2 нче сыйныфның татар төркеме өчен сингапур структуралары кулланылган дәрес эшкәртмәсе. Сүз һәм җөмлә
план-конспект урока на тему

Билалова Зилә Марс кызы

2 нче сыйныфның татар төркеме өчен сингапур структуралары кулланылган дәрес эшкәртмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл suz_hm_zhoml.docx23.35 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Сүз һәм җөмлә

2 нче сыйныф.

Татар теленнән дәрес эшкәртмәсе.

Төзеде:  Аксубай муниципаль районы  3нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Билалова Зилә Марс кызы

Максатлар: 1. Сүзләрнең предметны, предметның эшен, хәрәкәтен һәм билгесен белдереп килүләрен искә төшерү. Сүзне җөмләдән аерырга, җөмлә төзергә өйрәтү. 2. Укучыларның фикерләү сәләтен, бәйләнешле сөйләм телен үстерү. 3. Кошларга карата кайгыртучанлык хисе тәрбияләү.

 Дәрес төре: Яңа материалны өйрәтү.

Җиһазлар: сюжетлы рәсемнәр, биремле карточкалар, кагыйдәләр язылган битләр, ребус .

Структуралар: Раунд Тэйбл, Сорт Кардс, Токин Мэт, Конэрс, Тэйк оф – Тач Даун, 20 сум самэри

                        Дәрес барышы.

Вакыт

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

BBL принциплары

Фикерләү культурасын үстерү

  (1 мин)   1.Оештыру өлеше

1 мин

Уңай психологик халәт тудыру.

-Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн, кунаклар!      

- Әйдәгез әле елмаегыз һәм кунаклар белән исәнләшегез. Барыгызга да яхшы кәеф, көннәрегезнең имин үтүен теләп татар теле дәресен башлыйбыз.                                                                          

Исәнләшү

Укучының теләге, модуляция

Үзара хезмәттәшлек һәм мөнәсәбәт

 (6 мин)                           2.Актуальләштерү

2 мин

-Әйдәгез, укучылар,иң башта фонетик зарядка ясыйк.( [к], [къ] авазларын кабатлау. Кошлар китә. Ак кар ява. Кыш килә. – җөмләләрен дөрес әйтү.

Хәзер дәфтәрләрне алмашып өй эшен тикшереп алыйк .

Укучылар  дәфтәрдәге өй эшләрен җилкәдәш иптәшләре белән алмашып укыйлар.

2 мин

Матур язу күнегүе.

-Балалар, бүгенге числоны һәм тактада язылган  җөмләләрне  дәфтәрләргә  матур итеп язабыз.

Матур язу күнегүен башкару.

Укучының теләге

Модельләштерү

2 мин

Баш миенә “һөҗүм”.

  1. Татар телендә ничә тартык аваз бар?
  2. Татар телендә генә булган тартык аваз хәрефләре?
  3. Рус теленнән кергән сүзләрдә генә язылучы һәм рус телендәгечә укылучы хәрефләр?
  4. Калын сузыкларны әйтегез.
  5. Тартык авазлар нинди ике төркемгә бүленәләр?

Укучылар җавабы

28 тартык аваз бар.

Тартык аваз хәрефләре : һ,ң, җ.

Бу хәрефләр: ц,щ.

Калын сузыклар: а, о, у, ы.

Яңгырау һәм саңгырау тартыкларга.

Укучының теләге, төгәллек

Вакыт,көтү, мөмкинлек

 (33 мин)                        3. Уку мәсьәләсен кую.

2 мин

-Балалар, бүгенге теманы ачыклау өчен  сез ребусны  чишәргә тиеш.

-Нинди сүзләр килеп чыкты? (...)

-Әйе, бик дөрес, сүз һәм җөмлә. Максатлар куйик әле, бу дәрестә без нәрсәләр белергә, нәрсәләр эшләргә тиеш?(...)

 Укучылар мин сезнең  бик актив булуыгызны, дөрес, төгәл җаваплар бирүегезне , хатасыз, матур язуыгызны көтеп калам. 

Ребус чишү

Сүз һәм җөмлә турында белемнәрне тирәнәйтү, җөмләләр төзү, сорауларга җавап бирү.

