хәмзә [*] тартыгы.(Шадриков методикасы буенча дәрес эшкәртмәсе)
план-конспект урока (5 класс) на тему

Газизова Альфия Ильсуровна

Разработка урока по методике Шадрикова

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл khmz_tartygy_shadrikov_metodikasy_buencha_dres_eshkrtmse.docx101.71 КБ

Предварительный просмотр:

                                                                               

                                                                             

                                                                             Газизова Әлфия Илсур кызы

                                                                              югары категорияле татар теле  

                                                                               һәм әдәбияты укытучысы

                                                                                Алабуга шәһәре                          

                                                                                МБББУ “4 нче гимназия”

          Тема:                            [‘](һәмзә) тартыгы.

         (Шадриков методикасы буенча төзелгән дәрес эшкәртмәсе;

                  рус мәктәбенең татар төркеме; 5нче класска)

           Дәрес этаплары

Этапның эчтәлеге

1

Оештыру моменты:

  • Дәреснең бу этабына төп максатны кую; (дәрестәге алдагы эшчәнлек эффект-лы булсын өчен укучылар белән нәрсәләр эшләргә кирәк)
  • дәреснең бу этабында максат һәм бурычларны билгеләү;
  • дәрес башында укучылар эшчәнлегенең ысулларын күрсәтү, укучыларны уку эшчәнлегенә, дәрес һәм алда өйрәнәчәк темага  тиешенчә настрой ясау (классның реаль мөмкинлекләрен искә алып);
  1. Оештыру моменты.

       1.Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү.

        2.Уңай психологик халәт тудыру.

-Укучылар, без сезнең белән татар телендәге тартык авазларны, аларның дөрес әйтелешен һәм язылышын өйрәнәбез. Татар телендә кайбер тартыклар аваз белдерми, кайберләренең әйтелеше һәм язылышы туры килми. Шуның аркасында язуда кыенлыклар килеп чыга, хаталар ясала. Бүгенге дәрестә без менә шундый авазларның берсен өйрәнербез.

Өй эшен тикшерү.

   -  дәреснен бу этабында укучылар    

          алдында куеласы төп максатны

              билгеләү;

  • дәреснең бу этабында ирешергә тиешле максат һәм бурычларны билгеләү,
  • максат һәм бурычларга ирешелмәгән очракта укытучының эш-гамәлләре;
  • дәреснең бу этабында максат һәм бурычларга ирешү критерийларын күрсәтү
  • укучылар белән бергәләп оештырылган эшчәнлекнең ысулларын билгеләү;
  • сорау алу вакытында укучыларның уку активлыгына мотив ясаучы ысулларны күрсәтү;
  • сорау алу  вакытында укучыларның җавапларын бәяләү өчен ысул һәм критерийларны билгеләү.

  1. Өй эшен тикшерү.
  1.  Әйдәгез, өй эшен ничек эшләдегез

икән, шуны карап китик әле. Алдагы дәрестә без сезнең белән ч, ц, щ тартыкларын өйрәндек. Өй эше итеп 101 нче күнегү бирелгән, аны күчереп язарга,

ч, ц, щ тартыклары кергән сүзләрнең астына сызарга кушылган иде. (1-2 укучы шигырьләрдән өзекләрне укый, астына сызылган сүзләрне аерып әйтә. Калган укучылар үз дәфтәрләреннән карап, тикшереп баралар, дөреслеген тикшерәләр).

       2.Актуальләштерү.

  - Балалар, әйдәгез, узган дәрес темасын искә төшерик әле.

Көтелгән җаваплар:

  • Узган дәрестә без ч, ц, щ тартыкла-

рын, аларның дөрес әйтелешен һәм язылышын өйрәндек.

  • ч тартыгы татар һәм рус сүзләрендә

бар, тик төрлечә әйтелә. [ц],[щ] авазлары татар теленең үз сүзләрендә юк, бары алынма сүзләрдә генә очрый. [ц]  тартыгы [ т] һәм [с] тартыкларының кушылмасы кебек ишетелә һәм каты итеп әйтелә.

