Г.Тукайның тормыш һәм иҗат юлы.
методическая разработка (7 класс) на тему

открытый урок ро теме Г.Тукайның тормыш һәм иҗат юлы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл gabdulla_tukay_achyk_deres_7_klass.docx125.83 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Г.Тукайның тормыш һәм иҗат юлы.

Максат: 1.Татар халкының күренекле шагыйре Г.Тукайның тормышы,иҗаты турындагы белемнәрен системага салу,гомумиләштерү, укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү, шагыйрь иҗатына кызыксыну, аның белән горурлану хисе уяту.

Җиһазлау: портреты, китапларыннан күргәзмә

                                         Дәрес планы:

I. Актуальләштерү.

 а)Өй эшен тикшерү.

    II. Яңа дәрес материалы.

     а) Кереш сүз.

Кроссворд чишү:1) Күзе дә юк, колагы да юк, Үзе сукырны җитәкли.(таяк); 2) Җәй шакылдый бу чүкеч, Кыш шакылдый бу чүкеч, Ничек чыдый бу чүкеч?(тукран)3)Гөлдер-гөлдер гөл итекле, Гөлкәй кызыл читекле(күгәрчен4) Армый, талмый, Ат артыннан калмый.(арба)5) Бер кисмәктә ике төрле бал.( Йомырка)(интерактив тактада чишү)

-Укучылар, карагыз әле нәрсә килеп чыкты?

-Әйе,  Тукай .Ә кем соң ул Тукай кем әйтеп бирә.

-Молодцы, сез аның турында күп нәрсә беләсез.Ә безнең хәзерге ел нинди?

- Әйе, 2011 ел Татарстанда Тукай елы дип игълан ителде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге Указны 2011 елның 11 февралендә имзалады. Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулу уңаеннан һәм, әлбәттә, аның милли һәм дөнья мәдәниятенә керткән өлеше алдында баш ию, исемен һәм иҗади мирасын мәңгеләштерү максатында 2011 елны Татарстан Республикасы Тукайга багышлый.

в)«Туган тел» җырын тыңлау

г) «Эш беткәч, уйнарга ярый»(сәхнәләштерү)(укучылар шигырь укучылар конкурсына әзерләгәннәр иде.

д)китаплар күргәзмәсе һәм аңа багышлап ясалган материаллар белән танышу(папкалар, фотолар укучылар ясаган китапчыклар)

д) Әдипнең тормыш юлы белән таныштыру.

Бөек  шагыйрь Арча ягының Кушлавыч авылында 1886 елның 26 апрелендә (иске стиль буенча 14 апрельдә) Мөхәммәтгариф мулла гаиләсендә дөньяга килә. Малай туып дүрт ай ярым үткәч, Мөхәммәтгариф хәзрәт үлеп китә. Тол калган Мәмдүдәне (Габдулланың әнисен) Сасна мулласына кияүгә бирәләр. Бәләкәй Габдулланы авылның Шәрифә исемле фәкыйрь бер карчыгына вакытлыча асрамага калдыралар. Бераз соңрак аны үз әнисе яңа гаиләсенә алдыра.

Бәләкәй Габдулла монда ятимлекне генә түгел, ачлыкны да татый. Бабасы, күрше авыллардан икмәк сыныклары теләнеп алып кайтып, балаларын ач үлемнән саклый. Ә бервакыт баланы, Казанга баручы бер ямщиккә утыртып, ерак, билгесез сәфәргә озаталар. Теге ямщик исә Печән базарына килгәч: «Асрарга бала бирәм, кем ала?» — дип кычкырып йөри.

Халык арасыннан бер кеше чыгып малайны үзләренә алып кайта. Яңа бистә һөнәрчесе Мөхәммәтвәли абзый белән Газизә абыстай шулай итеп малайлы булалар. Соңрак аны яңадан Өчилегә озаталар. Бераздан соң малайны Кырлай исемле авылдан ир баласыз Сәгъди абзыйга уллыкка озаталар.