Төгәллек, модуляция

Әйләнә-тирә, вакыт

                                                   4. Уку мәсьәләсен чишү.

3 мин

-Балалар, безнең туган телебез сүзләргә бик бай. Сүзләр төрле төркемнәргә бүленәләр. Беренче сыйныфта өйрәнгәннәрдән искә төшерик әле, нинди төрләргә аердык икән без аларны?  Сезгә тактадагы сүзләр ярдәм итәр.   -Әйе, предметны белдергән сүзләр. Алар нинди сорауга җавап бирә? (кем? нәрсә?)          -Кем соравына нинди сүзләр генә җавап бирә?(...) (Кагыйдәне уку)                                    -Сүзләрне тагын нинди төрләргә аердык, сорау куеп карыйк? (нишли?)                                        -Предметның нәрсәсен белдерә? (эшен, хәрәкәтен) (Кагыйдәне әйтү һәм уку)                  -Калган сүзләрне нинди төркемгә кертәбез, алар нинди сорауга җавап бирәләр?(...) (Кагыйдә әйтү һәм чагыштырып уку)

Укучылар  тактада язылган кыз, кошлар, оча, матур, сайрый, кечкенә, сандугач, җырлый сүзләрен укып сорауларга җавап бирәләр.

Төгәллек, укучының теләге, материалны җиткерү

Вакыт, мөмкинлек, модельләштерү, тел

2 мин

Тэйк оф – Тач Даун структурасы.

-Укучылар, мин сүзләр укыйм, ә сез бары тик предметны белдергән сүзләргә генә басасыз.

Өстәл, матур, оча, малай,  җырлый, укытучы, кечкенә, китап, кар, салкын, килә, кыш, мәктәп, әни.

Үтәү

Укучының теләге

Вакыт, тел

  3 мин

Сорт Кардс структурасы.

-Мин ике өстәлгә дә сүзләр язылган карточкалар бирәм, сез аларны төрләргә аерырга тиеш буласыз.

Зур, кечкенә, ямьле, җылы, оча, кайта, сайрый, саклый, сандугач, тургай, карлыгач, сыерчык.

Зур, кечкенә, матур, салкын, оча, эзли, ашый, көтә, чыпчык, күгәрчен, песнәк, карга.

-Мактыйк әле үзебезне:Афәрин!!!

Сүзләр төркемнәргә аеру

Укучының теләге

Үзара хезмәттәшлек һәм мөнәсәбәт

4 мин

Конэрс структурасы.

-Балалар, мин сезгә карточкалар бирәм .Сез аларны игътибар белән укыгыз, үзегезнең сүзләргә туры килгән тиешле почмакка барып басыгыз.

1. кыш,  көн, кар,  агач, елга, боз, чана, чаңгы, тимераяк

2. көлә, тама, чыга, шуа, укый, яза, сикерә, елый, йөзә

3.Җылы, салкын, ак, ямьле, суык, усал, ялкау, тырыш.

  Хәзер ни өчен бу почмакны сайлавыгызны аңлатырга кирәк.Кемнең чәче озын, шул кеше аңлата.

Үтәү, аңлатып бирә белү.

Укучының теләге, төгәллек

Вакыт, тел

2 мин

Дәреслек белән эшләү.

-Укучылар, дәреслекләрегезнең 54нче битен ачыгыз, 147нче күнегүне табыгыз. Биремне беренче өстәлнең беренче номерлы укучысы укый.(...)

Җавап бирә икенче өстәлнең икенче номерлы укучысы.(...)

-Дөрес, Афәрин! Хәзер искә төшерик әле, җөмлә нәрсәләрдән төзелә?

Үтәү, аңлатып бирә белү.

Җөмлә сүзләрдән төзелә.

Укучының теләге, төгәллек

Вакыт, тел

7 мин

Сорау – җавап эше.

-Балалар, игътибарыгызны тактада бирелгән күнегүгә юнәлтегез. Беренче өстәлнең  өченче номерлы укучы язмаларны укый.    

                 Кошлар.

Кыш. Салкын.Кошлар оча. Алар ашарга эзлиләр. Алсу  кошларны ашата.

