Җөмләнең баш кисәкләре. 4 нче сыйныфның татар төркеме өчен дәрес эшкәртмәсе
план-конспект урока на тему

Билалова Зилә Марс кызы

4 нче сыйныфның татар төркеме өчен сингапур структуралары кулланылган дәрес эшкәртмәсе. Җөмләнең баш кисәкләре

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 4_kl._zhomlnen_bash_kisklre.docx24.16 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:  Җөмләнең  баш кисәкләре.

4нче сыйныф.  Татар теленнән дәрес эшкәртмәсе.

Төзеде:  Аксубай муниципаль районы 3нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Билалова Зилә Марс кызы

Максатлар:  1. Укучыларга җөмләнең баш кисәкләре турында мәгълүмат бирү. Аларның синди сүз төркемнәре белән белдерелүен аңлату.

                        2. Укучыларның иҗади фикерләвен, бәйләнешле сөйләмен үстерү. 3. Көзге табигатькә соклану тәрбияләү.

Дәрес төре: Яңа материалны өйрәнү.

Җиһазлар:    биремле  карточкалар , кроссворд, кагыйдәләр язылган битләр, сюжетлы рәсемнәр, агач сыман карталар.

Структуралар:  сималтиниус релли тейбл, финк-райт- раунд  робин, тэйк оф- тач даун, конэрс, финкин мэпс, чыгу билеты.

                                                                           Дәрес барышы.

Вакыт

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

BBL принциплары

Фикерләү культурасын үстерү

(1 мин)                               1. Оештыру өлеше

1мин

-Исәнмесез, укучылар! (...)

-Барыгызга да хәерле көн , утырыгыз.

Тәрәзәдән безне көз күзәтә,

Кысып сары керфек күзләрен.

Үзе ачкач белем ишекләрен,

Карыйдыр ул дәрес билгеләрен.

   Тәрәзәдән караучы көз дә, мин дә сезнең дәрестә бик актив, тырыш булуыгызны, дөрес , төгәл җаваплар бирүегезне көтәбез.

Исәнләшү

Укучының  теләге, модуляция

Үзара хезмәттәшлек һәм мөнәсәбәт

  (6 мин)                                     2. Актуальләштерү

3 мин

-Укучыларым,искә төшерик әле, узган дәрестә без нәрсә турында сүз алып бардык? (...)

-Әйе, җөмлә төрләре. Нинди җөмлә төрләрен беләсез?(...)

    Хәзер  баш миенә “һөҗүм” ясап алыйк.

  1. Нинди сүз төркемнәрен беләсез?
  2. Исем нәрсәне белдерә, нинди сорауларга җавап бирә?
  3. Сыйфат нәрсәне белдерә, нинди сорауларга җавап бирә?
  4. Фигыль турында нәрсәләр беләсез?
  5. Нинди төр алмашлыкларны беләсез?

(Баш мие кабынуы куллар белән ишарәләп күрсәтәбез)

Укучылар җавабы

-Җөмлә төрләре.(...)

- Хикәя, өндәү, сорау җөмләләр.

Сүз төркемнәре буенча җаваплар.

Укучының теләге, төгәллек

Вакыт, көтү, мөмкинлек

3 мин

Өй эшен тикшерү.

-Өй эшен сималтиниус  релли тэйбл структурасы белән тикшерәбез.

  Хаталар таба алдыгызмы, кемнәрнең нинди тәкъдимнәре бар?

Укучылар  өйдә эшләгән эшләрен дәфтәрләрне  җилкәдәш  партнер белән алмашып  тикшерәләр.

Төгәллек

Үзара хезмәттәшлек

  (3 мин)                                 3. Уку мәсьәләсен кую.

3 мин

-Балалар, без бүген өйрәнәсе теманың күрсәткече шушы кроссвордта яшеренгән, аны бергәләп чишик әле.

1. Кем? Нәрсә? соравына  җавап бирүче сүз төркеме.

2. Көзен алтынга буялып җиргә коела.

3. Авазның язудагы тамгасы.