Камил Мотыйгый белән яшь Тукай, якынча 1905 ел

Шулай рухи яктан авыл, крестьян тормышын тәмам күңеленә сеңдергән Тукайны көннәрдән бер көнне Кушлавыч авылының Бәдретдин исемле кешесе эзләп таба да Уральскига алып китә. Уральск чоры

1895 елның кышында 18 көнле юлдан соң тугыз яшьлек Апушны Уральск шәһәрендәге татар бистәсенә сәүдәгәр Усманов Галиәскәр һәм аның хатыны Газизә йортына алып киләләр. Уральск халкы тарихта беренче мәртәбә ачыктан-ачык Беренче май демонстрациясен уздыра. Аннан җәй уртасында, көздә тагын берничә мәртәбә халык җыелышлары бу лып ала. Замандашларының сөйләвенә караганда, халык демонстрациясен куып таратканда, Тукайның җилкәсенә жандарм офицерының камчы очы да эләгә. 19051907 елларда Тукай бик кыю публицистик мәкаләләр белән чыгыш ясый. Галиәскәр вафат булганнан соң Тукай “Мотыйгия” мәдрәсәсенә күчеп килә. Мотыйгия мәдрәсәсендә монда Зөя өязе Кече Кайбыч авылыннан күчеп килгән Мотыйгулла хәзрәт Төхбәтуллин шәкертләргә фәлсәфә, астрономия фәннәре буенча дәресләр бирә, Омар Хәйям, Фирдәүси һәм башка дан казанган шәрык шагыйрьләренең эшләре белән таныштыра. Югары белемле алдынгы карашлы, бай китапханәгә ия булган бу шәхеснең Тукайның шагырь булып формалашуында роле чагыштыргысыз зур.

“Мотыйгыя” мәдрәсәсе каршында рус мәктәбе эшләп килгән. Алдан Тукай русча бер нәрсә дә аңламаган булса, берничә айдан соң йөгереп укый башлаган. Тора бара Габдулла- Пушкин һәм Лермонтов иҗаты белән мавыгып киткән. Нәкъ монда Тукайның рус һәм чит ил әдәбиятына мәһәббәте кабына. Иҗат юлының башында ул- укытучысының улына Казанда “Касыймия” мәдрәсәсендә укучы Камил Төхбәтуллинга бурычлы. 1905 елдагы революцион күтәрелү чоры Камилгә “Фикер” гәҗите, “Уклар” һәм «Новый век» журналын бастырырга мөмкинлек тудыра. Тукай бу басмаларда үзенең шигырьләрен киң җәмәгатьчелеккә чыгара.

Белемгә сусаган Тукай өчъеллык рус мәктәбенә кереп укый башлый. Мәдрәсәдә гарәп, төрек, фарсы телләрен бик яхшы үзләштергән малай кинәт кенә рус һәм Аурупа әдәбияты дөньясына чума.

1905 елның сентябрендә үк аның «Әлгасрелҗәдид» журналының реклама җыентыгында шигырьләре басыла. Ноябрьдә «Фикер» газетасы чыга башлый. Бераздан «Әл-гасрелҗәдид» күренә. Тукай инде монысында фактик редактор. Хыялда сатирик журнал чыгару. 1906 елның июнендә анысы да («Уклар») дөнья күрә. Монда да фактик редактор — Тукай.

Әмма туган туфрак шагыйрьне Казанга тарта.

Казан чоры

1907 елның сары яфраклар белән түшәлгән Казан урамына атлы повозкага утырып Тукай килеп керә. Шушы елның көзеннән Тукайның Казан чоры — халкына, Ватанына шигъри сүзен әйтер өчен бирелгән биш ел да сигез айлык дәвере башлана.

Казанда Тукай яңа дуслар таба. Болар: Фатих Әмирхан, Хөсәен Ямашев, Кәбир Бәкер, В.Бәхтияров, Галиәсгар Камал, С.Рахманколый, Гафур Коләхмәтов, бераз соңрак — Сәгыйть Сүнчәләй. Габдулла үзе теләгән әдәбият, журналистика өлкәсенә чума.