-Биредә нәрсәләр язылган?

-Безнең сөйләм нәрсәләрдән тора?

-Әгәр җөмләләр булмаса ничек аралашыр идек?(...)

-Җөмләдәге сүзләр ничек бәйләнәләр?

-Җөмлә нәрсәне белдерә?

-Җөмлә ничек төзелә?

-Дөрес җавап бирүче укучыларны мактыйк әле:Афәрин!.

-Хәзер җөмләләрне дәфтәрләрегезгә күчерегез һәм кем? нәрсә? нинди? нишли? Сорауларына җавап бирүче сүзләрнең астына сызыгыз.

Сорауларга җавап бирү.

Җөмләләр.

Җөмләләрдән.

(...)

Мәгънә буенча.

Тәмамланган уйны.

Бер, ике, өч яки аннан да күбрәк сүзләрдән төзелә.

Укучының теләге, төгәллек

Вакыт, тел

3 мин

Раунд Тэйбл структурасы.

-Укучылар, безнең биремнәр, җөмләләр нәрсәләр турында булды? (Кошлар)

Хәзер сезгә бирелгән кәгазьгә чиратлашып колар турындаберәр җөмлә язасыз.

Җөмләләр язу.

Укучының теләге

Үзара хезмәттәшлек һәм мөнәсәбәт

7 мин

Токин мэт

-Укучылар, җөмлә турында булган белемнәрегезне күрсәтегез.

Эшне башкару, токин мэтның презентациясе

Кабатлау, нәтиҗә ясау

(консолидация)

Үзара хезмәттәшлек һәм мөнәсәбәт, кызыксынуны белдерә һәм сорау бирә белү

(3 мин)                        5.Рефлексия

3 мин

-Укучылар , бүгенге  дәрестә сүз нәрсә турында барды?(...)

-Сүзләр нәрсәләрне белдерәләр?(...)

-Җөмлә нәрсәләрдән тора?(...)

-Җөмлә нәрсәне белдерә?(...)

Кошлар турында нинди тәрбия алдыгыз?(...)

Укучы җавабы

Нәтиҗә ясау, кабатлау (консолидация)

Көтү, төрле фикерләргә игътибар бирү

   (2 мин)                      6.Йомгаклау

2 мин

1.Өйгә эш бирү: 20 сум самэри (кошлар турында хикәя язарга)

2.Билгеләр кую.

Укучыларның үзбәяләре

Укучы теләге, төгәллек

Үзара хезмәттәшлек һәм мөнәсәбәт,тел


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар халык авыз иҗаты.1 нче сыйныфның татар төркеме өчен әдәби укудан презентация.

Татар халык иҗаты әсәрләре белән кыскача таныштыру. Укучыларда ана телен өйрәнүгә кызыксыну,  омтылыш, эзләнүгә теләк уяту. Татар теленә карата хөрмәт һәм ихтирам  тәрбияләү, телнең чисталыг...

Татар әдәбиятыннан эш программасы (9 нчы сыйныфның татар төркеме өчен)

Татар әдәбиятыннан эш программасы (9 нчы сыйныфның татар төркеме өчен)...

Татар теленнән эш программасы (9 нчы сыйныфның татар төркеме)

Татар теленнән эш программасы (9 нчы сыйныфның татар төркеме)...

2 нче сыйныфның татар төркеме өчен сингапур структуралары кулланылган дәрес эшкәртмәсе. Р.Вәлиева “Кыңгырау чәчәк”

2 нче сыйныфның татар төркеме өчен сингапур структуралары кулланылган дәрес эшкәртмәсе....

6 нчы сыйныфның татар төркеме өчен татар теленнән эш программасы.

6 нчы сыйныфның татар төркеме өчен татар теленнән эш программасы. Бухарова М.Р....

2 нче сыйныфның татар төркеме өчен татар теленнән эш программасы

Татар төркеме өчен татар теленнән эш программасы...

8 нче сыйныфның татар төркеме өчен туган (татар) телдән контроль – үлчәү материаллары

  8 нче  сыйныфның татар төркеме өчентуган  телдән контроль – үлчәү материаллары...