  • ч, ц, щ тартыклары парсыз саңгырау

тартыклар.

  • Укучылар, бу авазлар кергән сүзләр

әйтегез әле.

  • Цирк,  щи, щетка, цитрус, ящик.
  1. Сайланма диктант.

 (Укытучы башта текстны укый, аннары һәр җөмләне укый, укучыларга уйларга һәм биремне сайлап язарга вакыт калдырырлык итеп, интерваллап әйтә. Язып бетергәч, эшнең нәтиҗәсе тикшерелә, булган ялгышлар төзәтелә, искәртелә).

Сайлап алып, язылган сүзләр:

Цирк, циркуль, щи, щетка, циферблат, цитрус, ящик, горчица, мотоцикл, цех.

Яңа теманы аңлату.

- укучыларга дәреснең төп максатын конкрет күрсәтү (дәреснең бу этабында укучылардан нинди нәтиҗә көтелә);

- дәреснең бу этабында укытучы үзалдына нинди максат һәм бурычлар куя;

- яңа материал буенча үзләштерелергә тиешле төп моментларны әйтү;

- яңа теманы аңлату өчен укытучы нинди ысул һәм формалар куллануны күрсәтү;

- укучылар белән индивидуаль һәм группаларда эшләүнен төп формаларын һәм ысулларын күрсәтү;

- яңа теманы аңлатканда укучыларның игътибарын һәм кызыксынуын билгеләү өчен төп критерийларны тасвирлап күрсәтү;

- яңа теманы аңлатканда укучыларның уку активлыгына мотив ясаучы ысулларны күрсәтү;

  1. Яңа теманы аңлату.
  • Укучылар, ә бүген без дәрестә бик

кызыклы бер аваз – [‘](һәмзә) тартыгы өйрәнербез.

  1. Дәрес темасы тактага һәм укучылар-

ның дәфтәрләренә языла.

(Укучылар өчен бурычларны күрсәтәбез).

Укучылар өчен бурычлар:

А) [‘](һәмзә) тартыгын дөрес әйтергә өйрәнү;

Ә)сузык аваз хәрефләреннән соң язуда ничек билгеләнүен истә калдыру һәм дөрес яза белү, мисал китерү;

Б)тартык аваз хәрефләреннән соң язуда ничек билгеләнүен истә калдыру һәм дөрес яза белү, мисал китерү.

В)Бу тартыкның татар телендә гарәп-фарсы алынмаларында гына очравын аңлап калу.

2. Слайдлар ярдәмендә теманы аңлату.

[‘](һәмзә) тартыгы бугазда тавыш ярыларының йомылуы һәм кинәт ачылып китүе нәтиҗәсендә барлыкка килә:

            тәэмин - тә[‘]мин.

   Бу тартыкның татар телендә гарәп-фарсы алынмаларында гына очрый. Язуда ул ике төрле күрсәтелә:

А) сузык авазлардан соң әйтелә торган [‘](һәмзә) тартыгы язуда э хәрефе белән күрсәтелә: маэмай-ма[‘]май

                    тәэмин-тә[‘]мин

                    тәэсир-тә[‘]сир.

Ә)тартык авазлардан соң әйтелә торган [‘](һәмзә) тартыгы язуда ь белән күрсәтелә:

                    җөрьәт-җөр[‘]әт

                    мәсьәлә-мәс[‘]әлә.

2.Дәреслектәге кагыйдәне бергәләп уку, 103нче күнегүдәге сүзләрне дөрес итеп әйтеп карау.

Ныгыту.

  • укучылар алдында конкрет уку максатын кую ( дәреснең әлеге этабында укучылар белән нинди нәтиҗәгә ирешергә тиеш);

-  дәреснең бу этабында ирешергә тиешле максат һәм бурычларны билгеләү;

- яңа теманы ныгыту барышында, укучыларның индивидуаль мөмкинлекләрен искә алып, максатка ирешү ысул һәм формаларын күрсәтү;

- укучыларның яңа теманы үзләштерү дәрәҗәсен билгеләү өчен кулланган критерийларны тасвирлау;

- укучыларның күпмедер өлеше яңа теманы үзләштермәүне сизеп алган очракта, кулланырга мөмкин булган ысулларны күрсәтү;

  1. Ныгыту.

