Дәрес эшкәртмәсе "Татарстан-туган ягым"
план-конспект урока (6 класс) на тему

Зайдуллина Лейля Акдасовна

1. Укучыларны яңа сүзләр кулланып һәм текст эчтәлегенә  өстәмәләр кертеп аралашырга өйрәтү;

2.     Республикабыз турында күзаллауны киңәйтү. Парлап эшләү осталыгын ныгыту. Тема буенча диалоглар төзү осталыгын ныгыту;

3.     Туган якка ихтирам, кызыксыну уяту.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 1dres_eshkrtmse_tatarstan.docx30.38 КБ

Предварительный просмотр:

             Дәрес эшкәртмәсе.

                                         

 6 нчы сыйныф, татар әдәбияты дәресе.

Тема: " Туган җирем - Татарстан " 

Максат:

1. Укучыларны яңа сүзләр кулланып һәм текст эчтәлегенә  өстәмәләр кертеп аралашырга өйрәтү;

  1. Республикабыз турында күзаллауны киңәйтү. Парлап эшләү осталыгын ныгыту. Тема буенча диалоглар төзү осталыгын ныгыту;
  2. Туган якка ихтирам, кызыксыну уяту.

Җиһазлау: дәреслек (Р.З. Хәйдәрова, З.Р. Нәҗипова/ Казан.”Мәгариф”нәшр.2007), карта, проектор, презентация, китаплар күргәзмәсе.

Дәрес структурасы:

  1. Оештыру моменты. Дәрес максатын билгеләү .
  2. Үткән материалны ныгыту, кабатлау.
  3. Өй эшен билгеләү.
  4. Дәрескә йомгак ясау.

                                       Дәрес барышы.

I. Оештыру моменты. 1. Дәрес максатын билгеләү.

Укучылар белән исәнләшү.

  • Укучылар, тактадагы рәсемнәргә карап әйтегез әле бүген без нәрсә турында сөйләшәчәкбез? Ә без Татарстан турында беләбезме? (беләбез)
  • Әйе, ә без ничә текст белән таныштык? (өч)
  • Димәк бүген нишлибез? (кабатлыйбыз, белемнәрне ныгытабыз)
  • Әйе, бүген без белемнәребезне ныгытырбыз, тикшереп тә карарбыз. Бүген без төркемнәрдә эшлибез.

Өй эшен тикшерү. – Иң элек өй эшен тикшереп китик. Сүзлек эше эшләп алыйк.

  1. Тарихи шәһәр-
  2. Манара-
  3. Мөстәкыйль дәүләт-
  4. Күпмилләтле дәүләт-
  5. Шартнамә-
  6. Халыкара хокук-
  • Кемнең 6 сүзе дә дөрес, кул күтәрә.

II. Үткән материалны ныгыту. Кабатлау

  1. Рәсем буенча эш.
  • Нәрсә аңлата?
  • Бу нинди көн?
  • Татарстан халыкара хокукка ия...
  • Бу шәхес кем?
  • Рәсемнәр нәрсә аңлата?
  • Рәсем буенча сөйләгез.

Спасс манарасы. Ак төстәге бина.

Дүрт каттан тора. Биеклеге 45 метр.

Сөембикә манарасының биеклеге 58 метр. Ул җиде ярустан тора. Ел саен кыегая бара.

Кол Шәриф мәчете. Биеклеге  57 метр.

Благовещенск соборы — Казан кремеленең иң зур бинасы. 1561—1562 елларда төзелгән.

  • Алар кемнәр, ничек яшиләр?
  • Әйе, Татарстанда төп 8 милләт яшәсә, 115 миллләт вәкилләре яши.
  1. Карточкалар таратылган. Сораулар төзергә. 
      -...?
     -  Татарстанда татарлар, руслар,башкортлар һәм башка милләт халыклары яши.
    -    ...?
     -  Алар үзара дус һәм тату яшиләр.
    -    ...?
    -Без ике дәүләт телен дә өйрәнәбез.
  2. Диалог төзисез. Укучылар, ә хәзер сөйләшеп алыйк әле. Сез башка милләт вәкиле белән танышырга тиеш. Беренчедән, сез танышырга тиеш, икенчедән, дустыгыз кайсы милләттән икәнен белегез, өченчедән, нинди телләр өйрәнгәнен сорашыгыз.

