Урок в 4 классе. Татарстан - туган ягым.
методическая разработка на тему

Разработка открытого урока с использованием электронного учебника.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 4_klass._tatarstan-_tugan_yagym..doc61.5 КБ

Предварительный просмотр:

Л. С. Гыйниятуллина, Зәй муниципаль районы аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү юнәлешле 7 нче урта гомуми белем  мәктәбенең  I квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Тема: “Татарстан – туган ягым” темасын кабатлау.

Максат: 1. Тема буенча үткән материалны кабатлап ныгыту, укучыларның

                   Татарстан турында белемнәрен тирәнәйтү; дөрес әйтү күнекмәләрен

                    камилләштерү; диалогик, монологик сөйләмне үстерү;

                2. Фикерләү сәләтен үстерү;

                3. Туган илне, туган җирне ярату, аның белән горурлану  хисләре

                    тәрбияләү.

Җиһазлау: Р.З.Хәйдарова. Татар теле һәм уку китабы.Рус телендә белем бирүче дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 4 нче сыйныфы өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балаларөчен); “Татар телле заман” электрон дәреслеге; Татарстан картасы; рәсемнәр; “Караоке. Халкыбызның иң яраткан җырлары” дискы;  Р. З. Хәйдәрова, Л. Ә. Гиниятуллина. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту. Укытучылар өчен методик кулланма. 4 сыйныф, 2005 ел; Хайдарова Р. З., Гиниятуллина Л. А. Сборник ситуативных упражнений по татарскому языку для русскоязычных учащихся, 2004, компьютер, диапроектор.

Дәрес барышы:

I.  Оештыру өлеше.

  1. Исәнләшү.
  2. Дежур укучы белән әңгәмә.

II.  Актуальләштерү.

  1. Фонетик-лексик зарядка. (сүзләр экранда күрсәтелә)

[ә]: Әлмәт [әлмәт], Зәй [зәй], дәүләт [дәwләт], зәңгәр [зәңгәр];

[ө]: Бөгелмә [бөгөлмә], көн [көн], төн [төн], төлке [төлкө];

[һ]: шәһәр [шәһәр], һәм [һәм], һава [һа wа], һәр [һәр];

[къ]: Казан [къа зан], Нократ [нокърат], кыр [къыр], кыз [къыз];

[ч]: Чистай [чистай], Чаллы [ча ллы], ачык [а чыкъ];

[а ]: табигать [табигъәт], Агыйдел [а гъидэл], матур[ма тур];

[җ]: җәй [җәй], җир [җир], җыр [җыр], җиләк [җиләк].

2. Ишетеп аңлау өчен күнегүләр.

 (Р. З. Хәйдәрова, Л. Ә. Гиниятуллина. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту. Укытучылар өчен методик кулланма. 4 сыйныф, 2005 ел)

1 нче күнегү, 51 бит:

Прослушайте и укажите слова со звуком [э].

Җәй, җәйге, көмеш, урман, күңел, Агыйдел.

Прослушайте и укажите слова со звуком [гъ].

Дәүләт, герб, туган, ягым, гимн, табигать.

4 нче күнегү, 51 бит:

Прослушайте и скажите названия рек на татарском языке.

Волга, Белая, Ик, Кама, Вятка.

1 нче күнегү, 52 бит:

Прослушайте и укажите слова со звуком [ө].

Казан, шәһәр, көн, манара, Сөембикә, дәүләт, сөйкемле, музей.

Прослушайте и укажите слова со звуком [ә].

Иҗат, сәнгать, дәүләт, тормыш, әдәбият, Әлмәт.

3 нче күнегү, 52 бит:

Прослушайте и укажите лишнее слово в логическом ряду.

Казан, Чаллы, Зәй, музей, Алабуга, Түбән Кама.