1.Дәреслектән күнегүләр эшләү.

- 103 нче күнегүдәге сүзләрне татарча-русча сүзлек ярдәмендә русчага тәрҗемә итегез.

- 103 нче күнегүдәге сүзләрне кертеп, җөмләләр төзегез, әлеге сүзләрне дөрес итеп әйтегез.

2. 104нче күнегү, маэмай сүзен дөрес әйтеп, сәнгатьле итеп шигырьләрдән өзекләрне уку.

3. Мөстәкыйль эш эшләү: (дәфтәрдә, төркемнәрдә эшләү).

1нче төркем э хәрефе кергән 8 сүз яза, әлеге хәрефнең бу сүзләрдә нинди функция башкаруын аңлата; 2 нче төркем ь кергән 8 сүз язып ала һәм әлеге хәрефнең бу сүзләрдә нинди функция башкаруын аңлата;

4.Мөстәкыйль эш нәтиҗәләрен дәлилләп күрсәтү:

1 нче төркем: э хәрефе кергән сүзләрдә әлеге хәреф сүз башында сузык аваз хәрефен белдерә, сүз уртасында ул тартык авазлардан соң килә һәм [э(е)] дип укыла, язуда е хәрефе белән күрсәтелә. М-н: этем, кеше.  Бары тик гарәп-фарсы алынмала-рында гына ул сузыклардан соң килә һәм [‘](һәмзә) тартыгын белдерә.

2 нче төркем ь хәрефенең берничә эш эшләгәнен сөйли: аеру билгесе, иҗекне нечкәртә, рус алынмаларында тартыкларны нечкәртә һәм язуда тартыклардан сон килгән [‘](һәмзә) тартыгын белдерә.

 V. Бәяләү.

    Дәрестә актив катнашкан, тактада эшләгән укучыларга һәм мөстәкыйль эшләр өчен көндәлеккә билгеләр кую.

Өй эше бирү.

- укучылар өчен мөстәкыйль эшнен максатын кую (өй эшен эшләгән вакытта укучылар нәрсәләр эшләргэ тиеш)

- өй эшен биргән вакытта укытучы нинди максатка ирешенү күз алдында тота;

- укучыларга өй эшен дөрес һәм нәтиҗәле эшләүнен критерийларын билгеләү һәм күрсәтү

VI. Өй эше бирү.

   Форзацтагы тартык авазлар таблицасын ятларга, сүзлек диктантына әзерләнергә.

VI. Йомгаклау

 1. Әңгәмә .

  - Бүгенге дәрестә нинди яңалыклар белдек?( [‘](һәмзә) тартыгын өйрәндек)

 - Дәрес сезгә ошадымы?

- Бүген алган белемнәрегезне киләчәктә кулланырсыз дип ышанып калам. Сау булыгыз!

В.Д.Шадриков методикасы буенча язылган

дәрес планы үрнәге

Татар теле. 5 сыйныф.

(Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова дәреслеге буенча.)

Тема:   [‘](һәмзә) тартыгы.

Максат: 1) [‘](һәмзә) тартыгы турында белемнәрне актуальләштерү, аның  дөрес әйтелүе һәм язуда дөрес бирелүе турында төшенчә формалаштыру;

2) анализлау, нәтиҗә ясый белү һәм җавапларны дәлилләп күрсәтә белү күнекмәсен үстерү;

3) толерантлык тәрбияләүне дәвам итү.

Дәрес тибы: яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру дәресе.

Җиһазлау:  компьютер, проектор, электрон презентация, “Орфографик сүзлек”, “Татарча-русча сүзлек”, дәреслек (Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова .“Татар теле” 5 сыйныф, Казан,2009 ел, 44-45 битләр).