  1. Карточкалар белән эш.

            Спроси у друга:

  • в каком городе он живёт.
  • Сколька городов в Татарстане.
  • В каком городе живет его друг.
  • Какой город самый красивый
  • какие города есть в Татарстане;

- Республикада тагын ничә шәһәр бар? (23  шәһәр бар.)           

  • Хәзер үзегез белгән барлык шәһәр исемнәрен языгыз. Язып бетергәч аска сызып куясыз. Вакыт узгач, күрше өстәлгә барып үзегездә булмаган шәһәр исемен язып алыгыз.
  • Ничә шәһәр исемен яздыгыз. Кайсыларын өстәдегез.

(Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Әлмәт, Азнакай, Бөгелмә, Әгерҗе, Баулы, Буа, Болгар, Яшел Үзән, Лаеш, Лениногорск, Мамадыш, Минзәлә, Менделеев, Нурлат, Чистай, Тәтеш, Иннополис.)

  1.  – Мин сезгә менә шундый серле әйберләр таратам. Ә сез миңа кайсы шәһәргә караган әйтегез. 

Чистай үзенең сәгатьләре белән данлыклы. Биредә “Восток” сәгать заводы эшли. 1781 елда шәһәр статусын ала.Аяк һәм өс киемнәре фабрикалары бар. Кама елгасы буенда урнашкан.

      Алабуга шәһәрендә күп кенә атаклы кешеләр яшәгән. Шуларның берсе- танылган рәссам- Иван Иванович Шишкин. Аның “Еракта Кама елгасы” дигән картинасы Мәскәүдә Третьяков галереясында саклана.  Биредә шулай ук атаклы рус шагыйрәсе Марина Цветаева һәм кавалерист –кыз Надежда Дурова яшәгән.

    Яр Чаллы шәһәрендә “ КамАЗ”  йөк автомобильләре чыгарыла. Ул иң зур, заманча шәһәрләрнең берсе. КамАЗ машиналары “Париж-Дакар”ярышларында гел 1нче булдылар. Быел гына 2нче урынга чыктылар. Анда курчак театры, “Мастеровые” театрлары эшли. Яр Чаллыда 80 якын милләт кешеләре дус һәм тату яши.

    Түбән Кама шәһәре Чулманның сул як ярына урнашкан. Аны химиклар шәһәре дип тә атыйлар. Биредә нефтехимия, шиналар заводы эшли. Түбән Кама шулай ук үзенең “ Мунча ташы” сатира театры бар.

Әлмәтне нефтьчеләр шәһәре дип атыйлар. Биредә 150 (йөз илле ) мең тирәсе кеше яши. “Алнас”, торба җитештерү, радиоприбор заводлары эшли. Үзебезнең драма театрыбыз да бар.  

  1. Сүзләрдән җөмләләр төзегез.

Мөстәкыйль дәүләт, өч төс, композитор Рөстәм Яхин, Татарстанның президенты, ак барс, ышаныч билгесе, тантаналы минутларда.

  1. Сүзләрне дөрес тәртиптә урнаштыр.

1.Казан, шәһәр, бик борынгы.

2.Яр Чаллыда, бар, театры,курчак.

3.Ык, озын, Татарстанның, иң, елгасы.

1. Татарстанда ничә дәүләт теле бар?

2. Сез мәктәптә нинди телләр өйрәнәсез?

III. Өй эшен билгеләү. Әлмәтнең танылган кешеләре турында мәгълүмат җыярга.

   IV. Билге кую һәм дәрескә йомгак ясау. Ситуатив күнегү – “Расскажи другу ...”.

  1. Татарстан нинди дәүләт?
  2. Татарстанның флагында ничә төс бар?
  3. Татарстан гимнын кем язган?
  4. Татарстанның беренче Президенты кем?
  5. Гимн кайчан яңгырый?