  III. Кабатлау.

1.“Татар телле заман” электрон дәреслегеннән:

  1. Сүзләрне тыңлап, кабатлау, тәрҗемәләрен әйтү:

      Татарстан Республикасының дәүләт гербы, башкала, ватан, дәүләт, Идел, милләт, тел, флаг, халык;

  1. Текст уку (тәрҗемәсе бирелгән):

а) Сез кайдан? – дип сорыйсыз.

     Без Казаннан, Иделдән.

     Идел - эчкән су булыр.

     Иделдә иген иккән,

     Яшәгән, көнен иткән

     Татарстан шул булыр. (С. Хәким)

ә)  Мин Татарстан Республикасында яшим. Аның башкаласы – Казан. Ул бик борынгы шәһәр. Татарстанның табигате, урман-кырлары, елгалары искиткеч матур, бай. (тәрҗемәсе бирелгән)

б)  Халкы уңган, эш сөючән. Татарстанда, Конституциядә язылганча, дәүләт телләре – татар һәм рус телләре. (тәрҗемәсе бирелгән)

2.  Татарстан картасыннан Татарстандагы шәһәрләрне күрсәтү. Укучылар, берәм- берәм такта янына чыгып, картадан табып күрсәтәләр.

IV.  Өй эшен тикшерү. Укучылар  “Минем туган ягым” дигән темага  өйдә язып килгән кечкенә хикәяләрен укыйлар.

V. Ныгыту.

1. Дәреслек буенча эш. 1 нче күнегү, 77 нче бит. Төшеп калган хәрефләрне куеп, дәфтәрләрдә язып эшләү. Укучылар, такта янына чыгып, 2 шәр сүз язалар.

Аг ... йд ... л, Н ... кр ... т, д ... үл ... т, шә ... әр, таб ... г ... ть, тар ... х, сәнг ... ть, әдәби ... т, әд ... п, шаг ... йрь, ш ... гырь.

2. Ситуатив күнегүләр эшләү. (Хайдарова Р. З., Гиниятуллина Л. А. Сборник ситуативных упражнений по татарскому языку для русскоязычных учащихся, 2004)

1 нче  күнегү, 62 нче бит:

 Узнай у друга:

         а) какие города Татарстана он знает;

         - Альберт, син Татарстанның нинди шәһәрләрен беләсең?

         б) знает ли он символику Татарстана;

          - син Татарстанның символикасын беләсеңме?

2 нче күнегү, 62 нче бит:

 Как скажешь о том, что:

           а) твой друг живет в городе Альметьевске;

           - Минем дустым Әлмәт шәһәрендә яши.

           б) твой брат учится в городе Бугульме;

            - Минем абый Бөгелмә шәһәрендә укый.

4 нче күнегү, 63 нче бит:

Какие вопросы задашь, чтобы узнать:

          а) люди каких национальностей живут в Татарстане;

          - Татарстанда нинди милләтләр яши?

         б) какие языки являются государственными в Татарстане;

          - Татарстанда нинди телләр дәүләт телләре?

3. Ял итү. Караокега кушылып җырлау. Татар халык җыры “Ай былбылым”

4. Кроссворд чишү. Дәреслекнең 77 нче битендәге 3 нче күнегү.

             Кроссвордны чиш, вертикаль баганадагы сүзне әйт.

1

2

3

       

4

5

6

 7

8

9

 

                   1) Татарстандагы шәһәр исеме.

                   2) “КамАЗ” машиналары кайда чыга?

                   3) Атаклы татар шагыйре.

                   4) Татарстанның дәүләт гербындагы хайван исеме.

                   5) Вятка елгасының татарча исеме.

                   6) Казандагы тарихи манара.

                   7) Татарстанда сәгать заводы кайсы шәһәрдә?

                   8) Татарстанның башкаласы.

                   9) Татарстанның Дәүләт гимны авторы.

5. Карточкалар буенча эш:

     - Татарстандагы елга исемнәрен язарга;

     - Татарстан Республикасының Дәүләт символлары турында нәрсәләр беләсең?

     - Зәй шәһәрендә нинди урамнар бар?