Дәрес барышы:

I. Оештыру моменты.

1. Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү.

2. Уңай психологик халәт тудыру.

     а)Укытучы Г.Тукайның “Маэмай” шигырен яттан сөйли..

     ә) Әңгәмә.

  - Укучылар, шигыр нәрсә турында? (маэмай һәм аны эшкә өйрәтү турында)

  - маэмай сүзен дөрес әйтеп карагыз әле.Уртадагы авазны без язуда ничек белдерәбез?

- Дөрес, сүз уртасында тартык аваз ишетелә, ә язуда ул аваз сузык аваз белән күрсәтелгән. Ни өчен?

3. Белемнәрне тигезләү.

Әңгәмә.

 - Укучылар, үткән дәреснең уку мәсьәләсен искә төшерегез. (алдагы дәрестә без ч, ц, щ тартыкларын, аларның дөрес әйтелешен һәм дөрес язылышын өйрәндек).

II. Уку мәсьәләсен кую ситуациясе.

  1. Мөстәкыйль эш.

   25 нче бирем, 56 бит. Бирелгән сүзләрдә төшеп калган хәрефләрне куеп язарга. (Бер укучы тактада эшли, калганнары – дәфтәрдә)

Көтелгән җавап: сәгать, алъяпкыч, пальто, мәгънә...

  • Галинең ни өчен ь һәм ъ куйганын без беләбезме?
  • Димәк, без бүгенге дәрестә нәрсә белән шөгыльләнәчәкбез?

2. Тактага язылган укучы өчен бурычларны күрсәтәбез.

Укучылар өчен бурычлар:

  • ь һәм ъ  функцияләре (5 функция);
  • һәр функциягә мисал китерә белү, дәлилли белү;
  • алынма сүзләрдә, кеше исемнәрендә  һәм кушма сүзләрдә дөрес яза белү.
  1. Үзбәя.
  2. Теманы тактага һәм дәфтәрләргә язу.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

В.Д.Шадриков методикасы буенча төзелгән татар теленнән дәрес конспекты.Исемнең тартым белән төрләнеше.5 нче сыйныф. Рус төркеме.

Иемнәрнең тартым  белән  төрләнешен аңлату; исемнәрнең зат-сан белән төрләнешен, кемнеке?соравына җавап булып килгән алмашлыкларны кабатлау.  Логик фикер йөртүне үстерү;  тар...

В.Д.Шадриков методикасы буенча язылган дәрес планы

В.Д.Шадриков методикасы буенча язылган дәрес планы (5 класс, татар теле, рус төркеме)...

Риза Фәхретдиновның “Әсма яки гамәл вә җәза” романында бүгенге көннең актуаль проблемалары чишелеше. (Сингапур методикасы буенча үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе)

Ризаэддин Фәхреддиннең тормыш юлы һәм иҗат үзенчәлекләре белән таныштыру, “Әсма яки гамәл вә җәза” романында бүгенге көннең актуаль проблемаларын билгеләү, образларга бәя бирү, әсәрнең теленә игътибар...

Һ.Такташның "Ак чәчәкләр" шигыренә анализ (А.Яхин методикасы буенча дәрес эшкәртмәсе)

Һ.Такташ иҗатын яңа күзлектән анализлау, объектив һәм субъектив эчтәлекне табу аша укучыларны фикер йөртергә өйрәтү, группаларда эшләү күнекмәсен үстерү...

Җырларның эчтәлеге (А.Яхин методикасы буенча үстерелешле укыту технологиясенә нигезләнгән дәрес эшкәртмәсе

А.Яхин методикасы нигезендә төзелгән әлеге дәрес укучыларны халык авыз иҗатының бер төре булган җырлар, аларның төзелеше турында мәгълүмат биреп кенә калмый, халкыбызның образлы фикерләвен күрергә, ан...

Сингапур методикасы буенча үткәрелгән дәрес планы

Рус мәктәбендә укучы татар балалары өчен...