Билалова Зилә Марс кызы

Татар теле һәм әдәбияты укытучысының шәхси сайты

Иң татлы тел - туган тел, анам сөйләп торган тел.

Профессия: учитель

Профессиональные интересы: "Шигъри сәйләннәр" түгәрәген җитәклим

Увлечения: Бәйгеләрдә катнашам, шигырьләр язам, укучылар белән туган телгә бәйле төрле чаралар үткәрәм

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: пгт Аксубаево

Место работы: Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы Муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе “Аксубай 3 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе”

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/bilalova-zil-mars-kyzy
Тел - халык күңеленең кыңгыравы. Ә кыңгырау - кагылмасаң чыңламый. Әйдәгез, шушы кыңгырауны ешрак кагыйк. Ул тутыкмасын, тавышы гел саф, гел матур булсын, аның моңы еракка яңгырасын. (Фәнис Яруллин)

     Туган телем! Бу сүзләр нинди газиз, нинди кадерле! Ул бик күп буыннар аша безгә килеп ирешкән байлык, хәзинә. Туган телебезне саклау, үстерү, аның матурлыгы һәм сафлыгы өчен көрәшү - халкыбызның, бигрәк тә татар теле укытучыларының изге бурычы. 

О себе

         Мин Аксубай районы Карасу авылында туганмын. Урта белемне туган авылымда алдым. Аннан соң Казанда Татар дәүләт гуманитар институтында укытучы һөнәрен үзләштердем. Әти - әнием  йортында, мәктәбемдә салынган туган тел орлыгы биредә матур гөл булып чәчәк атты. Танылган язучылар, шагыйрьләр,  галимнәр белән аралашу татар теленең зәукын, бөтен нечкәлеген аңларга өйрәтте.

       Һөнәремнең тәмен  Яңа Кармәт мәктәбендә татый башладым. Хезмәт юлымны Аксубай 3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә дәвам иттем. Биредә эшләү миңа бик ошый. Укучыларның татар телен, туган телне өйрәнүгә булган кызыксынучанлыгы, омтылышлары миңа илһамланып, бар сәләтемне   куеп укыту өчен  көч бирә, иңнәремә канат куя. Менә инде 13 ел укытучы һөнәрен яратып башкарам. Шул вакыт аралыгында ирешкән уңышларыбыз да аз булды дип әйтмәс идем. Бигрәк тә шигырь язу, сәнгатьле сөйләү бәйгеләрендә бик күп призлы урыннарны яуладык. Ләкин зур җиңүләребез әле алда дигән өмет белән бар тырышлыгымны һәм сабырлыгымны куеп хезмәтемне  дәвам итәм .

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Иң якын дускаем,

          Киңәшчем ул - ...Китап.

                                                               (Җ. Тәрҗеманов)

      Чыннан да, китап  ул-  игелекле  дус, киңәшче, туры юл күрсәтүче. Алар безгә кадәр булган күпме  буыннарның  акылын, белемен  үзләренә  туплаган  тиңдәшсез зур байлык.  Һәр  яңа  буын  аңардан  белем  ала. Китапларны күп  укыган кешенең  күңелендә  начарлыкка  урын  юк, чөнки  ул  китаплардан  яхшыны  яманнан  аерырга, үзендәге  әйбәт  һәм  начар  гадәтләрне  бәяли белергә өйрәнә. Китапларда кешелекнең бөтен  уй- фикерләре, бай тәҗрибәсе, гыйлеме, күпкырлы  тирән  мәгълүматы   туплаганган. Юкка гына акыл ияләре "Китап- тормыш  көзгесе", "Китап- галим, телсез  мөгаллим", "Китапта үткәннең каны, бүгенгенең  җаны, киләчәкнең таңы" дип язып калдырмаганнар. Тирән  мәгънәгә ия  булган  әлеге  сүзләр  буыннан- буынга  тапшырылып  килә. Бу милли хәзинәбезнең ни дәрәҗәдә кадерле, кирәкле булуына,  аны уку һәм саклау зарурилыгына басым ясый.

      Безнең  мәктәп  китапханәсе  дә, районүзәк  китапханәсе  дә китапларга бик  бай. Даими рәвештә, ел дәвамында  яңа  китаплар  кайтып  тора. Матур  рәсемле, эчтәлекле  китаплар  да  күп алар  арасында. Һәр буын вәкиленә укырга бөтен мөмкинлекләр дә бар. Укытучы буларак, безнең максатыбыз әлеге байлыкка укучыларыбызны җәлеп итү. Аларны яратып һәм кызыксынып укырга күндерү.

Моё портфолио

         Мин, Билалова Зилә Марс кызы, татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшлим. Югары белемле хезмәткәр. Педагогик эш стажым 13 ел. 

         Укучыларымда  туган  телебезгә  мәхәббәт  тәрбияләүне төп бурычым дип саныйм. Һәр кеше туган теле аркылы дөньяны танып белә, аралаша башлый. Тел ул - яшәешнең алтын ачкычы.  Үз телен яраткан, белгән кеше генә чит телләрне дә өйрәнә, мәгънәсенә төшенә, үзләштерә ала. Без туган телебезне буыннан-буынга күчерергә аны сакларга һәм якларга бурычлы. Шул максаттан чыгып, дәресләремне укучыларыма кызыклы һәм күңелләренү үтеп керерлек итеп үткәрергә тырышам. Яңа  мәгълүмати технологияләр, төрле алымнар  кулланып  укытам. Республика, Россия күләмендә үткәрелгән төрле бәйгеләрдә катнашып, уңышлы урыннар  яулыйм. Халыкара конкурсларда уңышлы катнашам.  Укучылар белән төрле әдәби кичәләр, әкият, шигырь  кичәләре, викториналар, театр кунакханәләре, татар халкының милли йолаларын  үткәрәбез. Әлбәттә, бу бәйрәмнәрдә укучыларыбыз бик теләп катнаша. 

         Минем туган телгә булган мөнәсәбәтем, тормыш юнәлешем үзем иҗат иткән түбәндәге шигыремдә ачак күренә.

                                             Мин татарча сөйләшәм          Мин татарча сөйләшәм.                                              

       Күкрәк киереп, иркен сулап,                               Бүген белән киләчәкне

       Үз телемдә гөрләшәм.                                         Нык бәйләп аркан ишәм,

       Һич оялмыйм, һич кызармыйм,                          Югалмасын газиз телем,

       Мин татарча сөйләшәм.                                       Мин татарча сөйләшәм.

 

       Нәселемнең бүләге ул,                                         Һәр сүзе күңелгә якын,                                                       

       Ерак буынга дәшәм:                                             Ишетү, әйтү татлы.

       Рухыгызны хөрмәт итеп,                                     Энҗе - мәрҗән кебек телем,

       Мин татарча сөйләшәм.                                       Асыл ташлардан затлы.

 

       Газиз халкым, синең  алда                                    Кирәк булса менәм тауга,

      Туган телдә эндәшәм:                                            Тирән упкынга төшәм,

      Милләтемнең хакын яклап,                                   Телемә дан, шөһрәт теләп,

      Мин татарча сөйләшәм.                                         Мин татарча сөйләшәм.

 

Видео:

Добавить грамоту в портфолио
Портфолио: