Һ.Такташның "Ак чәчәкләр" шигыренә анализ (А.Яхин методикасы буенча дәрес эшкәртмәсе)
план-конспект урока (7 класс) по теме

Зайнуллина Эльвира Тимеряновна

Һ.Такташ иҗатын яңа күзлектән анализлау, объектив һәм субъектив эчтәлекне табу аша укучыларны фикер йөртергә өйрәтү, группаларда эшләү күнекмәсен үстерү

Скачать:


Предварительный просмотр:

Тема: Һ.Такташ. “Ак чәчәкләр” шигыренә анализ.

  Максат: 1) укучыларны объектив һәм субъектив эчтәлек табарга,     гомумиләштерергэ өйрәтү;

               2) иҗади фикерләү сәләтен, сәнгатьле сөйләм күнекмәсен үстерү;

               3) матурлыкны күрә белергә өйрәтү.

Дәреснең тибы: яңа материалны үзләштерү дәресе.

Төре: иҗади үсеш технологиясе буенча группаларда эш.

Җиһаз: шагыйрьнең портреты, фотоальбом, аның турында цитаталар, магнитофон, такта.

    ( эчке тактага тема, идея, анализ баскычлары, өй эше алдан язылып куела; тактада число, тема, төп төшенчәләр була).

Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру этабы.

  1. Уңай-психологик климат булдыру:

Ак чәчәкләр ява.

Дөнья матур,

Шундый матур булып тоела;

Күге зәңгәр. Гүя йолдызлары

Ак кар булып җиргә коела...

- Укучылар, сезгә бу күренеш ошыймы? Шушы матурлыкны күз алдына китерик  һәм күңелебезгә тулган якты хисләр белән дәресебезне башлап җибәрик.

         - Бу дәресебездә дә кем иҗатын өйрәнүне дәвам итәбез?

          - Әйе, бүген без аның “Ак чәчәкләр” дигән гаҗәеп матур, тирән мәгънәле      шигырен өйрәнербез, Такташны яңа яклардан ачарбыз. Ә хәзер өй эшләрен тикшереп үтик.

  1. Өй эшләрен тикшерү:

а) иҗади: “Таң кызы” һәм “Урман кызы” шигырьләре буенча рәсемнәр ясарга;

- бу рәсемегездә сез нәрсә күрсәтергә тырыштыгыз? (җаваплар тыңлана, рәсемнәр тактага беркетелә)

ә) ярымиҗади: “Урман кызы” шигырен хикәя итеп язарга;

б) мәҗбүри: ике шигырьдәге уртак һәм аермалы яклар турында язма җавап әзерләргә.

Үзбәя.

 3. Белемнәрне тигезләү:

           а) иҗаты буенча сорауларга җавап:

    - Такташ кайда һәм кайчан туган?

    - шигырь язу сәләте кемнән килә?

    - шигырьләрендә күбрәк нинди алым куллана? (юмор)

    - Такташның үзенә хас стиле нинди? (тормыш ыгы-зыгысыннан күтәрелеп, үзенә бер дөнья корырга ярата)

     - ул иҗат иткән заманда уйлаганыңны турыдан-туры әйтергә яраганмы?

          ә) язу стиле буенча сорауларга җавап:

     - “Таң кызы” шигырендә нинди алымнар кулланды? (кабатлану алымы, дәрәҗә, метафора: таң кызы- киләчәк, читләтеп тормышка бәя бирү...)

     - шигырьнең исеме турында ни әйтә алабыз? (метафора, ул-киләчәк)

- шагыйрьнең киләчәккә ышанычы турында ни әйтерсез? (билгесезлек, ул аннан курка да, аңа омтыла да, әмма әле матур киләчәк күренми, югала)

    - “Урман кызы” шигырендә ничек яза? Алар арасында охшашлык нидә булды? ( темада- икесендә дә бәхет эзләү һәм мәхәббәт турында)

  - аерма нидә? ( 1- мәхәббәте хакына бәхет өчен көрәштән баш тарта, 2- мәхәббәтеннән качып, бәхетен эзләп китә)

   - ике шигырьдә дә хисне бирүдә нинди алым роль уйный? (интонация. әйтеп бетермәү, лирик герое ялгыз, романтизм)

4. Уку мәсьәләсе кую.

              (Такташ турында Х.Сәлимҗановның истәлекләреннән Такташның шигырь язуга бик таләпчән каравы турында өзек тыңлау)                            

Алда өйрәнеләчәк “Ак чәчәкләр” шигырендә без нәрсәләргә игътибар итәргә тиеш булабыз? Ни өчен? (Без Такташның ничек язуын, нәрсә турында язуын, гомумән, стилен ачыклыйбыз).

Үзбәя.

 II. Уку мәсьәләсен чишү этабы.

        1. Шигырьне укытучы сәнгатьле итеп укучыларга җиткерә.

        2. 2 укучы (алдан бирелгән өй эше) яттан сөйли.

        3. әсәрнең эчтәлегенә анализ: ( сорауларны карточкаларга язып, төркемнәргә өләшергә)

 1 карточка. а) Күренеп торган эчтәлекне объектив эчтәлек диләр. Шуны сөйләп чыгыгыз.

    -беренче строфада нәрсә турында? Биредә нинди сүз матурлыкка туры килми?

    -2нче? Ул беренче строфадагы фикергә каршы киләме? Җил нигә ияреп китә?    

     -3нче? Алар нигә кача? Җил аларга нигә иярми?

     -4нчесендә бу сорауларга ачыклык керергә тиештер? Нәрсә турында яза?

ә) Дәреслектәге 1,2нче биремнәргә җавап эзлибез: автор бүлгән 4 өлештәге уртак һәм аермалы якларны билгелибез.

