2 нче сыйныфның татар төркеме өчен сингапур структуралары кулланылган дәрес эшкәртмәсе. Р.Вәлиева “Кыңгырау чәчәк”
план-конспект урока по теме

Билалова Зилә Марс кызы

2 нче сыйныфның татар төркеме өчен сингапур структуралары кулланылган дәрес эшкәртмәсе. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kyngyrau_chchk.docx18.7 КБ

Предварительный просмотр:

                                                                                                                                               

Тема: Р.Вәлиева “Кыңгырау чәчәк”

2нче сыйныф (татар төркеме)

Әдәби укудан  дәрес эшкәртмәсе.

Төзеде: Аксубай муниципаль районы 3нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Билалова Зилә Марс кызы

Максатлар: 1) укучыларны иҗади фикерләргә күнектерү, әдәбият теориясеннән файдаланып, әсәргә анализ ясарга өйрәтү;

2) укучыларның шәхси тапкырлыгын, инициативага сәләтен, омтылышын, ихтыяр көчен үстерү, иҗат мөикинлекләрен ачу өчен шартлар тудыру, проект эше башкарып, үз эшеңне тәкъдим итәргә өйрәтү;

3) табигатькә сакчыл караш тәрбияләү, дуслыкны аңларга өйрәтү.

Дәрес төре: катнаш дәрес.

Җиһазлар: сюжетлы рәсемнәр, карточкалар, ребус,  Р.Вәлиева  портреты.

Структуралар:  тэйк оф- тач даун,финкин мэпс (карта-шар), чыгу билеты,  финк –райт  - раунд  робин.

                                                                                 

  Дәрес барышы.

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре

1. Оештыру өлеше

-Исәнмесез, балалар!

Хәерле көн!(...)

-Бер-берегезгә матур итеп елмаеп, теләктәшлек белдереп елмаегыз һәм утырыгыз.

 

Исәнләшү

2.Актуальләштерү

-Укучылар, мин сезгә үзбәя карточкаларын таратам, сез дәресне өч өлешкә бүлеп үзегезгә һәм төркемгә бәя бирәсез. Бу сезнең “Чыгу билетыгыз” булып торачак.

-Әйдәгез, үткән дәрестә өйрәнгәннәрне искә төшерик әле.

 Без нинди әсәрне укыдык? (...)

-Аны кем язган? (...)

-Бу әсәр кайсы төргә керә: шигырьме, хикәяме, әкиятме?(...)

-Ә нәрсә ул шигырь?

-Шигырь –рифмага салынган әсәр.

-Өйгә нинди эш бирерлгән иде?(Сорауларга җавап әзерләргә, мәкаль ятларга.)

Сорауларга җавап бирү, ятлаган мәкальләрне сөйләү.

Төгәллек

3. Уку мәсәләсен кую.

-Укучылар, бүген без өйрәнергә тиешле теманың исеме менә шушы ребуска яшеренгән. Бергәләп аны чишик әле.

-Әйе, кыңгырау чәчәк. Без сезнең белән бүген “Кыңгырау чәчәк” шигырен укыйбыз. Аны кем язган икән? (...)

 -Дөрес,Р.Вәлиева.  Без дәрес тә нишләргә, нинди белем алырга тиеш? (Әсәрне сәнгатьле укырга, төп геройларына бәя бирергә, әсәрнең нәрсә турында икәнен ачыкларга, нинди тәрбия алып булганын әйтергә)

Укучылар, бүген дәрестә белем алу өчен бөтен тырышлыгыгызны куюыгызны, сәнгатьле, матур укуыгызны, дөрес, төгәл җаваплар бирүегезне көтеп калам.

Укучылар ребус чишәләр. Анда  кыңгырау чәчәк  сүзе килеп чыга.  Шигырьнең авторын билгелиләр һәм дәрескә максат куялар.

Төгәллек, модуляция

4. Уку мәсьәләсен чишү.

1.Әсәрне укучыларга тыңлату. Тыңлар алдыннан куелган сораулар: әсәрнең төре нинди, геройлары кемнәр?

2.Сүзлек эше.(нәфис, назлы, талгын, яклаучы сүзләрен үзләштерү)

3.-Балалар, бу нинди әсәр: шигырьме, хикәяме, әкиятме?(...)

-Нәрсә ул әкият? (Әкият – чынбарлыкта булмый торган тылсымлы хәл)

-Яхшы, ә хикәя –нәрсә? (Хикәя – чынбарлыкта булган  яки  булырга мөмкин булган хәл)

-Дөрес, җавап бирүчеләрне бергәләп мактыйк әле: Афәрин!

4.Хәзер әкиятне сәнгатьле итеп үзегез укып күрсәтегез.

Үтәү, сорауга җавап бирү. Сәнгатьле итеп әкиятне  уку.

Укучының теләге, төгәллек

5. Тэйк оф- тач даун структурасы. Ял итеп алыйк. Мин сүзләр укыйм, сез әсәр белән бәйләнеше булган сүзләргә басасыз, бәйләнеш булмаса, селкенми утырасыз.