     - Татарстан язучылары, шагыйрьләреннән кемнәрне беләсең?

6. Диалог төзеп сөйләшү.

    1) “Татар телле заман” электрон дәреслегеннән диалог үрнәкләре уку:

         а) – Бу  Татарстан Республикасы картасы. Мин аның башкаласы Казанда яшим. Ул бик борынгы шәһәр. Аңа 1000 ел. (тәрҗемәсе бирелгән)

             - Татарстанның урман-кырлары, елгаларын яратасыңмы?

             - Әйе, чөнки аның табигате искиткеч матур, бай, ә халкы уңган, эш сөючән. (тәрҗемәсе бирелгән)

          б) – Татарстанда кемнәр яши?

              - Анда татарлар, руслар, чуашлар һәм башка халыклар яши.

              - Алар нинди телдә сөйләшәләр?

              -Татарстанда күп кеше татар һәм рус телләрендә сөйләшә. Конституциядә язылганча, дәүләт телләре – татар һәм рус телләре.

(тәрҗемәсе бирелгән)

 2) Диалоглар үрнәгендә сөйләшү. Укучылар, парлап, такта янына чыгып сөйләшәләр.

7. Рәсемнәр буенча җөмләләр төзеп әйтү. (Рәсемнәр тактада эленгән)

8. Татарстан турында бер-береңә сораулар бирү.

9. Сорауларга  җавап бирү.

     1) Нинди шәһәр балык исемен йөртә? (Алабуга)

     2) Татарстанда нинди шәһәр боерык фигыль белән белдерелә? (Бөгелмә)

     3) Казан шәһәре нинди елга буена урнашкан? (Идел)

     4) Чулман елгасы буена нинди шәһәр урнашкан? (Яр Чаллы)

     5) Зәй шәһәренә ничә ел? (350 ел)

VI. Өй эше бирү. “Татарстан – минем туган ягым” дигән темага кечкенә хикәя төзеп сөйләргә өйрәнергә. 10 нчы күнегү, 76 нчы бит.

VII. Йомгаклау.

  1. Без бүген дәрестә нинди теманы кабатладык7
  2. Татарстан турында нәрсәләр белдегез7

(жетоннарны санау, укучыларга билгеләр кую)

Укытучы: Укуда бер-берегез белән ярышып, ярдәмләшеп укыгыз, уңышлар телим сезгә!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туган ягым - Татарстан

Игра между двумя командами посвященная Республике Татарстан....

ТУГАН ЯГЫМ ТАТАРСТАН - МОЙ РОДНОЙ КРАЙ

ЦЕЛИ: Углубить знания по истории республики и родного края. а) познакомить детей с легендами и преданиями о Казани, б) воспитать любовь к родному краю, к её природе, бережное отношение к ней, в)...

КВН тема: “Туган ягым-Татарстан”

КВН проведенный в 8 классе для русскоязычных учащихся средней школы...

Минем туган ягым –Татарстан

Республикасы. Мин Татарстанның иң матур җирендә – Яр Чаллы шәһәрендә яшим. Яраткан шәһәрем Чулман елгасы буенда урнашкан....

Викторина на татарском языке по теме "Мой родной край - Татарстан" ("Туган ягым - Татарстан")

Викторина на татарском языке по теме "Мой родной край - Татарстан" ("Туган ягым - Татарстан") для учащихся русских и татарских групп...

Викторина. "Туган ягым- Татарстан" ("Татарстан - мой родной край")

Викторина. Туган ягым- Татарстан.   ( рус мәктәбенең 4-6  сыйныфларының  рус  төркеме укучылары арасында викторина)...

Дәрес эшкәртмәсе "Татарстан-туган ягым"

1. Укучыларны яңа сүзләр кулланып һәм текст эчтәлегенә  өстәмәләр кертеп аралашырга өйрәтү;2.     Республикабыз турында күзаллауны киңәйтү. Парлап эшләү осталыгын ныгыту. Тема...