4. “Тәмле сүз” хикәясенең, “Үрдәк беренчелекне алган” әкиятенең авторы.

5. Кушымчасыз килеш.

6. Г.Тукай  Шүрәле турында нәрсә язган?

7. “Тәмле” сүз.

 - Димәк бүгенге дәрестә без нәрсә турында сөйләшәбез? (ия белән хәбәр)

- Дәресебезнең төп максаты нәрсә була? (ия белән хәбәр турында белемнәрне тирәнәйтү)

Кроссворд чишү

и

с

е

м

я

ф

р

а

к

х

ә

р

е

ф

Ә

м

и

н

ә

б

а

ш

ә

к

и

я

т

р

ә

х

м

ә

т

Төгәллек, модуляция

Әйләнә-тирә, вакыт

 (30 мин)                      4.Уку мәсьәләсен чишү.

7 мин

Тактада бирелгән хикәя  өстендә эшләү. (Чиратлап җөмләләр уку, баш кисәкләрен табу, нинди сүз төркемнәре белән белдерелүләрен әйтү, хәбәрнең җөмләдәге урынын билгеләү.)

 Көзен көннәр кыскара, төннәр озая. Кош-кортлар, барча җәнлекләр кышка әзерләнәләр. Әнә керпе гөмбә җыя. Агачлардан сары яфраклар коела. Күкне соры болытлар каплаган. Салкын җил исә. Озакламый яңгыр явар.

  • Укучылар, хикәядә сүз нәрсә турында бара?(көз)
  • Әйдәгез, көзгә мөнәсәбәтебезне белдереп бер җөмлә яязыйк әле. (Без көзне яратабыз.)

Ия нинди сүз төркеме белән белдерелде? (алмашлык)

  Баш кисәкләрне тикшерү тәртибе: Кем? Без. Бу җөмләнең иясе, аның астына бер сызык сызабыз, ул алмашлык белән белдерелгән. Без нишлибез? Яратабыз. Бу хәбәр, аның астына ике сызык сызабыз, фигыль белән белдерелгән.

    Нәтиҗә:

-Ия турында нәрсәләр белдегез? Ия булып килгән исемнәр нинди килештә? Хәбәр турында ниләр белдегез? (...)

   Хәзер менә бу шигырь юлларын укыйк әле.

      Оча яфрак, уйный яфрак

      Һаваларда әйләнеп.

     Бүген, бүген, бүген, бүген

      Яфракларның бәйрәме.

Ия белән хәбәрне табыгыз, хәбәрнең урынын әйтегез? (...)

-Укучылар,  аһәңле  булсын өчен, кайбер очракта шигырьләрдә хәбәр  иядән алда килә.

Укучылар җавабы

Укучының теләге, төгәллек

Вакыт, көтү, мөмкинлек

2 мин

Тэйк оф-тач даун структурасы.

-Балалар, мин кечкенә җөмләләр укыйм һәм я ияне, я хәбәрне кабатлап әйтәм. Ияне кабатласам, басасыз, хәбәргә урыннарда каласыз.

Көз җитте. Җил исә. Яфраклар оча. Алар коелалар. Яңгырлар ява. Җир йоклый. Ул арыган.

Үтәү, сорауга җавап бирү

Укучының  теләге, төгәллек

вакыт

2 мин

-Хәзер тактада бирелгән сүзләрдән җөмләләр төзибез. Бурычыбыз шул җөмләләрнең баш кисәкләрен табу, сүз төркемнәрен билгеләү.

1) Вакыт, көз,-, алтын.

2) Табигать, матур, көзге, сокландыргыч.

Биремне эшләү. Җөмләләр төзү һәм тактага язу.

  1. Көз – алтын вакыт.
  2. Көзге табигать сокландыргыч матур.

(ия белән хәбәрне табу, сүз төркемнәрен әйтү)

Укучының теләге, төгәллек

Үзара хезмәттәшлек һәм мөнәсәбәт, вакыт, тел

3 мин

Матур язу күнегүе.