2 карточка. а) вакыйгаларны сөйлибез. Кабатланган урыннар бармы? Кабатланган урыннар өлешләр арасындагы бәйләнешне булдыручы алым ул. Бәйләнешләрне табыгыз.

ә) бу шигырьне табигать матурлыгы турындагы әсәр дип тә өйрәнәләр. Сез моның белән килешәсезме? Дәлилләгез.

б) Әсәрдә үз урынына утырмаган, кинаяле сүз бар. Ул ике урында кабатлана. Ул нинди сүз? Нинди эчтәлек өсти?

- Без әсәрдәге объектив эчтәлекне таптык. Анализны дәвам итеп, Такташка хас булган чын эчтәлекне, ягъни субъектив эчтәлекне табып карыйк. Автор бу әсәре белән ни әйтергә тели икән? Кинаяле сүзләрне ни өчен куллана?

 3 карточка. а) шигырьдәге “мыштым”нар арасында аерма бармы? Алар нинди кешеләр?

ә) “Ул, берәү, алар, мин” дип автор үз чорындагы кешеләрне 4 төркемгә бүлә. Болар турында сөйләгез.Ул үзе кайсы төркемгә керә?

    Дәфтәрләрдә эш.

 - Укучылар, ни өчен әсәр “Ак чәчәкләр” дип атала? Ни өчен, мәсәлән, “Җил”, “Салкын” түгел? Ак чәчәкләр нәрсә булып килә? (метафора) Нәрсәгә?

в) Әсәр нәрсә турында? Автор ни дип әйтергә тели? Әсәрнең тема һәм идеясен билгеләгез, җаваплпрны дәфтәрләрегезгә язып куегыз. (Бер укучыдан җавап укытыла, яшерен тактага язылган укытучы фикере белән чагыштырыла).

  Гомуми эш.

- Ә хәзер Такташның алдагы әсәрләре белән чагыштырыйк. Охшашлык  бармы, нәрсәдә? (метафора куллана, читләтеп, ягъни субъектив эчтәлек аша фикерләрен үткәрә, кабатлау алымы аша төп фикергә китерә...)

- Гомумиләштерик: Такташ революциядән соңгы 20нче еллардан канәгатьме? Киләчәккә ничек карый?

Үзбәя.

III.Рефлексия этабы.

Әсәргә анализ ясау баскычларын, ягъни алгоритмын сөйләп чыгыгыз.

Бу дәрестә нинди мәгълүматлар алдык? Әсәр турында эчтән үз-үзегезгә сөйләгез.

Үзбәя.

  • Укытучының йомгак сүзе. Әйе, укучылар, кайберәүләр бүген дә аны пәйгамбәргә тиңлиләр, әдәбият сөючеләр аның каләме көче алдында баш ияләр, шагыйрь буларак та, кеше буларак та кыюлыгына, алдан күрүчәнлегенә таң калалар. Якташ шагыйребез Фазыл Шәех “Такташ җитми” дигән шигырендә болай дип яза:

Якыннарны өзелеп сагынудан

Өзгәләнә, әрни бәгырьләр.

Халкым йөрәгенә җитми бүген

Такташ кебек кыю шагыйрьләр.

Алдагы дәрескә проблема кую. Икенче дәрестә дә без Такташ иҗатын өйрәнүне дәвам итәрбез, “Әйдә, энем!” шигырен анализларбыз. Ә хәзер өй эшләрен алабыз. (тактада язылган)

IV.Өйгә эш.

1) иҗади: кышны тасвирлап, хикәя, әкият язарга (сез нинди сурәтләр бирә алырсыз. Такташ кебек икенче эчтәлек бирергә тырышып карагыз).

2) “Әйдә, энем!” шигыренә анализ ясау өчен сораулар әзерләгез

3) 77-80нче битләрдәге теоретик материалны сөйләү өчен план төзегез һәм сөйләгез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

В.Д.Шадриков методикасы буенча төзелгән татар теленнән дәрес конспекты.Исемнең тартым белән төрләнеше.5 нче сыйныф. Рус төркеме.

Иемнәрнең тартым  белән  төрләнешен аңлату; исемнәрнең зат-сан белән төрләнешен, кемнеке?соравына җавап булып килгән алмашлыкларны кабатлау.  Логик фикер йөртүне үстерү;  тар...

В.Д.Шадриков методикасы буенча язылган дәрес планы

В.Д.Шадриков методикасы буенча язылган дәрес планы (5 класс, татар теле, рус төркеме)...

Риза Фәхретдиновның “Әсма яки гамәл вә җәза” романында бүгенге көннең актуаль проблемалары чишелеше. (Сингапур методикасы буенча үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе)

Ризаэддин Фәхреддиннең тормыш юлы һәм иҗат үзенчәлекләре белән таныштыру, “Әсма яки гамәл вә җәза” романында бүгенге көннең актуаль проблемаларын билгеләү, образларга бәя бирү, әсәрнең теленә игътибар...

Альберт Яхин программасы буенча мастер - класс

Альтернатив программа - А. Г. Яхин программасы- нигезендә фикерләүгә өйрәтү, әсәргә анализ ясау ята. Башлангыч сыйныфтан алып 11 нче сыйныфка кадәр дәреслек һәм методик кулланма  бер автор тарафы...

Җырларның эчтәлеге (А.Яхин методикасы буенча үстерелешле укыту технологиясенә нигезләнгән дәрес эшкәртмәсе

А.Яхин методикасы нигезендә төзелгән әлеге дәрес укучыларны халык авыз иҗатының бер төре булган җырлар, аларның төзелеше турында мәгълүмат биреп кенә калмый, халкыбызның образлы фикерләвен күрергә, ан...