   (җәй, кыш, бүре, кыңгырау чәчәк, төлке, куян, кыз, буран, малай, дуслык, әби, аяк, кул, аю, роза чәчәге)

Үтәү, сорауга җавап бирү.

Укучының теләге, төгәллек

6.Тактадагы рәсемнәр өстендә эш.

1)-Кыңгырау чәчәк нәрсәгә охшаган, ни өчен аны кыңгырау чәчәк дип кушканнар?(...)

-Әкияттә безгә тагын кемнәр очрады, ни өчен аларны белдергән сүзләр баш хәрефтән язылган?(...)

2)Тактада бирелгән сүзләрне укып  мәгънәләрен аңлату.

Рәсемнәр буенча сорауларга җавап бирү.

Укучының теләге, аңлатып бирү, төгәллек

 7.Финк –райт  - раунд  робин структурасы. Уйлыйбыз, язабыз һәм фикер алышабыз. Сезнең бурыч- әкиятнең геройларын язу һәм аларга бәя бирү.Тактадагы терәк сүзләрне файдалана аласыз.

(матур, яхшы дус, ярдәмчел, кайгыртучан, ягымлы, усал, табигатьне саклый торган, нәфис, тәмле телле, назлы, кечкенә, яхшы күңелле)

Эшне башкару

Укучының теләге

8.Сорау – җавап эше.

-Әкият нәрсә турында?(...)

-Алар арасында нинди мөнәсәбәт?(...)

-Автор бу әкият аша укучыларга нинди ике фикерне җиткерә, нинди киңәшләр бирә?(табигатьне сакларга, дусларны сакларга һәм якларга

-Кыңгырау чәчәкне өзәргә ярыймы? Ни өчен?(кызыл китапка кертелгән)

-Ни өчен дуслыкның нинди булуы турындагы сүзләрне Кыңгырау чәчәк әйтә?(Чөнки ул дусты яхшы эш эшләгәнгә күрә генә яшәвен дәвам итә алды. Гүзәл чәчәк аркылы дуслыкның да матур хис икәне күрсәтелә.)

Үтәү, сорауга җавап бирү.

төгәллек

9. Финкин мэпс (карта – шар) структурасы.

Дус кешенең нинди булырга тиешлеген  язу.

Эшне башкару

төгәллек

10.Проект эше.

1)-Язучы Р.Вәлиева безгә матур әкият язып бүләк иткән. Хәзер өстәл №1 укучылары әкиятнең иң ошаган өлешенә рәсем ясыйлар  һәм исем кушалар. Ә өстәл №2  укучылары дуслык турында кечкенә хикәя язалар.

2) Эшләрне яклау этабы.

Проект эшен әзерләү һәм аны яклау.

Укучының теләге

5. Рефлексия

11.-Укучылар,  бүгенге дәрестә нәрсә турында сүз алып бардык?(...)

-Сезгә дәрес ошадымы?(...)

-Кайсы биремнәрне эшләргә авыр булды?(...)

-Нинди яңа белемнәр алдыгыз? (...)

12.Чыгу билетларын тапшыру.

Укучы җавабы

Нәтиҗә ясау, кабатлау (консолидация)

6. Йомгаклау

Өйгә эш бирү:

1.Әкиятне сәнгатьле укырга өйрәнергә, сорауларга җавап әзерләргә; иллюстрация ясарга.

2. Билгеләр кую.

Укучыларның үзбәяләре

Укучы теләге


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар халык авыз иҗаты.1 нче сыйныфның татар төркеме өчен әдәби укудан презентация.

Татар халык иҗаты әсәрләре белән кыскача таныштыру. Укучыларда ана телен өйрәнүгә кызыксыну,  омтылыш, эзләнүгә теләк уяту. Татар теленә карата хөрмәт һәм ихтирам  тәрбияләү, телнең чисталыг...

Татар әдәбиятыннан эш программасы (9 нчы сыйныфның татар төркеме өчен)

Татар әдәбиятыннан эш программасы (9 нчы сыйныфның татар төркеме өчен)...

Татар теленнән эш программасы (9 нчы сыйныфның татар төркеме)

Татар теленнән эш программасы (9 нчы сыйныфның татар төркеме)...

2 нче сыйныфның татар төркеме өчен сингапур структуралары кулланылган дәрес эшкәртмәсе. Сүз һәм җөмлә

2 нче сыйныфның татар төркеме өчен сингапур структуралары кулланылган дәрес эшкәртмәсе...

6 нчы сыйныфның татар төркеме өчен татар теленнән эш программасы.

6 нчы сыйныфның татар төркеме өчен татар теленнән эш программасы. Бухарова М.Р....

2 нче сыйныфның татар төркеме өчен татар теленнән эш программасы

Татар төркеме өчен татар теленнән эш программасы...

8 нче сыйныфның татар төркеме өчен туган (татар) телдән контроль – үлчәү материаллары

  8 нче  сыйныфның татар төркеме өчентуган  телдән контроль – үлчәү материаллары...