Татарстанда 23 шәһәрләр бар: Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Әлмәт, Азнакай, Бөгелмә, Әгерҗе, Баулы, Буа, Болгар, Яшел Үзән, Лаеш, Лениногорск, Мамадыш, Минзәлә, Менделеев, Нурлат, Чистай, Тәтеш, Иннополис.

-Исәнме, минем исемем Даша, ә синең исемең ничек?

- Исәнме, минем исемем Алия.

- Алия, ә син нинди милләттән?

- Мин татар. Ә син кем?

- Ә мин рус. Ә син нинди телләр өйрәнәсең?

- Мин рус, татар, инглиз телләрен өйрәнәм.  

Чистай үзенең сәгатьләре белән данлыклы. Биредә “Восток” сәгать заводы эшли. 1781 елда шәһәр статусын ала.Аяк һәм өс киемнәре фабрикалары бар. Кама елгасы буенда урнашкан.

      Алабуга шәһәрендә күп кенә атаклы кешеләр яшәгән. Шуларның берсе- танылган рәссам- Иван Иванович Шишкин. Аның “Еракта Кама елгасы” дигән картинасы Мәскәүдә Третьяков галереясында саклана.  Биредә шулай ук атаклы рус шагыйрәсе Марина Цветаева һәм кавалерист –кыз Надежда Дурова яшәгән. Алабугада машиналар,тракторлар җитештерәләр.

       Яр Чаллы шәһәрендә “ КамАЗ”  йөк автомобильләре чыгарыла. Ул иң зур, заманча шәһәрләрнең берсе. КамАЗ машиналары “Париж-Дакар”ярышларында гел 1нче булдылар. Быел гына 2нче урынга чыктылар. Анда курчак театры, “Мастеровые” театрлары эшли. Яр Чаллыда 80 якын милләт кешеләре дус һәм тату яши.

    Түбән Кама шәһәре Чулманның сул як ярына урнашкан. Аны химиклар шәһәре дип тә атыйлар. Биредә нефтехимия, шиналар заводы эшли. Түбән Кама шулай ук үзенең “ Мунча ташы” сатира театры бар.

Әлмәтне нефтьчеләр шәһәре дип атыйлар. Биредә 150 (йөз илле ) мең тирәсе кеше яши. “Алнас”, торба җитештерү, радиоприбор заводлары эшли. Үзебезнең драма театрыбыз да бар.  

6В сыйныфы

Г.Тукай “Су анасы”


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туган ягым - Татарстан

Игра между двумя командами посвященная Республике Татарстан....

Туган ягым – хәзинә

С.Хәким шигырьләрен иҗади-үстерешле технология ярдәмендә өйрәтү...

Г.Бәшировның “Туган ягым-яшел бишек” әсәрендә гореф- гадәтләрнең һәм йолаларның бирелеше.

1.”Туган ягым-яшел бишек” әсәрен өйрәнүне йомгаклау2. Әсәрдә гореф-гадәтләрнең һәм йолаларның бирелеше һәм аларга карата укучыларның карашларын формалаштыру ;3. Бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү ....

"Туган ягым - яшел бишек" темасына фәнни-тикшеренү эше

Урман-кырлар, тау-калкулыклар, елга-күлләр... Һәр төбәкнең төрле атамалар белән исемләнгән, халык теленә кереп калган аерым тарихы, легенда-риваятьләре белән анда-күңелдә яшәгән урыннары бихисап...

Гомәр Бәширов "Туган ягым - яшел бишек" йомгаклау дәресе

8 нче сыйныфта Г.Бәшировның "Туган ягым - яшел бишек" әсәре өйрәнелә. Укучыларда үз халкының гореф-гадәтләрен, йола-бәйрәмнәрен өйрәнү, халыкның күркәм сыйфатлары нигезендә уңай гадәтләр булдырун...

"День матери с Баба Ягой"

Привет Ягуся! Привет Бабуся, смотрикась опять собрались, расселись тут и нас не позвали......

Урок в 4 классе. Татарстан - туган ягым.

Разработка открытого урока с использованием электронного учебника....