип язылган.

8. Хикәя-табышмак:

“Бу агач безнең урманнарда да,урамда да үсә.Аның кәүсәсе ак, яфраклары көзен сап-сары була.

Бу агач язын иртә яфрак яра.Бу бик матур агач?(Каен)

XII. “Мин яратам сине, Татарстан” җыры белән тәмамлау,йомгак ясау.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туган ягым - Татарстан

Игра между двумя командами посвященная Республике Татарстан....

ТУГАН ЯГЫМ ТАТАРСТАН - МОЙ РОДНОЙ КРАЙ

ЦЕЛИ: Углубить знания по истории республики и родного края. а) познакомить детей с легендами и преданиями о Казани, б) воспитать любовь к родному краю, к её природе, бережное отношение к ней, в)...

Минем туган ягым –Татарстан

Республикасы. Мин Татарстанның иң матур җирендә – Яр Чаллы шәһәрендә яшим. Яраткан шәһәрем Чулман елгасы буенда урнашкан....

Викторина на татарском языке по теме "Мой родной край - Татарстан" ("Туган ягым - Татарстан")

Викторина на татарском языке по теме "Мой родной край - Татарстан" ("Туган ягым - Татарстан") для учащихся русских и татарских групп...

Викторина. "Туган ягым- Татарстан" ("Татарстан - мой родной край")

Викторина. Туган ягым- Татарстан.   ( рус мәктәбенең 4-6  сыйныфларының  рус  төркеме укучылары арасында викторина)...

«ТУГАН ЯГЫМ – ТАТАРСТАН – МОЙ РОДНОЙ КРАЙ»

laquo;ТУГАН ЯГЫМ – ТАТАРСТАН – МОЙ РОДНОЙ КРАЙ»&ndash...

«ТУГАН ЯГЫМ – ТАТАРСТАН – МОЙ РОДНОЙ КРАЙ»–

laquo;ТУГАН ЯГЫМ – ТАТАРСТАН – МОЙ РОДНОЙ КРАЙ»&ndash...