-Балалар, бүгенге числоны һәм  теманы язабыз. Үзегез төзегәг җөмләләрне дәфтәргә матур итеп күчереп куябыз һәм ия белән хәбәрнең астына сызабыз.

Эшне башкару

Укучының теләге

Модельләштерү

7 мин

Дәреслек белән эш.

Финк – райт – раунд  робин  структурасы буенча 77нче күнегүне эшлибез. Сез төркем белән текстны тәрҗемә итәргә һәм ия белән хәбәрен табарга тиеш.

 (Дөрес җавапларны 2нче һәм 3нче номерлы укучылар укый.)

Биремнәрне үтәү, дөрес  язу

Аңлатып бирү. төгәллек

вакыт

3  мин

 Финкин мэпс структурасы.

  • Балалар, мин сезгә агач сыман карталар таратам. Сез бүген өйрәнгәннәрне шул картага дөрес итеп  бүлеп язарга тиеш.

Эшне башкару, презентацияләү

Кабатлау, нәтиҗә  ясау

вакыт

3 мин

Конэрс структурасы.

Мин сезгә корточкалар таратам. Анда я ия, я хәбәр төшеп калган. Сез төшеп калган җөмлә кисәген язасыз да шул  җөмлә кисәге язылган почмакка басасыз.

Һәр почмактагы озын чәчле укучы дөрес җавапларны укый.

Эшне башкару

төгәллек

Үзара хезмәттәшлек һәм мөнәсәбәт, әйләнә - тирә

3 мин

Чыгу билеты.

Бирелгән битләргә сюжетлы рәсемнәр буенча җөмләләр төзеп язу һәм  баш кисәкләрнең астына сызу.

Җөмләләр язу, баш кисәкләрнең астына сызу

Иҗади фикер йөртү

Көтү

(3 мин)              5. Рефлексия

3 мин

-Укучылар, сезгә өч сорау: 1) бүгенге дәрескә кадәр җөмләнең баш кисәкләре  турында нәрсә белә идегез? (...) 2) Бүген нәрсә үзләштердегез? (...) 3) Нинди тәкъдимнәрегез бар?(...)

Укучы җавабы

Нәтиҗә ясау, кабатлау (консолидация)

Көтү, төрле фикерләргә игътибар бирү

(2 мин)               6. Йомгаклау

2 мин

  1. 80 сум самэри “Алтын көз килде”.
  2. Билгеләр кую.

Өй эшен көндәлекләргә язу.

Укучыларның үзбәяләре

Укучы теләге


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар халык авыз иҗаты.1 нче сыйныфның татар төркеме өчен әдәби укудан презентация.

Татар халык иҗаты әсәрләре белән кыскача таныштыру. Укучыларда ана телен өйрәнүгә кызыксыну,  омтылыш, эзләнүгә теләк уяту. Татар теленә карата хөрмәт һәм ихтирам  тәрбияләү, телнең чисталыг...

Татар әдәбиятыннан эш программасы (9 нчы сыйныфның татар төркеме өчен)

Татар әдәбиятыннан эш программасы (9 нчы сыйныфның татар төркеме өчен)...

Татар теленнән эш программасы (9 нчы сыйныфның татар төркеме)

Татар теленнән эш программасы (9 нчы сыйныфның татар төркеме)...

6 нчы сыйныфның татар төркеме өчен татар теленнән эш программасы.

6 нчы сыйныфның татар төркеме өчен татар теленнән эш программасы. Бухарова М.Р....

2 нче сыйныфның татар төркеме өчен татар теленнән эш программасы

Татар төркеме өчен татар теленнән эш программасы...

8 нче сыйныфның татар төркеме өчен туган (татар) телдән контроль – үлчәү материаллары

  8 нче  сыйныфның татар төркеме өчентуган  телдән контроль – үлчәү материаллары...

4 нче сыйныфның татар төркеме өчен туган (татар) телдән контроль-үлчәү материаллары

4 нче сыйныфның татар төркеме өчен туган (татар) телдән контроль-үлчәү материаллары...