Муса Җәлилгә багышланган шигырь.
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 11.07 КБ |
Рәхмәт сиңа, Муса Җәлил!
Рәхмәт сиңа, Муса Җәлил!
Рәхмәт булганың өчен,
Җанлы шигырьләреңнән
Тоям тәрбия көчен.
Ялкын тулы әсәрләрең
Һаман да дөрли, яна.
Сугышның ачы сагышы
Күздән яшь булып тама.
Шигырьләрең ача миңа
Батыр горурлык төсен,
Мәңге дошманга буйсынмас,
Баш имәс егет көчен.
Иҗатыңнан үрнәк алам:
Сөям җирне, халкымны;
Бурычымны беләм илгә,
Түлисе зур хакымны.
Муса агам – ил батыры,
Күрсәткән юлың якты,
Матур гөлдәй өметләрең
Күңелдә чәчәк атты.

Бородино. М.Ю. Лермонтов

Интересные факты о мультфильме "Холодное сердце"

Заповеди детства и юности

«Течет река Волга»

Две лягушки