1910 елның башында журналист Әхмәт Урманчиев редакторлыгында сатирик журнал «Ялт-йолт» чыга башлый. Тукай бөтен көчен шушы журналга бирә, сатирик әсәрләренең бик күбесе «Ялт-йолт»та басыла. Ул шәһәрнең иҗтимагый эшләрендә актив катнаша, әйтик, «Шәрык клубы» программасындагы кичәләрдә концертлар, лекцияләрне оештыруда Г. Коләхмәтов, Ф. Әмирхан, Ф. Агеев, С. Рахманколый кебек алдынгы карашлы яшьләр белән бергә эшли. 1910 елның 15 апрелендә Шәрык клубында халык иҗаты буенча лекция укып, шәһәр яшьләрен таң калдыра.

1913 елның башында шагыйрьнең сәламәтлеге бик нык какшый. Ләкин ул иҗат эшен туктатмый. Тукайның соңгы айларында язган әсәрләре аның чын мәгънәсендә зур патриот, гражданин һәм тарихны тирәнтен аңлаган шәхес икәнен исбат итәләр.

1913 елның 15 апрелендә (иске стиль буенча 2 апреле) бөек шагыйрь Габдулла Тукайның гомере өзелә. Казан шәһәренең моңа кадәр андый күп халык җыйган җеназа күргәне булмый...

е) Физкультминутка.

Ак Бабай

Бөтен дөнья аппак булып кар яуганда,
Ишек алды, урам, түбә агарганда,
Аппак булып кайтып килә безнең Бабай,
Безгә төрле-төрле уенчык алган да.

Шатланышып без әйтәбез: «Рәхмәт, Бабай,
Сиңа тагын күп ел гомер бирсен ходай!»
Бабай, мескен, кар-яңгырга карамыйча,
Безне шатландырмак өчен йөри шулай.(күнегүләр эшләү)

   III. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.                                            а)Дәреслектәге материал белән укып танышу.                                         ә)түбәндәге сорауларга җавап бирү:                                                                     1) Г.Тукай турында нәрсәләр белдегез?                                                                2) Балалык еллары нинди шартларда үтә?                                                            3) Ул кайчан әдәбият белән кызыксына башлый?                                               4) Ул әдәбият өлкәсендә нинди эшләр башкара?  

Б)Мультфильм карау (Кызыклы шәкерт»)  

 IV. Йомгаклау. 

V. Өйгә эш бирү.                                                                                        Г.Тукайның тормыш һәм иҗат юлын сөйләргә өйрәнергә.

Эшне башкарды: Минзәлә шәһәре 1нче урта мәктәбенең татар теле  һәм әдәбияты укытучысы Фәррахова Резеда Рәҗәп кызы.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты буенча "Тамчы шоу"

Г.Тукай туган көннәрдә сыйныф сәгатьләрендә үткәрү өчен тәрбия чарасы....

Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты буенча "Тамчы шоу"

Г.Тукай туган көннәрдә сыйныф сәгатьләрендә үткәрү өчен тәрбия чарасы....

“МОГҖИЗАЛАР КЫРЫ” (Г. Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган уен)

Сыйныф Г. Тукай портреты, әдипләрнең Тукай турында әйткән сүзләреннән плакатлар, Г. Тукай әсәрләренә укучылар ясаган иллюстрацияләр, “Могҗизалар кыры” өчен ясалган плакат, барабан, магнитлы тактабелщн...

Г.Тукайның тормыш һәм иҗат юлына багышланган әдәби кичә.

Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗат юлы аша үз халкына , милләтенә хезмәт итүен, якты үрнәген бирү; шагыйрь иҗатына хөрмәт, сөю уяту,укучыларда шигьрият белән кызыксыну тәрбияләү, сәнгатьле укырга өй...

Г. Тукайның тормышы һәм иҗатына багышланган "Могҗизалар кыры"

Г. Тукайның тормышы һәм иҗатына багышланган "Могҗизалар кыры". Сыйныфтан тыш чара 6 сыйныф укучылары (рус төркеме) белән үткәрелде....

Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты

Татар әдәбиятыннан дәрес планы...